«Җәһәннәм биюе» туктармы?

«Җәһәннәм биюе» туктармы?

«Стенага борчак сибү» дигән гыйбарәне ишеткән бар иде, ләкин мәгънәсен әле генә аңладым. Баксаң, бу Казан хакимиятенә нәрсәнедер аңлатырга тырышу икән – тавышы бар, мәгънәсе юк. Чөнки хакимият безне ишетергә дә, аңларга да теләми.

«Безнең гәҗит»тә «Җәһәннәм биюе» исеме астында инде дүрт мәкаләм чыкты – нәтиҗәдә бары тик гаугалы кабер ташын алдылар, «хокук сакчылары» дип аталучылар бераз койрыкларын кысты, хәзер баштагыча каты кыланмыйлар, ә әфәнде исә үз эшен һаман дәвам итә. Әле ул мәчет янында нәрсәнедер фотога төшереп йөри, аннан соң күп тә үтми, Казан шәһәренең берәр хезмәтеннән кисәтү килеп төшә. Имеш, Мәрҗани мәчете тирәсендәге хәләл кафедан, кибете диварына язылып эленгән исемнәрне алыгыз – дөрес куелмаган. Ул да булмый, Мәрҗани мәчетенең кибетен судка бирәләр – дөрес ачылмаган. Анысы хәл ителде генә – янгынчылар килеп, мәчеткә 120 мең сум штраф салып киттеләр. Имеш, юлны каплап куйганнар, янгын сүндерү машиналары уза алмый. Ә ул урамга Мәрҗани мәчетенең бөтенләй катнашы юк, аркылы чылбырны да ул тарттырмаган. Ник штрафны аңа салалар? Хәер, монысы да хәл ителде инде – янгын сүндерүчеләр үз хатасын аңлады.

Барысы да ялгышын таный, төзәтә, тик Альберт Салихов кына һаман гауганы дәвам итә. Белмим, «Мәрҗани» мөселман лицеен тикшертүдә, янгын, миграция хезмәте, хакимиятнең урам рекламасы өчен җавап бирүче оешмасының мәчеткә бәйләнүендә аның «ярдәме» бардырмы, әмма «Мөселман зираты» эшчәнлеген туктатып тору мәсьәләсендә Совет районы прокуратурасының Вахитов районы судына мөрәҗәгать итүе Салихов язуларының нәтиҗәсе дип уйлыйм. Ул үзе Шәригать кануннарын санга сукмады да, хәзер үзе үк бөтен дөньяны шикаятькә батырды. Әгәр чын булса, инде Мәскәүдәге даирәләргә үк язып җибәргән дип ишеттем. Татарстан түрәсе үз республикасыннан зарланып Мәскәүгә үк мөрәҗәгать итсен әле?! Моның өчен бит аны үз ишләре үк араларыннан сөрергә тиеш.

Изображение удалено.

Юк шул – яклыйлар гына, мөселманнарның дәлилләрен дә, зарларын да ишетмәмешкә салышалар. Хәтта Альберт Салиховның «чиновник этикасы»н бозып, кешеләр белән дорфа сөйләшеп, төрмә белән янап, кычкырынып йөрүе өчен дә чара күрелмәде. «Мөселман зираты» директоры Салихҗан хәзрәтнең зарланып язган хатына шәһәр хакимиятеннән «зират законсыз» дигән җавап килде. Ә бит ул шәһәр түрәсе Салиховның дорфа кылануы хакында хәбәр иткән, чара күрүне үтенгән иде. Чара күрү, гаеплене җәзага тарту урынына – «зиратыгыз законсыз!» Ә кем әле аның законлымы, юкмы икәнлеген сораган? Хәзер мэриягә нинди генә шикаять юлласаң да, бер үк җавап – зиратыгыз законсыз. Әйтерсең бөтен хакимият хезмәткәрләре үз ишләре булган Альберт Салиховны гына яклый, безне ишетергә дә теләми. Кирәк вакытта законны да үз якларына авыштырып калдыралар.

Изображение удалено.

Югыйсә, «Мөселман зираты» законлы! Ул бит әле Питрәч районына кергән чакта ук ачылган, җире «зират өчен» дип бирелгән, «Мөселман зираты» буларак эксплуатациягә тапшырылган. Әйе, бу җирләр Казанга керде һәм зират та башка кануннар нигезендә эшли башлады. Ләкин ул «күмү тәртибе» расланмау белән генә законсыз була алмый. Чөнки законлы ачылган, ә закон ниндидер шартлар үзгәрсә дә, элеккеге көчен югалтмый. Ягъни зират законлы кала!

Без моны хакимияткә озак аңлаттык! Инде, аптырагач, 11 май көнне, 15 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинеты каршына пикет белән чыктык. Аны «Азатлык» татар яшьләре берлеге минем үтенеч буенча оештырды. Рәхмәт, лидерлары Наил Нәбиуллин барысын да әйбәт уздырды, плакатларда Альберт Салиховны урыныннан алу кебек таләпләр дә, мөселманча җирләнү хокукыбызны таләп итүче сүзләр дә бар иде. Ләкин шәһәр хакимияте 300ләп кешене янә күрмәмешкә салышты. Югыйсә, кайбер плакатларда шәһәр мэры Илсур Метшинга турыдан-туры мөрәҗәгатьләр дә язылган!

Безнең янга бары тик РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев кына килде. Вәзгыятьне аңа аңлаттым, «Җәһәннәм биюе» исеме астында чыккан дүрт мәкаләмне дә җыеп кулына тоттырдым. Василий Николаевич танышып чыгарга һәм мөселманнарның мәнфәгатен яклап шәһәр хакимиятенә, прокуротурага мөрәҗәгать итәргә сүз бирде. Әлегә нәтиҗә көтәбез. Әгәр уңай үзгәрешләр булмаса, Альберт Салихов Мәрҗани мәчете, Казан мөхтәсибәтеннән гафу сорамаса, мэрдан аны җәзага тартуын таләп итеп, яңадан мәйданга чыгарга торабыз. Әмма бу юлы пикет кына түгел, митинг ук булачак. Инде «Азатлык» татар яшьләре берлеге егетләре аны Ирек мәйданында уздыруга гариза бирде дә. Бу юлы гаугасы да зуррак, халык та күбрәк булыр дип уйлыйм. Митинг 25 май көнне 15 сәгатьтә, җомга намазыннан соң булачак.

Кеше күбрәк булыр дип өметләнәм, ләкин мин бу юлы да күбрәккә йөз тоткан идем. Гаризада чама белән 500 кеше булырга тиеш, дип бирсәк тә, 300 генә чыктылар. Нәрсә, Казанда инде шуннан артык мөселман юкмы? Бар, тик алар «Аллаһының язганы булыр» дип, өйләрендә тик ятуны мәгъкульрәк күрәләр. Әйе, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, әмма үзеңә дә кул кушырып ятмау ләзем.

Аллаһы Тәгалә үзенә таба бер адым ясаучыга каршы ике адым ясарга, кызу килүчегә каршы йөгереп килергә вәгъдә итә. Димәк, ул беренче адым ясау вәкаләтен бәндәгә калдыра. Әгәр без бу адымны ясамыйбыз икән, ул да безгә каршы килми булып чыга! Без кул кушырып утырганда исә, ниндидер чиновниклар Татарстанда Шәригать кануннары нигезендә эшләүче бердәнбер зиратыбызның капкасын бикләп китәр… Ә аңа карап үлүдән туктыйбызмы соң? Юк, әҗәл барыбызга да киләчәк! Иртәме-соңмы барыбыз да Раббыбыз каршына басарбыз, тик менә дәшми калуыбыз өчен ничек җавап бирербез икән соң? Мин бу сорауны 10 май көнне Мәрҗани мәчетендә узган Мөхтәсибәт җыелышында катнашкан муллаларга бирдем. Чөнки мәйданга чыгуның зарурлыгын ике сәгать ярым аңлатуга карамастан, аларның яртысы да килмәгән иде. Ә бит барысы да диярлек пикетка килергә, әле бу темага җомга вәгазе сөйләргә, башка мөселманнарны да алып килергә вәгъдә биреп киттеләр. Кайберләре нотык та сөйләп алды, тик пикетта гына күренмәде. Мөгаен, бу көнне бәлеш ашарга мәҗлескә киткәннәрдер. Алар өчен каклаган каз Шәригатьтән якынрак, ахры. Ярар, килер көне, монафыйкланулары өчен Җәнабел-Хак алдында җавап тотарлар…

Кайбер мәчетләрдә вәгазь түгел, игълан да ясалмаган бит! Әгәр имамнар мөселманнар мәнфәгатенә шулай төкереп карый икән, түрәләрдән ни көтәргә? Ни өчен Альберт Салиховны сүгәргә? Ул да, муллалар да бер үк мөселманнарның мәнфәгатен санга сукмый булып чыга түгелме соң?

Менә монысын башкала имамнары бу юлы алданрак уйларлар һәм 25 МАЙДА, 15 СӘГАТЬТӘ ИРЕК МӘЙДАНЫНА ҖЫЕЛЫРЛАР. Бу көнне бәлеш мәҗлесләрен кичектереп торырлар дип өметләнәм. Организмнары өчен дә, Ахирәт өчен дә күпкә файдалырак булыр. Безнең көчле, бердәм икәнебезне күрсә, хакимият тә «чукрак» һәм «сукыр» булып кыланмас…

Барчабыздан да Аллаһының риза булуын теләп,

Искәндәр СИРАҖИ.

Фотода 11нче май пикетыннан күренешләр.«Җәһәннәм биюе» туктармы? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии