Тырнак астыннан кер эзләмәгез!

«Шулмы дин, шулмы мәчет?» (№50, 19 декабрь, 2012 ел) язмасының авторы Әлфия Фазлыева Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.в.в. кушканнарны үтәмәс өчен ниләр генә язмаган! Иманлы дин әһелләрен дә, башкасын да бер калыпка салган. Аллаһының йорты – мәчетләргә тел тидергән. Ә бит дин һәм мәчет – алар аерым мәсьәлә. Мин инде моңарчы да намаз укыгыз, ураза тотыгыз дип язган идем. Әхлагыгыз үзгәрер.

Имамнарның хәле турында сез нәрсә беләсез? Аларның бернинди дә эш хакы юк. Алар да бит тере кешеләр. Мәчетнең утына-газына түлисе бар, зират тирәсен тәртиптә тотарга кирәк. Безнең авылда да мине каракка санаучылар җитәрлек. Өй яңартсам да, берәр нәрсә сатып алсам да: «Хәзрәт мәчет акчасына ала», диләр. Ләкин бу алай түгел!

Аллага шөкер, республикабызда 1300дән артык мәчет эшләп килә. Хәзер кешеләр Җирдә кече җәннәт кичерә. Кибет тулы ризык, пенсияләребезне ай саен биреп баралар. Илебездә тынычлык, тагын нәрсә кирәк инде кешегә? Без, җәмәгатем белән икебезгә 24 мең пенсия алабыз. Заманында мин дә эшләдем. Шул эшләгәннәрем өчен миңа аны дәүләт түли. Шулай булгач, мин иске киемнәрдән, ач килеш йөрергә тиешме? Хат авторына язам бу әйберләрне. Дин әһелләре мәчет акчасына яшәми! Динебезгә арттан күсәк белән сукмагыз! Аллаһы каршында җавап тотасы бар, шуны онытмасак иде.

Галимҗан хәзрәт КОРБАНГАЛИ ЗАКИРОВ.

Питрәч мөхтәсибәте, Ленино-Кокушкино мәхәлләсе имамы.

Комментарии