Салкынга иң чыдам кешене күңелендәге иман җылыта…

Салкынга иң чыдам кешене күңелендәге иман җылыта…

Быел март азагында «63 яшьлек имам бер тәүлек эчендә 110 чакрымга йөгерә» дигән хәбәр гаҗәпкә калдырды. Һәм имам йөгерде дә…

Әлеге вакыйга турында ишетүчеләр күңелендә соклану катыш, билгеле инде, сораулар да туды: кем соң ул, нинди кеше, бу яшендә ничек шул чаклы ерак арага йөгерә ала?

Баксаң, әлеге героебыз – Әлмәт районының Салкын Алан авылы мәчете имамы Маликов Илдус хәзрәт Морза улы – инде бөтен дөньяны шаккатырган икән. Әйтерсең күңелендәге иман эчтән җылытып тора, салкынга чыдамлылык буенча аңа тиңнәр юк. Кышкы көндә дә яланөс йөгерә, бозлы суда йөзү ярышларында дөнья рекордлары куйган, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән, хәтта «Тимер кеше» титулын яулаган татарның олуг шәхесе ул.

САЛКЫН АЛАННЫҢ САЛКЫНГА ЧЫДАМ МАЛАЕ

Илдус хәзрәт Маликов белән туган авылында – Салкын Аланда очраштык. Бик матур урында, урман янәшәсендә урнашкан кечерәк кенә авыл. Мәчете дә җыйнак кына, авыл уртасындагы ясалма күл буенда балкып утыра.

– Салкын Алан авылының исеменнән үк аңлашылганча, бездә яз 1-2 атнага соңрак килә. Һава температурасы ел әйләнәсендә 3-4 градуска суыграк, – дип сүзен башлады Илдус хәзрәт Маликов. – Аннан, бездә ургып торучы салкын сулы чишмәләр дә күп. Ул чишмәләр авылның уртасыннан агучы бәләкәй генә Ирнә дигән инешкә кушылалар. Инеш берничә җирдән буып куелган. Бик салкын сулы буалар алар. Менә шундый табигатьле авылда көннәр буе урамда чана-чаңгы шуып, боз өстендә хоккей уйнап, язын боз акканда яланаяк аның өстендә сикергәләп йөреп, бәләкәйдән чыныгып үстек. Боздан суга егылып төшкән вакытлар да күп булды инде…

Илдус хәзрәт биш балалы гаиләдә үскән. Иң өлкәне – апасы, аннан дүрт малай. Илдус малайлар арасында иң олысы. 1970нче елда гаиләләренә зур кайгы килгән. Уртанчы энекәше бәкегә егылып төшеп, батып үлә. Ике елдан соң әтисе дә башына кан савудан вафат була. Әниләре йорт тулы хәсрәт һәм балигъ булырга да өлгермәгән дүрт бала белән кала.

Шактый авыр тормышта, һәрнәрсәнең кадерен белеп үсәргә мәҗбүр итә Илдусны язмыш. Ә спорт белән якынаюга этәргән тормышының бер мөһим баскычы дип, Алабугадагы мәдәни-агарту училищесында укыган чорны саный ул.

– Көн саен 50шәр чакрым йөгерә идек, – дип хатирә яңарта хәзрәт. – Тренер алып чыгып китә. Шишкин урманына чаклы йөгереп барабыз. Анда шөгыльләнәбез һәм кире йөгереп кайтабыз. Ул вакытта ачлы-туклы студентлар бит без. Тәмам хәлдән таеп, кайтып егылам. Бүтән йөгермим, дип уйлыйм. Ә икенче көнне тагын йөрәк атлыгып тора.

Нәтиҗәдә, йөгерү, йөзү, салкында чыныгу Илдус хәзрәтнең тормышында көндәлек хәлгә әйләнә. Инде 45 яшендә ул 5 чакрымга йөзеп, 180 чакрымны велосипедта узып һәм 42 чакрымны йөгереп, җәйге триатлон буенча ярышларда җиңүче була.

ҺӘР ТУГАН КӨНГӘ БҮЛӘК – ЯҢА СЫНАУ

Илдус хәзрәт Маликов 1958нче елның 26нчы мартында туган. Соңгы елларда ул һәр туган көненә багышлап, үзе өчен нинди дә булса ярышлар, яңадан-яңа сынаулар оештыра башлый. Мисал өчен, 60 яше тулган көнне 26 чакырым арага йөгергән. Урамда 18 градус салкын, ә ул фәкать бер шортыдан!

61 яше тулуны исә, бозлы суда тәүлек буе йөзү белән билгеләп үтә. Бу спорт төренең үз кагыйдәләре бар. Йөзүче билгеле бер вакыт дәвамында бозлы суда булганнан соң, судан чыгып, җылынып алырга тиеш. Аннан тагын суга… Шул рәвешле Илдус хәзрәт тәүлек дәвамында йөзеп, 8600 метр араны үтә. Аның әлеге күрсәткече Гиннесның рекордлар китабына да кертелгән.

– Ни өчен 61 яшь тулганны салкын суда йөзү белән билгеләп үтәсем килде, моның үз сәбәбе бар, – ди Илдус хәзрәт. – 2000нче елда Барнаулда бозлы суда йөзү буенча ярыш булган иде. Бик салкын көн, Обь елгасы, суының температурасы +1 градус кына иде. Мин анда өч төрле дөнья рекорды куйдым. Бер тәүлектә тугыз мәртәбә суга кердем, 3 чакрым йөздем, 3 сәгать 52 минут дәвамында булдым шул суда. Соңрак, 7-8 ел үткәч, бер Барнаул егете минем рекордны узды. Ул җиде чакрым йөзгән. Шуннан мин үземә «Аны узарга!» дигән максат куйдым. Һәм, 61 яшем тулу уңаеннан йөзгәндә, ул максатыма ирештем дә.

Ә узган елның мартында, 62 яшь тулу уңаеннан Илдус хәзрәт кышкы триатлонны үтәгән. Әлеге төр спортның шарты буенча ул шортыдан булган килеш кенә 15 чакрымны велосипедта уза, аннан 10 чакрым йөгерә һәм Казан янындагы Зәңгәр күлнең салкын суында 500 метр йөзә. Болар барысы да туктап хәл алмыйча, каядыр кереп җылынмыйча, берөзлексез рәвештә башкарыла.

Инде быел, 63 яше тулу уңаеннан Илдус хәзрәт Маликов март аенда Мамадыш районының Соколка авылыннан Әлмәт районындагы туган авылы Салкын Аланга кадәр – 110 чакрым араны йөгереп узды. Татарстанның Аксакаллар шурасы белән берлектә оештырылган әлеге чараны пандемия чорында аеруча әһәмияте арткан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлады алар. Дөрес, милләтебез өчен әһәмиятле, тарихи вакыйганың юбилее әле киләсе елда гына җитә.

– Безнең инде быелдан киң җәмәгатьчелеккә бу турыда искәртеп, олуг юбилей якынлашуы турында күңелләренә оеткы салып куясыбыз килде, – ди хәзрәт. Киләсе елларга, алдагы туган көннәргә тагын ярышлар, яңа сынаулар оештырырга планлаштыра ул. Тик ниндиләре булуы турында тәгаенләп әйтмәде әлегә. Сер булып торсын, ди.

ДӨНЬЯНЫ ШАККАТТЫРГАН «ТИМЕР КЕШЕ»!

Кытайда 2009нчы елда Кышкы Азия уеннары үткәрелә. Кышкы триатлон буенча ярышлардан гыйбарәт була ул. Анда катнашырга Азия дәүләтләреннән дистәдән артык команда, Кытайның үзеннән генә 42 провинциядән 42 команда җыела.

– Харбин шәһәрендә, Сунгари елгасы буенда оештырылды ул ярышлар, – дип искә ала Илдус Хәзрәт Маликов. – Урамда 35 градус салкын, аның өстенә көчле җил. Ачык һавада кешеләр калын киемнәр белән дә озак тора алмыйлар, салкын җил үзәкләргә үтә. Ярышны оештыручылар да шул чаклы ук суык булыр дип көтмәгән булган. Нәтиҗәдә, командалар бер-бер артлы ярышларда катнашудан баш тарталар. Ә бит чараны үткәрү өчен күпме чыгым сарыф ителгән, ничаклы эш башкарылган. Ярышларны карарга дип галәмәт күп халык җыелган, төрле илләрдән журналистлар килгән. Оештыручылар командаларны чакырып карыйлар, катнашырга батырчылык итүчеләр юк. Ә мин үзебезнең егетләргә катгый әйтеп куйдым: «Меңнәрчә чакрым җир үтеп килдек, мин катнашам!» – дидем. Мин команданың капитаны, тагын Әлмәттән һәм Саратовтан берәр егет бар иде. Минем сүзгә колак салып, алар да тартылдылар. Шулай итеп, Кышкы Азия уеннарында бер без – Русиядән килгән команда катнашты.

Уеннарның шарты буенча, алдан яланөс килеш җигүле ат чанасына утырып 2 чакырым араны җилдерергә кирәк. Аннан, шулай ук бер шорты белән генә, 5 чакырым йөгерергә. Безнең спортчылар бу сынауларны уңышлы узып, Сунгари елгасында 500 метр йөзү этабына килеп җитәләр. Шулчак оештыручылар: «Зур түрәләр килеп җитмәде, бераз көтеп торыгыз инде», – дип, ачык һавада 17 минут көттереп тә тоталар әле. Соңыннан, түрәләр килгәч, бозлы суда 500 метрга йөзеп тә күрсәтә безнекеләр! Менә шундый сынауны уза Илдус хәзрәт Маликов үзенең команда егетләре белән. Ярыш барышын Кытай телевидениесе турыдан туры эфирда һәр биш минут саен күрсәтеп торган.

– Уеннарның барлык этабын уза алуыбызга шаккаттылар инде, – ди хәзрәт. – Халык, катнашудан баш тарткан спортчылар, түрәләр – барысы да аягүрә басып кул чапты. Журналистлар әйләндереп алып, сәгать буе интервью алдылар. Американың CNN телевидениесе безнең турыда 17 минутлык тапшыру ясады. Австралия, Япония телевидениеләре бик күп төшерде. Көньяк Корея махсус фотоальбом чыгарды. Безне ул вакытта бөтен Кытай белә, таный иде.

