Сәфәр чыктык изге юлга

Сәфәр чыктык изге юлга

Аллаһы Тәгалә көче җиткән кешеләргә хаҗ гамәлен фарыз иткән. Моннан нәкъ бер ел элек, октябрь азакларында төш күрәм. Кемдер миңа фәкать өч кенә сүз әйтте дә юкка чыкты: «Кешечә яшәргә кирәк!» Торып утырдым да, уйга калдым: «Кешечә яшәү ничек була соң?» Шунда ук үз-үземә җавап та бирдем: «Кешечә яшәү ул – ислам дине кушканча яшәү була». Исламның бишенче шартын – хаҗ гамәлен үтәдемме соң? Юк бит. Инде ничә еллар исламда үзем, хаҗга барырга мөмкинчелек тә булмады түгел, булды бит.

Шушы көннән соң, хатыным Зиләрәнең һәм улым Айратның ризалыгын алып, олы сәфәргә тәвәккәлләдем. Язлар да үтте, әкрен генә җәйләргә кердек. Әллә ни сизелми генә аның да ике ае үтеп китте. Ниһаять, август башында без 49 кеше автобусларга төялеп Чаллы шәһәреннән Мәскәүгә таба юлга чыктык. Тәүлектән артык барып, Мәскәү аэропортыннан Бахрейнга очтык. Күпләребез самолетка кереп утыру белән йокыга чумды. Мине исә йокы алмады. Догаларымны укып бардым. Мондый зур һава лайнерлары җирдән 10 чакрым биеклектә оча. Сәгать белән исәпләп караганда, без инде Бахрейн аэропортына килеп җитәргә тиеш. Иллюминатордан аска карыйм: анда гаять зур сусаклагычмы, диңгезме җәелеп ята. Алда «диңгез»нең яры да күренә. Димәк, берничә минуттан аэропортка килеп җитәбез. Әмма биеклек… Мондый вакытта очучылар двигательләрнең эшләү куәтен мөмкин кадәр киметеп, самолетны җиргә якынайта. Безнең очучылар да шулай эшләде. Менә без утырган самолет, тизлеген киметеп, җиргә якынлашты. Нәкъ шул мизгелдә су өстен кап-кара томан сарды – берни күрерлек түгел. Самолетыбыз ярга килеп җитәргә берничә метр кала суга төшеп утырды. Әле ярый су сай, ярның сөзәк җире иде. Экипаж ярты сәгатьләп төрле маневрлар ясаганнан соң, самолетны коры җиргә чыгара алды.

Бахрейнда автобусларга төялеп, Мәккәгә юл алдык. Юлдашларым кабат йокыга талды. Янымда утырган яшь кенә ир-ат минем уяу булуымны күреп, капкалап алырга тәкъдим итте. Өйдән алып килгән ризыклар белән сыйланганда әңгәмәдәшем белән танышып киттек. Зәй районының Кадер авылыннан 32 яшьлек Руслан Фатыйхов булып чыкты ул. Хаҗга хатыны Гүзәлия белән барулары икән. Руслан Чаллының педагогика институтын тәмамлаган. Анда укыганда ук Чаллының «Ак мәчете»нә кичке укуларга йөргән. Әнә шулай итеп, берьюлы ике дипломлы булган. Менә 10 ел инде Руслан Кадер авылы мәктәбендә балаларга математика фәне укыта. Хатыны Гүзәлия дә укытучы.

Кадер – Зәй районында иң зур авылларның берсе. Авылларында матур гына мәчет тә бар. Авыл халкы шунда имамлык итүне дә Русланга ышанып тапшыра. Аңа бу вакытта нибары 22 генә яшь була әле.

Хәзер ничектер, элегрәк яшь, перспективалы кадрларга бушлай 20 сутый җир, йорт төзү өчен акчалата ярдәм итүләр булган. Фатыйховлар әнә шулай итеп авылда таштан зур йорт салып керә, уллары туа.

Ни әйтсәң дә, юл изрәтә. Сөйләшеп бара торгач, безне дә йокы баскан. Автобус үзебез яшисе кунакханә янына килеп туктагач кына уянып киттек. Анда урнашып алгач, бер-беребез белән ныклабрак таныштык.

Мөнир Хәлиуллин Нурлат районы Кәкре Атау авылыннан. Яшүсмер вакытында ук колхоз эшләрендә катнаша. Мәктәпне тәмамлап, Урта Азиядә ветеринария белгечлеге ала. Күп еллар шул һөнәре буенча хезмәт куеп, авылдашларының хөрмәтен, ышанычын казана. Авылларындагы мәчетнең имамы олыгайгач, халык бу вазыйфага Мөнирне сайлап куя.

Тагын бер юлдашым – Рәис Фәтхуллин Чаллы егете. Мәскәүдә белем алып, озак еллар җитәкче урыннарда эшли.

Шәһәребезнең «Ихлас» мәчете имамнары Илназ хәзрәт Яхин һәм Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин безгә хаҗ гамәленең фарызларын, ваҗибларын һәм сөннәтләрен дөрес итеп үтәргә өйрәтте. Аларга Аллаһының рәхмәтләре булсын. Хаҗдан исән-имин кайтуыбыз хөрмәтенә табын әзерләп, безне кунакка чакырган Салихҗан хәзрәткә дә рәхмәт. Ул «Утыз Имәни» исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы.

Гамил КАМАЛЕТДИНОВ,

Чаллы шәһәре

Фотода: (уңнан сулга) Руслан Фатыйхов һәм автор – Гамил Камалетдинов

Комментарии