Чукындырылган чишмә суы хәләлме?

Чукындырылган чишмә суы хәләлме?

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе мөфти

Камил хәзрәт Сәмигуллинга

МӨРӘҖӘГАТЬ

Рәхимле вә Рәхмәтле Аллаһы ризалыгы өчен! Массакүләм мәгълүмат чараларында Чаллы шәһәре янындагы суын халык яратып эчә торган «Урманчы» чишмәсен чукындырганнары һәм тәре куеп шушы урмандагы чишмәнең чиркәүнеке (воцерковлённый) икәнлеген белгерткәнлекләре җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды.

Ошбу чишмә суын эчүчеләр арасында төрле милләт, төрле дин вәкилләре, хәтта атеистлар да барлыгын искә алсак, Раббыбыз тарафыннан барча җан ияләре, шул исәптән Мөхәммәт галәйһиссәлам өммәте өчен дә яратылган су чыганагын чукындырулары чукындыручыларга карата канәгатьсезлек, хәтта нәфрәт уятуы табигый.

Безнең фикеребезчә, шушындый гамәлләргә карата фикерегезне һәм дә инде чукындырылган чишмә суы мөселманнарга хараммы, әллә һаман да хәләлме икәнлеген Сезнең тарафтан җәмәгатьчелеккә ирештерелүе милләтара һәм дин-ара тынычлыкны саклауга терәк булыр иде.

Олуг хөрмәт вә ихтирам илә:

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф ИБРАҺИМОВ

Кычытмаган җирне кашымагыз

«Безнең Гәҗит»нең 1нче гыйнвар (№1, 1.01.2017) санында, «Чаллы янында тагын бер уртак чишмәне чукындырып, тәре куйдылар» исемле мәкалә белән таныштым. Мәкаләдән аңлашылганча, бу чукындыру эшендә Боровецк чиркәве попы Андрей атакайның (фамилиясе билгеле түгел) катнашы бар диеп уйларга кирәк. Анда шулай ук, имеш, бу чишмә башында 1850нче елларда часовня булган, алар шуны торгызырга җыеналар, дигән сүзләр бар. Хәзер инде ул часовня чыннан да булганмы, ул вакытлардан соң 2 гасырга якын вакыт үткән, әллә ялганмы – билгеле түгел.

Әмма часовня булган очракта да, 1850нче елга инде күптән Идел һәм Кама буйларындагы татарларның төрле җәзалардан, талаулардан, яндырулардан исән калган өлеше күчеп китәргә мәҗбүр булган, аларның өйләренә урыслар кереп урнашкан. Шулай итеп, бу тирәдә 1850нче елда 100% урыс яши диеп әйтергә була, алар ул вакытта чишмәне генә түгел, урмандагы һәрбер куакны чукындырып чыксалар да аларга сүз әйтүче булмый.

Бүген вәзгыять бөтенләй башка. Әлеге чишмә тирәсендә, Чаллыны гына алыйк, анда 526750 кеше яши (2016нчы ел исәбе буенча), шуларның ким дигәндә яртысыннан артыгының православие диненә бер нинди катнашы юк, алар – татарлар, азербайҗаннар, башкортлар, чеченнар һәм башка бүтән диндәге халыклар.

Бу чукындыру нинди максат белән эшләнгәндер, милләтара киеренкелек тудыру өченме, кемнеңдер ахмаклыгымы, башка сәбәп бармы? Кемгәдер, бәлки, конфессияләр арасында урнашкан бүгенге тотрыклылык ошап бетмидер. Әйтүе кыен.

Ләкин бер нәрсәне истә тотарга кирәк, ул – татарның чукындыруга карата нәфрәт хисе. Йөзләгән еллар буена вәхшиләрчә алып барылган көчләп чукындыру сәясәтен үз җилкәсендә татыган татарның чиркәүгә карата нәфрәт хисе буыннан-буынга күчеп килгән, аның канына сеңгән. Моның сәбәбе, күпләргә билгеле булганча, урыс православие чиркәвенең әһелләренә дә билгеледер дип уйлыйм.

Кызганычка православие чиркәвенең татар халкы алдында эшләгән гөнаһлары чиксез, санап бетергесез. Казан епархиясендә Лука Конашевич дигән вәхши поп утырганда гына да (1738-1758 еллар) Казан губернасында 536 мәчеттән 418е җимерелә, яндырыла, аларның нигезләре өстендә чиркәүләр төзелә. Татар зиратлары яндырыла, кабер ташлары чиркәү нигезләренә салына. Күп гасырларга сузылган чукындыруга каршы көрәш чорында меңләгән татар авыллары яндырыла, дистәләгән мең татар үтерелә.

«В Казанском крае христианизация началась со второй половины XVI в., вскоре после завоевания Казани здесь были основаны монастыри. Над татарами, противившимися крещению, совершалось дикое насилие: их сажали в тюрьмы, у них отбирали земли, их выселяли из деревень, держали в цепях. При этом церковники не скрывали, что их цель — «народ от татарской веры отучить и стращать». ( Академия наук СССР. Издательство «Наука». М.: 1964 г. Грекулов Е. Ф. – Православная инквизиция в России).

Иоан Павел II урта гасырларда католик чиркәве оештырган тәре походларын истә тотып, мөселманнардан гафу үтенде, дистәләгән мең мөселманнар алдында тынычлыкка, бердәмлеккә өндәп чыгышлар ясады, бүген аңа күп кенә мөселманнар хөрмәт белән карый, аны чыннан да изге кеше диеп саный, дип әйтсәм ялгышмам, дип уйлыйм.

Ләкин урысның бүгенге дин әһелләре православие дөньяда иң изге дин диеп әйтергә телиләр, аларча православиедә бернинди инквизиция булмаган, башка милләтләр үзләре теләп чукынганнар.

Ләкин, мәкаләдән күренгәнчә, әлеге чишмәне чукындыруда урыс православие чиркәве әһелләренең мөселманнарга, бигрәк тә татарларга карата булган санга сукмау һәм дошманлык сәясәте ярылып ята. Бу инде күптән аларның гадәтенә кергән.

«Церковные власти возражали против попыток разоблачить инквизиционный характер деятельности православной церкви. Они утверждали, что православная церковь в России не знала инквизиции и что у нее не было такого аппарата, каким располагала католическая церковь». (Грекулов Е. Ф. – Православная инквизиция в России).

Ләкин фактлар киресен сөйли, шундый ук җәзалау ысуллары, монастырь төрмәләре, тереләй утта яндыру һ.б.

«Монастырское заключение – одно из самых тяжких наказаний, (Е.Ф.Грекулов. Православная инквизиция в России). Православная церковь в борьбе против антицерковного движения. Уже в XI в. князья и их суды сурово расправлялись с противниками церкви и требовали того же от светской власти. В Никоновской летописи рассказывается, что еще в начале XI в. еретики заключались в погреба архиерейских домов. Но особенно переполнены монастырские тюрьмы были в XVII-XVIII вв. Немало лиц, обвиненных в антицерковных и политических выступлениях, содержалось в монастырских казематах и в XIX в.». (Грекулов Е. Ф. – Православная инквизиция в России).

Югарыда китерелгән берничә мисалдан гына күренгәнчә дә, урыс чиркәвенең татар җирләрен басып алганда инде күптән системага салынган, зур тәҗрибәле җәза аппараты төзелгән булган. Вакыт җитү белән ряса кигән әлеге бәндәләр ярдәмгә солдатлар ияртеп, татар өстенә ябырылалар.

В.Н. Татищев (1686 – 1750), урыс тарихчысы һәм дәүләт эшлеклесе, 1733нче елда яза: «Никон и его наследники над безумными раскольниками свирепость свою исполняя, многие тысячи пожгли и порубили или из государства выгнали».

Соңрак, эш татарларга кагылганда, әлеге «мәрхәмәтле» бәндәнең приказы белән, бернинди судсыз, 1738нче елда татар Тойгилде Жуляковны һәм 1739нчы елда татар хатыны Кисәнбикә Байрасованы Екатеринбургның үзәк мәйданында тереләй утта яндырып үтереләләр. (Грекулов Е.Ф. Православная инквизиция в России.) Аларның бөтен җинаятьләре – ата-бабаларының динендә калу, чукынуга һәм муенга тәре тагарга каршы булу. Татарларга караш бигрәк тә ерткычларча була. Бүген Русиядә әлеге «бөек инквизитор» исеме шәһәр урамнарына бирелгән, аңа һәйкәлләр куелган.

Бүген Екатеринбургта шул үзәк мәйданнан ерак түгел Николай II гаиләсе белән атып үтерелгән урында бик зур, гөмбәзләре алтын белән капланган «Храм на крови» чиркәве төзелгән, ә татар Тойгилде Жуляков һәм татар хатыны Кисәнбикә Байрасова яндырып үтерелгән урында Ленин һәйкәле басып тора диләр.

1905нче елның 9нчы гыйнварында (якшәмбе көн) Николай II приказы белән демонстрациягә чыккан йөзләгән кеше атып үтерелә. 1981нче елда Николай IIне урыс православие чиркәве изгеләр рәтенә кертә. Бүген аны кемдер изге дип атый, кемдер канлы Николай ди.

Хәзер шул чукындырылган чишмә мәсьәләсенә кире кайтыйк.

Беренчедән, Федераль закон буенча гомум файдалану урыннары кемгәдер, анда нәрсәдер төзү өченме, тәре кую өченме, бирелергә тиеш түгел. Федераль закон №178 –ФЗ. П.8. ст.28 Отчуждению в соответствии с настоящим Федеральным законом не подлежат земельные участки в составе земель: лесного фонда и водного фонда, особо охраняемых природных территорий и объектов; общего пользования (площади, улицы, проезды, автомобильные дороги, набережные, парки, лесопарки, скверы, сады, бульвары, водные объекты, пляжи и другие объекты).

Икенчедән, РФ ҖКның 282нче маддәсе бар. УК РФ, Статья 282. «Возбуждение ненависти либо вражды, а равно унижение человеческого достоинства».

  1. Действия, направленные на возбуждение ненависти либо вражды, а также на унижение достоинства человека либо группы лиц по признакам пола, расы, национальности, языка, происхождения, отношения к религии, а равно принадлежности к какой-либо социальной группе, совершенные публично или с использованием средств массовой информации либо информационно-телекоммуникационных сетей, в том числе сети «Интернет».

Өченчедән, мондый четерекле эшләр чаманы белеп эшләнергә тиешләр, низаг тудырырга түгел. Беркемгә дә белдермичә, астыртын рәвештә кылынырга тиеш түгел. Инде безнең түрәләргә килсәк, аз белемле «зур кеше» булуга караганда, күп гыйлемле «кечкенә кеше» булу отышлырак (Галимҗан Вәлиев – язучы). Кызганычка, безнең белән еш кына әлеге «зур кешеләр» идарә итә. ТАСС матбугат-конференциясендә Иван Грозныйны Петербургка җибәргән Орел губернаторы Вадим Потомскийны гына искә алыйк.

Р.СӘГИДУЛЛИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии