- 27.11.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Дөньяга карыйм да, мантыйксызлыкка исем китә. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә бәндәләренә җәза бирергә теләп акылларын алгандыр дип уйлап куям. Әйдәгез, бер кечкенә генә мисалны алып карыйк: дөнья бүген мөслимәләрнең яулыгы вә хиҗабы белән көрәшә…
Инде дөньяның кылган гамәлләрен «үлчәп» карыйк.
Франция. Анда хәзер дәүләт учреждениеләренә яулык белән керү тыела. Әмма шул ук вакытта бүген «зәңгәрләр»гә өйләнешү мөмкинлеге бирү хакында закон карала. Моны Президент Франсуа Олланд үзе тәкъдим итә. Фәхешлеккә кереп баткан Франция өчен «зәңгәрләр»нең гаилә корып яшәве нормаль күренеш, кешеләргә сайлау мөмкинлеге бирү, демократия казанышы икән. Ә менә мөслимәләрнең шәһәр хакимиятенә, уку йортына яулык ябып керергә хакы юк. Ягъни бу очракта кешенең сайлау хокукы да, демократия казанышлары да онытыла – яулык азгынлыктан хәтәррәк…
Англиядә бүген дин өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Англикан чиркәвенең Изге синоды җыелып хатын-кыз руханиларга епископ дәрәҗәсе бирергә ярау-ярамавын хәл итеп ята. Англикан чиркәве – христианлыкның бер тармагы, ә христианнарда хатын-кызның, гомумән, рухани булырга хакы юк. Англиядә исә инде күптән хатын-кыз руханилар бар, инде менә епископ ук булмакчылар.
Элтон Джон – бөтен дөньяга танылган җырчы, Англия королевасы аны рыцарь дәрәҗәсе белән бүләкләде. Ә рыцарьлык – чын ир-ат булуны аңлата. Ләкин көннәрнең берендә сэр Элтон Джон тотты да, кияүгә чыгып куйды. Мөгаен, ул чын-ир ат булуны хатын-кызлар белән бөтенләй аралашмау дип кабул иткәндер. Хәзер дөнья буйлап сәяхәт кылып, иренең 50 яшьлек юбилеен үткәреп йөриләр ди…
Күрәсез никадәр мантыйксызлык! Илдә руханилар – хатын-кыз, рыцарьлар – «зәңгрәләр», ә бу аларга бәхетле булырга, үзләрен бөек держава дип санарга комачауламый. Аларга бары тик бер әйбер генә – мөслимәләрнең яулыгы комачаулый…
Амстердам каласында да яңа закон проекты каралып ята. Голландия башкаласында нудистларны киендермәкче булалар. Ягъни анадан тума шәрә йөрүне тыеп, һичьюгы җан җирләрен капларлык трусик булса да киюләрен таләп итәргә телиләр. Югыйсә, шәһәр буйлап әгъза-шәрифләрен шалтыратып йөрүче ирләр һәм бөтен сервизларын ачып салып велосипедта җилдерүче хатыннар сәеррәк күренештер шул… Ләкин әле бу закон да шәрәлекне тулысынча тыюга юнәлтелмәгән икән: гей-парадлар вакытында «хәзинәңдә булганың» белән мактану өчен чишенеп ташларга яраячак.
Инде бу ил өчен дә мөселман хатын-кызының башындагы яулык куркыныч әсбап саналырмы?
Германия канцлеры Ангелла Меркель ханымны да илендә үрчү борчый башлаган. Ул да «Ауропа кыйммәтләре» ише сүзләр сөйли башлады. Имеш, Алман иле бөтенләй башка цивилизация һәм Шәрыктан килгән Ислам цивилизациясе аны бизәми… Мөгаен, Германияне ел саен Берлинда уза торган гей-парад бизидер. Бирегә елның-елында бөтен дөньядан миллионнарча «зәңгәрләр»һәм лесбиянкалар җыелып шайтан туе уздыра. Шул тәмуг кисәүләре «европа кыйммәтләре»ме? Инде бу җыеннан соң да алманнар өчен иң хәтәр әйбер булыпхиҗаб калырмы?
Кая ерак йөрисе?! Әнә, үзебезнең Мәскәүдә өченче ел яһүдә хатын үзен раввин дип игълан итте һәм ике лесбиянкага никах укыды. Үз диннәрен ничә меңләгән еллар саклап килгән яһүдләр дә «Европа кыйммәтләре» дигән афәттән котыла алмады. Хәер, бүгенге Русия шартларында яһүдләрнең нишләгәннәре белән артык кызыксынмыйлар, мөселманнар белән көрәшеп кинәнәләр. Бу илдә мәктәпкә яулык киеп килгән кыз баладан да куркынычрак кеше юк кебек тоела башлый. Ул кызны шунда ук хурлый, террорчылыкта эзәрлекләүдә гаепли башлыйлар, ата-анасына басым ясыйлар. Имеш, дөрес тәрбияләмисез, гаиләгездән балалар йортына алып китеп үзебез дәүләткә файдалы итеп тәрбияләячәкбез…
Шул ук вакытта 12 яшеннән җенси тормыш белән яшәп, 13 яшендә бала табучы 7нче сыйныф укучысын беркем гаепләми. Имеш, аңа болай да авыр! Әле бөтен социаль хезмәтләр бу балага ярдәм итә башлый, аңа авыр сүз әйттермиләр, матбугатта йөзен күрсәттермиләр. Монда мантыйк кайда? Әле яңа гына бу бала ниндидер ир-атка йөзен генә түгел, бөтен булганын җәеп күрсәткән, бәбигә узган, ә аны ни хурларга, ни йөзен күрсәтергә ярамый! Монда бит инде яшерер җир калмаган! Бу бала инде сырасын, аракысын да чөмергән, җенси партнерларын да бер дистәләп алыштырган, бүгенге көндә баласын да дәүләт җилкәсенә салды, үзе дә менеп утырды – пособиеләр таләп итеп ята. Ләкин ул җәмгыять өчен куркыныч түгел, ә менә аның хиҗаб кигән, яулык япкан мөслимә яшьтәше үтә хәтәр, имеш… Теге бәби тапкан кыз әле тагын берничә бала алып кайтыр, эчеп-исереп йөрер, балаларын карамас – ул барыбер куркыныч булмас… Кайда монда мантыйк?! Нәрсә бу илгә үз көнен үзе күрердәй, әдәп-әхлак кануннарын саклап яшәрдәй, сау-сәламәт балалар үстерердәй мөселманнар тәрбияләүгә караганда, имансыз, денсез, юлдан язган паразитлар кадерлерәкмени? Юкса. Мәскәү Кремленең гамәлләре нәкъ шуны раслый…
Инде тагын да якынрак – үз Татарстаныбызга ук килик. Бер караганда, без Русиядә мөселман республикасы саналабыз кебек. Әмма исламга каршы да бездә иң каты көрәшәләр түгелме соң? Йә берәр «эксперт» кисәге: «Татарстанда 3 мең ваһһабчы бар», – дип игълан итә; йә дәүләт эшлеклесе әйтеп куя: «120 ваһһабчы бар»…
Каян таныйлар алар ваһһабчыны? Менә мин, мәсәлән, аера алмыйм гына түгел – андый кешенең барлыгын да белмим. Югыйсә, теге ике бәндәдән аңгырарак та түгелмен бугай инде. Минем ишеткәнем бар: федераль гаскәриләр Кавказда аларның ыштаннарын төшереп карап беләләр икән – трусигы булмаса, ваһһабчы… Нәрсә, безнең теге акыллы башлар да шулай санап йөргәннәрме әллә? Алай дисәң, җәй көне гардеробның ул әсбабын күпләр кими инде аны, ә кышын ансыз суык… Мөгаен, 3 меңне санаганы – кышын, 120не санаганы җәен «сораштыру» үткәргәндер дип фаразлыйк та, бу ахмаклыктан читкә китик. Болай да бу бәндәләрнең сүзе аркасында Татарстан мөселманнары каза күрә инде.
Әнә, гает көнендә 20ләп егет Исламның ак һәм кара байракларын машиналарына беркетеп урам әйләнмәкчеләр иде, әллә ни ерак китә алмадылар – беренче очраган ЮХИДИ хезмәткәрләре үк туктатып полиция бүлегенә озатты үзләрен. Ә бит егетләр тавыш чыгармады, тәртип бозмады. Бары тик байраклы машиналар белән урам гына әйләнделәр. Машинаның байрак белән байраксыз йөрүендә нинди аерма бар – икесе дә шул ук юлдан бара инде…
«Рубин», «Ак Барс» уйнаган көннәрдә дә байраклы машиналар күп була. Алар әле тәртип бозалар, машиналарының капот һәм багажникларына утырып, ярты гәүдәләрен асылындырып та йөриләр – дәшүче юк. Десантчылар көне дә шулай «тыныч» кына, эчеп-исереп, сугышып, очраган юлчыларны кыйнап узып китә – беркем тими. Мөселман егетләре тыныч кына байрак тагып шул ук юлдан узалар икән, шунда ук «Хисбуттәхрирчеләр»гә, «ваһһабчылар»га әвереләләр! Баксаң, аларның карага ак һәм акка кара белән «Лә илләхә илләла, Мөхәммәдәр-рәсулулла» дип язылган байраклары да «Хисбуттәхрир»неке икән! Алар бу байракларны тотып «Ислам хәлифәте» төзергә җыенып йөриләр икән…
Ярый, бу сүзләрне динне бөтенләй белмәгән башлары белән «исламовед» вә «эксперт» булып йөрүче наданрак каләм кыштырдатучылар әйтсә, түзәр идек. Юк шул, шактый дәрәҗәле түрәләр һәм имамнар да тутый кошлар кебек шуны тәкрарлыйлар. Югыйсә бит бу бары тик шәһадәт – Исламны кабул итү формуласы гына – бер куркынычсыз иман кәлимәсе. Инде бу сүзләргә дә каршы чыгалар икән, нәрсә әйтим – дөнья акылдан язган бугай ул…
Искәндәр СИРАҖИ.
АКЫЛДАН ЯЗГАН ДӨНЬЯ ,
Комментарии