«Мулла һәм абыстайларның вазыйфасы бәлеш ашау гына түгел»

«Мулла һәм абыстайларның вазыйфасы бәлеш ашау гына түгел»

Ак яулыгын бәйләп, ак сүзләр белән каршы алды ул мине. Исеме җисеменә туры килә икән дигән уй узды баштан. Әйе, Сәйдә абыстай Аппакова турында сүзем. Бер кочак сорау белән барган булсам да, гаилә мөнәсәбәтләре, тәрбия нигезләрен тапкырлау таблицасы кебек яттан белгән вәгазь остасының үзенең дә газета укучыларына җиткерәсе сүзләре байтак икән...

***

– Моторлар заводында эшләдем. Шунда мине самолетларны сынау цехына алып керделәр. Зур колакчыннар бирделәр. Самолетның үз тавышы да сөбхәналлаһ, аны ун мәртәбә арттырып та бирәләр. Колакчыннарны кимәдем. «Кирәкми, бер сәгатьтә бернәрсә булмый», – дидем. 20 минут дигәндә яшь балалар кебек ишеткән колагымны калдырдым. Менә бер 10 елдан артык аппарат белән йөрим. Больницага бардым. «Апай, берни эшләтә алмыйбыз», – диделәр.

***

– Минем 13 бабам мулла булган. Илебездә дингә карашның да төрле чагы булды, аның белән дә очрашырга туры килде. Миңа 3-4 яшь булгандыр, әмма яхшы хәтерлим: безгә җомга көннәрендә 30-40лап дин әһеле җыелыр иде. Төрле районнардан килерләр иде. Әти-әни курыкмаган, күрәсең. Ул чак – дин турында сөйләргә түгел, уйларга да ярамаган чак бит. Алар гел дога, Коръән укып, бер-берсен тыңлыйлар иде: «Мин дөрес укыйммы, татарлаштырмыйммы?». Шуларны гел тыңлап тора идем. Кайберләре әтиемә: «Ал бу кызыңны», – дип карышса, икенчеләре: «Тыңласын. Без инде хәзер картайдык. Вакыты җиткәч, безнең урынга калыр һәм халыкка сөйләр», – ди иде. Әти курыкмады, әмма аңа караш икенче булды. Авылда берәүнең сарыгы, дугасы яки башка берәр нәрсәсе югалса да әтине гаепләрләр иде, әти кыйналып кайтыр иде. Кайткач аннан сорау рөхсәт ителмәде. Хәер, барыбер җавап ала алмый идек.

***

– Мин Коръәнгә кермим, аны яттан белмим дә. Татарстанда 1500 имам бар, шулар эшләсен. Мин әдәп, әхлак, тәртип, хөрмәт, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйлим. Кызганыч, хәзер болар буенча 30 елга артка чигендек. Шуңа күрә мин файдам булыр дип, вакытымны шуңа сарыф итәм. Хөкүмәттән дә, мөфтияттән дә бер сум алмыйм. «Син бит урамнан кергән карчык», – диләр кайберәүләр. Вазыйфам бар: Татарстан республикасы hәм Бөтенрусия мөслимәләр берлегенең Дәүләт Шурасы вәгазьчеләр оешмасы җитәкчесе. Ислам институтын, Казан Югары мөселман мәдрәсәсен тәмамладым. Мин су буе кадәр шушы исемне әйтеп йөрмим. Абыстай дип кенә таныштырам.

***

– 12шәр сәгать сөйләгән вакытларым булды. Ульянга, Марий Иленә, Чувашия, Мурманск, Саратов, Екатеринбургка да вәгазь сөйләргә бардым. Үзебезнең Татарстанны әйтмим дә инде. Һәр җирдә бер 30 сорау белән көтеп торалар. Әле дә хәтерлим: Ульянда бер имам басты да: «Абыстай, әйтегез әле, мөфтигә чит илдән долларлар килә, ул аны ничек куллана?» – ди. Миңа бирелә торган сораумы инде бу, мин синең кесәңдәге акчаңны каян белим. Казанда сорасалар, шыпырт кына әйтер идем. Ачу килгән чаклар була, әмма Казаннан килгән кунак булгач, дәрәҗәңне белергә кирәк. Өеңнән чыгып китсәң – ата-ана, авылдан чыгып китсәң – авыл, илеңнән чыгып китсәң ил дәрәҗәсен яклыйсың. Бер чарада Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очрашырга туры килде. «Сезнең кебекләргә ял юк инде, абыстай, рәхмәт сезгә», – диде. Шул сүзләрен әле дә хәтерлим.

***

– Мин үземнең туган ягым Апас районы Кече Күккүз авылында мәчет салдырырга ярдәм иттем. Акча алмашынгач, 132 мең акчам бар иде, шуны бирдем. 1990нчы елдан 1999га кадәр Казан гимназияләрендә диннәр тарихы укыттым. Шунда ук гарәп теле дәресләре дә бирдем. 487 бала, атнасына 53 класс, окладым – 280 сум. Өч елдан соң аны 28 сум итеп түләделәр, кайбер елларда бөтенләй бирмәделәр. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип йөрдем. 1990нчы елдан 1993кә кадәр көнаралаш мәет юдым. Татарстанда секта чәчәк аткан вакытлар бу. Ир-егетләр бик күп үлде. Чуйков урамындагы бер йортта бер көнне алты егетне күмдек. Каберем ябылганчы онытасы түгел шуларны. Мин Кремльгә чыгып, боларның барысын сөйләгәч, бик тиз тоттылар. Андыйлар Коръәннән үзләренә кирәкле җөмләләрне алалар да, брошюра итеп чыгаралар. Егетләрне намазга, дингә өйрәтәбез дип, җәлеп итәләр. Аннары: «Менә мөселман иттердек, сез акча түләргә тиешле», – диләр икән.

***

– Авыр чорлар иде. Аллаһ сүзен әйтергә, пәйгамбәрләр тарихын сөйләргә, Китап турында уйларга да ярамады. Ә мин диннәр тарихын балаларга ничек өйрәтергә тиеш ди? Бу дингә бер сәгать алдым, христиан диненә бер сәгать алдым, калган 124 сәгатькә планны үзем төзедем. Дәресне кем ул татар, ни өчен татар дигән сораулардан башладым. Татар халкының гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирдем. Аннары татар халкының дин белән бәйләнеше турында сөйләдем.

***

– Әни указлы мулла кызы булган. Тормышка чыкканда дүрт тел белгән: татар теле, гарәп теле, төрек теле, фарсы теле. Ә без үз оныкларыбызга татар телен дә өйрәтә алмыйбыз. Хөкүмәтне гаеплибез, аның нинди гаебе булсын? Мичтән көл алмыйбыз, коедан су ташымыйбыз, Аллаһка шөкер. Хөкүмәт үз эшен эшләгән: мәчетен салдырган, укырга рөхсәтен биргән. Кеше укытучыны, мәктәпне, тәрбияче һәм хөкүмәтне гаепли, тик үзен генә изге итеп калдыра.

***

– Мин – гаиләдә тугызынчы бала. Абыйлар сугыштан кайтмады, өч кыз үстек. Әни мине алты яшемдә минут ярым суламый торырга гадәтләндерде, сөйләүне таләп итте. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә миңа сөйләү сәләтен биргән. Дүрт-биш яшемдә әни гарәп хәрефләрен өйрәтте, бик җиңел оттым. Биш яшемдә намазга бастырды, алты яшемдә вәгазь сөйләргә өйрәтте. Кечкенә чакта шук булганмын инде, әни миңа гарәпчә язылган бер китап тоттырды. Пәйгамбәрләр тарихы иде ул. Көн саен ике битен укымасаң, табын янына килү рөхсәт ителмәде. Мин дә остардым – кичтән укып куя идем дә, иртән сәкегә беренче булып менеп утыра идем.

Язучы буласым килде. Әмма химия-технология институтына укырга кердем, математикам көчле иде. Язучылык буенча китәсем килде, әмма урыс телен начар белгәнгә күрә, икенче өлкәне сайларга туры килде.

***

– Безнең балачак авыр елларга туры килде. Мөселманнарга караш бик яхшылардан түгел иде бит. Әти мулла булгач, кыенлыклар күрергә туры килде, әмма начар яшәмәдек. Әтиебез безне җыеп болай дип әйтә торган иде: «Мулла һәм абыстайларның вазыйфасы бәлеш ашау гына түгел, туган илгә, дингә, телгә, мәдәнияткә хезмәт итү дә. Менә шушы өлкәләрнең кайсында эшли аласыз, эшләгез».

17 яшьтә авылга кайттым. 15 яшемдә киткән идем. Шул елны авылга Грузиядән кызлар кайтты. Аларның матур күлмәкләренә кызыга идем. Әтигә дә бу турыда әйткәч, «Синең Казанны фәкыйрь дип әйтәсең килә. Күлмәк аласың килсә, 8 сәгать урынына 24 сәгать эшлә. Синең чигең – Казан. Шуннан китәсең икән, бездән хәер-фатыйха көтмә», – диде. Казанда эшләдем. Ул чакта 270 сум хезмәт хакы алам. Әтигә ярдәм итәм дип, 250 сумын аңа җибәрәм. Шул калган акчага фатирга да түләргә, яшәргә дә кирәк бит. Каршы килмәгән, дини тәрбия белән үскән гаиләдә бала бозылмый.

***

– Мин икейөзлелек, исерек һәм ялганчылыкны яратмыйм. Кечкенәдән үк шулай. Тормышка чыгар алдыннан Аллаһы Тәгаләдән: «Минем тормыш итә торган кешем бай, матур һәм исерек булмасын иде», – дип сорый идем. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә: «Сез миңа берне багышлыйсыз, мин сезгә – меңне», – дигән. Бу егет минем арттан ике-өч ел йөрде. Аппаковлар – данлыклы морзалар нәселе, әмма беркайчан да байлыкларына кызыкмадым. Кайнанам 37 яшендә үк вафат булган. Ә кайнатам Габделхәмит безне бик яратты. Ул гел: «Үзеңне сакла, хатын-кыз үзен сакларга тиеш», – ди иде. Алар малга кызыкмадылар, алар фән белән бардылар.

***

– Элек 80-90 елга бер аерылышу булган, ә бездә? 2018нче елдагы мәгълүмат буенча, 2865 пар өйләнешкән, шуның 2456сы аерылган. ЗАГСка барам да, документ актарам. Бер елдан, бер айдан соң аерылышучылар бар. Адресларын табам да, өйләренә барам, Ник аерылдыгыз, дим. Иңбашын күтәрәләр. Шушы булдымы инде гаилә тормышы. Ә барысында да илне гаеплибез. Димәк, без кызларыбызга дини тәрбия бирмибез. Менә телевизорга гына күз төшерик. Кызларның киенүләре... изүләре ындыр табагы кебек ачык. Ике күкрәк арасында 360 тамыр тоташкан урын бар, аны хатын-кыз иренә дә күрсәтми. Ул бик йомшак, күз тиючән була. Шушыларны кыз балага өйрәтергә кирәк. Бүгенге кызлар хатын да, ана да була белми. Безнең төп кайгырткан әйберебез нәрсә? Бала урысчасын белсен, имтиханда процентын күп җыйсын, дипломлы булсын, фатирлы булсын. Никах яше килеп җиткәч, ана уяна: «Кызым, кайнана белән торырга тырышма, ялгыз тор». Менә беренче гаеп. Әти кеше дә уяна: «Улым, син хатынны беренче көннән кулга төшерергә тырыш. Әгәр беренче көннән барып чыкмаса, бүтән кулга төшерә алмаячаксың», – ди. Бер сукмакта ике тәкә менә шушы була инде ул. Бер атнадан ни өчен аерылалар? Хатын – ирнең, ир хатынның аш пешергәнен көтеп тора, ә икесенең дә ашыйсы килә.

Аш мәҗлесләренә барганда җәяү йөргәлим. Күрәм: бер хатын ике сумка күтәргән дә йөгерә. «Кая йөгерәсең?» – дим. «Абыстай, җаным, оныгыбызны тормышка биргән идек. Кызыбызның бәрәңге дә пешергәне юк, ашарга илтәм, ач утыралар», – ди. Менә безнең зур гаебебез нәрсәдә.

***

– 90 яшенә җитәрлекне ана балага 3 яшенә кадәр бирә. Бары тик өч уенчык белән генә. Мәҗлескә барып керәсең, ә басарлык урын юк, чөнки өч капчык уенчык ята. Миңа бирсәләр, мин дә уйный белмим. Балага, күп дигәндә, өч уенчык җитә. 3 яшендә алганны 7 яшенә кадәр ныгыта бала. Миңа 4 яшь булганда әни умарталыкка алып барды. 148 умарта оясы янында кайнаштым. Корт аеру вакыты җиткәч, иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр 8 ел шунда эшләдем. Аннан башка да 48 ел стажым җыелды. Җидегә җиткәч, әти: «Кызым, сиңа 7 яшь инде, колхозда эшләрлегең бар», – диде. Менә ничек тәрбияләнә бала, ә без диннең «д» хәрефен ишетсәк тә чәчләр үрә тора.

***

– Дүрт яшемдә урамда әни миңа: «Әйдә сезгә йорт салабыз», – ди. Бер чыбыкны сындыргалап, шакмак ясады да: «Калганын үзең эшләрсең», – ди. Никах укылганнан соң кыз бала өчен үстергән ана түгел, кайнана җавап бирә. Шуңа күрә кайнана киленен яманлый икән, үзен яманлаган булып чыга. Әни һәрчак: «Әти-әни дип дәшәрсең. Кайнанаң миңа караганда да якынрак булырга тиеш», – дип әйтә иде. Торсынга өйрәткән, аерылырга түгел. Хәзергечә, әйдә, кызым, кайт, бер баланы ничек тә үстерәбез дип түгел. Хәзер көтү көтүчесез. Бала чүп үләне булып үсә. Никах укыткан булабыз. Никахтан соң әти-әни күпме чыгымын ясый, баласы бер атнадан соң аерылып кайта. Бу бит хөкүмәтнең нигезен какшата. Без динне ватаныбызның горурлыгы итеп сакларга тиеш. Урысларга юл куйдык, хәзер Ислам институтында да татар телендә сөйләмиләр. Кем гаепле? Үзебез. Поезд үтте, билеты калды.

Ә үзгәртеп була бит. Әйтик, шул ук шәрә дикторларны алып атыйк. Ярар, яшьләр карыйдыр. Әмма телевизорны олылар ярата. Бу бит олыларны мыскыл итү. Мин Мәскәүне дә, Петербургны да сайламадым, Казанда калдым бит. Юкса, миңа башка шәһәрдән дә фатир бирәбез дигәннәр иде. Нигә мин мыскылланып яшәргә тиеш ди?

***

– Бөтен гаиләдә дә Сәйдә абыстай юк, әтиләре дә мулла түгел. Берчак арыган идем – кайттым да, яттым. «Булды, Сәйдә, җитте. Коръәнеңне укып, намазыңны кылып өеңдә утыр», – дидем. Арыган булганмын, йокыга киткәнмен. Телефон шалтыраган тавышка уянып киттем. Тора алмыйм, аякларымны сизмим. Шунда моның Аллаһның билгесе булганын аңладым. Елый-елый сорадым: «Кичер, гомерем беткәнче кешегә ярдәм итәм әле», – дидем. Шуннан торып киттем. Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчесе мин, ул теләмәсә, берни эшли алмыйм.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии