Шау-шуга нокта куелды: һәркем үз урынында

Шау-шуга нокта куелды: һәркем үз урынында

Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе соңгы берничә елда шау-шу куптара һәм еш телгә алына торган уку йортларының берсе. Узган атнада тагын бер хәбәр бу мәдрәсә турында сөйләшүгә этәрде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин вазифасыннан алына икән дигән сүзләр социаль челтәр киңлекләренә бик тиз таралды.

ТӨТЕНЕ БАР, Ә УТЫ?..

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1999нчы елдан бирле эшли. Бүген ул директор урынбасары вазифасын үти. Аны белемле укытучы итеп кенә түгел, ә шәкертләрен аңлый белә торган остаз дип сыйфатлыйлар. Шулай булмаса, бер төркем мәдрәсә шәкертләре: «Зөлфәт Габдуллинны вазифасыннан алалар, моңа юл куярга ярамый», – дип шау-шу куптармас иде.

Әлеге хәбәр иң беренчеләрдән булып «Телеграм» каналларга таралды. Аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең элекке укучылары яза дип таптылар. Соңрак без шундый укучыларның берсе белән сөйләшү бәхетенә ирештек.

– Зөлфәт хәзрәтнең тырышлыгы белән мәдрәсәбез бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Ул аңа күпме хезмәт, тәҗрибә, вакытын сарыф иткән, мәдрәсәдә тәүлекләр буе эшләп, аның аякка басуына, лаеклы яшәешенә бөтен көчен салган кеше. Мәдрәсәбездә бер генә секта да, бер генә хәрәкәт тә тамыр җәймәде. Бу – Зөлфәт хәзрәтнең турыдан-туры казанышы. Күпләр тырышып карады, әмма барып чыкмады, – дип сөйләде безгә исемен күрсәтмәүне үтенгән шәкерт.

Зөлфәт хәзрәтне вазифасыннан алу ихтималы турында хәбәр бөтен шәкертләрне борчуга салган. Хәзрәт үзе әлеге вакытта җәйге ялда, моны аның ризалыгыннан башка астыртын гына эшлиләр, дип уйлый алар.

– Социаль челтәрдә шәкертләрнең аерым төркеме бар. Шунда Татарстан мөфтияте хезмәткәре: «Аны беркем дә эшеннән алмый. Ул укытачак. Мәдрәсә эшендә катнашачак. Элек ул мөдирнең беренче урынбасары иде, хәзер икенчесе булачак. Проблема юк», – дип язды. Әмма гади урынбасар булу – эштән китү белән бер. Ул мәдрәсә эшчәнлеге буенча карар кабул итү хокукына ия булмый инде. Аның өстеннән тагын бер түрә идарә итәчәк дигән сүз бу, – ди студент.

2016нчы елда мәдрәсә мөдире Наил Яруллин шулай ук ялга киткән вакытында вазифасыннан алынган иде. Үз теләге белән китте дисәләр дә, күпләр моны ялган дип атый. Аның урынына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде. Охшаш очрак, дип аңлата укучылар. Тик мөдирнең беренче урынбасарының ни сәбәпле вазифасыннан алынуына төгәл җавап юк. Укучылар: «Сәбәпсез», – дип кенә җавап бирә. Бу имеш-мимешләргә нокта куяр өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иттек. Һәрвакыттагыча, монда җавапны кыска тоттылар: «Бу дөрес мәгълүмат түгел. Нигезсез сүзләр», – диделәр.

Әмма күктән алып язылган имеш-мимешләр генә шундый зур шау-шу куптара алмый. Бу «Мөхәммәдия» студентларының уйдырмалары гына түгелдер, билгеле. Төтене бар, уты күренми. Зөлфәт хәзрәт үзе исә вазифасыннан алынуы турындагы хәбәрнең бары тик гайбәт сүзләр генә булуын искәртә:

– Хөрмәтле дин кардәшләрем. Соңгы вакытта мәдрәсәгә караган төрле имеш-мимешләр йөри. Алар чынбарлыкка туры килми. Мин, Зөлфәт хәзрәт, мәдрәсәбездә шул ук дәрәҗәдә (укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) булып калам. Моны мөфти хәзрәтебез раслады. Төрле фетнәләргә бирешмик, – диде ул.

Сулдан уңга: Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Камил хәзрәт Сәмигуллин, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин

«МӘДРӘСӘДӘ ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ УРЫН ЮК»

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре бу утны тиз генә сүндерергә ашыкмады әле. Әйтик, профессиональ режиссер Әминә Миндияр Бөтенрусия мөселман яшьләре форумында откан 80 мең сумлык грантыннан баш тартты.

