Рамазанның соңгы 10 көне

Рамазанның соңгы 10 көне

Гәйшә радыйАллаһу гәнһә әйтә: «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм Рамазанның соңгы 10 төнен торгыза иде (гыйбадәт кылуда бик нык тырышлык куя, намаз укый, күп итеп Коръән укый), гаиләсен дә өнди иде. Изарын кысып куя иде» (Бохари-Мөслим риваятьләре).

Икенче хәдистә: «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм бүтән көннәргә караганда соңгы 10 көндә тырышлыгын (гыйбадәт кылуда) тагын да арттыра иде», диелә.

Димәк, Рамазанның соңгы 10 көнендә гыйбадәтләребезне, итагатебезне арттырырга тырышырга кирәк. Күбрәк нәфел намазлары укыйк, Аллаһыны зекер итик, тәүбә-истигъфар кылыйк, Коръән укыйк. Пәйгамбәребез эшләгәнчә, без дә гыйбадәтләребезне арттырыйк, төннәребезне – намазда, көннәребезне Коръән укуда үткәрергә тырышыйк. Гаиләләребезне дә шуңа юнәлтик, бигрәк тә соңгы 10 көндә. Бу бик зур форсат, аның кадерен аңласак, белсәк иде.

Әгәр Рамазанның узган 20 көнендә Коръәнне укып чыкмаган булсак, гыйбадәтләребезгә җиңел караган булсак, шушы соңгы санаулы көннәрдә гыйбадәтләребезне арттырырга тырышыйк. Коръәнне укып бетерик яки тагын бер кат укып чыгыйк. Намазларыбызда кимчелек булса, төннәребезне намазда үткәрик. Бәлки, шушы гыйбадәтләрне торгызганда, Кадер кичәсенә ирешербез. Сәхабәләр дә бу төннәрен намазда үткәргән.

Якындагы мәчеттә җәмәгать белән төнге намазларда катнашсак, тагын да хәерлерәк булыр. Мәчет булмаса, өйдә гаиләгез белән тәравих намазларын укырга тырышыгыз. Арып китсәк, утырып Коръән укыйк. Коръән укырга форсат булмаса, Аллаһы Тәгаләне зекер итик, тәүбә-истигъфарлар кылыйк. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм сыйфатлары белән сыйфатланыйк, соңгы 10 көнне гыйбадәттә үткәрик.

Аллаһы Сөбханә Тәгалә шундый тәүфыйк бирсен: соңгы 10 көннең кадерен белеп, гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен, шушы гыйбадәттә булган сыйфатта Кадер кичәсен дә үткәреп җибәрергә язсын. Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәреп, Аллаһы Тәгалә бу көнгә кадәр кылган гөнаһларыбызны кичерсен иде. Аллаһы Тәгалә безнең гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да Үзенең фирдәвес җәннәтләренә кертсә иде!

ФИТЫР САДАКАСЫ

Рамазан ае төгәлләнгәндә, шушы ай бетәр алдыннан, уразабызны камил кылыр өчен, безнең өстебездә тагын бер бурыч тора – ул зәкәтүл-фитр, фитыр садакасы бирү. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм фитыр садакасын бирүне фарыз кылды. «Ул 1 сагъ хөрмәдән яки 1 сагъ бодайдан булсын. Ул ир-ат яки хатын-кызмы, кече яки олы яшьтә булсынмы, һәр мөселманга фитыр садакасын фарыз кылды. Аны гает намазына чыкканчы фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора» (Бохари-Мөслим риваятьләре). Бу хәдис садаканың мескеннәргә, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә бирелергә тиешлегенә дәлил. Рамазан аенда ураза тотканда уразабызның әҗерен киметә торган гамәлләр, кимчелекләр була. Без аларны сизмәстән эшләп куйган булсак, мәсәлән, карарга ярамаганны карасак, ишетергә ярамаганны тыңласак, сөйләшкәндә гайбәткә, буш сүзгә кереп китсәк, фитыр садакасы шушы кимчелекләрне юкка чыгару, юу, чистарту, уразабызны камилләштерүгә сәбәп була.

Икенче хикмәте – гает көнендә фәкыйрь мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен, бәйрәм итсен өчен бирәбез сәдаканы.

Сагъ дигән үлчәү берәмлеген галимнәр төрлечә аңлата. Кемдер 1 сагъ ул ярмага күчергәндә – 2,5 кг, ә икенчеләре 2,8 кг ди. 3 кг итеп алсак, яхшырак була. Артык булуның зыяны юк. Тиешле микъдардан ким булмасын. 3әр кг дөге, карабодай, арпа, бодай ярмасы, токмач, он, йөзем яки хөрмә бирергә мөмкин. Бер гаиләдә ничә кеше барын исәплибез, һәрберсеннән дә фитыр садакасы бирелергә тиеш. Гаилә башлыгы кул астында булган балалар, хатыннар, әти-әни өчен дә бирә. Төрләндереп бирергә дә мөмкин, 3әр кг ярма һәм башка төрле ризык та рөхсәт ителгән. Галимнәр гаиләдә ана карынындагы 4 айдан узган баладан да фитыр садакасы бирелергә тиеш, ди. Сәдаканы бирүнең иң хәерле вакыты – гает намазына кадәр. Бәйрәмгә кадәр 1-2 көн алдан бирергә дә рөхсәт ителә. Моңа дәлил итеп сәхабәләрнең гамәлен алганнар. Алар фитыр садакасын 1-2 көн алдан бирә торган булганнар (Имам Әхмәт риваяте).

Бүген сәдаканы азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирергә дә мөмкин. Тиешле 3әр кг ярмаларны салып һәм өстәмә 1 кг он, үсемлек мае, татлы ризыклар белән тулыландырсак, тагын да күркәмрәк. Сәдаканы ризык белән бирү пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора. Акчасы булса да, ул ризык белән бирүне хуп күргән.

Аллаһы Сөбханә Тәгалә тоткан уразабызны кабуллардан кылсын. Фитыр сәдакасын, дөрес итеп, сәдака әһелләренә тапшырырга язса иде. Кимчелекле булган уразаларыбызны фитыр сәдакасы тапшырып, камил уразадан санаса иде. Аллаһы Тәгалә безне анадан туган бала кебек гөнаһларыбыздан чистартып, Рамазан аеннан соң да изгелекләр кылу мөмкинлеге бирсен. Тәүфыйк-һидаять биреп, шушы хак юлда, ислам динендә ихластан Аның Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм пәйгамбәребезнең сөннәте буенча яшәргә насыйп әйләсә иде.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии