«Идарә хатын-кыз кулына күчсә, кабергә кереп ятуың хәерлерәк»

«Идарә хатын-кыз кулына күчсә, кабергә кереп ятуың хәерлерәк»

Хатын-кызны нечкә күңелле җан ияләре дисәк тә, кайчак алардан да көчлерәк кеше табылмый. Шул фикерне алга сөргән феминистик берләшмәләр дә барлыкка килде. Аларның төп теләге – ир-атлар белән бер дәрәҗәдә яки алардан да өстен булу. Ислам дине бу күренешкә ничек карый? Хатын-кызның хокуклары кысрыкланмыймы? Иренә буйсыну – хатын-кызның төп бурычымы? Бу һәм башка сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирде.

– Хәзер феминизм дигән юнәлеш көчле. Хатын-кыз тигез хокуклы, хәтта ир-аттан да өстен булырга омтыла. Бу күренешкә дин нинди карашта?

– Ир кеше белән хатын-кызның табигатенә күз салсак, Аллаһ Тәгаләнең ирләрне өстен куйганын күрербез. Динебез буенча хатын иренең сүзен тыңларга, аңа буйсынырга тиеш. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә дә ирләрнең гаиләдә баш булуы турында әйткән. Һәр илдә бер президент, эштә бер идарәче, ә гаиләдә бер хуҗа була. Ахыргысы ирләргә җиңелрәк бирелә, чөнки күңелләре шуңа ята. Ир-ат сүз тыңлаганны, буйсынганны ярата. Буйсындырырга да. Хатын-кызда мондый сыйфат юк. Әгәр дә ир кеше гаиләдә баш түгел икән, димәк, ул рухи яктан көчсез. Ул үзенең ирлек сыйфатын югалта. Ир кеше физик яктан көчлерәк. Аңа эшләргә, гаиләне тәэмин итәргә җиңелрәк. Бу дөньяда ир кеше профессияләре күбрәк. Феминистлар: «Безгә дә шул эш кирәк», – дип чыгалар. Совет чорында ир белән хатын-кыз бертигез, дип кычкырып йөрделәр. Нәтиҗәсен бүген күрәбез: хатын-кыз тимер юлда эшли, троллейбус йөртә. Ирләр белән хатын-кыз арасында тигезлек теләү – ахмаклык. Ишәккә ат йөген тагабыз икән, ул аны күтәрә алмый. Ишәкнең дә, атның да үз йөге бар. Эмоциональ яктан да ир кеше тотрыклырак. Гаиләдә дә Аллаһ Тәгалә «талак» сүзен әйтү хокукын ир кешегә биргән, чөнки хатын-кыз бүген иртә белән уяна да: «Миңа ирем ошамый, аерылам», – ди. Кич белән карый да: «Аннан да яхшырак кеше юк», – ди. Хатын-кызның табигате тиз үзгәрүчән. Ир кеше белән хатын-кызны бергә тигезләргә теләсәк, без аларның табигатен үзгәртәбез. Ә бу – кешене бозу дигән сүз. Алай эшләргә ярамый.