– Мин Болгарда үткән Бөтенрусия мөселман яшьләре форумында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре исеменнән белдерү ясадым һәм хәзерге вакытта мәдрәсәдә барган вазгыятькә протест йөзеннән гранттан баш тарттым. Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны беренче урынбасар вазифасында калдыруларын таләп итәм. Без булганны саклый алмаганда, ниндидер проектлар эшли алмыйм, – диде ул.

Әминә – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте. Ул берничә ел элек бу уку йортында белем алганлыгы белән горурлана һәм анда эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерә.

– Мәдрәсәдә ялганга, золымга, яла ягуга, начарлыкка һәм гаделсезлеккә урын булырга тиеш түгел. Ә без монда хакыйкать өчен көрәшәбез. Бу хәбәрне кем тараткандыр, анысын белмим, әмма башта урынбасарны алыштырабыз, диделәр. Аннары Диния нәзарәте сүзләренчә, бер вазифаны ике кешегә бүлмәкче булдылар. Зөлфәт хәзрәт уку-укыту ягыннан, ә яңа билгеләнәчәк хәзрәт – «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин финанс ягыннан җитәкчелек итәчәк, имеш. Аннары янә яңа хәбәр килеп иреште – Зөлфәт хәзрәт үз вазифасында кала, аңа беркем дә тими. Әмма мәдрәсәдә ректорның беренче урынбасары барлыкка килә – бу вазифага Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләнә. Янәсе, Камил хәзрәт Сәмигуллин өлгерә алмый, аңа беренче урынбасар кирәк. Ягъни, Зөлфәт хәзрәт урынында кала, әмма аның өстеннән идарә итүче барлыкка килә, – ди ул.

Мәдрәсәдә кызлар тулай торагы мәсьәләсе дә хәл ителмәгән икән. Быел кызларны тулай торактан куганнар, хәзер аларның кайсы кайда яши – билгесез. Элек кызлар өчен «Зәңгәр мәчет»тә тулай торак булган. Тик ниндидер кимчелекләр табып, кызларны тулай торактан чыгарганнар. Хәзер аларны егетләр янына, Кызыл Кокшай урамындагы бинага күчерергә ниятлиләр. Кызлар егетләр белән бер бинада яшәячәк дигән сүз бу. Ә кызларның фатирга керергә мөмкинлекләре юк. Җитмәсә, мәдрәсәдә уку бәһасен дә 20 меңгә кадәр арттыру турында сүзләр бара икән.

– Мәдрәсәдә уку гомер-гомергә түләүсез булды. Кеше хәленнән килгән кадәрен түли иде. Мин укыганда елына 3-5 мең түләгәнбез. Хәзер «Мөхәммәдия»дә укуны түләүле итәргә җыеналар – елына 20 мең сум. Тагын 20 мең сум – тулай торак өчен. Бу күп акча. Үзем Казан кызы була торып та, мин укыган дәвердә миңа тулай торак бирделәр. Хәзер ашауны да түләүле итәргә мөмкиннәр, дигән сүзләр йөри. Безгә көнгә өч тапкыр бушлай итле ризык ашаталар иде. Бу хәлләргә Зөлфәт хәзрәт каршы. Аны шуңа күрә вазифасыннан алып атарга теләделәр дип уйлыйбыз. Тик бу фикерләр генә, дәлилләрем юк, – дип ачынып сөйләде Әминә.

Татарстан диния нәзарәтенең «Интертат»ка биргән шәрехләмәсе буенча, «соңгы елларда «Мөхәммәдия»дә уку болай да түләүле. Читтән торып укучылар 8 мең сум түли. Бөтенләй түләүсез була алмый, чөнки зур биналарны тотарга кирәк. Әмма түләү «символик бәя». Шулай да Камил хәзрәт Сәмигуллин укуны бөтенләй түләүсез итү мәсьәләсен дә карый. Республикада 1500ләп мәчет булып, аның 700ләбендә мәдрәсә бар. Анда һәр теләгән кешегә өч ел дәвамында түләүсез уку мөмкинлеге тудырылган. Ә «Мөхәммәдия» профессиональ имамнар әзерли».

Соңрак билгеле булганча, шәкертләр үз дигәненә ирешкән – Зөлфәт хәзрәт үз вазифасында калган. Әмма Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бирегә эшкә урнашкан. Ул мәдрәсәнең административ-хуҗалык бүлеге өчен җавап тотачак. Бәлки, мәдрәсә шәкертләре юкка борчыладыр, ни дисәк тә бер баш яхшы, ә икесе тагын да яхшырак бит. Монысын вакыт күрсәтер. Иң мөһиме – 10нчы августта кызлар өчен аерым тулай торак бинасы ачылачак. Шулай дип вәгъдә биргәннәр. Көтәсе генә кала.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии