- 24.04.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Инде кабер өстеннән портретлы таш та алынды, әйтәсе сүзләр дә әйтелеп бетте кебек, ләкин «Мөселман зираты» тирәсендә «җәһәннәм биюе» һаман дәвам итә. Инде кабер һәм аның мәңгелек әфрады мәрхүм Илдус Салихов онытыла да башлады кебек, сүз бөтенләй башка яссылыкка күчте.
Үз дигәненә ирешә, портретлы кабер ташын рөхсәтсез генә «Мөселман зиратын»нда калдыра алмагач, Альберт Илдус улы Салихов атасы күмелгән зиратны законсыз эшчәнлек алып баруда гаепли башлады. Имеш, бу зиратта күмү тәртибе Казан шәһәре хакимияте тарафыннан расланмаган, шәһәр хакимияте әлеге җирне Мәрҗани мәчетенә зират итү өчен бүлеп бирмәгән. Димәк, монда күмү дә законсыз, күмгән өчен акча җыю да дөрес түгел, Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәмәлетдин дә начар кеше…
Иң кызыгы, шәһәр хакимиятендә дә үзләренең коллегалары булган түрә Салихов белән килешәләр бугай. Чөнки инде икенче ай буе «Мөселман зираты»нда мәетләрне җирләү тәртибен расламыйча сузып йөриләр. Гәрчә Мансур хәзрәт Казан башкарма комитетына мөрәҗәгать итсә дә, бөтен кәгазьләрне «Ритуал» берләшмәсенә җибәргәннәр. Ә бу оешма исә үзе мәет җирләү белән шөгыльләнә һәм «Мөселман зираты»н үз карамагына алып куярга күптән хыяллана. Артык табыштан кем баш тартсын?! Шуңадыр, мөгаен, күмү тәртибен, йолаларны раслау аның вәкаләтендә булмаса да, кәгазьләрне кабул итеп ала, алардан гаепләр тапкан булып сузып йөри. Югыйсә, вәкаләте юклыгын белдереп кире хакимияткә тапшырасы да, вәссәлам! Ә инде хакимият «Мөселман зираты»нда аракы эчәргә, тәмәке тартырга, гармун уйнап җырлап йөрергә ярамаганын гына чамалыйдыр дип беләм. Шулай ук кабер ташларындагы сурәтләр мәсьәләсен дә яхшы аңлаттык кебек.
Юк, алай эшләмиләр шул. Зиратны гел законсызга чыгарырга телиләр. Имеш, Казан хакимияте җирне андый максатлардан бирмәгән. Бирмәгән, әлбәттә! Чөнки җирне, гомумән, Питрәч районы хакимияте биргән һәм нәкъ менә «Мөселман зираты» өчен. Питрәч хакимиятенә исә җир бирергә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кушкан булган!
Хәер, Казан хакимиятендә бу хакта беләләр, башларын гына юләргә салалар. Янәсе, аларда тиешле документлар юк… Янәсе, зиратлар дәүләтнеке яки җирле хакимиятләрнеке генә була ала. Шуңа да бу зират законсыз.
Яхшы, кызык өчен генә зиратны хакимият теләгәнчә «законсыз» дип таныдык ди. Шуннан ни була? Анда күмелгән өч меңнән артык кабер нишли? Бу хакта хакимият уйлап бетерми бугай, аның кайбер вәкилләренә табышлы зират кирәк, акча артык булмый бит… тик башкала мөселманнары моңа юл куймас дип өметләнәм һәм зиратыбыз үзебездә калыр. Чөнки аның җире Мәрҗани мәчете милке санала, ә ул «бик нык сорасалар» да аннан баш тартмас кебек.
Хәер, «ныгытып сораулар» инде башланды ахры. Моннан берничә ел элек Мансур хәзрәт бик зур тырышлык белән мәчет каршындагы кечкенә генә буш җирне алып, анда мөселман киемнәре, төрле сувенирлар сата торган бәләкәй генә кибет төзеп куйган иде. Казан башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенә шул кибет ошамый башлаган. Ничә еллар сатып торды – күрмәделәр, беркемгә комачауламады. Мансур хәзрәт Төзелешләргә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Альберт Салиховның портретлы кабер ташы мәсьәләсендәге үтенечен кире какты гына – шунда ук кибет тә законсыз булып чыкты! Аны судка бирделәр һәм яптырырга телиләр дип аңлыйм. Инде мәчетнең тиененә кадәр саный башладылармы? Ә бит сәдака акчасына гына Мәрҗани кебек тарихи мәчетне асрап та, мәдрәсәдә сиксәнләп студентны бушлай укытып та булмаячак. Монда сүз диннең тамырына ук балта чабу хакында бара түгелме соң?
Кайтаваз
Ялгышкач, гафу үтен!
Искәндәр Сираҗиның «Җәһәннәм биюе» (22 февраль, 2012 ел) язмасын укыгач, хат язарга булдым. А.Салихов бик начар эш эшләгән. Ул хөрмәткә лаек кешеләргә яла яга. Әйе, динебез тәртипләрен күпләр белми. Белмәгәч, кабер өстенә нәрсә куярга ярый, нәрсә ярамый икәнен сорарга иде. Гөнаһысын кая куяр ул? Кешеләрнең рәнҗүе аның үзенә генә түгел, балаларына, оныкларына төшү ихтималы куркытмый микән аны? А.Салихов зират хуҗалары белән сөйләшкәндә үзен бик тәкәббер тоткан. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Тәкәббер кеше – минем дошманым», – дигән. Тәкәбберләнергә ярамый. Заманында мәчет әһелләреннән көлеп мыскыл иткән, мәчет манараларын кискән кешеләрнең язмышы бик яман булды.
Динебездән көлеп, «Коръән серләре» дигән китап язган Гариф Гобәйнең һәм аның балаларының гомере бик начар бетте. Тагын Бангладешның Салман дигән кешесе Коръәнне мәсхәрәли. Аның язмышы да бик начар тәмамлана, акылдан яза һәм мордар китә.
Салихов әфәнде, рәнҗеткән кешеләрдән тизрәк гафу үтенегез, шуннан да яхшысы булмас. Чын күңелдән Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорагыз. Пәйгамбәребездән «Ничек итеп җиңел генә изге эш эшләргә?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез өч мәртәбә: «Ачуланма!» – дип җавап бирә.
Бу хатны мөселман зиратында тәртип, чисталык тәэмин итүче бабайлар һәм сезнең өчен борчылып язам. Ни чәчсәң, шуны урырсың.
Шәйхелислам ХӨСНЕТДИНОВ.
Казан шәһәре.
ҖӘҺӘННӘМ БИЮЕ – 3,

Комментарии