Гайбәт яман гамәл

Гайбәт яман гамәл

Һәр халыкның үзенә күрә үзенчәлеге бар, халкыныкы ул хөсетлек hәм . Шушы ике гамәл, дини күзлектән караганда, икесе дә зур гөнаhлардан. Ягъни шушы ике гамәлне кылган кешенең иманы калебеннән чыга. Ә инде иманның калебтән чыгу бик куркыныч күренеш, имансыз кешенең урыны җәhәннәмдә, Аллаh сакласын. Безнең халкыбыз сөйләми тора алмый. Авылның бер башыннан икенче башына кадәрле тикшереп чыкмаса йоклый алмый. Менә шул халык инде авылга гына сыймый кулына каләм алып бөтен Татарстанга сөрән сала башлады. Сүгәр кешесе шул, бер мулла инде. «Безнең гәҗит» битләрендә дә муллаларны сүгүче бер бит пәйдә булдырылды, бик аянычлы күренеш. Мәхәлләләребездә имамны сайлап куялар, мин ышанмыйм имамның начар кешеләрдән сайлануына. Инде сайлаганда ялгыш җибәрелгән икән, аны урыныннан төшерү берни тормый, мәхәллә җыела да бу мәсьәләне хәл итә, нигә сөйләп гөнаh җыеп бөтен Татарстанга кычкырырга. Бу проблеманы урынында хәл итәргә дә, шуның белән эш бетте. Тикшерә башласаң, hәркемдә дә гаеп табып була, тик нигәдер ук астына имамнарыбыз эләгә, кара каргалар арасында ала карга булгангадыр инде. Бүгенге бабайларыбыз зур динсезлекләр чоры үтеп дингә килгән буын, әнә шул чорның шаукымыннан арына алмый халкыбыз. Гомер буе гөнаh эшлә дә, бүген әүлия бул, алай тиз генә әүлия булып булмыйдыр шул. Мин аңлыйм инде имамлык вазыйфасына алынган кеше, бөтен яктан да камил булырга тиеш. Ләкин әйткәнемчә, үткән чорның шаукымы тарта кешене. Мин аның бер генә чарасын күрәм – авылларыбыз барыбер имамсыз тора алмый, шуның өчен яшь буыннан, гөнаhның ни икәнен белмәгән балаларыбыздан имамнар үстерергә кирәк. Элек колхозлар үзләре өчен хезмәткәрләр әзерлиләр иде бит. Берәр чарасын табарга да, юллама биреп укытып, имам итеп куярга – бу авылдагы мәхәллә эше. Кардәшләрем үзебез чишәргә тиешле проблемаларны үзебез чишәргә өйрәник инде, читтән ярдәм эзләмик. Ә менә мине дә борчыган тел мәсьәләсе газетада битләрендә дөрес күтәрелә. Бу мәсьәләне бөтен халык белән бергәләп чишәргә кирәк. Мин бу әйберләрне hич аңлый алмыйм: ничек инде кешесе булып телен белмәскә. Бик кызганыч бүгенге татарлар, үзләренең туган телен белми. Аларның әти-әниләре бит чиста авылдан чыккан халык. Мин җай чыккан саен халыкка бу турыда сөйләми калганым юк, нәтиҗәсе генә ничектер, анысын бер Аллаh белә инде. Ә Татарстаныбызда булган милли вәзгыять, менә шушы тел белмәүнең кайтавазы инде. Тел бишектә өйрәнелмәсә, аны соңыннан өйрәтү авыр. Кеше урысча уйларга өйрәнсә, татарлык калмый инде аңарда. Минем оныгым балалар бакчасына йөри, дүрт яшьтә, беркөн сөйләп тора минеке – «әни», башкаларныкы – «мама» ди. Ә бит төркеме, шул балалар ничек булып үссеннәр дә, ничек татарларга хезмәт итсеннәр инде. Бер оныгы белән урысча сөйләшүче әбигә сорау бирәм: «Син җырын тыңлыйсыңмы, моңын яратасыңмы?» Ул: «Әйе тыңлыйм, моңын яратам», – ди. Ә мин: «Шул моңнан оныгыңны мәхрүм калдырдың», – дидем.

Әле сиксәненче еллар ахырында теге «служебный» дигән торакта яшәгәндә, «начальникка» дәшәләр – керсәм, җыелып утырганнар урыс шовинистлары. Әле теге «говори порусски» дигән чор. Болар миңа, син балаларыңны дөрес тәрбияләмисең диеп маташа. Мин сорыйм, нидән гыйбарәт инде минем дөрес булмаган тәрбиям димен? Синең балаларың русча белмиләр диләр. Мин әйтәм мин балаларымны әти-әни, бабай-әби телендә тәрбиялим, ә сезнең телне вакыты җитәр өйрәнерләр, димен. Балаларны шулай өйрәтмәсәң, булмый, алар урыс телен урамда да өйрәнә моңа борчылырга кирәкми, ә менә туган телен белмәсә – борчылу гына түгел, кайгырырга кирәк. Татар теленең кулланышта булмавы да шул татар дигән халкыбызның үз теленә төкереп каравында. Бүгенге көндә татар милләтенә, ислам диненә бик көчле басым бара, шушы басымга каршы бергәләп көрәшәсе урынына, без hаман бер-беребез белән талашабыз. Ә дошманнарга шул гына кирәк тә, үзара тату булмаган милләтне җиңү бик ансат ич. Теге эксперт кисәге Р. Сөләйманов урысларга ярыйм диеп, үз милләтенең башына «кәкәй» итеп ята бит әле. Рус милләте ул болай да көчле милләт, көчлене якламыйлар, көчсезне якларга кирәк, кем көчлене яклаган булып кылана – ул ялагайлык кыла. Ә ялагайны беркем дә яратмады. Ислам нурында бер бастырган идем инде, менә сезгә дә тәкъдим итеп карыйм бер шигыремне.

Халкыма берничә сүз

Нигезендә диннең имандыр ул

Кешеләрне бер Аллаһ инандыру

булса күңелеңдә, кардәш, беләм,

Ихласлык керер гыйлем белән.

Гамәлебез төрле: бар яхшысы, бар яманы;

Сүзебездә төрле; бар яхшысы, бар ялганы;

Гамәлне дә һәм сүзне дә дөрес итеп

Яшисе иде бу дөнъяда һәр заманы.

Кая соң ул изгелекләр – ник беленми?

Кардәшлекнең җылылыгы ник сизелми;

Иман нур ул диябез дә, шулай микән?

Нур булгач кая соң ул, ник күренми.

Хөсетлекләр, начарлыклар һәр тарафта,

Купшы сүзләребез дә бер сафсата;

Яманатын сатудан дә тәмен тапса,

Кардәшлекнең төбендә ялган ята.

Күрше хакы – Аллаһ диябез дә,

Синең, кардәш, хакны хаклау кай тирәләрдә

Юкмы синдә кеше хакы, күрше хакы

Ахирәттә болар өчен хөкем каты.

Хаклыйбызмы ата-ана, бала хакын,

Күңелебез нигә соң ул болай салкын;

Безгә генә булсын бары җайлы, бары майлы,

Уйламыйбыз Ахирәтне – акыл сайлы.

Һәр милләтнең бар милли аңы

Бармы бездә татар җаны; татар аңы?

Булса нигә соң сатабыз телебезне,

Тел белән бергә җаныбызны, динебезне.

Дөнъя шундый, заман шундый диябез дә,

Дөнъяны соң, йә, әйтегез, кем үзгәртә?

Икенең берсе бүген – катнаш никах

Йә, карагыз. Кайда монда Аллаһ хак?

Телең саттың, динең саттың

Шушы хәлдә, йә, кардәшем, ниләр таптың?

Дөнъя көттең мәгънәсезгә, файдасызга

Йә, әйт инде, ни майтардың фәкать баттың.

Иблис көчле, шайтан көчле, нәфес көчле

Һичкемнең юк Ахирәттә һичбер эше:

Дөнъя көтә, гомер үтә – ни чара бар?

Изгелеккә, тәкъвалыкка, итагатъкә вакытлар тар.

Кайда монда намаз уку, ураза тоту,

Теләктә бер дөнъя өчен гамәл кылу?

Тукта кардәш, тын кал азга гына.

Фикерлә – юлың илтә бит сазга гына.

Гөнаһ кылып, хәрам ашап ятсаң яшәп,

Ни әйтерсең Раббыңа – уйлан бераз;

Үлчәү куеп мизан тулгач начар якка

Изгелеккә бит урының кала бик тә әз.

«Сөембикә» мәчете имамы Рәис хәзрәт ӘХМӘТОВ.

Чаллы шәһәре.

Гайбәт яман гамәл, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии