Никах күлмәген кисәргә ярыймы?

Кызым кияүгә чыкканда, «Ярдәм» мәчетендә никах уздырдык. Шул бәйрәмгә дип, икебез дә озын-озын күлмәкләр тектердек. Кызым исән-сау гына яшәп ята, балалар үстерә. Әлеге күлмәкләрне кыскартып киссәк, ярыймы икән? Кызымның тормышына зыян килмәс микән, дип борчылам. Шул күлмәктән җомга намазларына йөрер идем, бәйрәмнәр, мәҗлесләргә кияр идем.

Кәүсәрия СӘМИГУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ җавабы:

«Соңгы вакытта никахларга җирдән өстерәлеп йөри торган күлмәкләр тектерү модага керде. Аларны соңыннан көндәлектә кияргә уңайлы булсын өчен тубыктан гына калдырып кисәргә ярый. Әлбәттә инде, кыскарак итәк итеп яки җиңнәрен кисеп кию Шәригатькә каршы килү була, чөнки хатын-кызның гаурәте ачылачак. Гөнаһка керә күрмәгез! Ә болай, күлмәк кистерүдән генә кемгә нинди зыян килсен инде?

Комментарии