Тормыш нигезе гыйлем

Кулымда Галимә Харисованың «Без исламны сайлыйбыз» дигән китабы. Табиб-терапевт, Алабуга җәмигъ мәчетенең мөгаллимәсе Галимә Харисованың әлеге китабы сәламәтлек саклауга һәм хәзерге заман чирләрен дәвалау мәсьәләләренә багышланган. Үзенең һәм мөслимә кардәшләренең тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул укучыга ислам дине турында объектив мәгълүмат җиткерә. Китапта иманның, гыйбадәтнең кеше организмына уңай тәэсире турында языла. Көнбатыш илләрендә кайбер югары уку йортларының медицина факультетларында теология фәне укытыла һәм авыруларны дәвалаганда Аллаһы Тәгаләгә ышануны уңышлы кулланалар икән.

«Тәрбия ул – шәхси үрнәк» бүлегендә Алабуга педагогика университеты студенты Гатауллина Ләйсәннең сүзләре дә гыйбрәтле. «Һәр ана үз баласын өзелеп ярата, акыллы, тәүфыйклы булуын тели. Ләкин бик сирәк аналар гына үз баласына иң кирәкле нәрсә – дөрес тәрбия икәнен белә. Ата-ана баласы авырлык күрмәсен дип, көн-төн эшләргә риза. Ләкин бала үзе аларның хезмәтен аңлармы, рәхмәтле булырмы? Бу иң элек гаиләдәге тәрбиядән килә.

Безнең бик күп галимнәребез татар телен саклап калу юлларын эзли. Ниндидер файдалы ысуллар тәкъдим итәләр. Ләкин аларның бик сирәге генә татар телен ислам диненә нигезләнеп саклау мөмкинлеген аңлый. Әле аны да бары тик ниндидер бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр аркылы күз алдына китерә. Чын мөселман гаиләсендә балалар иң элек әти-әниләр үрнәгендә үсә. Ул гаиләдә һәркемнең үз урыны, максаты бурычлары бар. Ә боларны белгән бала үз туган теленең дә әһәмиятен аңлап үсә».

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте бастырып чыгарган «Балаларга үгет-нәсыйхәт китабы» ул – балаларда әхлакый зәвык тәрбияләү дәреслеге. Анда мөселман балаларының көндәлек тормышта үз-үзен тоту кагыйдәләре, вазыйфалары турында киң һәм төпле язылган. Балага дөрес тәрбия бирелмәсә, ул акмайга маргарин кушкан шикелле булып чыга.

Нинди генә эшкә кагылсаң да, белемле булу кирәк. Гаҗәп, кеше чирләре хайваннарга күчми, ә хайваннардан кешегә күчә. Космоска йөздән артык кеше очты, Марста су барын ачыкладылар, ә менә 11 чакрымдагы океан төбе өйрәнелмәгән. Фәнни тикшеренүләр алып барыла, тик анда тереклек барлыгы-юклыгы билгесез.

Казанда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев мәктәбе ачылгач билгеле булды: мәктәптә фәннәр татар, урыс, инглиз телләрендә укытылачак. Биредә 1200 укучы белем алачак. Бу – шатлыклы хәбәр. Укымышлы, тәрбияле балалар – халкыбызның киләчәге. Сакау Ленин бабабыз да: «Укырга! Укырга! Укырга!» – дип әйтеп калдырган. Бу сүзләр – тормыш этәргече ул. Ә менә авылдашыбыз, күренекле мәгърифәтчебез һәм әдибебез Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның безгә мирас итеп калдырган сүзләре тагын да шәбрәк яңгырый: «Бәхет гыйлем белән барлыкка килде. Гыйлем аркасында кешегә баш иделәр. Гыйлем алырга тырыш. Гыйлем – тормыш нигезе ул».

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии