«Никах – Аллаһ каршында спектакль күрсәтү түгел»

«Никах – Аллаһ каршында спектакль күрсәтү түгел»

Күрше тавыгы күркә булып күренә, дигән гыйбарә безнең халык күңелендә күптәннән яши. Шуңадырмы, күпләр чит илгә китәргә дә ашкынмый түгел. Бигрәк тә кызлар чит илгә китеп төпләнергә тырыша. Шунда үз тиңеңне очрату, бай егеткә кияүгә чыгу, яхшы эшкә урнашу... Юк, бу халык арасында туган уйдырмалар түгел, бу хакта тикшерү-күзәтүләр дә сөйли. Русиялеләр арасында читкә китеп төпләнү очраклары елдан-ел арта. Кагыйдә буларак, кызлар Төркиягә китеп төрекләргә кияүгә чыгарга, ә ир-атлар грек кызларына өйләнергә тырыша икән.

САЙТЛАР ТАНЫШТЫРА

Танышу-кавышу сайтлары әле дә популяр. Элегрәк алар фәкать азгынлык мәйданы буларак кабул ителә иде. Хәзер исә әлеге сайтларга алмашка таныштыру һәм кавыштыру белән шөгыльләнә торган үзәкләр килде. Алар элек тә булган. Әмма «РИА Новости» мәгълүматлары буенча, соңгы елда мондый үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны ике тапкыр арткан. Сәбәбе – үзәкләрдә теге яки бу кеше турында тикшерелгән мәгълүмат булу. Аеруча чит илдә яшәүче ир яки хатын табып бирү мөмкинлеге булган үзәкләр популяр. Әмма соңгыларының саны бик аз. Яшерен-батырын түгел: мондый гаилә тормышы 4-5 елдан артыкка сузылмый. «Хатын-кызлар кол булып яшәүдән, хезмәтче ролен үтәүдән туеп, барыбер туган якларына әйләнеп кайта», – дип яза «РИА Новости».

Мәскәүнең Тарихи мәчете каршында 2015нче елда «Тәкбир» дип исемләнгән никах агентлыгы барлыкка килде. Әле дә уңышлы эшләп килә. «Билгеле булганча, никах – Ислам динендә мөһим урынны били, хәдистә ул – иманның яртысы, диелгән. Шуңа күрә мөселманнарга бу эштә булышу мөһим. Безнең мәчет имамнарына вакыт-вакыт мөселманнар үзләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шуңа да без никах агентлыгы булдырдык, – ди агентлык җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова. – Һәр танышу анкета тутырудан башлана. Анкетада ир яки хатын-кызның исеме, фамилиясе, яше, гаилә хәле, балалары турында мәгълүмат, милләте, һөнәре, кем булып эшләве, нинди диндә булуы – һәрнәрсә язылырга тиеш. Әгәр дә бирелгән мәгълүматларның дөреслегенә шик бар икән, без кешенең паспорт күрсәтүен сорый алабыз. Анкетаның икенче өлешендә ул потенциаль кәләшкә үз таләпләрен билгели: яше, милләт, дингә карашы. Ул шулай ук фотография калдырырга һәм кертем түләргә тиеш – берничә мең сум. Шул чагында ул безнең мәгълүматлар базасына үтеп керә ала. Безнең эшчәнлек тулысынча шәригать кануннарына туры килә. Билгеле булганча, бер айга якынча 10-15 парга очрашу оештырабыз. Аларның кавышу-кавышмавы – бүтән мәсьәлә».

ИСЛАМ ДИНЕ НӘРСӘ ДИ?

Ә Ислам дине мондый сайтларга нинди карашта? Чит ил кешесе белән гаилә корырга ярыймы? Бу хакта Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, «безнең илдә бергә тормыш алып барырлык юньле ир яки хатын юк ул», – диючеләр бар. Менә мондый фикерләр барлыкка килү нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?

– Еш кына кешенең фикерләве кемнәндер ишеткән нәрсә белән чикләнә. Үзләре күргән, үзләре белгән нәрсәгә игътибар кими. Элек тә шулай булган, хәзер генә үзгәрде дип уйларга кирәкми. Шуңа күрә яшьләр мәгълүматлырак булсын дип, яучы яллаганнар. Тәҗрибәле апалар, абыстайлар егет белән кызны кавыштыру өчен тырышканнар, теге яки бу кыз яки егет турында саллы мәгълүмат җыйганнар, аның гаиләсе, туганнары белән танышкан. Алар халыкның яшәү җаен белгән, кешенең характерын аңлаган.

– Сер түгел, бүген яшь кызлар чит илдә яшәү артыннан куып, чит ил егетенә кияүгә чыга һәм шунда төпләнеп кала. Үз нигезеңне, якыннарыңны ташлап, читкә кияүгә чыгу дин күзлегеннән караганда дөресме?

– Бу хатадыр дип уйлыйм. Билгеле, монда хатын-кызларга кирелек дигән нәрсәне бераз киметергә, ә ирләргә чын ир булыр өчен тырышырга кирәк. Гаиләдәге тәрбия дә мөһим роль уйный. Хатын кеше ирен тыңласа, итәгать кылса, балалары да алардан үрнәк алыр. Ата-ана кыз балаларын тыйнак итеп үстерсә; малай кешегә үскәч, ир-егет булу мөмкинлеге тудырылса; әти кеше улын эшкә, кәсепкә өйрәтсә, өйләнерлек һәм кияүгә чыгарлык ир-егетләр, хатын-кызлар саны артачак. Кыз кеше бүтән гаиләгә килен булып бара. Килен – «килгән кеше» дигәнне аңлата. Кызларның башка нәселгә, башка шәһәргә күчеп китүе гаҗәп эш түгел. Төп таләп – кыз үзенә яр итеп сайлаган кеше мөселман булсын. Коръәндә Аллаһ Тәгалә кияүдә булган бөтен кызны да «хатын» дип атамый. Кайбер очракта аларны: «Хатын-кыз», – ди. Аллаһ Тәгалә бер аятьтә: «Көферлектә булганнарга мисал итеп, Нух галәйһиссәләм һәм Лут галәйһиссәләм хатын-кызларын китерәбез», – ди. Ни өчен Аллаһ Тәгалә бу ике пәйгамбәрнең хатыннарын «хатын-кыз» дип атый? Алар ирләренә буйсынып яшәсәләр дә, аларга хыянәт кылган. Аларның хыянәтләре диндә булды, чөнки Нух галәйһиссәләм халкына динне таратканда аңа иярмәгән кешеләр арасында хатыны да булган. Лут галәйһиссәләмнең хатыны хакында болай диелгән: «Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыра калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды һәм: «Бу көн авыр көн, ни булыр инде?» – дип әйтте. Лутның явыз хатыны: «Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз», – дип залимнәр арасына хәбәр таратты. Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: «Әй кавемем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан саклар. Аллаһтан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым алдында рисвай итмәгез! Әллә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир дә юкмы? Әгәр арагызда акыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде».

Кемгә генә кияүгә чыкма, өйләнмә, иң мөһиме – динле булу. Матур кеше, бай кеше дип кенә башка милләт кешесенә, динсез булган, тәне нәҗес булган, гамәле көферлектә булган кешегә кияүгә чыгып яшәү Исламга туры килә торган нәрсә түгел. Дәүләтләрнең чикләре булса да, Ислам динендә чикләр юк, бары тик егетнең дә кызның да мөселман булып яшәве мөһим. Татар егете башкорт, чечен яки Урта Азия мөслимәләренә өйләнә ала, татар хатын-кызы мөселман булган ир-атка кияүгә чыга икән, бернинди хилафлык юк. Әмма ара ерак булган саен, мәгълүмат азая.

– Чит ил кешеләре белән таныштыру белән шөгыльләнә торган үзәкләр дә бар. Алар дини йолаларга таянабыз, шәригать кануннары буенча эш итәбез, диләр. Аларга ышанырга мөмкинме?

– Безнең җирлектә мондый үзәкләр булырга, алар яхшы эшләргә, дини кануннарга буйсынырга тиеш. Күп кенә ата-аналар баласының киләчәге турында уйламый, аларны тормышлы итү безнең вазыйфа түгел, диләр. Ана кешенең бу сыйфаты югалмаган әле. Ул баласына яхшыракны эзли, бара, күрә, белешә. Ата кеше дә уйласа бик яхшы булыр иде. Заманча мөселман яшьләренең дә аралашуга ихтыяҗы зур. Шәригать кануннарына буйсынып эшли торган үзәкләргә мөрәҗәгать иткән яшьләр хәмер эчми, тәмәке тартмый, дискотекаларга йөрми. Аралашырга теләге булганнар өчен хәзер социаль челтәрләр җитәрлек, әмма аларда хәрам бик күп. Ә үзәкләрдә ул юк. Дөрес, үз илең кешесе белән таныштыру үзәкләрен сайлавың яхшырак.

– Кешенең сыйфатларына түгел, ә букчасына, мал-мөлкәтенә карап тормыш кору шулай ук дөрес гамәлме?

– Кыз кешенең кияүгә чыкканда, иренә фатирың булсын, машинаң булсын, дип шарт куюы гаҗәп эш түгел. Кыз кеше гаиләсенең киләчәге турында кайгырта дип аңларга кирәк. Һәрхәлдә, тормыш корырга теләгән егет кулында әзме-күпме мал-мөлкәт булырга тиеш. Юк икән, теләге булсын. Теләге булса, 2-3 ел тырышып эшләсә, башлы-күзле булырлык кына мал-мөлкәт тупларга мөмкин. Йортың юк икән, аптырыйсы юк: аренда ярдәмгә килә. Ирләр үзләренә хатын сайлаганда аның зифа буена, кыяфәтенә генә күз салмасын иде. Иң мөһиме – балаларына дөрес тәрбия бирә алучы ана булуы. Ир-ат өйләнер алдыннан янындагы ярына карап: «Ул минем балаларымны дөрес итеп тәрбияли алырмы?» – дип үзеннән сорарга тиеш.

– Чит милләт кешесе белән гаилә корганнарны нәрсә көтә? Бу хакта Коръәндә ни диелә?

– Бу турыда Коръәндә мәгълүмат юк. Аллаһ Тәгалә Үзе белә инде. Сәхәбәләр арасында да башка милләт кешеләре белән кавышучылар булган, әмма алар Ислам диненә килгәннәр. Иң мөһиме – диннең уртак булуы.

– Никах укылып, башка диндә булган ир Ислам динен кабул итсә дә, олыгаю белән үз диненә якыная һәм үз диненә күчә, дип сөйлиләр. Әбиләр теле белән әйткәндә, берәү намазлыгында намаз укыса, икенчесе – чукыныр. Менә мондый хәл булмасын өчен балаларны ничек тәрбияләргә кирәк?

– Никахта иман кәлимәсен әйткән булып, барыбер кире үз диненә кайткан егетләр бар. Шунысы аяныч та. Кияүгә чыга торган кыз һәм аның әтисе имамны ышандырып, никах укытып, өсләренә олы гөнаһ алалар. Яңа гаиләнең тормышында бәрәкәт булмый. Никах – Аллаһ каршында спектакль күрсәтү түгел. Шуңа күрә кеше Аллаһ Тәгаләне алдарга тырышса да, бу була торган нәрсә түгел.

Исламны кабул итүчеләргә анык һәм төгәл сорау бирергә кирәк: нияте ихласмы? Җавабы «әйе» икән, ышанырга ашыкма. Ислам динендә гамәл-гыйбадәт мөһим. Намазга бассын, яшәү рәвешен үзгәртсен. Яшәү рәвеше бозыклык, хәрам белән үрелеп бара икән, аның иман кәлимәсен кабатлавы нәрсәне үзгәртер?

Ялгышмасын өчен, балаларны мәчеткә бәйләп үстерү хәерле. Аралашкан мохитендә кемнәр була, балалар, яшьләр, гадәттә, шундыйларга өйләнә. Күп кенә татар балалары мәчеттән читтә, Ислам мохитеннән еракта үсә. Казанда 89 мәхәллә, мәчетләр саны 75тән артык. Шундый мохит тудырып та, Казан кызлары яки егетләре башка дин кешесенә кияүгә чыгу яки өйләнүне кулайрак күрә икән, бу – без нәрсәдер эшләп бетермибез дигән сүз.

 

ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ

Бер гыйлем иясе булган мөселман бик тә чибәр, әмма томана булган бер авыл кызына өйләнә. Бервакыт, бу гыйлем иясе язу-сызу эшләре белән утырганда, хатыны өстәлдәге тузаннарны сөртәм дип, ялгыш иренең язмаларын туздыра һәм моңа борчылып елый башлый. Ире хатынын кызганып: «Кайгырма, матурым, ул кәгазьләрнең таралуына мин үзем гаепле, чөнки мин аларны уңайсызрак урынга куйганмын», – дип хатынын тынычландыра. Бераздан, хатыны ире яныннан узып киткәндә кара савытын төшереп вата. Ире аңа: «Әлхәмдүлилләһ! Мин инде күптән яңаны алырга ниятләгән идем», – дип хатынын юата. Күпмедер вакыттан соң, ире тәхәрәт ала башлый. Хатыны чәй кайнатырга дип чәйнеккә су алганда, ялгышлык белән чәйнекне кулыннан төшереп җибәреп, иренең башын тишә. Хатын нишләргә дә белмичә югалып кала һәм үксеп елый башлый. Ире аңа: «Әлхәмдүлилләһ! Бернинди дә зарар юк матурым, мин болай да хиджама ясамакчы идем (шәригатьчә кан алдырмакчы идем), син минем акчаны да, вакытны да сакларга сәбәп кенә булдың», – дип тагын хатынын юата. Шуннан ул: «Минем йортым – минем кечкенә дәүләтем, мин аны вак-төяк сәбәпләр аркасында гаеп табып, җимерергә җыенмыйм», – ди.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии