Бәхетле йөз, меңләгән рәхмәт – «Ярдәм»нең ирешкән уңышы

Кичә генә 2018нче елга аяк баскан идек кебек, инде 2019га иярдек. Елларны алыштырганда эшләгән эшебезгә һәм кылган гамәлләребезгә бәя бирергә дә кирәктер. Хәер, үзебез эшләгәннәрне санап утырсак бик озакка сузылыр. Кем әйтмешли, санарга да иренмәскә кирәк бит! Ә Татарстанның «Ярдәм» милли ислами хәйрия фонды үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясарга өлгерде дә инде.

«Ярдәм» дәвалау-укыту, тернәкләндерү үзәге – илебездәге мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнарны тернәкләндерү һәм аларга белем бирү өчен барлыкка килгән оешма. Хәер, таза һәм сау-сәламәт булган кеше мондый оешмалар турында сирәк искә ала, аның турында хәбәр ишетсә дә, колак салмыйча узып китү ягын карый. Ә хәрәкәтләнә алмаган, күрмәгән яки ишетмәгән кешегә сәламәт кешенең ярдәме кирәк шул. Нәкъ шундый ярдәм кулын сузалар да инде бу хәйрия фондында.

2018нче елда «Ярдәм»нең тормышка ашырган проектлары күп. Шулар арасыннан берсе – күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган курслары. Ел буена мондый төр дәресләр 5 тапкыр узган. Шушы вакыт аралыгында мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар җирлектә җайлашырга, компьютерда эшләү серләренә төшенә һәм язарга өйрәнә. Ә менә начар күрүче 17 яшьлек Дагыстан кызы Фатыйма Кимайлова курслар вакытында яңа белемнәр генә алып калмый, башка инвалид мөселманнарны да үз белгәннәренә өйрәтә. Ул ике ел рәттән Ингушетиядә узган начар күрүчеләр өчен оештырылган Бөтенрусия уку конкурсында алдынгы урыннарны алып килә. Аның начар күрүчеләр өчен бастырылган дәреслеккә керткән өлеше дә бик зур.

– Бу курслар вакытында бер тапкыр да «вакытымны бушка үткәрдем инде» дип әйткәнем булмады. Китәргә кирәк булмаса, калган да булыр идем. Үзең генә өйрәнеп калмыйча, кемгәдер булыша алу аеруча рәхәт. Начар күрүчеләр өчен дәреслек булдыру – ул зур бәхет. Ул китап булганда, укытучы ярдәменнән башка нинди дә булса яңа белемнәр алырга мөмкин. Мин «Ярдәм»не Хаҗ белән тиңләр идем. Мин Хаҗда булган вакытта да шундый ук тойгылар кичердем, – ди ул елмаеп.

Хәйрия фонды моның белән генә тукталып калмый. Киләсе төп вакыйгаларның берсе – Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылу. Авыл халкы бүгенге көндә бу пансионат ачылуга сөенеп туя алмый, чөнки элек – бу урында җимерелгән башлангыч белем бирү мәктәбе булган. Ә бу елның ноябрь аенда мәктәп торгызылган һәм яңа ремонт ясалган. Монда 30 ир балага урын әзер, ә бүген биредә 13 бала яши. Малайларның әниләре сүзләренә караганда, «пансионат – икенче йорт, чөнки монда эшләүчеләрнең балаларга булган мөнәсәбәтләре дә нәкъ өйдәгечә».

Казанның «Ярдәм» мәчетендә булырга туры килгән булса, яки кырыйдан үтеп китсәгез, аның зур территориясенә күз салмый калмагансыздыр. Быел меценатлар көче белән шул территориядә футбол кыры һәм тренажерлар зонасы өр-яңадан ясалган. Хәзер ул заманча шартларга да, кирәкле таләпләргә дә туры килә, шуңа да мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар сәламәтлекләрен яхшырту нияте белән, спорт белән дә шөгыльләнә алалар. Теләсәң – спорт белән дуслаш, теләсәң – туп тип. Күпләр икенчесен сайлый, чөнки узып баручы елда ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче яшьләр җыелып, «Ярдәм» футбол командасы барлыкка китерделәр. «Авырулары көчле булуга карамастан, безнең команда шәһәрнең футбол ярышларында алдынгы урыннарда гына бара», дип горурланып әйтәләр фонд хезмәткәрләре. Бу горурлыкны футбол командасы егетләренең йөзендә дә күрергә мөмкин. Һәрберсенең күзләреннән үк «Ярдәм»гә олы рәхмәт әйтүләрен укырга мөмкин.

Хәйрия фондының кылган гамәлләре моның белән генә тәмамланмый, алар бихисап. Ләкин аерым алганда, 2018нче ел – «Ярдәм» өчен уңышлы ел, чөнки бер ел эчендә 1200 инвалидка ярдәм күрсәтелгән. Ә бу күрсәткеч елдан ел арта гына.

– Рамазан аенда да мәчетебез янындагы чатырларда көн саен 1200 һәм 300 кешегә ифтарлар уздырылды. Чатырларга кунак булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр, аз керемлеләр, мәхәлләдәге мохтаҗлар килде. Гомумән алганда, узган Рамазан аенда чатырларда 45 меңнән артык кеше авыз ачты һәм сәхәр ашады, – дип сөйләде фондның рәисе Илдар Баязитов.

Әле күптән түгел Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашындагы мөселманнар утырышында 2019нчы елны – «Коръәнне аңлату елы» дип атадылар. Шуңа да яңа елда мондый хәйрия проектларын тагын да күбрәк оештыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнарга күбрәк булышлык күрсәтү карала. Кем белә, бәлки, «Безнең гәҗит»не укучыларның да бу фондка ярдәм өлеше тияр һәм булышлык белән мондый проектларның саны һәр ел саен артыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии