Пәйгамбәргә мәхәббәт

Пәйгамбәргә мәхәббәт

Хиҗри ел агышы белән Рабигүл-әүвәл ае. Иң камил кеше, бар мөселманнар өчен үрнәк шәхес пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең тууына аеруча сөенә торган вакыт. Ни өчен мөселманнар аны иң камил кеше дип исәпли, хәтта әтиләреннән дә өстен куя? Казанда Әмәт тавы бистәсендә урнашкан мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев: «Бар кешеләрдән дә өстен куя», – дип соравымны дөресли һәм Аллаһның Рәсүлен яратырга тиешлеккә басым ясый.

– Рабигул әүвәл аен безнең халыкта мәүлид ае дип тә атыйлар. Чөнки ул айны, күпчелек галимнәр фикеренчә, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам дөньяга килгән.

Коръәннең «Әл-Әхзаб» сүрәсендә Аллаһы Раббыбыз: «Сезнең өчен (барлык мөселманнар өчен) Мөхәммәд пәйгамбәрдә күркәм үрнәк булды», – дип әйтә. Шуңа күрә сәхабәләр дә пәйгамбәребезне үзләре өчен бик үрнәк итеп күрде һәм аны бик яратты. Хәтта шундый хәл була: бервакыт пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам янына Гомәр ибне Хаттаб килә. Ул бөек сәхабәләрнең берсе, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең үлеменнән соң икенче хәлиф. Гомәр радыйаллаһу ганһү (Аллаһ аннан разый булса иде) әйтә: «Йә, Рәсүлуллаһ, мин сине бар кешеләрдән дә күбрәк яратам, үземнән кала, ди. Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам әйтә: «Юк, йә, Гомәр, син үзеңнән дә катырак мине яратырга тиеш», – ди. Шуннан соң Гомәр әйтә: «Йә, Рәсүлуллаһ, мин сине үземнән дә катырак яратам», – ди. Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам: «Менә хәзер дөрес әйттең», – ди.

Икенче бер хәдисендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам әйтә: «Берегез дә камил иман китерми, хәтта мин, ягъни пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам, сезнең өчен үзегездән, балаларыгыздан, әти-әниләрегездән һәм бар кешеләрдән күбрәк сөйгәне булганчы», – ди.

– Хәзерге мәхәббәт культы заманында, егет һәм кызга карата ярату җырларга салынганда «иң беренче Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламне яратырга тиеш» булуны аңлавы һәм кабул итүе күпчелеккә авыр булырга мөмкин, хәзрәт.

– Мөселман кешенең иң олы мәхәббәте ул – Аллаһка. Чөнки Аллаһы Тәгалә адәм баласын бар кылды, дөньяга бар итте, Ул ризык бирде. Аллаһ бу галәм белән идарә итә. Ә пәйгамбәребезгә мәхәббәт ул Аллаһка мәхәббәт белән бәйле. Чөнки Аллаһы Тәгалә шушы пәйгамбәрне сайлап, шушы пәйгамбәр аша безгә Үзенең Коръәнен иңдерде, динен өйрәтте, бу дөньяда бәхетле булырга, җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә нинди юл алып бара – бөтенесен күрсәтте. Ягъни пәйгамбәребез бар тормышын өммәтенә багышлады, өммәтен кайгыртты. Хәтта дога кылганда да. «Һәрбер пәйгамбәрнең бу дөньяда кабул булган догасы бар», – диде, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам. «Һәм бар пәйгамбәр аны кылды, миннән башка. Мин аны ахирәткә калдырдым», – диде. Нәрсә өчен, дип, сорагач: «Өммәтем өчен», – дип әйтте. Ягъни пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам өммәте өчен тырышты, кайгырды һәм борчылды.

Игътибар итегез – безнең ахирәтебез пәйгамбәребезгә бәйле, ягъни пәйгамбәребезгә мәхәббәткә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам әйтә: «Кеше иманның ләззәтен татымас, анда 3 сыйфат булганчы», – ди. Кеше өчен Аллаһы Тәгалә һәм Мөхәммәт пәйгамбәргә мәхәббәт бар нәрсәдән дә өстен булырга тиеш. Бу – беренчесе. Икенчедән, кеше дин кардәшен Аллаһ ризалыгы өчен яратырга тиеш. Өченчедән, кеше элеккеге – гөнаһлы тормышына кайтудан, утка керүдән курыккан шикелле куркырга тиеш.

Аллаһның Рәсүленә мәхәббәт иң бөек нәрсә дип әйтәбез икән, мөселман өчен аның мәгънәсе: Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребезгә итагать итү иң беренче урында булырга тиеш. Менә мисал өчен, намаз вакыты керде, ә синең дөнья эшең бар. Әмма иманлы, тәкъва кеше ул иң элек намазын укый. Рамазан ае җитте, Аллаһы Тәгалә безгә ураза тотарга куша, пәйгамбәребез ураза тотты һәм безгә тәртибен күрсәтте, мөселманнар да ураза тота. Әти-әниеңә изгелек кыласың, туганнарың белән яхшы мөнәсәбәт кыласың, чөнки Аллаһы Тәгалә кушты, пәйгамбәребез шуңа өндәде. Менә бөек мәхәббәт шуны аңлата. Ул – Аллаһ кушканча, пәйгамбәребез өйрәтеп калдырганча яшәү. Әгәр безнең уебызда күбрәк дөнья булса, Аллаһы Тәгалә кушкан эшләрне санга сукмасак, безнең иманыбыз, пәйгамбәребезгә мәхәббәтебез әле камил түгел.

– Пәйгамбәребезнең исемен атагач, мөселманнар: «салләллаһу галәйһи вә сәллам» дигән сүзләрне өсти. Бу: «Аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын», – дигәнне аңлата. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе нәрсәдә һәм аларны Мөхәммәд дигән саен әйтергәме?

– Галимнәр аңлатуынча, ул ике мәгънәне аңлата. Аллаһның рәхмәте булсын һәм Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт пәйгамбәрне фәрештәләр янында искә алсын дигән мәгънәләрдә. Ягъни, без дога кылганда, Раббым Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәргә Үзеңнең рәхмәтеңне иңдерсәң иде яки йә, Раббым Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәрне фәрештәләр янында искә алсаң иде, дигән сүзләр белән дога кылабыз. Ләкин инде әйтелгәнчә, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам безнең өчен тырышты. Ул: «Берәү миңа бер тапкыр салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа унны әйтә», – диде. Без пәйгамбәребезнең исемен ишеткәч, салләллаһу галәйһи вә сәллам дип әйтәбез икән, Аллаһы Тәгалә безгә ун тапкыр әйтә.

Ә инде аның хөкеме турында галимнәр болай аңлата. Гомердә бер тапкыр булса да салаватны әйтү – фарыз, ягъни тиешле. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Әл-Әхзаб» сүрәсендә: «Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтә, ий, иман китерүче бәндәләр, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтегез», – ди.

Ә инде намаз саен без пәйгамбәребезгә салават укыйбыз икән, ул сөннәт гамәл булып тора. Аннары мәҗлесләрдә. Әгәр дә Мөхәммәд исеме әйтелде икән «салләллаһу галәйһи вә сәллам» дип әйтү тиешле һәм инде күбрәк кабатлау, исемен ишеткән саен кабатлау ул – сөннәт гамәл, кеше күбрәк кабатлаган саен аңа әҗер-савап күбрәк була. Без – мөселманнар, пәйгамбәребезне яратабыз, дип әйтүче кешеләр, әгәр пәйгамбәребез исемен ишетсәк, аңа салават әйтүдән авырсынмаска кирәк.

– Мәүлид ае керү белән телефондагы кушымталар аша хатлар да килә башлады, хәзрәт. Менә аларның берсе: «Ла Илаха Илаллах Мухаммед Расүл Аллаһ», – дип җиде кешегә җибәр. Яхшы хәбәр алырсың, иренмә!!!» (хат рәвеше сакланды) Мондагы вәгъдәләргә ышаныргамы?

– Юк, мондый әйберләргә ышанырга кирәк түгел. Сезгә килгән хәбәрдә, ахырында: «Шатлыклы хәбәр алырсың», – диелгән. Ә каян беләбез ниндидер гамәл кылганнан соң шатлыклы хәбәр алуны?

Кайвакытта ялган хәдисләр дә тараталар. Мәсәлән, Рамазан башлану көнен билгеләп, хәбәр итүче кеше җәннәткә керер, җәһәннәмнән мәхрүм булыр, дигән. Асылсыз әйберләр бу. Аның өчен Аллаһы Тәгаләдән яки пәйгамбәребездән тәкълим – өйрәтү, менә шулай эшләсәгез, шулай була, дигән әйбер булырга тиеш. Ансыз без бернинди әйбер дә тарата алмыйбыз.

Тагын шуңа кагылышлы бик билгеле хат бар. Хәзер инде аны телефонда да тарата башладылар. Элек ул язма рәвештә иде. Мәдинәдәге пәйгамбәребез мәчете мөәзине төш күргән имеш… Бу борынгы ялган. Хәтта кулъязмалар белән эшләгәндә шушы хатның 100 ел элек язылган варианты очраганы бар. Шул ук эчтәлектә. Аны еллар буена кабатлап, таратып киләләр. Мондый әйберләрне таратырга ярамый. Динебез бу әйберләргә кискен карый һәм бу әйберләрне таратып, зәгыйфь кешеләрнең башларын бутарга кирәк түгел. Чөнки моңа надан, динне белеп бетермәгән кешеләр иярә. Кара әле, шуны җибәрсәм, бәхет булыр микән, диләр. Адәм баласы һәрвакыт өметләнә, барыбызның да бәхетле буласы килә. Кем генә булсак та, барыбер Аллаһның рәхмәтенә ирешергә тырышабыз. Ләкин күбебез аңа ничек итеп ирешергә, ничек итеп бәхетле булырга белми яки җиңел юллар эзлибез. Ә бәхетле булыр өчен һәм бәхет юлларын пәйгамбәребез әйтеп калдырды: Аллаһка гыйбадәт кылу, Аның әмерләрен үтәү, тыйганнарыннан тыелу.

– Пәйгамбәребезнең сезнең тормышыгызга аеруча тәэсир иткән, гамәлләрегезгә йогынты ясаган һәм хәзергәчә шуны истә тотып, гамәл кылдырган нәсыйхәте бармы?

– Иң тәэсирле булган хәдис, ул, бәлки, кешеләрне дингә чакыру фазыйләте турындагысыдыр. Чөнки дин юлында эшләү җиңел түгел. Ләкин аның савабы зур. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең шундый сүз әйтеп калдырган: «Әгәр Аллаһы Тәгалә синең сәбәпле берәр кешене дингә күндерсә, ул синең өчен кызыл дөядән дә хәерлерәк». Ә гарәпләр өчен кызыл дөя бик сирәк һәм иң кыйммәтле хайван була.

Икенче хәдисендә пәйгамбәребез: «Кешеләрне яхшылыкка өндәүче, ул шул яхшылыкны эшләгән шикелле», – ди. Ягъни менә дин кешесе шушы әңгәмәне яздырганда, шушы сүзләрне әйткәндә, аннары кемдер шуннан файда ала икән, үзенең тормышында шул алган файда белән гамәл кыла икән, Аллаһ теләсә, шул гыйлемне өйрәтүчегә дә, шул гыйлемне сөйләүчегә дә әҗер-савап языла. Һәм ул туктала торган түгел: без гыйлемне остазлардан яки галимнәр язган китаплардан алдык, ә савабы аларга да языла. Алар исә үз остазларыннан гыйлем алды. Шулай иттереп, дин пәйгамбәребезгә әйләнеп кайта. Менә шуның өчен мөселманнар гыйлем өйрәтәләр икән, аның иң ахыргы нәтиҗәсе – әҗер-савабы пәйгамбәребезгә дә кайта. Чөнки ул иң беренче булып, кешеләрне дингә, шушы туры юлга өйрәтте.

– Равил хәзрәт, гади мөселманнар арасында башка берәүне дингә өйрәтергә гыйлеме, өндәргә осталыгы җитәрлек булмаганнар да бар. Менә гади тормышта пәйгамбәребезнең кайсы нәсыйхәтен куллана алабыз?

– Әйткәнемчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисләре бик күп инде. Берсе күңелемә кереп калган иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам Мәдинәгә килгәч, шундый сүз әйткән: «Кешеләрне ашатыгыз, сәлам таратыгыз, кешеләр йоклаганда намаз укыгыз (тәхәҗҗүд намазы) – җәннәткә имин рәвештә керерсез». Кешеләрне ашату динебездә иң зур урын алып тора. Ягъни мөселман кеше юмарт булырга, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер булырга тиеш. Бу минем күңелемдә бар иде һәм инде әлхәмдүлилләһ, Әмәт тавы бистәсе мәчетендә моны якшәмбе проекты рәвешендә тормышка ашыра алдык һәм һәр якшәмбе саен пылау пешереп, халыкка таратабыз. Мөселман кеше пәйгамбәребезнең хәдисләрен ишеткәч, аңлагач, кайсысы белән гамәл кыла ала, шуларны тормышка ашырып, үтәргә тырышса, әйбәт булыр иде.

– Бу гамәлдә юмартлык, игелек сыйфатларын аерып күрсәтергә була. Алар сез әйткән, Аллаһка һәм Аның пәйгамбәренә мәхәббәт уянуга нигез була аламы?

– Менә Рабигүл-әүвәл ае турында сөйләгәндә иң беренче безнең күңелебездә пәйгамбәребезгә мәхәббәт уянырга тиеш. Пәйгамбәребезне яратырга, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең шәфәгатенә ничек эләгеп була? Ничек итеп без Аллаһның ризалыгына ирешә алабыз? Чөнки Аллаһның рәхмәтенә ирешү – иң зур нигъмәт. Коръәндә шундый аять бар: «Мәккә мөшрикләре Аллаһны беләләр иде һәм, без Аллаһны яратабыз, дип әйтәләр иде. Аллаһы Тәгалә Коръәннең «әл-Гыймран» сүрәсендә пәйгамбәребезгә әйтергә куша: «Әгәр сез Аллаһы Тәгаләне яратсагыз, миңа иярегез». Ягъни Мөхәммәд пәйгамбәргә иярегез, пәйгамбәребез нәрсә кушты, шуны эшләгез, дигән сүзләр бу. «Әгәр сез шулай эшләсәгез, Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дип әйтә.

Пәйгамбәребез безгә намаз укырга кушты һәм Кыямәт көнендә иң беренче соралган әйбер – намаз булачак, диде. Кабердә соралган сораулар булачагы турында, тормышта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген өйрәтеп калдырды. Шуның өчен газета аша үзебезнең татар халкына, үзебезнең милләтебезгә мөрәҗәгать итәм: пәйгамбәребезне яратып, сөеп яшәсәк иде һәм шул ярату Аллаһның рәхмәтенә ирешергә сәбәпче булса иде. Кыямәт көнендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнән, аның шәфәгатенә барчаларыбызга ирешергә насыйп әйләсә иде.

– Әмиин. Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Равил хәзрәт!

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Пәйгамбәргә мәхәббәт, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии