Намаз уку мода буламыни?!

Гөлчәчәк ханым, сезнең «Күңелем борчулары» исемле язма («Безнең гәҗит», №2, 13 гыйнвар, 2016), бик күпләрне уйландырган кебек, мине дә уйга салды. Сез «тискәре күренеш» дип атаган яулыклы мөслимәләрнең татарча белмәве ни өчендер, сезнеңчә, аларга гына кагыла. Юкса ул проблема барлык татар милләтенә кагылса да. Монда минемчә, мөселманча киенеп, намаз укып, иманлы балалар үстерүче, гаурәтләрен каплап йөрүче мөслимәләрне күралмау сизелә. Ул итагатьле балалар бөтен Татарстанда яшәүче татарларның 10 процентын гына тәшкил итә торгандыр. Татарча белмәвендә аларның гаепләре юк. Ата-ана, мәгариф системасы һәм дә хөрмәтле вә гыйззәтле түрәләребез гаепле. Әлһәмдүлилләһ, минем яулыклы ике кызым да, кияүләрем дә, оныкларым да татар телендә иркен сөйләшәләр. Аңа карап кына «һөҗүм»нәрдән азат түгелләр, даими рәвештә «дөрес киенмәгән», «баласын дөрес тәрбияләми» дигәнне ишетеп торалар. Минем сезгә шуны җиткерәсем килә, дин ул – яшәү рәвеше, яулык ябу гына түгел. Гөлчәчәк ханым, сез дә яулык ябып, мөселманча киенеп бер генә көн йөреп карагыз әле, чалбар киеп, өч бөртек чәчләрен, иреннәрен буяп йөрүче 60-70 яшьлек ханымнардан әллә нинди сүзләр ишетерсез. Сез мода дип әйтәсез, тик ул моданы көненә биш вакыт намаз укып, ураза тотып, хиҗап киеп кенә куып булмый. Мода артыннан куган мөслимәләр бер айга да чыдамаслар иде. Исламда зур ихтыяр көче сорала. Аларның иманнары көчле, Аллаһыбыз кушканны үтәп, тыелганнан тыелып яшиләр. Минем әйтәсе сүзем шул, Аллаһыбыз юлында булган мөслимәләр турында начар фикерләр уйламасак иде.

Кифая ГАБДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии