Кайтыгыз, авылдашлар!

Берничә көн элек кенә Коръән мәҗлесендә булырга туры килде. Авылдашларыбыз Равия апа һәм Сәлимхан абый Садретдиновларның балалары үзләре үскән нигездә аш үткәрделәр. Ишек янында басып торган 6-7 яшьлек ике малайдан хәлләрен сорадым. «Әйбәт!» – ди берсе. Сембердән булса да шулай ди, «хорошо», дими. И күңелем булды шуңа! Көне буе шатланып йөрдем, болай булса, мин әйтәм, татар телебез тиз генә бетмәс әле, иншаллаһ. Әле беркөнне телевизордан «Таяну ноктасы»нда бер кунак: «Телебез үлмәс, авыл саклап калыр», – дигән фикер әйткәч, аның белән дә эш арасында көне буе бәхәсләшеп йөргән идем. «Һаман шулай дәвам итәр, авыллардан агылып торган яшьләр милләтне сыекландырырга юл куймаслар» дигән фикернең ялгыш икәнен кайчан аңлар бу шәһәр зыялылары? Юк бит хәзер авылларда балалар, юк! Үзебезнең авылда да соңгы дүрт елда бер бала да дөньяга аваз салмаган… Милләтнең киләчәге – шәһәрдә. Менә шуны аңлап, бүгенге шәһәр балаларына татар милләтенең көчен, горурлыгын, матурлык-гүзәллеген күрсәтеп, аларны чын татар балалары итеп тәрбиялисе иде. Шул ук вакытта алар авылдагы тамырларын да онытмасыннар, нәсел башы каян чыкканын да белсеннәр. Шуңа күрә дә менә икенче ел рәттән авылдашлар очрашуы уздырырга ниятләп торабыз. Былтыргысы «Иман нуры керсен күңелгә!» дип аталса, быелгы очрашуны «Келәш авылы якын безгә…» дип исемләдек. Дөрестән дә, туган авыл, нигез күңелгә бик якын булырга тиеш бит. Кайларда яшәсәк тә авылдагы тамырларыбызны онытырга ярамый. 18нче март кичәсендә мәдәният йортында үткәрелүче очрашуга барлык авылдашларны, аларның балаларын, оныкларын чакырып-көтеп калабыз. Җыелыйк, келәшлеләр, «бер күрешү – бер гомер» икәнен исебездән чыгармыйк.

Фәһим ГАЛИМОВ,

Тәтеш районы, Келәш авылы

Комментарии