Укыганда безнең курста бер кыз бар иде. Ул әтисенең ашарга пешерүе, өй җыештыруы хакында сөйли иде. Без укып бетергәнче, аның ата-анасы аерылышты, чөнки ир кешенең табигате үзгәрде. Хатын-кызның түземлеге зуррак. Хатын-кыз эшкә чыгарга тели ди. Атна-ун көн эшли дә: «Юк, миңа бармый бу», – дип үзе үк зарлана башлый. Ир кеше бу вакытта хатын-кызга салынган була, хатыны үзе өйрәтеп бетерә. Хатын-кыз ире кебек булырга теләсә, аның тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Мин моны гарәп илләренә баргач сиздем. Андагы хатын-кызларда ниндидер нәфислек бар, алар Европа тормышына күчеп бетмәгән. Ә безнең як хатын-кызлары ирләргә охшаган: җилкәләре киң, йөзләре тупас, йөрешләре үзгә. Сәбәбе – ирләргә охшарга тырышу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә хатын-кыз кулына идарә күчсә, кабергә кереп ятуың хәерлерәк», – дигән. Хатын-кызны якларга, кеше күзеннән яшерергә, сакларга кирәк. Әгәр дә шуны теләмиләр икән, бу очракта алар ир кешегә әвереләләр. Феминизм дөрес күренеш түгел, аның аңлатмасы да дөрес түгел. Әгәр дә хатын-кыз чыннан да феминист булырга тели икән, ул ир хакын түгел, үз хакын сорасын. Аның хакы нәрсәдә соң? Хатын-кыз гел саклау астында булырга тиеш. Аны әтисе, ире, баласы, ир туганнары сакларга тиеш. Шәригать буенча хатын-кыз бер көн дә эшләргә тиеш түгел. Әгәр дә саклаучысыз калса, дәүләт аңа акча түләргә тиеш. Ир кешенең үз акчасы юк. Ул күп акча эшләсә дә, аның бер өлеше бала, икенчесе – хатын, өченчесе – әти-әни һәм башкалар өлеше. Хатын-кыз үзе эшләгәнне үзенә калдырырга мөмкин. Аның хакы күп, тик алардан баш тартып иренекенә омтыла. Ир кешенекен үзләштерү белән үзенекен югалта ул. Ир кешене хатын-кызга кул күтәрүдә гаеплиләр. Ир кеше җанвар түгел, тикмәгә ташланмый. Хатын-кыз ир кешене санга сукмый, буйсынмый, бертуктамый кычкыра. Ир кеше бу хатын-кызга карап тора да: «Нәфис сыйфатларын югалткан», – ди. Ә бу сыйфатларны югалткан хатын-кыз ир кеше була. Ә ике ир кеше сүзгә килә алмаса – сугыша. Хатын-кыз үз урынын югалтканнан килеп чыккан эш бу. Соң син үзең хатын-кыз сыйфатын югалттың, нәфис чәчкә булудан туктадың. Ирең кебек буласың килде, димәк, аның белән бер дәрәҗәдә сугыш, зарланма. Хатын-кызның яулыгын салуы да феминизмга бәйле. Франциядә яулыклы кыз җәберләнгән булып санала. Имеш, кемдер аны мәҗбүр итә. Ул үз теләге белән киеп тә, син салдырасың икән, бу да бит аны җәберләү.

Хатын-кызның матурлыгын каплап йөрүе – чит күзләрдән саклану коралы. Феминисткалар үзләрен шоу бизнеста күрсәтергә тырыша. Алар үзләренең тән матурлыгы белән акча эшли: йоклап, оятсыз җирләрен күрсәтеп. Һәрбер ир кеше дә шушы матурлыкка карап, аңа бәя бирә. Димәк, ул феминистка түгел, ул үзен саткан кеше. Хатын-кызның күкрәге ачык булып, ир кешенең күзе шунда төшә икән, «Мужчина, а вы куда смотрите?» – диләр. «Что ты открыла, туда и смотрю». Син бит аны карар өчен ачып куйгансың. Феминист булырга теләгән хатын-кыз үзе үк хатын-кызларны кимсетә булып чыга. Чын феминистка – чын мөселман кызы, ул үзенең акыл хезмәте белән генә дәрәҗә эшләргә тиеш.

– Ислам дине хатын-кызның хокукларын чикли, диләр. Асылда, диндә хатын-кызга нинди урын бирелә?

– Аллаһ Тәгалә беркайчан да ир кешенең дәрәҗәсе зуррак димәгән. Хатын-кызның һәм ир-атның хаклары тигез, ләкин дәрәҗәләре төрле. Хатын-кызга җәннәткә керергә дә җиңелрәк. Әйтик, хатын-кыз биш вакыт намазын укыса, уразасын тотса, иренә буйсынса, ул җәннәтле булыр. Ир кешегә шартлар күбрәк куелган: намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу, гаиләне, әти-әнине тәэмин итү, дин тарату, җәмгыять эшләре белән шөгыльләнү. Боларны эшләгән очракта гына ул җәннәткә керә ала. Хатын-кызлар Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында сугышка керергә теләгәннәр. Шул вакытта ул: «Сезнең сугышуыгыз – ирләрегезнең сүзен тыңлау», – дип әйткән. Хатын иренең сүзен тыңласа, сугышта булган кебек әҗер-савап ала. Әгәр хатын-кыз бала тапса, аның бөтен гөнаһлары кичерелә. Бала тапкан вакытта үлеп китсә, ул шәһитләр үлеме кебек була. Хатын-кыз бала имезгәндә, бер йотым сөт өчен сәдака савабын ала. Төнлә уянып, баласын караган өчен намазга торган кебек савап ала. Хатын-кыз өйдән чыкмыйча да күпме савап ала. Ир кешегә моның өчен сугышка барырга, мәчеткә йөрергә, күпне күрергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә болай дигән: «Ирләргә охшаган хатын-кызны, хатын-кызга охшарга теләгән ирне ләгънәт көтә». Бу сүзләрне ул сугыш кырында ир кеше кебек киенгән һәм кылыч тоткан, атка менеп атланган бер хатын-кызны күргәч әйткән. Дөрестән дә, хәзер хатын-кызлар ир киемен: чалбар, күлмәк кия. Кияргә тиешле итәкне чалбарга алыштыру белән йөрешләре дә үзгәрде: зур-зур атлап, ирләрчә йөри хәзер алар.

– Ирләр буйсынганны ярата, дидегез. Хатыннар кол рәвешендә буйсынып яшәргә тиешмени?

– Хатын-кыз тиешле очракта гына буйсына. Әгәр ир кеше тиеш булмаган әйберләр таләп итә башлый икән, бу вакытта аңа буйсынмаска мөмкин. Буйсыну – начар әйбер түгел. Без барыбыз да кемгәдер буйсынабыз. Ир кеше дә әти-әнисенә, эштәге директорына буйсына. Ә хатын-кыз бары тик иренә генә буйсынырга тиеш. Буйсына белмәгән кешегә бу дөньяда яшәве авыр. Тәкәббер кешене берәү дә яратмый. Моны коллык дип карарга кирәкми. Буйсыну – ул тәртип. Хатын-кыз буйсынмаса, тәртип булмас. Гаиләдә киңәшләшеп яшәргә кирәк, диләр. Бу бит сүз боткасы. Ничек итеп киңәшләшеп яшисең ди? Мәсәлән, ире: «Бүген кич әтиләргә барабыз», – ди. Хатыны: «Юк», – ди. Киңәшләштеләр: берсе тели, берсе юк, хәзер нишләргә? Ир кеше: «Җыен, киттек!» – ди. Бетте. Дөнья шулай бара. Бер кеше идарә итмәсә, уртак фикергә килеп булмый. Бер мәҗлестә булырга туры килде. 80 яшен тутырган апаның ике улы бар, ирен югалткан. Шул: «Мин иремнән бик риза булдым, бер генә үкенечем бар: ул миңа бала таптырмады», – ди. «Бала тапма, димәде. Ике бала таптым да, мин бүтән бала тапмыйм дидем. Ирем шул вакытта каршы әйтмәде», – ди. Ир кеше буларак ул: «Яп авызыңны, күпме әйтсәм, шуның кадәр табасың», – дияргә тиеш иде. Кабатлавымча, ир – җанвар түгел. Ул утырган җиреннән идарә итеп утырмый. «Тегене алып кил, моны алып бир, нишләп торасың ят, нишләп ятасың тор», – дими. Кирәк чакта гына әйтә.

– Ә ник алайса хатын-кызларга да күпирлелек рөхсәт ителми?

