Хаҗ сәфәре

Хаҗ сәфәре

«Хаҗ кылырга ашыгыгыз, юкса соңга калуыгыз бар» (хәдис).

Короновирус афәте дөньяга таралу сәбәпле күп еллар мөселманнар зарыгып көтеп, изге юлга кузгалган хаҗ сәфәре тыелды. Бу вакытлы тыю булсын да, мөселманнар алдагы елларда Аллаһның кодрәте илә изге ниятләрен тормышка ашыра алса иде. Күңел төпкелләрендәге ниятләрен тормышка ашырырга теләүчеләргә минем киңәшләрем бер ярдәм булыр дигән максат белән, мәңге онытылмас истәлекләремне милләттәшләремә дә җиткерәсе иттем.

Хаҗ – ул гыйбадәт. Мәшәкатьле, борчулы, озын сәфәр. Әлеге сәфәргә Аллаһ Раббыбыз безне үзе сайлап ала. Ул бер хәерле бәндәсе аша сиңа сәбәбен чыгара, теләгеңә ирешәсең.

Кайберәүләр акчаң, сәламәтлегең, теләгең булса, хаҗ сәфәрен үтәү берни түгел, дип фаразлыйдыр. Юк шул, Тәңребез ихтыярыннан башка берни эшләнми. Юлыңда мең төрле киртә пәйдә булачак. Бер елны хаҗга җыенган төркемгә виза бирелмичә, акчалары да кире кайтарылмаган. Бер танышым хаҗга җыенуының өченче мәртәбәсендә генә теләгенә ирешкән.

Хаҗ вакытында савап аның фарыз, вәҗип, сөннәтләрен үтәүдә генә түгел, иң әһәмиятлесе – күргән кыенлыклар өчен берәүне дә гаепләми, сабыр итүдә. Сабырсызлык кылып, Аллаһ сынавына риза булмый, юк белән аның ямен һәм савабын җибәрмик!

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в): «Җиренә җиткереп үтәлгән хаҗның бүләге җәннәт булыр», – дигән.

Хаҗ – Исламның соңгы – бишенче баганасы. Һәр елны хаҗи-хаҗияләр белән очрашуга ашкынып барам, аларның изге сәфәр тәэсирләрен күз яшьләре аша бәян итүләрен тыңлаганда күңелем тулып: «Их, хаҗга барсаң иде ул», – дим. Уемны мөслимәләр берлеге рәисе Рәйсә абыстай белән уртаклаштым. Ул: «Ә син ният кыл, ихластан кылган ниятең Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кодрәте илә тормышка ашар», – диде.

Көтмәгәндә уйламаганда хаҗга бару тәкъдимен ишеткәч, тәмам аптырап, югалып калдым. Күңелгә, мондый олуг бүләккә лаекмынмы, дигән уй тынгылык бирми. Аллаһ үзе сайлап алган бит дим, менә 47 ел инде сабыйларга аң-белем бирәм. Ислам кануннары нигезендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтә башлавыма да 15 ел булды.

Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгалә гомер юлымда мине Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очраштырды. Әгәр ул мине бу игелекле эшкә күндермәгән булса, җаныма тынычлык тапмыйча, белмим, күпме адашып йөргән булыр идем. Һәр дәресемә кергәндә аңа рәхмәт укыйм. Күренекле дин галиме, БМО каршындагы «Юнеско» җәмгыятенең абруйлы профессоры, оста психолог, үтемле вәгазьләр остасы, кеше күңеленә юл таба белүче уникаль шәхес белән аралашу рухи дөньямны үзгәртеп, нурландырып җибәрде.

2018нче елгы уразаның иң кызу көннәрендә телефоныма ир-егет шалтырата. Илшат хәзрәт икән. «Әминә апа, сезнең чит ил паспортыгыз бармы? Сез хәзер үк шул эшкә алыныгыз әле, бәлки сезгә быел хаҗ кылу мөмкинлеге чыгар. Әмма артык зур өметләр багламагыз», – диюгә, ни булса шул, дип, шул көнне үк эшкә керештем. Документлар китүгә хаҗ сәфәренә әзерләнә башладым. Дини мәгълүматымны тирәнәйтү өчен китаплар укыйм, догалар ятлыйм. Үзем әзерләнәм, күңелемдә мең төрле уй.

Берничә мәртәбә хаҗга баручы төркемнәрне җитәкләгән, яшь, әмма тирән белемле, ипле, сабыр Илшат хәзрәт булачак хаҗи-хаҗияләрне укытасын белгәч, шатланып язылдым. Алга китеп әйтим, мондый дәресләр күп районнарда оештырылмый икән.

Хаҗ сәфәре алдыннан бар алыш-бирешне хәл итеп бетерергә, үпкә-рәнҗүләрдән арынырга, рәнҗеткән кешеләрең булса, гафу сорап ризалыгын алу кирәк. Бу вакытта иң мөһиме – кешенең рухи-әхлакый халәте.

Олуг сәфәр һәммәбезне куркыта, төрле авырлыклар турында ишеткәннәр сискәндерә. Андагы сынау, авыру, имгәнүләр аша Аллаһ Раббыбыз безгә гөнаһлардан арынырга ярдәм итә.

Хаҗга ниятләүчеләр һич курыкмасын, Аллаһ Раббыбыз безне сайлап, үз йортына кунак итеп дәшкән икән, күтәрә алмас сынаулар бирми.

Сәфәрем Президент программасы нигезендә Республиканың татар теле мөгаллимәләре өчен оештырылган. Ә анда белемең, телебезне саклау һәм үстерүгә керткән өлешең буенча иң-иңнәрне сайлап кына алалар. «Минем халкым, минем динем» дип аталган, катлаулы 160 сораудан торган бәйгедә катнашып, белемеңне сынау да кирәк иде. Шөкер, сынауны уңышлы үттем.

Сәфәрне Татарстан Диния Нәзарәтенең «Хаҗ» бүлеге оештырды.

Без яшәгән кунакханә Кәгъбәтулладан кул сузымы гына ераклыкта, Татарстан флагы әллә каян күренеп тора иде.

Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, дәүләт җитәкчеләренә рәхмәт! Сәяхәт вакытында без бернинди матди кыенлык кичермәдек. Самолет Казаннан туры Мәдинәгә очты, бөтен шартлар тудырылган кунакханәдә яшәдек. Төркем җитәкчебез Зөлфәт хәзрәт 20 елдан артык Мөхәммәдия мәдрәсәсендә уку-укыту мөдире. «Мөгаллимнәр үтә үзенчәлекле халык, аларны син генә тыңлатырсың», – дип, безнең төркемне аңа тапшырганнар. Гаять тирән белемле, сабыр, шаян-шук; аны һәммәбез яраттык. Дүрт малай әтисе Зөлфәт хәзрәтнең 2019нчы елда хаҗга җәмәгате белән барганын ишетеп куандым. Чөнки хаҗда парлыларның үзара мөнәсәбәте шул хәтле ихлас, самими, ирексездән: «Их, нигә элек мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырдык икән?» – дип уфтанасың. Кайбычтан өч кыз үстерүче Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар чын мөселман гаиләсенең өлгесе. Итагатьле, ярдәмчел Алсу ханым белән бер бүлмәдә яшәдек.

Әйткәнемчә, бу төркемгә белемнәре, куйган хезмәтләре буенча иң-иңнәрне сайлаганнар. Әйтик Камәрия ханым Хәмидуллинаны мин үз һөнәренең остасы һәм кырыс, таләпчән җитәкче дип кенә белә идем. Ул гаять кешелекле һәм тормыш сынауларына бирешмәгән сабыр шәхес икән. Ул минем өчен сабырлык өлгесе булды. Беркайчан этешми-төртешми, автобуска иң ахырдан керә, арткы урыннарга гына утыра. Электән бераз таныш булганга Минада якыннан аралаштык. «Кышын әле дә коенасызмы?» – дип сорыйм. «Әйе, – ди, – әле менә бозлы суны алып өстемә койган идем, рәхәт булып китте». (Җылынмас өчен, сулы шешәләрне боз тутырылган кисмәкләргә салалар).

Бүлмәдәшем (без өчәү яшәдек) – Тукай-Кырлайдан Миләүшә ханым да күп бәйгеләр җиңүчесе, тирән белемле мөгаллимә, тәҗрибәле директор урынбасары. Сабыр, ипле Миләүшә ханым сигезенче дистәне үтеп баручы каенана-каената белән тату гомер итә. Шул яшьләрдәге үз әти-әнисенең һәркөн хәлен белеп торырга да вакыт таба. Искиткеч юмарт үзе. Бөтен таныш-белешләренә алган бүләк күчтәнәчләрен сумкасына көчкә сыйдырдык.

Өлкәннәр турында сүз чыккач, хаҗга барган өлкәннәргә тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләргә үз фикеремне җиткерәсем килә. Бердән: аларга ярдәм итәсе урында (савап булыр иде) канәгатьсезлек күрсәтү – гөнаһ. Чөнки сәфәргә безне Аллаһ Тәгалә үзе сайлап ала һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәннәр белән генә түгел, яшьләр белән дә була.

Укучым Нурия Баева белән бер самолетта очтык, бер кунакханәдә яшәдек. Нурия сөйли: «Төркемдә 84 яшьлек әби бар. Берәү дә үз янына алырга теләмәгәч, үзебезгә алдык һәм сөенеп бетә алмадык. Әби бүген дә сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшли. Үз методикасы белән эшләүче сәләтле белгечне җитәкчеләрнең һич югалтасы килми икән». (Мин дә аның белән танышу бәхетенә ирештем. Ул миңа сынган кулымны чыныктыру өчен күнегүләр өйрәтте һәм файдасы булды.)

Балтач үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт сөйли. Хәзрәткә эшмәкәрләр төркемен җитәкләүне тапшыралар. «Аэропортта 90 яшьлек бабайның кызы төркемгә мөрәҗәгать итеп: «Әтине сәфәр чыгу ниятеннән туктата алмадык, озатып бару мөмкинлеге юк, зинһар ярдәм итегез», – ди. Ике яшь гаилә бабайның киемнәрен юып-үтүкләп, бер минут игътибардан калдырмый саклап йөрттеләр. Хәер, бабай үзе дә егетләргә тиң иде. Менә кайда ул кешелеклелек!

Сәфәр тәмамланырга ике көн кала юк кына сәбәп белән уң кулны беләзектән сындырдым. Шунда бүлмәдәшләрем мине сабый баланы баккандай тәрбия кылды. Юындырдылар, киендерделәр.

Табибларның мәрхәмәт иясе икәненә дә шунда инандым. Хирург Айрат Таһир улы карау белән «сынган» – дип диагноз куйды. Мәккә сырхауханәсендә безне бик тиз кабул иттеләр. «Амина, Мухаммет», – диләр дә (Әминә – Пәйгамбәребез Мөхәммәт(с.г.в)нең әнисе исеме), кресло-каталкада йөгертеп кенә йөртәләр. Кулдан зарланмыйм, бу мәшәкатьне Аллаһның гөнаһларымны ярлыкау өчен җибәргән сынавы дип кабул иттем.

Инде башка халыклар белән мөнәсәбәтләр турында. Анда барың бер милләт, барың да Аллаһ колы буласың. Кәгъбәтулла тирәли әйләнгәндә шунда якынаясы, кулларны тигереп, күз яшьләре белән теләкләр телисе, Аллаһка ялварасы килә бит. Гәүдәгә миннән ике мәртәбә зур кара тәнле бер хатын ниятемне сизде, ахыры. Җайлап кына алдына бастырды да Кәгъбәтулла диварына китереп җиткерде.

Мәдинәдә тәһарәтләнеп, Куба мәчетенә бару, анда «Җәннәт бакчасында» ике рәкәгать намаз уку бик саваплы гамәл. «Аны башкаручыга Гомрә хаҗы кылгандагы савап булыр», диелгән. Хатын-кызларны аерым ишектән кертәләр, тыгыз ташкында егылу, имгәнү куркынычы зур. Әмма биредә дә ике рәкәгать намаз укыганда кара киемле яшь кенә ханым куллары белән стенага терәлеп, мине гәүдәсе белән саклап торды.

Хаҗ кылучыларның һәркайсы бу изге җирләргә Аллаһның рәхмәтенә, мәрхәмәтенә ирешү өчен килә. Инвалидлар өчен биредә аерым шартлар тудырылган. Йөрәкне тетрәндереп, гомер күз алдыннан китмәс хәлләр дә була. Беркөнне тәүваф кылганда тетрәнеп киттем. Ике аяксыз берәү куллары белән этелеп, җирдән шуышып тәүваф кыла. Тапталу-сытылудан курыкмаган, арбага утырмаган, озатучысы да юк. Менә нинди фидакарьлек! Берәр кыенлык, каршылык килеп чыкса, шушы күренеш күз алдыма килә, җаныма тынычлык иңә. Аллаһка биргән нигъмәтләре – күземнең яктысы, зиһенемнең үткенлеге, аяк-кулларымның исәнлеге өчен рәхмәт укып, шөкеранә кылам.

Мин бу язмамда хаҗ кылу гыйбадәтенең фарыз, вәҗеп, сөннәт гамәлләрен ничек кылу кирәклеген язуны максат итеп куймадым. Бары хаҗ кылырга ниятләүчеләргә үз теләк-тойгыларымны җиткерергә теләдем. Тойгыларны кәгазьгә төшерү дә мөмкин түгел икән. Аның өчен шул изге җирләрне күрергә, анда яшәргә кирәк. Гомерең буена сүнми-сүрелми торган хисләр ул. Күңелләрендә изге ният йөртүчеләр хафаланмасын, төшенкелеккә бирелмәсен. Кешелек дөньясы чума, холера, тиф кебек афәтләрне күп күргән һәм Аллаһының кодрәте белән җиңеп чыккан! Иншаллаһ, алдагы елларда хаҗ сәфәренә барырга ниятләүчеләргә дә юллар ачылыр. Төшенкелеккә бирелмәгез!

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Шубан авылы

Комментарии