Хәләл белән хәрам

Хәләл белән хәрам

«Безнең гәҗит»тә басылган «Гыйлемледән өйрәнеп яшик» язмасыннан соң (№9, 5 март, 2014), кулыма каләм алдым. Гомумән, дин турында, дингә багышланган темаларга бер вакытта да гәпләшкәнем юк. Гөнаһысыннан, кеше рәнҗүеннән куркам. Кем булсаң да, дин әһелеме, гади мөселманмы, яулыкка төренәсеңме, күңелне Аллаһы Тәгалә генә күрә. Кемнеке кабул булганын да бер Раббым үзе генә ирештерә. Элек-электән, балачактан әти-әни сөйләгән бер кыйсса истә калган. «Аллаһының бер колы, бер адәм иясе озак еллар буе хаҗга барырга хыяллана, бик авырлык белән, күп еллар алтын-көмеш тәңкә җыя. Инде быел Аллага шөкер барам, дип кенә йөргәндә, беркөнне көмәнле хатыны ниндидер йомыш белән күршеләренә керә. Күрше йортында бар да балалар идәнгә тезелешеп утырып ит ашыйлар. Өйгә бик тәмле аш исе чыккан. Хуҗа хатын күршесен ашарга өндәми. Хатын уңайсызланып чыгып китә. Аннан чыккач: «Күзем төште, зинһар өчен, бер кечкенә генә кисәк ит алып чыгып бир әле», – дип, ирен күршесенә кертеп җибәрә. Ирнең гозерен тыңлаганнан соң, күрше хатыны күз яшьләренә буылып елап җибәрә. Балаларым ачтан үлә башлагач, мин үлгән үләксә алып кайтып пешердем. Ул сезгә хәрам, күршем. Шуңа күрә көмәнле хатынга бу хәрам ризыкны ашатып, үзем дә, аны да, туачак баланы да гөнаһлы итәсем килмәде, дип җавап бирә. Ир башын иеп, тирән уйга батып чыгып китә. Өенә чыккач, хаҗга барырга җыйган барча байлыгын күрше балаларына кертеп бирә. Ул елны тагын сагынып көткән хаҗ сәфәре кала. Беркөнне авылдашы төш күрә. Шул күршесен ачлыктан алып калган бабайга Аллаһы Тәгалә хаҗ кылган савап бирде. Ә хаҗга килгәннәрнең хаҗ ниятләре хәрам иде. Шушы картның изгелеге аркасында гына барысыныкын да Аллһы Тәгалә кабул итте дип, фәрештәләр төшенә керәләр». Әлеге кыйссам бу язмага туры килмәсә дә, минем ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыздыр. Харис бабай, мин үземне хаклы димим. Әгәр рәнҗетсәм, иң беренче сездән гафу үтенәм. Соңгы арада динне бик куерта башладылар шул. Дөрес, ара-тирә аңлашылмаучанлыклар элек тә булган.

1930нчы елларда гүр сәдакасы итеп мәеткә сарык бирә торган булганнар. Соңрак сарыктан тавыкка күчкән. Имеш, син барып җиткәнче, тавык гөнаһларыңны чүпләп бетерә (әле дә 1-2 әбиең Лаешта шул юнәлештә эш итәләр икән). Авыл халкы белән бабам, Хәмәтгали абый бик озак көрәшкәннәр. Бу алымнарны, муллалар белән көрәшә-көрәшә, барыбер җиңгәннәр (Шакир, Хәсән муллалар чорында). Мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыруны бабам болай аңлата иде: «Без яһүдләр түгел, христиан дине белән тиңләмәгез. Мин үлгәч, саннарны билгеләп уздырмагыз, әмма безнең рухка өйдә Коръән укытыгыз. Өйдә, нигездә Коръән тавышы сүнмәсен», – ди торган иде. Харис бабай язганча, мәетләребезгә өйдә Коръән укытмыйча, мәчеткә сәдака гына бирәбез, ди. Ә балалар, оныклар нәрсә күреп үсә соң бу очракта? Коръән тавышын да, өйдә азан тавышын да ишетми, бернәрсә дә аңламый үсмәсләрме? Шәһәр урамнарыннан манарадан ишетелгән азан тавышына: «Кто там, что поет?» – димәсләрме?

Әйе бездә дә күп кенә гаиләләр ураза аенда мәчеттә җыйналып авыз ачтыралар. Бактың исә, өйдә үткәрүчеләр бик аз икән.

Мин тагын үземнең балачакка, үткәнгә әйләнеп кайтам. Әни өйдә Коръән мәҗлесе үткәрә. Ул көнне безнең 7 баладан торган гаиләдә тынлык урнаша. Кычкырып сөйләшү юк! Ярамый! Чөнки әби-бабай шулай тәртипкә салган. «Аш уздырган көнне, имеш, күктән фәрештәләр төшәр, хәер-дога, шөкрана кылып утырырлар. Барыгыз да теләк теләгез. Укып утырыгыз», – дип, кулга тәсбих тоттыралар. Тавышлансагыз, фәрештәләрне куркытасыз, кире күккә менеп китәләр, дип әйтәләр иде. Кая инде анда котыру? Ул көнне өйдәге тынычлык, рәхәтлекне әйтеп бетергесез. Җан, күңел рәхәтлеге хөкем сөрә. Күрше Таняның әтисе үлде, әтисе татар милләтеннән иде. Ул хәләл әйберләр генә алып, әтисе рухына аш үткәрде. Аннары шундый рәхәт, үземне һавада йөргән кебек хис итәм, эчү дә, сүгенү дә юк, җаным тынычланды, ди. Ә сез өйдә Коръән укытмыйча гына мәчеткә сәдака бирергә кушасыз. Мин моны бер дә аңламыйм, башыма да сыймый.

Мин сезгә тагын үземнең кыйссаны язам. 4-5 яшьләрендә балам балалар бакчасына йөрде. Тәрбияче Луиза Ивановна рус милләтеннән иде. Баламны ашата алмыйлар икән. Миңа хәләл ит бирегез, дип даулый ди балам. Икенче көнне тәрбияче өйгә шалтырата: «Икенче көн балагыз бернәрсә ашамый. Хәләл ит бирергә куша. Нәрсә соң ул хәләл?» – ди. Ул елларда кибет киштәләрендә хәләл ризыклар юк иде әле. Кайткач, балага аңлатам: «Улым, аша, син әле кечкенә, ярый, гөнаһ булмый», – дим. Балам күзләрен шар итеп карап торды да: «Ә нигә соң үзең ашамыйсың? Нигә әтине ашатмыйсың? Авылда дәү әни дә, дәү әти дә, Гафур абыйлар да ашамый», – ди. Ә чынлыкта бала хәләл ничек суеласын да аңламый. Баланың башы әле аңлар дәрәҗәдә түгел. Ә ул аны ишетеп, гаиләдә күреп, өйрәнеп үскәнгә шундый уйда. Борынгылар әйтмешли: «Оясында ни күрсә, үскәч шуны эшләр». Әйтәсе, җиткерәсе фикерем шул: ояда, йортта ешрак Коръән тавышлары ишетелсә, гореф-гадәтләребезне тотсак, хәрам белән хәләлне аера белсәк, балаларыбыз әти-әни юлыннан тайпылмаслар. Бу турыда гәҗитләрдә сүз дә куертып утырмас идек дип уйлыйм. Мин шулай дип үз фикеремне генә җиткерәм. Әгәр дә дөрес булмасам, бер үк рәнҗемәгез, дин кардәшләрем.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш районы.

Комментарии