– Бу сорау Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да булган. Хатын-кызлар тавышланып, Мөхәммәт (с.г.в.) йортына килгәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыны Гайшә алар каршына чыгып: «Сезгә нәрсә кирәк?» – дигән. «Нигә әле ирләргә күпхатынлылык рөхсәт ителә, ә хатын-кызларга күпирлелек ярамый?» – дип сораганнар. «Иртәгә һәрберегез берәр чиләк су алып килегез» – дигән Гайшә анабыз. Икенче көнне су күтәреп килгән болар. «Ишек төбендә савыт бар, бөтенегез дә суыгызны шунда салыгыз». Хатын-кызлар суларын салгач, Гайшә анабыз: «Хәзер һәрберегез үзенең суын кире алсын» – дигән. «Ничек инде? Сулар кушылды бит», – дигән хатыннар. «Сезнең ирләрегез күп булса, сез балагызның кемнән туганын кайдан беләчәксез?» – дигән җавап алып, кайтып киткән хатыннар. Хатын-кызның күп ир теләве азгынлык яки ахмаклык. Азгынлык, чөнки аларның күп ирләр белән йоклыйсы килә, ахмаклык, чөнки хатын-кыз буйсынырга ярата. Ә дүрт иргә баш ия башласаң… Бала тапкан очракта нәсел, кан кушылу бар. Ир кеше икенче хатын алганда, ул сан өчен өйләнми, хатын-кыз исә нәтиҗәсен уйламый, сан өчен генә кияүгә чыгар иде. Ир кеше җаваплылыкны сизә белә. Ир кеше читкә йөрсә дә, «аерылам» дип сирәк очракта гына әйтә. Гадәттә, хатын-кыз башлый бу теманы. Ир кеше икенче хатын ала икән, димәк, ул беренчесен сакларга тели. Аллаһ Тәгалә күпхатынлылыкны рөхсәт иткән, әмма мәҗбүр итмәгән.

– Гаилә учагын саклап торучы хатыныннан ире еш кына җиңел ләззәт эзләп чыгып китә. Кире кайта, әмма кайбер хатыннар аерыла. Ә күпләр балам өчен дип кала. Бала өчен дип түзеп яшәү дөресме?

– Мондый анага һәйкәл куярга кирәк. Ул ана – җәннәт иясе. Безнең әти-әниләрдән: «Сезнең аерылышасыгыз килдеме?» – дип сорасак, барысы да: «Килде», – диячәк. Сезгә дөресен әйтмәскә генә мөмкин алар. Элегрәк кешедә җаваплылык хисе булган. Бүген хатын-кызда ана инстинкты бар диләр, бу – ялган. Хатын-кыз үзенең бу сыйфатын күптән югалтты. Ир белән хатын аерыла ди, хатын-кыз чыгып китәм, ди. Хатын күп очракта әти-әнисе янына чыгып китә, киткәндә балаларны да ала. Ләкин балалар ананыкы гына дип кем әйтте? Балада атаның да, ананың да өлеше бар, ләкин ни өчен син балаларны җыеп, «алар минеке» дип чыгып китәсең? Синең алай эшләргә хакың юк. Иң зур золым – бала минеке дип алып чыгып китү. Кимендә яртысын калдыр! Ике бала икән – берсен калдыр. Бала өчен иң кадерле кеше кем? Әти белән әни. Бервакытта да баладан: «Син кемне күбрәк яратасың?» дип сорарга ярамый. Әти белән әни икесе дә кадерле балага. Баланы үзең белән алып чыгып китеп, аның бер канатын кисәсең. Син хәйләкәр, син баланы үзеңнән мәхрүм итмисең. Ә син баладан сорап кара: бәлки, аның әтисе янында каласы киләдер. Сорамый ул аны, үзем үстерәм дип чыгып китә. Шуңа да бала өчен дип гаиләсен саклап калган хатын кыз – чын герой.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии