«Башыгызны әзрәк июдән файда булмаса да, зыяны тимәс»

«Башыгызны әзрәк июдән файда булмаса да, зыяны тимәс»

«Элек каенаналардан куркалар иде, хәзер киленнәрдән куркабыз», – ди көлеп беркөнне авылдашым. Киленнең ашы йә гел тозлы, йә гел тозсыз дигән сүзләрне дә уенын-чынын кушып сөйләшәләр. Ни кызганыч, бер түбә астында яшәгән килен белән каенана арасында гына уен-көлке түгел, кычкырыш-талаш та барлыкка килә. Килен белән каенана мөнәсәбәтен ничек җайларга? Ислам динендә килен каенанасына «әни» дип дәшәргә тиешме? Бу һәм башка кызыклы сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде.

– Рөстәм хәзрәт, нигә бүген каенана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшылардан түгел? Киленнәр каенанасыннан, соңгылары килененнән зарлана хәзер. Бу нидән икән?

– Бу күренешнең булуы яңалык түгел. Гомер-гомергә шулай булган. Безнең әниләребез каенанасы белән яшәгәндә дә, әбиләребез вакытында да, Адәм галәйһиссәләмнән башлап безнең заманга кадәр шулай булган. Тик ул чактагы хатын-кызларның сабырлыгы зуррак булган, өйдәгене тышка чыгармаганнар, бу турыда сөйләнеп йөрмәгәннәр. Әни кеше турында начар һәм яман сүзләр сөйләргә ярамаганын аңлаган киленнәр. Элегрәк «аерылышу» дигән күренеш тә юк иде, чөнки ир-ат та, хатын-кыз да аерылышуның бик күңелсез күренеш икәнен аңлый иде. Элек тә булган, ләкин сирәк аерылышканнар. Ә хәзер сүз иреге дип, гаиләдә күтәрелгән һәр сүзне кешегә чыгаралар. Каенана белән мөнәсәбәтләр яхшы булган очракта да, килен зарланырлык әйбер таба һәм киресенчә. Дөрес, үзе тормыш алып бара алырлык ул үстергән ана малаен үзенеке генә дип кабул иткән, килененнән көнләшкән очраклар да юк түгел. Сезнең йортыгызга килеп төшкән чит кызны үзеңнеке итеп кабул итү, тәрбияләү зур сабырлык сорый, әмма бу вакытта каенаналар да үзләренең яшь вакытларын, ә киленнәр озакламый каенана булачакларын гел исендә тотсыннар иде.

– «Каенанасы белән тормаган киленнән дә яхшырагы юк» дигән сүзләр дә йөри халыкта. Килене үз янында булмагач, аның ялгышларын да күрми дигәнне аңлата бу. Килешәсезме?

– Әлбәттә. Бергә яшәү – зур сабырлык сорый торган әйбер. Менә мин үз хатыныма да зур рәхмәтләр әйтәм, чөнки әни исән чакта ул безнең белән тора иде һәм әни бу дөньядан хатыным Алсуның кулларында китте дә. Алсу миңа аерым, әнигә аерым төрле ризык пешерә иде, чөнки һәр кешенең үз ризыгы, үзенең организмына яраган азыгы. Татар халкында электән килгән гореф-гадәт яши: төпчек ир-ат өйдә, әти-әни янында кала. Ул ата-анасына терәк булырга тиеш. Шушы төп нигез тулаем аның гаиләсенә кала иде, чөнки ул тулысынча йорт-җирне дә, ата-ананы да, мал-туарын да карый. Хәзер бергә торсалар да, бу матур гореф-гадәтебезнең мәгънәсе югалды. Әти-әниләр бакыйлыкка күчкәч, гомер кайтмаган башка балалар да нигезне бүләргә тотына. Монысы безнең өлеш, безгә дә кирәк, без дә бәрәңге утыртыша идек, янәсе. Килеп китү – бер, бергә тору икенче мәсьәлә.

– Килен кеше иренең ата-анасы алдында нинди бурычларга ия?

– Әгәр дә килен үз ирен чынлап та ярата икән, димәк ул чын күңеленнән аның ата-анасын да яратыр һәм хөрмәт итәр. Ул каенанасы белән каенатасын да үз әниләрен караган кебек карарга, хөрмәт итәргә, аларга булышырга тиеш. Ике як ата-анага карата тигез мөгамәләдә булырга тиеш. Менә мондый киленнәр алтын дәрәҗәсендә булыр. Мәсәлән, бу атнада без ирнең ата-анасы ягына кайтканбыз ди, икенче атнада хатыныңның туган нигезенә кайтып килү дә яхшы булыр. Мондый гаделлек булган чакта гаиләнең бәхете дә ташып торыр.

– Килен кеше каенанасы белән каенатасына «әти-әни» дип әйтергә тиешме?

– Әлбәттә, әти-әни дип әйтү тиешле. Шунда ук кайбер киленнәр безгә хәдис китерә: «Юк, менә бит синең ата-анаң бер, аларны башка кеше алыштыра алмас, дип язылган. Чит кешегә алай дип әйтү ярамас», – диләр. Әйе, бу да хак, дин әһелләре дә бу турыда яхшы белә. Әмма бу – сине дөньяга тудырган әти-әниеңне алыштыру түгел, ә хөрмәт йөзеннән «әти-әни» дип дәшү. Күз алдына китерик: урамда барабыз һәм безнең алдан авыр пакетлар күтәргән бер әби бара. Без йөгереп аның янына киләбез һәм: «Әби, әйдә, булышыйм әле сезгә», – дип аның сумкаларын күтәрәбез. Бу чит кеше синең әбиең булмаса да, син аңа «әби» дип мөрәҗәгать итәсең. Шуңа күрә хөрмәтле киленнәр дә «әти-әни» дип дәшә. Кияү егеттә сайлау бар: кайбер якта ир дә хатынының ата-анасына «әти-әни» дип, кайдадыр «әби-бабай» дип дәшә.

– Күп очракта каенана киленне, килен каенананы гаепли. Алтын урталыкны ничек табарга? Кем беренче булып юл бирергә һәм гафу үтенергә тиеш?

– Хөрмәтле каенана һәм килен үзләрендәге мин-минлекне сүндерсен иде. Кем дөрес тә, кем гаепле дигән сорауларга җавап эзләгәндә иң зур таяк улыгыз һәм ирегезгә эләгә, шуны онытмасыннар. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Ике кеше талашса, алардан хәерлесе шул, кем беренче итеп исәнләшеп, гафу үтенә. Хәтта хаклы булса да». Шуңа күрә кем беренче барып гафу үтенә, шул яхшырак була. Хөрмәтле киленнәргә дә еш әйтә торган әйтемнәрнең берсе: иелгән башны кылыч кисми. Башыгызны әзрәк июдән файда булмаса да, зыяны тимәс.

– Килен кешене нигә ким кеше дип әйтәләр икән?

– Килен бер дә ким кеше түгел. Ир-ат үзенә хатын сайлаганда үз балаларына булачак әни сайлый. «Менә бу матур курчак, кара әле, нинди чибәр», – дип түгел, ә үз балаларына чын әни була алырдай, гаилә алып барырдай кешене сайлый. Хатын һәм ана буласы кеше берничек тә ким була алмый.

– Ә каенана һәм каената, үз чиратында, киленнәренә карата нинди мөгамәләдә булырга тиеш?

– Каенана һәм каената үз гаиләсенә чит баланы – киленне кабул итә. Ул сезнең гаиләгезгә кергәч, аны үз кызыгыз итеп карагыз, яратыгыз, чөнки сез дә бит чит гаиләгә килгән кеше. Яңа гаилә кануннарына ияләшү зур сабырлык сорый. Яңа гаиләдә барысы да яңача: идән юу да, ашарга әзерләү дә, кер юу да. Ул тизрәк ияләшсен өчен, кызның яңа әти-әнисе дә аңа булышырга тиеш.

– Килен-каенана мөнәсәбәте турында Коръәндә әйтелмәгәнме?

– Рәсүлебез (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән чорны искә төшерергә мөмкин. Рәсүлебезгә Мәккәдә һөҗүм итәләр, рәнҗетәләр һәм ул үз гаиләсе белән төнлә качып, Мәдинә шәһәренә китә. Бөтен мал-мөлкәтне Мәккәдә калдыра. Мәдинәдә яхшы гына тора башлагач, алар янына хатынының әнисе килә. Ә ул Рәсүлебезне (с.г.в) рәнҗеткән хатыннар рәтеннән була. Шулчак Рәсүлебезнең (с.г.в.) хатыны иренең күзенә карап: «Йә, Рәсүлем, анда әни килде, нишлим?» дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа бары тик: «Ул синең әниең», – дип кабатлый. «Син аңа карата тиешле хөрмәтеңне, игътибарыңны күрсәт, тиешлесен эшлә, яхшы мөгамәләдә бул», – дип тә өсти. Нинди генә хәл булмасын әни – әни, әти – әти. Менә шуны онытмасак иде. Әниләрне, каенаналарны хөрмәт итегез.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии