Урысларга ярарга тырыша-тырыша, аларны уздырып та җибәрдек

Урысларга ярарга тырыша-тырыша, аларны уздырып та җибәрдек

«Безнең гәҗит» телебезне саклап калуда динебезнең өлеше мөһимлеген һәрдаим искәртеп тора. Менә соңгысы – «Мәчетләрдә булса да татар теле саклансын иде», дип исемләнгән мәкалә («Безнең гәҗит»тә «Азатлык», №30, 30 июль, 2016) мине уйланырга мәҗбүр итте. Татарларның күбесе бит мәчетләргә вәгазе урысча булганга күрә дә йөрми.

Татарстанның элекке мөфтие, имам Габдулла хәзрәтнең Казанда урысча вәгазь сөйләнгән мәчетләр дә калсын, дигән фикеренә мин 100 процент каршы. Һәм мин генә түгел – бик күп мөселманнар каршы, дип беләм. Имам бит инде ул, татарча итеп әйтсәк, мулла була. Мулла дигән кешене мин гыйлем иясе, дип күз алдыма китерәм, мәсәлән. Укыган вакытта бер дә әдәбият укымаган, ахыры, Габдулла хәзрәт. Ул бит инде яшь хәзрәт түгел – ярый, хәзер яшьләр урысча укый, дигән булыйк. Әдәбият – «әдәп» тамырыннан алынган, ә әдәп – ярты иман, диелгән. Мәчет хәтле мәчетләрдә урысча вәгазь сөйләп, халыкны тәрбияләмәкче була, хөкүмәткә яхшы караш тудырмакчы икән.

Халыкны тәрбияләр өчен Рамил Юныс кебек имамнар кирәк. Мәчетләребездә үрнәк итеп, артларыннан ияреп барырлык, татар телен яхшы белгән имамнар бик күп, әлхәмдүлилләһ! Мисал өчен, «Шамил» мәчетендә Мәхмүт хәзрәт татарча сөйли бит – гыйбадәт йорты шыгрым тулы.

Рамил Юнысның урысча сөйләгәнен – татарлар, татарча сөйләгәнен – урыслар аңлый торган. Чаллыда заманында, аның вәгазьләрен тыңлап, күпме урыс телле яшьләр татарчаны өйрәнделәр. Ул беркемне дә чакырып китермәде, халык үзе агылды. Аннан үрнәк алырга була, халык аны тын да алмыйча тыңлый иде. Әгәр Татарстаныбызда Коръән әдәбе, Коръән тәртибе бар икән – бу да аның хезмәтенең җимеше. Ә андый халыклар күп, әлхәмдүлилләһ, аңа мәчетләребездә трибуна гына – мөнбәр генә юк.

Бер хатын әйткән ди бит: «Кеше күңелен күрә-күрә, иремә охшамаган бала таптым», – дип. Урысларга ярарга тырыша-тырыша, урысларны да уздырып җибәрдек инде. Казанда күргәнегез бармы урысларның исемнәрен татарчалаштырганын? Ә без урыслаштырабыз. Безнең Гөлсинәләребез – Галяга, Фатыймаларыбыз – Фаяга әйләнеп бетте бит инде. Ярый әле яшьләр арасында матур гореф-гадәт яңара башлады: чын татар исемнәре кушалар. Бу да татар телендә халыкка хезмәт иткән имамнар җимеше, дип уйлыйм.

Мәсәлән, сугыштан соңгы елларда уку мөмкинлеге ачылгач, чеп-чи татар телле яшьләр Казан вузларында гыйлем ала башлагач, «бу татар балалары, болар урысча аңламый», дип, бер генә лекцияне дә татарча укымадылар бит! Укыдылар да, аңладылар да, өйрәнделәр дә, урыска диярлек әйләнеп беттеләр. Шуның кебек, татарча вәгазьләрне дә аңларлар, өйрәнерләр. Җаны теләгән елан ите ашаган, ди – нинди милләттә булуына карамастан, иманы нык булган һәм үзен кеше итеп санаган адәм, Татарстанда торып, татар телен генә түгел, берничә телне белергә тырышырга тиеш. Татар һәм урыс телләре турында сүз дә юк.

Безне мәктәптә: «Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел, икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел», – дип өйрәттеләр. Бабаларыбыз яшәгән заманда татарның зыялылары булып, күбесенчә, муллалар, имамнар иде. Хәтта гарәп, төрек, фарсы телләрен дә яхшы белгәннәр, шул телләрдә язганнар, хезмәт иткәннәр. Милли аңы булмаган имам, урысча сөйләп кенә, дини, әхлакый тәрбия бирә ала микән? Ул бит аның телендә генә, аңында юк. Аңында булса, татарча сөйләр иде һәм уңышка ирешер иде.

Татарча вәгазь сөйләгәндә генә дини, әхлакый тәрбия булачак, аңлау, уйлау, фикерләү барлыкка киләчәк. Шиһабетдин Мәрҗани дә динне саклый торган өч нәрсәне әйтеп калдырган, дип язгансыз бит үзегез: тел, гореф-гадәт һәм милли кием.

Мәрхүмә Рәшидә абыстайның да намаз китаплары урыс телендә түгел иде, алай да Русиянең бөтен төбәкләренә дә таратылды, соратып алдылар. Теләгән һәр кеше – урысы да, чуашы да – татарча намаз китабы белән намазга басты. Сорап, аңларга тырыштылар, үзләренчә намаз рәвешләрен тәрҗемә итеп, намазга өйрәнделәр. Хәтта, татарларның да күбесе татарча аңламый башлаган заманда бит бу! Минем урыс телле танышым, татар булса ла, татарча аңламаган халәттә Рәшидә Исхакый китабы буенча намаз өйрәнде, татарча сөйләшергә, аңларга өйрәнде.

Татар теленең дәрәҗәсен саклап калырга тырышканнары өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, мөфтиебез Камил хәзрәткә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Бары тик Аллаһка якынаеп кына милләтләрне саклап калып була. Мәчетләрдә татар телендә вәгазь укылса гына, Габдулла Тукай әйтмешли, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, яшәп була. Әгәр киресе булса, ягъни милләтләрне бетереп, бер телгә генә калу омтылышы булса, бу, Аллаһ сакласын, ызгыш-талашка китерер, дип уйлыйм.

Аллаһы, сөбханә вә Тәгалә, татар милләтен бар кылган икән, аны сакларга, якларга да тырышлык куярга кирәктер бит инде. Тарихи кыйссалардан, Коръән тәфсирләреннән укып беләбез: карышканнарны, тырышмаганнарны Аллаһ Тәгаләнең җир йөзеннән юкка чыгарам, юк итәм, дигән вәгъдәсе бар бит әле, Аллам сакласын!

Йә Раббым, имамнарыбызның тырышлыклары, омтылышлары белән милләтебезне, динебезне сакларга ярдәм ит!

Рузилә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казан шәһәре, Юдино бистәсе

Урысларга ярарга тырыша-тырыша, аларны уздырып та җибәрдек, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии