Изге гамәлләрдән курыкмасак иде

Мин «Безнең гәҗит»не күп еллардан бирле алам һәм бер генә җөмләсен дә төшереп калдырмыйча укып барам. Мине Арча районы, Кышкар авылында яшәүче Нурия Ризванованың зары («Алло, «Безнең гәҗит»ме?», №22, 1нче июнь, 2016) сезгә хат язарга этәрде.

Минем әтием Кышкарда туган һәм бик яшьтән авылдан чыгып киткән. Әти авылда яшәмәсә дә, безгә Кышкарга кайтырга туры килде. 1937нче елда әтине «халык дошманы» дип төрмәгә утырткач, без – әни һәм өч бала качып, әти авылына кайтырга мәҗбүр булдык. Анда сигез ел яшәп, 1945нче елда әти фронттан кайткач, Казанга килдек. Тормышыбызның иң авыр, иң кара чорын шушы авылда уздырсак та, авыл белән элемтәне беркайчан да өзмәдек, шуңа күрә авыл халкының тормыш-яшәешен йөрәгемә бик якын.

Кайчандыр безнең авылда ике колхоз бар иде, берсе – Кышкар, икенчесе – Наянгуш, һәм авыл нәкъ тә уртадан бүленгән сыман булып, ике зираты да бар иде. Хәзер инде ике колхоз урынына барысы 70ләп хуҗалык калды, анда да күбесе картлар. Бер авылга әйләнсәк тә, бакыйлыкка киткән якынын һәрбер гаилә үз ягындагы зиратына җирли.

Кышкар ягында яшьләр юк диярлек, картларын да бармак белән генә санарлык. Зиратның коймасын икенче ел әйләндерәләр инде, барысын да диярлек сиксәнгә җиткән Кышкар ягында яшәүче картлар башкара (зарын белдергән гаилә Наянгуш ягыныкы, шуңа күрә бу зират аларга чит). Былтыр ремонт октябрь аена кадәр барды, пычракта, яуган яңгырга карамыйча, эшләрен дәвам итте картлар. Аллаһының рәхмәте яусын аларга, сәламәтлекләреннән аермасын!

Иң рәнҗеткәне Ризванованың зарына каршы: «Салым түләгән бакчагыз икән, теләсә нәрсә эшләтә аласыз мулланы», – дигән сүзләр авыл җирлеге эшчесенең авызыннан чыккан. Нәрсә, авыл хакимияте дин әһеленә шундый караштамы, дингә каршымы? Имам хатип Радик Кәримов инде 70тән узган, Яңа Кишет авылыннан килеп, Кышкар мәчетендә авыл ирләрен, балаларны дингә өйрәтә, мәчет һәркөнне ачык. Безнең Радик Кәримов кебек саф күңелле, чиста, кергән акчаларның бер тиенен дә кесәсенә салмыйча эшләгән мулланы тагын кайдан эзләп таба алырлар икән? Аның сөйләгән вәгазьләре генә ни тора?! Никадәр Казанда Коръән мәҗлесләрендә булып, беркайчан да ишеткәнем юк ул сөйләгән, үгетләгән сүзләрне. Безнең дан тоткан Кышкар мәчетенең йөзек кашы ул. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле һәм бик хөрмәт итә.

Авыл җирлеге башлыгы халыкны хөрмәт итеп, Аллаһының барлыгын исенә төшереп, үзенең эшенә төкереп карамаса, бернинди зарлану булмас иде. Юкса, андый эшләр аның контроле астында эшләнергә тиеш, ул бит аерым хуҗалыкның коймасы түгел, булышасы урынга, «эшләгез мулла белән» дип киңәш бирә. Шушындый изге эштә дә аз булса да катнашмаган түрәләрдән нәрсә көтәсең?

Мәчет янына кадәр бик әйбәт асфальт җәйделәр, юлчыларга һәм район хакимиятенә бик зур рәхмәт. Ә Кышкар ягы пычракка батып калды, язын-көзен-кышын машина белән түгел, җәяүлеләр өчен дә йөрүе газап, ә бит ул юл авыл советына төшә, шуннан Яңа Кишет авылына балалар мәктәпкә баралар, хакимият тулысынча Яңа Кишет авылында. Авылның үз карьеры бар, асфальт булмаса, ичмасам шуннан таш ташып, юлларны тигезләп чыксалар, азрак җиңелрәк булыр иде, алайса картлар кибеткә менә алмыйча җәфаланалар, ә бит алар барысы да сугыш чоры балалары.

Картларның ах-зарын аңлау өчен үзеңә картаерга кирәк шул. Ул түрәләргә дә килер әле картлык, ләкин аңарчы изге эшләрне күбрәк эшләп, үзләренә тыныч, лаеклы картлык яуласыннар иде, дигән теләктә калам.

Флёра ЗӘЙНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии