Нәфесеңә хуҗа була бел!

Нәфесеңә хуҗа була бел!

Аллаһы Тәгаләнең безгә мәкаль булып яңгырый торган тагын бер изге хәдисен карап үтик.

«Әй Адәм баласы! Бел, кем канәгатьлек күрсәтсә, шул бай була, ә кем хөсетлекне җиңсә, ул илһам таба. Кем хәрамны ташласа, шул үзенең иманын һәм динен пакълый. Кем гайбәтне калдырса, шул гомум мәхәббәт казана һәм үзенең игелеклелеген күп тапкыр арттыра.

Әй Адәм баласы! Син шушы дөнья өчен үзеңнең гомереңне уздырасың һәм җәннәткә омтылмыйсың, әйтерсең син үләчәгеңне белмисең, син байлык җыясың, әйтерсең мәңге яшәячәксең. Ә бит Аллаһ бу дөньяга әйтте: «Әй дөнья! Кем бу дөньяга хирыс булса, аңа ачылма һәм нәфесен тыючыны эзлә. Хирыс булучыны куллан һәм нәфесенә хуҗа булучыга хезмәт ит!»

Әйе, без барыбыз да Адәм балалары. Аллаһы Тәгалә һәрбер мөрәҗәгатен безнең өчен ясый, чөнки Ул безне шушы Җир йөзенә кунак итеп яралтты һәм кунак кеше үзен шушы фани дөньяда ничек тотарга тиешлеге хакында бәйнә-бәйнә итеп аңлата. Әмма Раббыбыз безне бернәрсәгә дә мәҗбүр итми, чөнки Ул бары ахирәт көнендә Үзе вәгъдә иткән җәннәтнең теләгән кешеләр өчен генә юлларын күрсәтә, ә тәмугка риза булучылар ничек яшәсәләр дә ярый, «Барлык юллар да Римгә илтә», дигәндәй, башка барлык юллар да тәмугка илтеп җиткерәләр.

Шуның өчен Аллаһ әйтә: «Бел, кем канәгатьлек күрсәтсә, шул бай була, ә кем хөсетлекне җиңсә ул илһам таба». Менә шушы канәгатьлек күрсәтүне дөрес итеп аңларга кирәк. Без мөселманнар менә шушы «канәгатьлек күрсәтүне» дөрес аңламыйча, дөньяда башка халыклардан бик нык артка калдык. Булганына канәгать булу – ул кулны кушырып Аллаһы Тәгаләнең биргәнен өмет итеп, эшләмичә, сәбәп кылмыйча утыруны аңлатмый. Мөселман кешесе Аллаһ юлында тырышлык куеп, гаиләне тәэмин итү сәбәпләренә керешеп хезмәт итәргә, хәләл көч белән мал табуда көч куярга тиеш. Инде шундый тырышлык куйганнан соң Аллаһы Тәгалә күпме өлеш чыгарса, шуңа канәгать булырга тиеш. Мөселман кешесе тырышлык куеп та, Аллаһы аңа өлешне әзрәк бирүенә карамастан канәгать булган кеше бай була, чөнки аның күңеле бай. Башкаларга биргән байлыкка хөсетлек күзе белән карамый. Ул үзендәге хөсетлекне җиңеп, күңелендә Аллаһ биргән илһамны таба, чөнки хакыйки инану белән ышанган мөселман белә: бүген аңа Раббысы азрак өлеш чыгарган булса, канәгатьлек күрсәткәне өчен, икенче юлы күбрәк өлеш чыгарачак.

«Кем хәрамны ташласа, шул үзенең иманын һәм динен пакъли», – дип дәвам итә Раббыбыз Үзенең безгә булган нәсихәтен. Без хәрам булган ризыкның мөселманнар өчен катгый тыелганын беләбез. Әле белеме җитеп бетмәү яисә нәфесенә хуҗа була алмау сәбәпле хәрам ризыкларны, хәрам юл белән кергән байлыкны кулланган кеше хәрамнан тулысы белән баш тартса, аның иманы үсә һәм пакъләнә. Хәрамны ташлаган хакыйки мөселман кешесе иманын гына пакъләп калмый, ул хәтта ислам динен дә пакъли. Чөнки, хәрам юл белән керә торган байлыктан баш тарткан кешене башкалар да күрә, гыйбрәт ала һәм әйтәләр: «Ул ислам динендәге хак мөселман шул, кешеләрне рәнҗетүче хәрам юллар белән мал җыймый, кеше өлешенә керми», – диләр. Шулай ислам диненең дә дәрәҗәсе арта. Ә инде имам кеше үзе кешеләргә нәсихәт – вәгазьләр сөйләп, кешеләрне хәрамнан баш тартырга чакырса, ә үзе хәрам юл белән кергән акчага яхшы машиналар алса, зур-зур коттеджлар салса, ул инде ислам динен пычратучы була. Менә сүз нәрсә турында бара. Монда коттеджлар төзергә ярамый икән дип аңларга кирәкми, мөселман кешесе бай яшәргә тиеш, әмма хәләл юл белән тапкан мал белән.

«Кем гайбәтне калдырса, шул гомум мәхәббәт казана һәм үзенең игелеклелеген күп тапкыр арттыра», – дип, Аллаһы Тәгалә безне кешеләрнең гайбәтен сөйләүдән тыелырга чакыра. Әгәр кеше башка кешеләрнең гайбәтен сөйләмәсә, аның башкалар алдында һичшиксез дәрәҗәсе арта. Андый кешегә башкалар да үзенең серләрен бүлешүдән курыкмый, чөнки ул сөйләгән серләрнең фаш ителмәячәгенә ышана. Шуның өчен гайбәттән тыелган кешенең башкаларга карата булган игелеклелеге дә арта. Монда шуны ассызыклап китәргә кирәк, гайбәтне сөйләү фарыз булган очраклар да бар.

Мәсәлән: кайчан кеше рәнҗетелүгә дучар ителә. Аны бертуктаусыз рәнҗетеп торалар. Шул рәнҗетелүләрдән котылыр өчен, ярдәм итәрдәй кешеләргә мөрәҗәгать итү фарыз була, чөнки үзеңне рәнҗетүгә риза булып торырга ярамый;

Гаделлекне торгызу өчен, кемгәдер зыян китерүне туктатыр өчен тиешле оешмаларга яисә дәрәҗәле кешеләргә мөрәҗәгать итү;

Гыйлемле кешедән фәтва сорау, кемдер аңа шәригатькә каршы килеп, аның шәхесен кимсеткән булса, шул турыда гыйлемле кешегә, яки казыйга дини күзлектән дөреслекне белер өчен мөрәҗәгать итү;

Кешеләргә куркыныч янаган очракта кисәтеп кую. Әйтик, берәр кешене вакытында туктатмасаң, аның берәрсенә яисә кешеләргә бәла китерүе, кемнедер үтерергә мөмкин булган очракта зыян салучы кеше хакында хәбәр итү фарыз булып тора;

Әгәр берәр кеше кемнеңдер малын урлашса һәм аны урлашмаска кисәтүдән соң да үзенең урлашуын дәвам итсә, аның хакында халыкка мөрәҗәгать итү фарыз булып тора.

Аллаһы Раббыбыз: «Кем кешеләрдән читтәрәк торса, алардан үзенең куркынычсызлыгын тәэмин итә», – дип нәсихәт кыла. Әйе, бу дөньяда нинди генә кешеләр булмый, араларында яхшылары да, начарлары да һәм кешеләргә гел явызлык кына кылырга омтылып торучылары да җитәрлек. Әгәр дә кешенең кызыксынучанлыгы чамадан тыш артып китеп, һәрбер җыелып торган кешеләр янына барса, «бу кеше нәрсә эшли икән?» дип кирәкмәгән җиргә «борынын тыкса», ул кеше һичшиксез үзен куркыныч астына куярга мөмкин. Әлбәттә, «кешеләрдән читтәрәк торса», дигән сүзне кешеләргә ярдәм итүдән баш тартырга кирәк икән дип аңларга ярамый. Кеше кешегә, бигрәк тә мөселман мөселманга ярдәмчел булырга тиеш. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль яңгыраш таба, чөнки игелек кылганнан соң да явызлык белән җавап бирүчеләр хәттин ашкан чорда яшибез.

«Кем аз сүзле булса, аның акылы камил», – дип, Хак Тәгалә безне күп сөйләүдән тыелырга чакыра, ягъни акылыбызны камилләштерергә куша. Чынлап та, кайбер аз сүзле кешенең акылы камил булмаса да, камил акыллы булып күренә, чөнки аз сөйләгән кешенең нәрсә уйлаганын белеп булмый. Хәтта шундый әйтем дә бар: «Дәшми торсаң, акыллы дип уйлар иделәр». Ә инде камил акыллы кешенең кирәкмәгән буш сүз сөйләргә яратмавы турында хәбәр бирә монда Хак Тәгалә. Бигрәк тә күп сөйләгән вакытта кирәкмәгән гайбәт сүзләр дә сөйләнү куркынычы бар.

Кешенең нәфесе бик көчле инде. Шуның өчен күп очракта Аллаһы биргәнгә канәгатьсезлек тә белгертәбез. Ә Аллаһы Раббыбыз безгә: «Кем үзенә тигән аз өлеш белән канәгать булса, Аллаһы карамагында булганга өмет итә ала», – дип нәсихәт кыла. Өстәрәк әйткән идек инде, монда Хак Тәгалә шул әйткән сүзләрне раслаган шикелле, әгәр кеше тырышлык куеп та, Аллаһы биргән аз өлешкә канәгатьлек күрсәтсә, ул киләчәктә Аның карамагында булган күп өлешне дә өмет итә ала. Чөнки Хак Тәгалә сабыр итә белгән, аз белән канәгать була белгән кешегә үзе уйламаган җирдән байлыгын арттыра. Аллаһы Раббыбыз күп аятьләрдә: «Аллаһы сабыр итүчеләр белән», – дип хәбәр бирә.

Раббыбыз безне булганга канәгать була белергә чакырды да, инде гамәл кылырга кирәклеге хакында исебезгә төшереп: «Син үзең белгән белән гамәл кылмаган көенчә, ничек итеп өстәмә гыйлем сорый аласың?» – дип, белгән гыйлемебез белән гамәл кылмавыбыз өчен шелтә белгертә. Аллаһы Тәгалә башка бер изге хәдистә:«Гыйлем эстәүдән дә яхшы гамәл юк», – дип әйтә. Ә монда, булган гыйлем белән гамәл кылмаган кешене өстәмә гыйлем сораган өчен битәрли, чөнки, тагын бер урында Ул әйтте: «Гамәлсез гыйлем керешсез җәя кебек». Керешсез җәянең бер файдасы да булмаган кебек, булган гыйлемең белән гамәл кылмагач, булган гыйлемеңнең дә файдасы юк. Кеше гыйлеме белән гамәл кылмаган көенчә өстәмә гыйлемне бары башка кешеләр белән бәхәсләшер өчен яисә гыйлемле булып күренер өчен генә ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер сәхих хәдисендә әйтте: «Аллаһ тәмугны кешеләр алдында мактаныр өчен гыйлем туплаган кешеләр белән тергезеп җибәрәчәк». Шуның өчен, әгәр кеше гыйлем туплады икән, дөресрәге Аллаһы кешегә гыйлем бирде икән, ул булган гыйлеме белән гамәл кылырга бурычлы.

Раббыбыз дәвам итеп, безгә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Син шушы дөнья өчен үзеңнең гомереңне уздырасың һәм җәннәткә омтылмыйсың, әйтерсең син үләчәгеңне белмисең, син байлык җыясың, әйтерсең мәңге яшәячәксең», – ди. Бу сүзләр бит безнең бүгенге тормышыбызны сурәтләп бирә. Шушы вакытлыча булган дөньяны шул чаклы нык куабыз ки, хәтта шушы ялтыравык дөньяны калдырып җир куенына кереп ятачагыбызны да онытабыз. Әйтерсең лә мәңгелеккә шушы җир йөзенә килгәнбез, ахирәт көнендә җавап бирәсе барын исебезгә дә кертеп карамыйбыз. Югыйсә, Раббыбыз безгә әгәр Аның кушканнарын үтәп яшәсәк, ахирәт көнендә безне җәннәт белән бүләклисе хакында вәгъдә итеп тора. Ата-ананы кимсетмибезме, туганнарны ачуландырмыйбызмы, кешеләрне рәнҗетмибезме, дип уйлап тормыйбыз, байлык артыннан куабыз. Ата-анадан калган мирасны шәригать кушканча гадел итеп бүлү хакында уйламыйбыз, хөкемдарларга ришвәт бирә-бирә, үзебезгә эләктерү хәсрәте белән чабабыз. Әтине яисә әнине картлар йортына олактырудан да чирканып тормыйбыз, байлык кирәк. Күпме мисаллар китерергә булыр иде, шулай байлык артыннан чапканда шушы дөньяны, ата-аналарын картлар йортында калдырып һәлак булган яшьләр турында. Ата-аналары картлар йортында, сабыйлары балалар йортында… Нинди кызганыч күренеш… Нәтиҗәдә үзләре гамәлсез, намазсыз, уразасыз. Аллаһ каршына җавап тотарга барып басасы бар бит. Аллаһ кичерерме икән?

Ә дөнья Аллаһка буйсына. Ул бу хакта болай ди: «Ә бит Аллаһ бу дөньяга әйтте: «Әй дөнья! Кем бу дөньяга хирыс булса, аңа ачылма һәм нәфесен тыючыны эзлә. Хирыс булучыны куллан һәм нәфесенә хуҗа булучыга хезмәт ит!». Димәк, без бу дөньяга хирыс булып байлык куабыз икән, дөнья безгә ачылмаячак, чөнки Раббыбыз аңа ачылмаска боерган. Дөнья бары нәфесенә хуҗа булучыга гына хезмәт итә. Аллаһы шулай әйткән икән, ул шулай була, моңа һич кенә дә шикләнәсе юк.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Аллаһ кушканча нәфесләребезгә хуҗа булып, вәгъдә иткән җәннәтләрен кәсеп итәргә барчабызга да насыйп булса иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,

Казан шәһәре

Комментарии