Әгәр мин мөфти булсам…

Әгәр мин мөфти булсам…

Мөхтәрәм укучым, сезнең 1400дән артык филиалы булган оешма турында ишеткәнегез бармы? Юкмы, ишетегез инде, бар ул андый оешма – ул безнең Татарстан Диния Нәзарәте. Бүген Татарстанда 1400дән дә артык мәхәллә теркәлгән һәм алар барысы да Диния Нәзарәтенә буйсына. Әмма шунысы кызык: Диния Нәзарәтендә шул мәхәлләләр, Татарстан мөселманнары белән эшләр өчен бер генә бүлек тә оештырылмаган.

Менә Татнефть идарәсенең барлыгы 14 филиалы (хәтерем ялгышмаса) НГДУ бар. Шул НГДУларның эшчәнлеген алып барыр өчен, Татнефть идарәсендә нинди генә бүлекләр юк.

Бүген мөфтият тирәсендәге, ягъни Диния Нәзарәте тирәсендә төрле аңлашылмаучылык һәм тавыш-гауга бар икән, моның сәбәбе – Диния Нәзарәтендә шул филиаллар (мәхәлләләр) белән эшләү бүлеге дә, җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлекләре булмаудан килә.

Әгәр мин булсам, ягъни Диния Нәзарәте рәисе булсам, иң элек оештыру эшләре белән шөгыльләнер идем. Ягъни:

1. Мәхәлләләр белән эшләү бүлеге булдырып, мөхтәсибләрнең һәм авыл имамнарының эшчәнлеген күзәтеп, андагы проблемаларны чишү, аларга ярдәм итү, мөселманнарның сорауларына җавап бирүне гамәлгә куярга;

2. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге булдырып, халык арасында аңлату эшләре алып бару һәм ислам динен пычратып язылган язмаларга, мәкаләләргә, күрсәтелгән тапшыруларга кичекмәстән нәзәкатьле һәм дәлилле җавап бирүне оештырырга;

3. Юридик бүлек булдырып, шул бүлектә шәригать кануннарын да, дәүләтнең дә законнарын бик яхшы белүче 2-3 адвокат эшләргә тиеш. Ул адвокатлар бәнәхакка хөкем ителгән мөселманнарны, мөслимәләрне яклап чыгарга, исламга яла ягучыларның үзләрен җаваплылыкка тарттыру белән шөгыльләнергә тиешләр.

4. Галимнәр белән эшләү бүлеге булдырып, галимнәребезне исламга чакыруны гамәлгә куярга кирәк.

5. Мәгариф министрлыгы һәм мәктәпләр белән эшләү бүлеге булдырып, мәктәпләрдә факультатив рәвештә дини дәресләр алып баруны гамәлгә кую мөһим. Бигрәк тә татар авылларындагы мәктәпләрдә.

6. Зәкәт җыю бүлеге булдырып, мөселманнарга зәкәт, гошер түләргә кирәклеге хакында аңлату эшләре алып барырга һәм зәкәт, гошер җыеп мохтаҗларга таратуны оештырырга;

7. РИУда дөньяви фәннәр факультетлары булдырырга, бигрәк тә медиклар, юристлар, тарихчылар факультетлары булдырып, иманлы мөселман табиблары һәм табибәләре, иманлы юристлар – судьялар һәм адвокатлар, ислам һәм татар халкының тарих галимнәре хәзерләп чыгаруны гамәлгә куярга. РИУга укырга керүчеләр, имамнар хәзерләп чыгару факультетларына да математика, физика һәм тарихтан имтихан биреп укырга керергә тиешләр. Бүген күпчелек шәкертләр, югары уку йортларына керергә белемнәре җитмәгәннән һәм кара эш эшләүдән куркып: «Намаз укып бил сызламас», – дип кенә, РИУга һәм мәдрәсәләргә укырга керәләр.

8. Татарстандагы мәдрәсәләрдә дә имамнар укыту белән бергә иманлы балта остасы, умартачы, эретеп ябыштыручы, слесарь, тимер кыручы һ.б. шундый һөнәрләргә укытуны җайга салырга кирәк.

9. Эшли торган казыят булдырып, мөселманнар арасында килеп туган сорауларга, проблемаларга җавап бирүне һәм аларга ярдәм итүне булдырырга. Шулай ук телевидениедә «Баш казый җавап бирә» исеме астында даими тапшырулар алып баруны җайга салсалар яхшы булыр иде.

Әйе, кайберәүләр әйтер: «Диния Нәзарәтендә голәмәләр шурасы бар», дип. Голәмәләр шурасы бар, әмма ул шурада галимнәр генә юк. Бүгенге имамнарның татар телендә сөйләшә алучылары да: «хәм», «хәйкал», «шәхар»… дип сөйләшә.

Кызганыч, бүгенге көндә мәдрәсәләрне тәмамлап чыгучыларның күбесенең әхлаклары бик түбән, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә сөйләшә дә белмиләр. Мәчеткә эшкә килгәч тә, үз вазифалары мәчеткә килгән мөселманнарны намаз укыту белән төгәлләнә дип уйлыйлар.

Мин мөфти булсам, эшне югарыда әйтелгәннәрдән башлар идем. Әмма бу мәкаләне мөфти буласы килүемнән язмадым. Мин югарыда санап киткән эшләрне гамәлгә куярга кирәклеге хакында Госман хәзрәт беренче тапкыр мөфти булып сайлангач та, янына кереп аңлаткан идем, әмма ул бизнестан бушый алмады. Бәлки, бүген мөфти итеп куелган Камил хәзрәт шушы язманы укып, Татарстандагы мөселманнарны төрле фиркаларга бүлеп, төрле ярлыклар белән атаудан туктатып, суфизм һәм традицион ислам чирләре белән чирләүдән арындырып, Аллаһы Тәгаләнең Китабы һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте белән генә яшәргә кирәклеген аңлату белән шөгыльләнмәсме икән дигән олы өметләр белән яздым.

Әйе, мөфти булган кеше менә шушында язылганнарны гамәлгә куяр өчен армый-талмый, алны-ялны белмичә эшләргә тиеш. Бары тик шулай гына ислам диненә карата ихтирам уятырга була. Ә «Бездә ваһһабитлар күп, безгә килеп мөселман егетләрен тотып ябыгыз әле», дип дәүләт иминлек хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп тәртип салып булмый мөхтәрәм милләттәшләр!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

 

Комментарии