Башны бутамыйк

Башны бутамыйк

Газетаның «Иманга юл» сәхифәсендә динебез мәсьәләсендә төрле каршылыклы фикерләр күп языла. Һәркем үзенчә дәлилли. Безнең кебек «динебезнең эченә үк кереп җитмәгән» кешеләр кайсына карарга да белми, көндәлек намазларыбызны ничек үтәргә икән, дип, куркып та кала. Буталып та бетә.

Газетаның 4не санында («БГ», 25 гыйнвар, 2017) Габделхак Таһировның «Ярый әле «Безнең гәҗит» бар» дигән язмасын укыгач, мин дә кулыма каләм алдым. Ул, Әбү Хәнәфи мәзһәбен тотам, дигән кеше, һәр фарыз намаздан соң зекер итәргә тиеш, дип яза. Аны фикһ китабы буенча дәлилли.

Хәзер мөфти Җәмил Әхмәд Нәзиринең татарчага тәрҗемә ителгән «Аллаһы илчесенең намазы» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012) дигән китабына күз салыйк. Китапның кереш өлешендә автор болай язган: «Намазны ничек һәм ни рәвешле уку хакында әдәбият шактый күп. Ләкин шул ук вакытта бу китап «фикһ» китапларына түгел, ә Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә нигезләнгән булуы белән аерылып тора.

Бу китапның авторы буларак, нинди дә булса сорауны ачыклау максатында мин беренче чиратта Коръәнгә мөрәҗәгать иттем. Чөнки Хәнәфи мәзһәбендә Коръән хәдистән алда килә. Әгәр теге яки бу мәсьәлә буенча Коръән аяте булмаса, икенче нигез булып, дөрес хәдис тора. Ә инде бер-берсенә каршы килүче хәдисләр булса, беренче сәхабәләрнең сүз һәм гамәлләре күз алдында тотыла, һәм шуннан чыгып нәтиҗәләр ясала. Хәнәфи мәзһәбенең әлеге принциплары зур мәгънәгә ия».

Китапның «Сәламнәрдән соң зекер әйтү» бүлегендә болай язылган: Кагб ибн Гуҗра (р.г.) Рәсүлүллаһның (с.г.с.) сүзләрен җиткерә: «Шундый сүзләр бар ки, аларны укыган кешенең беркайчан да күңеле кайтмас. Болар: һәр фарыздан соң 33 мәртәбә «сөбханаллаһ», 33 мәртәбә «әлхәмдүлилләһ» һәм 33 тапкыр «Аллаһу әкбәр» дип әйтү». (Мөслим. Т.1, 219 б.)

Бу сүзләр Тәсбихәт Фатыйма буларак билгеле. Чөнки Аллаһы илчесе (с.г.с.) аларны Фатыймага (р.г.) укырга кушкан.

Сөннәт намазлары булган намазлардан соң, мәсәлән, өйлә, ахшам һәм ястү намазыннан соң, сөннәтләрне кичектермәс өчен, тәсбихны сөннәтләрдән соң укырга кирәк. Бу сүзләр мөстәхәб булып тора. Шуңа күрә мөстәхәб гамәлне үтәр өчен сөннәт гамәлне кичектерү дөрес түгел. Әлбәттә, иртәнге һәм икенде намазыннан соң тәсбих фарыздан соң әйтелә, чөнки фарыздан соң сөннәтне укырга кирәк түгел.

Монда инде, миңа калса, бәхәсләшергә, буталырга, башкаларны бутарга урын юк кебек. Әби-бабаларыбызның кылган гамәлләре дөрес булган.

Габделхак әфәнденең намазга йөрүче картларны наданлыкта кискен гаепләве шәхсән үземә бер дә ошамады. Өлкән яшьтәге бер агай белән «борчагың пешмәгән» икән, нигә аны бар кешегә тагарга? Инде үзеңне бик белдекле, гыйлемле саныйсың икән, нигә ул картларның кайсы чорда үсүләрен уйламыйсың? Шул коточкыч елларда да диннән бизмичә, Аллаһының барлыгына инанып, Аны калебләрендә саклап килгәннәр икән, меңнән-мең рәхмәтләр әйтергә кирәктер аларга. Ул вакытларда «фикһ» китапларын уку түгел, «Һәфтияк Шәриф»не дә кеше күзеннән ераккарак яшерәләр иде. Авыл муллалары, авыл картлары бүгенге көндә динне, телне, әдәп-әхлакны, хәтта авылны саклый, дияр идем мин.

Авылыбыз мулласы Харис Мөхәммәтзәки улы дини белем алмаган, ләкин үзенә тиешле вазыйфаларны (аларны һәркем белә) җиренә җиткереп үти. Вәгазь-нәсихәтләрне үтемле итеп укый, яшьләрне дә намазга тартырга тырыша.

Мәчеттә мәүлед бәйрәме, корбан ашлары үткәрәләр. Түбәтәй кигән ир-атларның, ак яулыклы хатын-кызларның күтәренке күңел белән мәчеткә ашыгулары урамда ук күңелле бәйрәм төсен ала. Анда мул итеп әзерләнгән өстәл артына утырып, Коръән, вәгазь-нәсихәт тыңлау күңел садәлеген арттыра, җанга тынычлык бирә.

Узган җәйдә соңгы елларда онытылып, ташландык хәлгә килгән шифалы Каран чишмәсен яңадан ачу тантанасы булды. Анда да беренче сүз муллабызга бирелде. Ул Коръән укыды, соңыннан, су – яшәү чыганагы, гомумән, табигатьтәге һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән олы нигъмәте дип, вәгазь сөйләде. Аларны саф килеш, пакъ килеш сакларга өндәде.

Авылдашларым муллабызның да, мәчетнең исәп-хисап эшләрен алып баручы Хаҗи улы Хәкимҗанның эшләреннән дә бик канәгать. Башка авылларда да эшләр шулайрак башкарыладыр дип уйлыйм.

Фәтхия САБИТОВА,

Тукай районы, Югары Байлар авылы

Комментарии