ГАЕПСЕЗДӘН ГАЕПЛЕ

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

«Имамсыз мөфтиле Шәле» язмасын (19 октябрь, 2011) укыгач, аптырап калдым әле. «Равил хәзрәт Гайнетдиннең килеп хәлебезне дә белгәне юк», – ди авыл халкы.

Мөхтәрәм җәмәгать, һәркемнең үз бурычы бар. Коръәндә: «Һәр мәхәллә имамы белән чакырылыр», диелгән. Дүрт ел буе укыган егет кешедән куркып, Аллаһыдан курыкмагач, нигә укып йөрде икән?! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нинди генә авырлыклар кичермәгән. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Ике мәчетегез була торып, нигә намазга йөрмисез? Авылыгыздагы ул әрмән, урыс, чегәннәр мәчет юлында күсәк белән басып торамы әллә?

Тагын бер нәрсә аптырашта калдырды, имеш, Равил Гайнетдин ярдәм итми. Гаепне башка кешегә аудару җиңел ул. Равил хәзрәт Гайнетдингә Мәскәүдә дә бик авыр. Ә бит мәчетне һәм имамны тоту – авыл халкының фарыз гамәле. 1500 йортлы авыл каяндыр ярдәм көтә. Аракы эчмичә, тәмәке тартмыйча акчагызны мәчеткә салсагыз, нәрсә булыр икән, җәмәгать?!

Райондагы кайбер җитәкчеләргә арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит. Сайлаулар да гадел бармаганын бар халык белеп тора. Мин дә депутатлыкка кандидат идем. Депутатлыкка үткәрмәсәләр дә, халык мине инде дүрт тапкыр имам итеп сайлады. Аллага шөкер, мәчетебез эшләп тора.

Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.

Питрәч районы,

Ленино-Кокушкино авылы.

Комментарии