Телемне Аллаһы биргән…

Матбугатта проблемалары хакында сүз еш кузгатыла. Башкача була да алмый, чөнки тел милләтнең иң мөһим өлешләреннән санала. Дөрес, телсез калган җәмгыятьләр дә барын бар, мисал өчен, Белоруссия һәм Польша татарлары, ләкин моны искәрмә дип кенә кабул итәргә кирәктер. Мәчет-мәдрәсәләрнең телгә булган мөнәсәбәте хакында да күпләр сөйләргә ярата. Мөселманнарны еш кына тел, , хәтта ватан төшенчәләреннән дә ваз кичәләр, дип гаепләү бар. Бу мәсьәләгә динебез ничек карый соң?

Аллаһы Тәгалә үз әмерләрен ирештерү өчен, гарәп телен сайлады һәм пәйгамбәрне гарәпләрдән кылды. Аллаһы Тәгаләнең бу сайлавын без ихтирам белән кабул итәргә тиешбез, дип уйлыйм. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә һәр милләткә аерым тел бирде. Аллаһы Тәгалә бу төрлелекне хәтта “аять” дип атый, ягъни Аллаһы кодрәтен исбатлаучы бер күренеш.

Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы – Аллаһының аятьләреннән, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр”. (Рум, 22)

Бу аятьне тәфсир итүче Ибн Кәсир (1301-1373) хәзрәтләре болай ди: “Болары гарәп телле, ә болары , аларның теле башка, болары грузин, ә болары византиец. Франклар, берберлар, эфиоплар, һиндиләр, сәкалибләр, хәзәрләр, әрмәннәр, күрдиләр һәм башка, Аллаһы үзе генә белә торган төрле тел ияләре бар”.

Аятьтән аңлашылганча, исламның максаты телләрне, милләтләрне бетерү түгел, бәлки, киресенчә, аларның төрлелеге Аллаһының бөек бар итүче икәнен исбатлый.

Хәтта элек Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне аерым-аерым милләтләргә җибәргәндә, шул милләтнең телен белүче пәйгамбәрләр генә җибәрә торган була: “Без һәр пәйгамбәрне, Аллаһы хөкемнәрен аңлату өчен, үз халкы телендә сөйләшүче итеп җибәрдек!” (Ибраһим, 4). Шулай ук тел ул мөселманның үзенчәлеген күрсәтүче төп билгеләрнең берсе, чөнки мөселман башка милләтләр арасында эреп югалып бетәргә тиеш түгел. Милләтебез горурлыгы Мәрҗани хәзрәт бу өлкәдә безгә үрнәк булып тора. “Русча уку кирәк. Фәкать аларның тел, йолалар вә гадәтләрен алудан, үзара русча сөйләшүдән һәм сүз арасына русча катыштырудан сакланырга, мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк”, – ди ул. Рус сүзен кушып сөйләүчегә бик ачуы чыга торган булган: “Мин рус түгел, миңа татарча гына сөйләгез!” Васыятендә дә: “Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй һәм рус сүзе, рус елы куелмасын”, – дигән.

Үзенең үсеш дәверендә өммәте дә йөзләгән милләтләрдән төзелгән, ләкин берсе дә гарәпләшмәгән. Гомумән алганда, үзеңне башка гаиләгә, башка милләткә нисбәт кылу – бик зур гөнаһ. Татар була торып, рус я башкорт дип язылу хөкеме хакында пәйгамбәребезнең бер хәдисе аңлата: “Кем генә булмасын: белә торып, атасыннан башка кешене үзенең атасы дип игълан итсә, көферлек кыла. Ә үзен башка, нәселе тоташмаган нәселгә (милләт, ыру я кабиләгә) бәйләүче кеше тәмугка керергә әзер булсын!” Монда көферлек сүзен, әлбәттә, рәхмәтсезлек дип аңлау кирәк. Ә кәфер милләткә тагылу? Анысы инде тагын да куркынычрак. Шуңа күрә: “Туганлык җепләрен саклар дәрәҗәдә үз нәселегезне белегез”, – ди пәйгамбәребез. Бөтенесен бер генә телдә сөйләшүче бер милләткә әйләндереп бетерү ул – төсен башка төскә, җенесен икенче җенескә әйләндерү белән бәрабәр. Ә бу бит шайтан вәгъдәсе: “Мин аларга әмер итәрмен дә алар Аллаһы мәхлүкатларын үзгәртеп бетерерләр” (Ниса, 119).

Бу изге сүзләрдән “Исламда милләт яки тел төшенчәсе юк” дигән гыйбарәнең буш һәм хата булуы аңлашыладыр, шәт. Һәм шул ук вакытта, шовинизм, расизм кебек күренешләр исламда катгый тыелган. Пәйгамбәребез бу хакта, әле БМО үз декларацияләрен кабул иткәнче үк, 1400 ел элек әйтеп калдырган: “Әй, кешеләр! Раббыгыз да бер, атагыз да бер! Гарәпнең гарәп булмаганнан өстенлеге юк, гарәп булмаганның да гарәптән өстенлеге юк. Акның карадан өстенлеге, ә караның актан өстенлеге шулай ук юк, ләкин өстенлекне тәкъвалык бирә!” Кыргыз-үзбәк конфликты, Мәскәүдәге яки башка тавыш-тынсыз узган вакыйгалар шуны күрсәтте: милли хисләргә дөрес юнәлеш бирмәү – канлы бәрелешләрнең бер сәбәбе. Мөселманнар үзләре моны бик яхшы төшенергә тиеш, милләтеңне сөю аерылуга, дошманлык хисләре таралуга, кан коелуга сәбәп булырга тиеш түгел.

Борынгылар: “Кешене белергә теләсәң, аның ватанын сагынуын, дусларын юксынуын, үткәнен искә алганда, күзе яшьләнүен кара”, – дигәннәр. Чыннан да, калебе исән кеше үзенең туган җирен сагына, аңа ашкына – бу табигый әйбер. Пәйгамбәребез дә бит Мәккәдән чыгып киткәндә, борылган да, изге шәһәргә болай дигән: “Син никадәр хушлы, минем өчен никадәр сөекле! Мине кумаган булсалар, синнән бер дә чыгып китәсе түгел идем!” Бу хакта Бәдретдин әл-Гайни хәзрәтләре: “Пәйгамбәребез ватаныннан аерылу белән сыналды”, – ди. Ә Мәдинә шәһәре пәйгамбәребез өчен яңа ватанына әйләнгәч, ул сәфәрдән кайтканда Мәдинәнең йортлары күренсә, дөясен ашыктыра торган була. “Ватанны сөю һәм аны сагыну – дөрес эш икәненә дәлил”, – дип аңлатма бирә моңа ибн Хәҗәр. Әйе, Мәдинәне дә Мәккә кебек якын итә, чөнки дога кыла торган була: “Раббым, Мәккәне яраткан кебек Мәдинәне дә ярата башласак иде”.

Безнең телебез – татар теле. Мең ел элек Мәхмүд Кәшгари горурланган төрки телнең бер юнәлеше. Ләкин баксаң, ул тел ислам динен кабул иткән чордан ук үз эченә бик күп гарәп-фарсы сүзләрен алган икән. Тел белгечләре әйтүенчә, узган гасырларда гарәп-фарсы сүзләре татар теленең 60-70% тәшкил иткән, әлбәттә, совет чорыннан соң бу сан инде күпкә кимеде. Димәк, бабаларыбыз телләрен баетуга һәм гарәп-фарсы алынмаларын куллануга бер дә каршы булмаган. Телне гарәп сүзләреннән арындыру – XX гасыр башында гына барлыкка килгән хәрәкәт. Ләкин хәтта ул дәвердә дә бу хәрәкәт бөтен тел белгечләренең ризалыгы белән бармый, мәсәлән, Ибраһим Гази гарәп сүзләрен алып атуга каршы чыга. Кызганыч, чорында күпчелек телләрнең үсү мөмкинчелеге чикләнде, шул сәбәптән татар телен камил рәвештә белүче татарлар аз. Сөйләмебездә дә, язуыбызда да хаталар бихисап.

Мәчетләребезнең тел мәсьәләсендә тырышлыгы ни дәрәҗәдә? Соңгы вакытта мәчетләрне тәнкыйть итү модага кереп китте, имеш, татар теленең артта калуында мәчетләр дә гаепле. Минемчә, тәнкыйть урынсыз: татар теле мәчетләребезнең түрендә.

Берничә район мөхтәсибләреннән сораштыру нәтиҗәләре буенча Татарстанда рус телле мәчетләр Казанда гына икән дигән фикер туа, алары да тулысынча рус телле түгел. Ә дини йолалар, мәрасимнәр, һичшиксез, татарча уза. Дөрес, хәнәфи мәзһәбе буенча җомга хөтбәләрен гарәп теленнән тыш уздыру ярамый, ләкин безнең вәзгыять әле ул таләпне үти алырлык дәрәҗәдә түгел.

Мисал өчен, үзебезнең шәһәрдә генә дә Рамазан аенда һәм гаетләрдә мәчет тарафыннан әзерләнеп, шәһәрдә татарча котлаулар язылган баннерлар эленә. Татарча “мөрәҗәгать иткән” баннерларны күрү бәхете республика халкына бик тәтеми бугай. Гаетләрдә балалар өчен бәйрәм күчтәнәче әзерләнә. Андагы язулар, котлау сүзләре татар телендә. Төрле концерт чаралары, сәхнәләштерелгән бәйрәмнәр – һәммәсе дә татар телендә алып барыла. Студиядә видеовәгазьләр, мультфильмнар җитештерелә, газета чыга, буклетлар бастырыла – болар бит барысы да милләттәшләребез өчен үз татар телләрендә.

Шул ук вакытта җәмгыятебезнең башка күп кенә юнәлешләре өчен татар теле үги булып кала бирә. Республиканың шәһәрләрендә узган төрле чаралар күбесенчә рус телендә. Шуннан соң ничек инде имамнарны татар теленә хыянәттә гаепләп, шулай рәнҗетергә мөмкин? Бер президент әйтмешли, тигез җирдә түмгәк эзләү түгел микән?

Һәрхәлдә: “Исламда милләт һәм тел, ватан һәм туган җир төшенчәләре юк”, – дигән кешенең Коръән-Сөннәткә таянмыйча, Аллаһы Тәгаләнең хикмәтенә каршы килгән һәм дәлилләнмәгән сүзләр сөйләгәне исламнан хәбәрдар кеше өчен ачык.

Фатыйх ХӘБИБ.
Түбән Кама мәчете мөгаллиме.

Комментарии