Әниләр чишмәсе

Чишмәләрнең салкын суын эчеп, Җаныгызга дәва алыгыз. Туар таңнар һәрчак якты булсын, Изгелекне саклап калыгыз. Айдар һәм Радик Сөләймановлар

Авылыбызда матур, күркәм бәйрәмнәр гел булып тора анысы. Әле генә Сабантуй гөрләп үтте. 11 июльдә исә авылдашлар инеш буенда урнашкан болынлыкка изге бәйрәмгә – “Әниләр” чишмәсе ачылу тантанасына җыелды. Мин дә биредә саф чишмә суыннан авыз иттем, түбәсенә изге айлы манара куелган коега карап сокландым, авылдашларымның мондый изге эшләрне чын күңелдән башкаруларына сөендем.

Явызлыкка хәзер шундый ияләндек, ә изгелек аңа караганда азрак кылына. Шуңа да бу бәйрәм башкаларына караганда күңелемә аеруча якын булды.

РӘҖӘБ АЕНДА – ИЗГЕ ЭШ

Айрат һәм Радик Сөләймановлар Рәҗәб аенда авылдашлары өчен зур савап эшләде. Үзләре көч куеп төзеткән “Әниләр” чишмәсен ачу һәм коены яңарту тантанасына авыл халкын җыйдылар. Алар моны әниләрен, гомумән, барлык мәрхүмәләрне изгеләштереп төзеттек, дип аңлатты. Болында зур итеп өстәл корганнар. Биш җирдә самавыр кайнап утыра. Килгәннәрнең барысы да кунак булды. Корбан шулпасыннан авыз иттеләр.

Бәйрәмгә берсе дә битараф калмаган: ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәй кигән бабайлар белән бергә урта яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да, кечкенә балалар да бар иде биредә.

Тантананы Идел Аръягының мөхтәсибе Линур хәзрәт Сабирҗанов башлап җибәрде.

– Без мөселман кардәшләр өчен икеләтә бәйрәм бүген. Беренчедән, изге Рәҗәб ае дәвам итә, икенчедә, шушы чишмә ачылу барлык мәрхүм әниләр рухына дога булып барып ирешсен өчен, изге гамәл кылынган бәйрәмгә – Корбан ашына җыелдык. Һәммәгез дә иманлы булыгыз, ураза тотыгыз. Аллаһы Тәгаләгә якын торыгыз, – диде Линур хәзрәт.

Коръән сүрәсе яңгыраган урында бер минутлык тынлык игълан ителде. Хәзрәт Коръән-Кәримнән аятьләр укыды, барыбызны да бер-беребезгә карата шәфкатьле булырга чакырды.

Аннан сүз хуҗалык рәисе Борис абый Гафуровка бирелде.

– Биш ай элек Айдар Сөләйманов шундый изге планнары барлыгы турында безнең белән уртаклашкан иде. Ниятен хупладык, шатланып риза булдык. Бу кое һәм чишмә авылыбыз халкына хезмәт итсен. Ватмыйча, җимермичә озак еллар саклый алсак иде. Саф суы күңелгә пакьлек өстәсен, моны төзетүчеләрнең – Айдар белән Радик Сөләймановларның әнисе һәм башка мәрхүмәләр каберенә шифа булып барсын, – дип изге теләкләрен юллады Борис абый.

ЭТ ӨРӘ – БҮРЕ ЙӨРИ

Айдар һәм Радик Сөләймановлар икесе дә Кече Чынлыда туып-үскән. Хәзер гаиләләре белән башкалада яшәп, шунда хезмәт итәләр. Тик туган якка сукмакны суытмыйлар. Алар бу эшкә ничек алынган? Идеясен кем уйлап тапкан? Мине беренче чиратта шулар кызыксындырды. Баксаң, уйлары да, планнары да бер булган аларның. Бер тапкыр утырып сөйләшүләре җиткән, шунда ук бу уйны гамәлгә кертү ягын карый башлаганнар. Биш ай элек уйда булса, унберендә инде ачылу тантанасын да оештырдылар.

– Күптән түгел әнием – Солтания төшемә керде. Ул 70 яшендә кинәт кенә арабыздан китеп барды. Бу безнең өчен зур югалту булды. Төшемдә әнине бер бала шушы кое янына алып килде. Ә анда зур ак йорт төзелгән. Әнием моны күреп бик сөенгән. Шул кергәннән соң, күңелем тулып, Айдар белән уртаклаштым. Баксаң, ул да шул хакта уйланып йөри икән. “Әнием шушы чишмәгә суга килә иде. Яңартасы, әниләр хөрмәтенә чишмә торгызасы иде”, – диде ул.

Бу чишмә әниләрнең якты истәлеге өчен төзелде. Кайчандыр шушы су юлларыннан йөргән, хәзер инде арабызда булмаган әниләрне онытмасак иде. Аннан Сабантуйларына кайткач, туй вакытында яшьләр килерлек матур урын булсын ул, – диде Радик абый Сөләйманов.

Айдар абый Сөләйманов исә теләкләрен Президентыбыз сүзләреннән башлады.

– “Чишмәләребезгә кайту – тарихка кайту”, – дип әйтә Президентыбыз. Авылыбызның горурланырлык халкы, матур тарихы, сокланырлык урыннары бар. Шушы чишмә дә аның бер матур объекты булып калсын иде. Без Радик Сөләйманов белән бертигез эшләдек. Ике кеше генә башкарып чыга торган эш түгел. Авылдашлар бик булышты. Шәйхәттаров, Җаббаров, Гобайдуллов, Җәмалетдиновлар гаиләсенә аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә. Монда бит әле матди гына түгел, рухи ярдәм дә зур роль уйный. Андый чакта кешенең җылы сүзе, ягымлы карашы җанга якын. Дөрес, авыр сүзләр дә ишетелгәләде. Аңа карап кына эшне туктатмадык. Эт өрә тора, бүре йөри тора, диләр бит. Чишмә халык өчен хезмәт итсен иде. Бай, матур яшик. Авылыбыз халкы моңа лаек, – диде ул.

Нинди генә эшкә алынсаң да, таяк тыгучылар табыла инде анысы. Изге гамәл кылучыларга да каршы торуны аңлап булмый. Кемнәр каршы торды икән?! Айдар абый моның сер булып калуын теләде. Бу вакытта Линур хәзрәт әйткән сүзләр исемә төште. “Кемдер агач утырта, без аның җимешләрен ашыйбыз. Әҗере утырткан кешегә бара. Кемдер чишмә яңарта, суын эчәбез, әҗере шулай ук яңарткан кешегә бара. Бер-берегезгә изге гамәлләр кылуда ярышыгыз”, – диде ул. Таяк тыгып түгел, изгелек кылып ярышсак иде. Савабы үзебезгә меңе белән кайтыр.

Бәйрәмдә башта азан әйтелде, Корбан чалынды. Аннан авыл өстенә, су буйларына моң агылды. Клуб мөдире Шәүкәт абый Фәхретдинов бөтен аппаратурасын бәйрәм булган урынга алып чыккан. Ул яңгыраткан көйләр бәйрәмгә ямь өстәде.

ЧИШМӘ ЯСАТКАННАР ОҖМАХКА КЕРӘ

Авылдашыбыз, химия укытучысы, хәзер лаеклы ялда булган Равия апа Хөсәенова йорты шушы коедан ерак түгел. Алар электән инде бу кое суыннан файдалана иде. Аның уй-теләкләре белән дә уртаклаштым.

– Мондагы суны алырга күрше-тирә авыллардан ук белән киләләр иде. Хәзер әйбәтләп карагач, Коръән укылган урын булгач, саф чишмә суын әллә кайдан ук килеп алырлар. Су бик йомшак монда. Туган ягын онытмаган, шундый изге гамәлләр кылып йөргән егетләргә рәхмәттән кала сүз юк. Бу безгә тагын да көч-куәт, күңел күтәренкелеге бирде. Чишмә ясаган кеше оҗмахка керә, диләр. Ходай үзләрен дә олыласын иде, – диде Равия апа.

Мәктәп директоры Тәскирә Рәүф кызы Ибраһимова белән кабат чишмә янына килеп, салкын судан авыз иткәндә, тарих укытучысы Флера апа Сөләйманованы (чишмәне төзетүче Айдар абыйның әнисе) кабат искә алдык. Күзгә яшьләр килә. Чөнки аның кинәт арабыздан китүе авыл халкы өчен зур югалту булды. Тәскирә апага ул хезмәттәше буларак якын булса, минем өчен кадерле укытучым иде. Флера апа иң таләпчән укытучыларның берсе булды. Кайчакта дәрестә бераз гына шүрли дә идек. Аның каравы, университетка укырга кергәч, Флера апа өйрәткән программаны кабатлап та тормыйча “5”легә сөйләгән чакларым күп булды. Укучылары белсен, исендә калдырсын дип бик тырыша, җайлы итеп аңлата иде ул. Флера апаның урыны оҗмахта булсын.

Азактан Линур хәзрәт кабат үз теләкләрен җиткерде.

– Әниләр урыны җәннәттә! Халәтләре яхшы булсын. Каберләрен онытмагыз. “Әниләр” чишмәсенә юлны өзмәгез. Коръән укып ачылган чишмә суы күңелләрегезгә иман китерсен, шифа бирсен. Мәчеткә йөрегез, аның сукмагына чирәм үсмәсен, – дип сүзләрен төгәлләде Линур хәзрәт.

Бәйрәмгә җыелган авылдашлар кичке якта гына таралышты. Мондый изге гамәл кылганны Ходай да күреп, сөенеп тора. Әнә бит көннең нинди матурын, кояшлысын бирде.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы.

Мигъраҗ кичәсе

Бик тиздән мөэмин мөселманнарыбыз өчен ел буе көткән изге бәйрәмнәр башлана. Бу хөрмәтле өч ай (рәҗәб, шәгъбән, рамазан) – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек айлары.

Рәҗәб ае һәм Мигъраҗ кичәсе турында күбрәк мәгълүмат алырга теләп, районы Урта Мишә авылы Наил мәчете имам-хатыйбы Нурмөхәммәт абый Якуповка мөрәҗәгать иттем.

– Рәҗәб ае быел 24 июнь-22 июльгә туры килде. Аның 26нчы көнен барлык мөселман кардәшләребез Мигъраҗ кичәсе буларак белә. Быел ул 19 июль киченә туры киләчәк.

Аллаһы Тәгалә үз бәндәләрен туры юлга, дингә тагын да якынайту өчен, пәйгамбәрләргә могҗиза кылу сәләте биргән. Могҗизаны ике төргә бүлеп йөртәләр: мәгънәви һәм хисси. Безнең Мөхәммәт (с.г.с)гә бирелгән иң бөек могҗизаларыбызның берсе – илаһи Коръән-Кәримдер. Аннан кала бөек могҗиза – “Исра һәм Мигъраҗ” могҗизасы. “Исра” сүзе – “төнлә сәфәр кылу” дигәнне аңлата, ә “Мигъраҗ” исә “Пәйгамбәрләребезнең күктәге илаһи галәмгә ашуы” дигән мәгънәне белдерә икән.

“Исра” һәм “Мигъраҗ” вакыйгасының эчтәлеге болайрак. Моннан күп гасырлар элек, 621 елда Рәҗәб аеның 27нче төнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с) янына төнлә Җәбраил (г.с) килә һәм бик сөенечле хәбәр җиткерә. “Сине Аллаһы Тәгалә үз янына чакырды”, – дип хәбәр сала ул. Шулай итеп, Пәйгамбәребез “Бурак” (бу хайван ишәктән зур, аттан кечкенә, кеше йөзле, кояш чыгышыннан кояш батышына кадәр җитәрлек гаҗәеп зур канатлы. Ә тәрҗемә итсәк – “яшен тизлегендә оча торган” дигәнне аңлата) дигән җан иясенә атланып, мәсҗид Хәрманнан мәсҗит Әкъсага яшен тизлеге белән китерелә. Ә монда инде җир йөзенә килеп киткән Адәм белән Һавадан алып бөтен пәйгамбәрләр (алар 124 мең) Аллаһы Тәгалә тарафыннан барчасы да тергезелеп бергә җыелган була. Алар ике рәкәгать намаз укыганнан соң, Пәйгамбәребез алдына ике кәсә китерәләр. Аларның берсендә сөт булса, икенчесендә – хәмер. Мөхәммәт (с.г.с) сөтне эчә. Шунда аңа: “Син дөрес эшләдең, кавемең иманлы булыр”, – диләр.

Шуннан соң ул Аллаһы Тәгалә әмере белән күккә ашырыла. Бу эштә Җәбраил (г.с) Пәйгамбәребезнең юлдашчысы була. Мөхәммәт (с.г.с)га башка пәйгамбәрләргә күрергә мөмкин булмаган җирләрне дә күрү рөхсәт ителә. Ул күктәге сәяхәтендә җәннәт һәм җәһәннәм галәмәтләрен күрүгә дә ирешә. Шушы җиденче кат күккә күтәрелгәннән соң, Пәйгамбәребез 70 пәрдә аша Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Ул бик курка, шулай да югалып калмый, сәҗдәгә килә, Аллаһыбызга мактаулар укый.

Бу очрашудан соң Пәйгамбәребез кире җиргә кайта. Ә Аллаһы Тәгалә без Адәм балаларына 50 рәкәгать намаз укырга фарыз итә. Муса (г.с) Мөхәммәт (с.г.с)га әйтә: “Синең кавемең иген игә, мал асрый, алар 50 рәкәгать намазны күтәрә алмас. Бар, Аллаһы Тәгаләдән сора, азрак булса да киметеп булмас микән”, – ди. Пәйгамбәребез берничә мәртәбә Аллаһы Раббыбызга мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, 50 вакыт намаздан 5 вакыт кына кала, әмма Аллаһыбыз болай ди: “…шушы 5 вакыт намазны укысалар, мин аларга 50 вакыт намаз савабын язармын”, – ди. Шуңа күрә дә 5 вакыт намаз кылу һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз гамәлләрнең берсе. Мөхәммәт (с.г.с) гел әйтә торган булган: “Изгелек кыласыңмы, я булмаса син гыйбадәттәме – үзеңнең Аллаһы Тәгалә күзәтүе астында булуыңны онытма. Син Аны күрмәссең, әмма ул сине күрәдер”, – ди.

Шушы изге айда 1 генә көн булса да ураза тотып уздырасың икән, Аллаһы Тәгалә бик күп саваплар язып, булган гөнаһларыгызны кичерермен дигән. Тыйганыннан тыелып, нәфесебезне йөгәнләп яшәсәк, гыйбадәттә булсак, Аллаһы Тәгалә дә безне үз рәхмәтеннән ташламас, иншалла!

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА.

Теләче.

Комментарии