Хакыңны хәләл ит

Хакыңны хәләл ит

Дөньяда бара торган бик күп вакыйгаларга, гомумән, яныбыздагы кешеләргә, үзебезгә карыйм да: «Кеше ничек Аллаһ каршында җавап бирүдән курыкмый икән? Кеше хакына керүдән нишләп эчебездә бернинди курку уянмый икән, их, адәм балалары?!» – дим. Кеше хакы безнең өчен бик җитди әйбер булырга тиеш, югыйсә. Бу дөньяда һәр кешенең, һәр әйбернең, һәр хайванның үз хаклары бар. Гаилә хакы, күрше хакы, халык хакы, һәр кеше нәрсәдер яки кемдер өчен җаваплы. Бик күп мисал китерергә була. Мәсәлән, табиблар – авыру кешеләрнең сәламәтлеге өчен, укытучылар – балалар тәрбиясе һәм белеме, әти-әниләр – үз балалары өчен, дәүләт эшләрендә хезмәт куючылар – үз халкы һәм илдә барган вакыйгалар өчен, без һәрберебез якыннарыбыз, кардәшләребез өчен җаваплы.

Дөньяда барган гаделсезлекләргә каршы без берни эшли алмыйбыз, чөнки ни сүзебез, ни эшләребез беркемгә дә кирәкми яки кирәкле дәрәҗәдә үтемле, ишетелерлек түгел. «Артык проблема нәрсәгә?» Ләкин бу дөньяда без берни эшли алмасак та, берни әйтә алмасак та, ниндидер бер дәрәҗәдә җиңелгән булып саналсак та, ахирәттә чын гаделлек булачагы өметләрне үстерә, күңелгә тынычлык бирә.

Хак темасына кереп киткәч, берничә ачык мисалны китерәсе килә. Мәсәлән, юллар начарлангач, дәүләт билгеле бер кешеләргә кирәкле суммада акча яки кирәкле материалларын аерып бирә. Ә соңыннан йә юллар төзелеше туктатыла, йә бүлеп биргән әйберләр җитмичә кала, йә төзелеш материалларын бик «саранланып» кына кулланып, юллар озакка түзми. Кая китә болар? Бу өлеш кирәкле максатлар өчен бирелгән бит. Ул акчаларны яки кирәкле материалларны урлаган кеше оттым дип уйлый. Бу илдә яшәүче бөтен халыкның хакына керүдән, харам табышлар үзләштерүдән башка бернәрсә дә отмый ул. Бер рәхәтлек эчендә мең җәза яшерелгәнен аңлап бетермибез шул.

Табибларга килгәндә дә шул ук хәл. Әлбәттә, бөтен табибларга да кагылмый бу сүзләр. Чын, ихластан, үз вазифасын белеп эшләүчеләр булуына мәңге шөкер, күңел шатлана. Ләкин кайбер хәлләрне ишеткәннән соң борчыла башлыйсың. Күңелдә бер уй бөтерелә: «Акчасыз без беркемгә дә кирәк түгел икән».

Акчалы дөнья кешене һәм кешелекне бетерде. Йөрәк тибешен колакка тыңлагыч әйберне дә кимичә, муенда асылынып торган килеш тыңлау заманасы җитте. Көлке түгел бу, кызганыч хәл. Нишләп табиб профессиясенә укыйлар? Күп акча эшләрмен дипме? Ник ул дипломнарны сатып алалар? Әгәр эшлисең килми икән, өйрәнәсең килми икән, кешене коткарам, дәвалыйм дигән ниятләрең юк икән, нигә ул изге һөнәрне җиргә салып таптарга, хурлыкка калдырырга?!

Бу зур һәм тирән теманың төп өлеше – гайбәт. Мәкаләнең бу урынын «гайбәт авырлыгыннан өзелгән тел» дип исемләр идем. Ләкин шушы хак темасына кагыла. Бөтенебез арасында киң таралган бу гамәл тормышыбыздагы нурны, яктылыкны качыра. Игътибар итсәк, гайбәттән башка сөйләшүләребез бик күңелсез, кызыксыз кебек тоела. Әйтерсең лә гайбәттән башка сөйләшер сүзебез юк. Әлбәттә, нечкәлекләргә кереп китсәң, авызыбызны үлчәп ачудан башка чара калмый. Күп сөйләшү, буш сөйләшү – үзе бер авыру кебек, дәваларга кирәк. «Тел ул – безнең зур дошманыбыз», – дип, тикмәгә генә әйтелмәгән.

Әлбәттә, беркем дә фәрештә түгел, бөтенебез хаталар кылабыз һәм бик тә күп. Әмма акылга килергә, үзебезне яхшы, дөрес якка үзгәртергә беркайчан да соң түгел. Үлем генә кешегә соң булуын искәртергә мөмкин. Кеше хакын бозудан, хакка керүдән сакланыйк. Үпкәләткән, гайбәтен сөйләгән, ярдәмегезне күрсәтмәгән кешеләрдән, якыннарыгыздан гафу сорагыз. Уйлансак, чыннан да, бу бик җитди әйбер. Һәр йөрәктән, һәр авыздан: «Хакыңны хәләл ит» – дигән сүзләр яңгырасын иде.

Әминә ГАРИФУЛЛИНА,

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы

Комментарии