Кытай гына түгел, Америка, Австралия, Япония кебек илләрнең телевидениеләре аша дөнья белгән аларны. Шул вакытта Илдус хәзрәт Маликовка «Тимер кеше» титулы бирелгән инде.

КАДЕРСЕЗ МЕДАЛЬЛӘР…

Кышкы Азия уеннарында дөньяны таң калдырып кайтсалар да, Русиядә әлеге вакыйга турында беркайда да телгә алынмый. Шундый зур җиңү Русия дәүләтенә мәртәбә бит, бер караганда. Ләкин…

– Җиңү турында сөйләү, җәмәгатьчелеккә җиткерү түгел, түрәләр әйткәнне дә ишетергә теләмәделәр, йөзләрен генә чөерделәр, – ди Илдус хәзрәт Маликов. – Барыбыз да татар булгангадыр инде. Соңыннан да Русиядәге төрле ярышларда катнашканда татарлыгыбызны «сиздек» без.

Гомумән, кышкы триатлонны – салкын суда йөзү, йөгерүне безнең илдә рәсми спорт буларак санамыйлар да. Элек СССР вакытында ДОСААФ аша күпмедер игътибар ителгән әле. Хәзер безнең барлыкны бөтенләй оныттылар…

Үз гомерендә төрле ярышларда катнашып бихисап җиңү яулаган, күп тапкыр дөнья рекордлары куйган, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән спортчы Илдус хәзрәт Маликовның «атказанган спортчы» яки «спорт остасы» кебек бернинди рәсми исеме булмау да – түрәләрнең мөнәсәбәте турында сөйли билгеле. Бу – бөтен илебезгә оят, дияр идем.

Ул гына да түгел, Илдус хәзрәтнең «хезмәт ветераны» дигән исеме дә юк икән. Гәрчә ул мәдәният-агарту өлкәсендә озак еллар эшләп, иҗат коллективы белән Русия күләмендә күп конкурсларда җиңү яулаган булса да.

– Әлмәт шәһәренең социаль яклау бүлегенә кергән идем, «хезмәт ветераны» исемен алу өчен нинди уңышларыгыз бар дип сорадылар, – ди ул. – Мин күп тапкырлар Дөнья чемпионы, рекордсмен дип аңлатып, диплом-медальләремне күрсәттем. Болар ярамый, диделәр. Шулай итеп, бер чиләк медальләрем булып, «хезмәт ветераны» исемен дә бирмәделәр.

Нык рухлы, корычтай ихтыяр көченә ия булган Илдус хәзрәт бу сүзләрне зарланып сөйләмәде. Шулай да күңел сыкравын сизәргә мөмкин иде.

АК БАБАЙ…

Илдус хәзрәтне 5 яшьтән бабасы намаз укырга өйрәткән, күңелендә иман нуры кабызган. «Ул вакытта ачыктан-ачык дин тотарга ярамагангамы, бабам догаларны юрган астында качып кына өйрәтә иде», – дип искә ала хәзрәт. Бабасы күңелендә кабызган шул нур еллар үткән саен көчәя, яктыра гына барган. Ул һәрвакыт динле булган. Кешеләргә карата рәхим-шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, нәрсәгә алынса да, җиренә җиткереп башкару – аның тормыш принциплары. Шуңа да ул изгелек-арты изгелек кылырга ашкына. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәндә иганәче буларак, мәчетләрне яңартуга күп көч куя. Туган авылы Салкын Алан мәчетен дә үзе төзекләндереп чыга. Хатыны Саҗидә ханым белән үзләренең ике улларыннан тыш балалар йортыннан бер кыз алып үстерәләр.

– Хәзер дә Әлмәттәге балалар йортына еш кереп йөрим, – ди Илдус хәзрәт. – Без яши торган җирдән ерак түгел ул. Хатыным да гомер буе шунда эшләде. Соңгы вакытта тагын бер ир баланы минем тәрбиягә беркетеп куйдылар. Нык тартылды миңа. Килгәнне көтеп ала, үзе дә безгә кунакка гел килә. Бик акыллы, динле, 14 яшь тулды үзенә. Аны да үз улыбыз итмичә булмас дим. Миннән үрнәк алып, ул да йөгерә, йөзә башлады.

Шулай итеп, Салкын Алан авылы мәчете имамы Илдус хәзрәт дин әһеле буларак кешеләрнең җаннарын, рухларын савыктыру юнәлешендә гамәлләр кылса, үзенең спорттан аерылгысыз яшәү рәвеше белән тәннәрне сәламәтләндерү юнәлешендә армый-талмый эшли бирә. Юк, ниндидер мактаулы рәсми исемнәр, дәрәҗәләр өчен түгел, күңеле шулай кушканга. Үзе шундый ул, чын мәгънәсендә татарның нурлы, Акбабае.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Әлмәт – Казан

Комментарии