Орлык – табигать һәм яшәү чыганагы

Орлык – табигать һәм яшәү чыганагы

Шушы фани дөньяда гомер кичерүче кеше ашаган ризыгының 98 проценты орлыктан торганын белә микән? Төрле төстәге тәмле җиләк-җимешләр дә, икенче ипи дип йөртелгән бәрәңге дә – орлык. Төрле ризыклар пешерер өчен кулланылган тавык йомыркасы да, кара һәм кызыл уылдык та – орлык. Җир йөзендә нинди генә җан иясе булмасын, нинди генә үсемлекне карасаң да, барысы да орлыктан яралтыла һәм орлыктан үсеп чыга һәм күп җан ияләре, аеруча кошлар үзләре дә орлык белән туеналар.

Гаҗәеп нәрсә бу орлык дигәнең. Әлеге дә баягы без ипи пешерә торган бодай орлыгын гына алыйк. Амбар, элеваторда өелеп ята, ничә ел сакласаң да бозылмый, шытып та чыкмый. Шул орлык җиргә төште исә, бер атна дигәндә ямь-яшел булып үсеп чыга. Язгы чәчүдән соң игеннәребез шытып чыгармы, уңыш булыр микән, дип борчылабыз.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Күрдегезме сез чәчкән игенне? Сез мәҗбүр итәсезме аларны шытып чыгарга, әллә Безме мәҗбүр итүче. Әгәр без теләсәк, игеннәрегезне коры салам итәр идек һәм сез шаккатып әйтер идегез: «Чынлыкта без зур югалтуга дучар булдык, без ризыксыз калдык, дип» (56:63-69).

Әйе, Аллаһы Тәгалә сирәк кенә булса да, кеше аңлап, тәүбәгә килсен өчен, игеннәрне коры саламга калдырып күрсәткәли. 1921 елда Идел буе халыкларына ачлык килү – шуңа дәлил.

Орлык булса – яшәү бар, орлык юк икән – яшәү туктала. Бер кечкенә генә орлыкка күпме көч-куәт салынган. Шул кечкенә генә орлыктан мәһабәт агачлар, тәмле җиләк-җимешләр, төрле яшелчәләр үсеп чыга. Безнең халык: «Кычыткан чәчеп бодай ура алмассың», – ди. Әйе, күп үсемлекләрнең орлыклары бер-берсенә шулкадәр охшаган була, әмма үсентеләре бер-берсенә һич охшамый.

Инде килеп Кеше дигән затны алсак та, аның дә орлыктан яралтылганын беләбез. Әмма, кызганыч, бу хакта күбебез уйланмый. Аллаһы Тәгалә исебезгә төшереп әйтә: «Үзегездән атылып чыккан орлыкны күрдегезме? Сезме аны барлыкка китерәсез, әллә Безме барлыкка китерүче?» (56:58, 59).

Әйе, кемнеңдер баласын күрсәк: «Шул хәтле әтисенә охшаган!» дип шаккатабыз. Әлбәттә, бодайдан бодай үсеп чыккан кебек, кеше баласы да әти-әнисенә охшый, чөнки ул бала алар орлыгыннан ярала. Димәк, ул орлыкка бала генетикасына бәйле мәгълүмат салынган инде. «Мәгълүмат салынган» дибез, кем салган соң аны? Аллаһы Тәгалә кеше күзенә күренми торган күзәнәк-орлыкка, туачак баланың бөтен рәвешен туплаган. Инде генетика өлкәсендә шөгыльләнүче галимнәр бу турыда күп сөйләде. Ни кызганыч, шул галимнәрнең күбесе боларның барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан икәнен танырга теләми. Шул кешеләргә мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез инде беренче тапкыр яралтуны беләсез. Ни өчен безнең нәсыйхәтне кабул итмисез?» (56:62).

Икенче бер аятьтә болай ди Хак Тәгалә: «Ул үлене терелтә һәм терене үтерә. Ул үле җирне терелтә, һәм нәкъ шундый рәвештә сез каберләрегездән чыгарылачаксыз» (30:19).

Аллаһы Тәгалә бу аятьтә, яз көне кап-кара җирдән үлән, үсемлекләр үсеп чыгуы хакында һәм, шулар үсеп чыккан кебек, кыямәт көнендә кешенең җирдән (кабердән) кубарылып чыгуы турында хәбәр бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә кеше үлсә дә, аның оча сөягендәге бер күзәнәге тере калуы һәм кеше кыямәт көнендә шул күзәнәктән яңадан дөньяга килүе хакында хәбәр бирә.

Шушы өлкәдәге дөнья галимнәре үлгән кешене яндырып, көл арасыннан шул тере күзәнәкне эзләп табалар. Шул күзәнәкне югары һәм түбән температурага салып та, төрле кислоталарга салып та сынап карыйлар – күзәнәк үлми. Бу тере күзәнәкне гәүдәсе яндырылган кешенең көле белән бергә җирлиләр һәм шушы тәҗрибәдә катнашучы галимнәр барысы да исламга кайта.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз кардәшләрем! Димәк, кеше башта бер күзәнәк-орлыктан ана карынында, икенче кабат җир-ана карынында ярала.

Аллаһы Тәгалә икенче бер аятьтә кабатлап әйтә: «Без күктән үлчәм белән су төшердек һәм шул су белән без үлгән җирне терелттек. Нәкъ шулай сез каберегездән чыгарылырсыз» (43:11).

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии