«Әни, мин урыс кызына өйләнәм», яки катнаш никах бәхет китерерме?

«Әни, мин урыс кызына өйләнәм», яки катнаш никах бәхет китерерме?

«Әни, бу – синең киленең. Исеме – Настя». Бу сүзләр ислам динендәге ханымнарның иң куркыныч төшендә дә әйтелмәгәндер. Шул җөмләне ишетмәс өчен биш вакыт намазын укыганда да, баласына мөселман кызы насыйп итүне теләп, Аллаһ Тәгаләгә ялвара һәр ана. Хәер, хәзерге җәмгыятьтә катнаш никах белән яшәү гадәти күренешкә әверелде. Мөселманнар – христиан дине вәкилләре, буддистлар мөселманнар белән кушыла… Ислам динендә катнаш никах хупланамы? Җәмәгатьчелек нинди фикердә? Шул сорауларга җавап эзләдек.

«ӨСТӘГЕЛӘР» НИ УЙЛЫЙ?

Берәүгә дә яңалык түгел: мөселманнарга башка дин вәкиленнән булган хатын-кыз белән никахлашу тыела. Русия мөселманнары диния нәзарәте шундый фәтва чыгарды. Әлеге карарның максаты – мөселман гаиләсе институтын ныгыту дип аңлатсалар да, җәмгыятьтә бу фәтвага карата берничә караш яши.

Әлеге карар нигезендә, ил территориясендә динара никахлар, аерым алганда «китап кешеләре вәкилләре» (христианнар, яһүдләр. – Авт.) белән гаилә кору ярамый, бары тик аерым очракларда, җирле мөфти карары белән генә рөхсәт ителә. Башка диндә булган хатын-кыз Аллаһны – бер, Гайсә һәм Мөхәммәтне Аллаһның илчесе дип таныса, мөселман кешесенә хатын булып бара ала. Шул хатын-кыз Коръән кушканнарны үтәргә әзер икәнен дә белдерергә тиеш.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу хакта фикерен белдерми, республика диния нәзарәтенең фәтваны чыгарган Русия мөселманнары диния идарәсенә бернинди катнашы булмавын гына искәртә.

Ә менә Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бу фәтваны уңай кабул итүчеләр рәтеннән.

– Коръәндә мөселман ир-егетләренә башка диндәге кызга өйләнергә рөхсәт ителә. Никахта балалар, гаилә башлыгы кебек үк мөселман булырга тиеш. Әмма бу мөселман ир-атларына өйләнү хокукыннан ирекле файдалану мөмкинлеге бирми. Татарстанда дөньяви җәмгыять өстенлек итә, ислам динен тотучылар саны да чагыштырмача күп түгел. Бездә мөселман ир-атларына өйдә үз динен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу һәм балаларны ислам рухында тәрбияләү өчен фәкать мөслимәләргә генә өйләнү киңәш ителә. Бу фәтваны кабул итү – дөрес адым, чөнки ул рәсми рәвештә катнаш никахларны тыячак. Революциягә кадәр татарлар нәкъ шушы канунга таянып яшәде. Аны үтәми башлау белән, татарлар саны кими башлады. Хәзер Татарстанда никахларның 50 проценты катнаш. Әгәр дә без бу хәлне хәзер үзгәртмәсәк, татарлар динен дә, телен дә, гореф-гадәтләрен дә югалта ала, – диде имам.

«ЗИНА КЫЛУГА ТИҢ»

Гөлнур белән Артем Ивановлар гаиләсе Казанда яши. Законлы рәвештә ир белән хатын булып теркәлүләренә быел 5 ел тулган. Гөлнур тумышы белән Арча районыннан. Чын мөселман гаиләсендә туып үскән, ислам диненең төп кагыйдәләренә әле дә буйсынып яши: дуңгыз ите ашамый, хәмер эчми, уразасын тота. Ә ире – христиан дине вәкиле. Әмма төрле милләт вәкилләре рәтеннән булу гына парларга тормыш корырга комачау итмәгән.

– Бүген, Аллаһка шөкер, ике ул тәрбияләп үстерәбез. Гаилә нигезебезне ныклы дип саныйм. Тормыш иптәшеңнең кем һәм нинди дин тотуы мөһим түгел, ышанычлы кеше булуы мөһим, – дип башлады сүзен Гөлнур. – Бәлки, мин әле яшь һәм нидер аңлап бетермимдер, ләкин катнаш никахлы гаиләләр күп һәм моңа аптырарга кирәкми. Урысы да шул ук кеше аның: ике күзе, ике аягы, ике кулы бар.

Гөлнурның бу адымын әти-әнисе хуплап бетерми. Чын мөселман гаиләсендә туган бердәнбер кызларын чын татар егетенә кияүгә бирү теләге белән яна алар. Ата-ана башта каршы килсә дә, кызының бәхетле булуын теләп, ризалаша.

– Әнием мине гел яклап килде. Миңа гел булышты да, киңәшен дә бирде. Әти кырт кисеп: «Мөселман егетенә генә чыгасың!» – диде. Аның фикеренчә, «башка милләт кешесенә кияүгә чыгып яки өйләнеп яшәү – зина кылып яшәүгә тиң». Ләкин әнинең ярдәме белән мин аны күндерә алдым.

Гадәттә, төрле милләт, дин кешеләренең катнаш никахта сораулары бала туганда, исем кушканда, нинди дини бәйрәм уздырабыз дигәндә туа. Гөлнур да мондый аңлашылмаучанлыклар турында яшерми.

– Без никах укыттык, чөнки әтием өчен бу мөһим иде. Балаларыбызга ике телдә дә әйтергә уңайлы булсын дип Артур һәм Давыт дип исем куштык. Диннәренә килгәндә, икесе дә – христиан динендә. Ирем өчен балаларның бу динне кабул итүе мөһим иде, мин карышмадым, – ди Гөлнур.

Гаиләдә бер Гөлнурның гына ислам динендә булуы, аңа мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә комачауламый икән. «Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә коймак пешерәм, ураза тотам, мәчеткә йөрим», – ди әңгәмәдәшем.

– Бу фәтваны ахмаклык дип саныйм. Әгәр ике кеше бер-берсен ярата һәм хөрмәт итә икән, ник аларның арасын бозарга ди? Бу канун, киресенчә, бәхәсләр һәм үз-үзен үтерүчеләр санын арттырачак, – дип саный Гөлнур.

«ДОГА – СҮГЕНҮ СҮЗЕ ТҮГЕЛ»

Балтач районында яшәүче Гөлсинур апа да катнаш никах дигән сүзтезмә белән яхшы таныш. Бу сүзләрне китап һәм гәҗитләрдән укып кына калмаган, үзе үк мондый никахка ризалыгын биргән.

– Бердәнбер улым Искәндәргә 32 яшь иде. Өйләнми инде бу бала, дип ничә ел кайгырып йөрдем. Гел эшләде дә, эшләде. «Әни, хәзер юньле кыз юк бит ул», – дия торган иде көлеп. Ярар, моның бәхет сәгате сукмаган әле, вакыты җитсә, миннән сорап тормас, өйләнер дип уйладым, – дип башлады сүзен Гөлсинур апа. – Үземә 67 яшь. Ирем үлгәннән соң, намазга бастым. Инде алтынчы ел киткән икән.

Гөлсинур апаның догалары барып ирешкән булса кирәк, көннәрдән бер көнне, Искәндәр әнисенә шалтыратып, кунак кыз алып кайтачагы турында хәбәр итә. Гөлсинур апа тиз арада табын хәстәрләп, булачак киленен каршы алырга әзерләнә.

– Килен дигәнем, Алина исемле иде. Безнеңчә, Алинә инде, тик улым гел Алина дип дәште. Йөз-кыяфәткә бик мөлаем һәм акыллы кыз. Әнисе татар, әтисе – урыс милләтеннән иде. Шулай ярты еллап очрашып йөрделәр. Мин каршы килмәдем, улымның яше бара бит. Марҗасы да шул аның дип, тизрәк аяклы-куллы итәсем килде.

Гөлсинур апаның бәхетенә, 6 ай очрашып йөргәч, никах укытып, законлы рәвештә ир белән хатын булып яши башлыйлар. Кыз христиан дине вәкиле булса да, ислам диненә тартыла. Мөселман бәйрәмнәре, дини йолалары белән кызыксына.

– Хәзер никахлар кызык үтә: мулла бабай кияү белән кәләшкә «Лә иләһә…»не әйттерә дә, шуның белән шул. Тегеләр шуның артыннан кабатлыйлар, гүя урамда сүгенәләрмени. Безнең заманда бу юллар зур мәгънәгә ия иде. Шуны кабатлый алган кеше генә чын мөселман булып санала иде, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем. – Киленем бу сүзләрне әйткәч тә, мин аны чын мөселман кызы буларак кабул иттем. Бу сүзләрне кабатларга теле әйләнгән икән, иман ныклыгы да килер, дип уйлыйм.

Гөлсинур апа фәтва безнең республикада да үз көченә керсә, җәмгыять белән парлар арасында низаг чыгачак дип саный. «Диннең яманы юк, кешеләр генә катлауландыра», – дип уйлый ул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии