Нәсыйхәтләр

КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫ

Кайвакыт берәр сынау каршында калсаң яки хәл итүе авыр тоелган берәр мәсьәлә килеп чыкса, борчуга батасың. Үзеңне ничек тынычландырырга соң?

Борчылу, ничә яшьтә булуына карамастан, адәм баласына хас нәрсәдер инде ул. Хәтерләгез әле, мәктәптә укыган вакытта берәр контроль эштән начар билге алсак, ярышта яки олимпиадада җиңү яуламасак яки имтиханны бирә алмасак, кәеф төшә иде. Тормыш итә башлагач та, эше алга бармаса, гаиләсендә тынычлык булмаса, кешенең калебе сыкрана, төн йокысы кача.

Тормышның шундый мизгелләрен җиңел генә, йөрәккә артык якын алмыйча гына үткәреп җибәрергә ярдәм итә торган бер чара бар: ул – Аллаһыны зикер итү. «Рәгыд» («Күкрәү») сүрәсенең 13нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кемнәр иман китерә, аларның калебләре (йөрәкләре, күңелләре) Аллаһны зикер итү белән тынычлана; күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймыни?!» Әйе, бу, һичшиксез, шулай.

Борчуың булганда кулыңа Коръән алып укый башласаң (ә Коръән уку – иң хәерле зикерләрнең берсе), өстәвенә тәрҗемәсен дә карап барсаң, күңелләргә рәхәт булып китә, калеб тынычланып кала. Яныбызда ачып укырга Коръән китабы булмаса, яттан белгән сүрәләрне мәгънәләрен аңлап укысак, шулай ук бу дөньяның мәшәкатьләре онытылып тора. Бар нәрсә дә Аллаһтан икәненә һәм, ни генә булса да, ул халәтнең безгә хәерле икәненә ышануыбыз арта барачак. Боларның барысын да аңлап, истә тотып, куаныч табачакбыз. Шуңа да безнең белән нәрсә генә булмасын, Раббыбызны зикер итәргә ашыгыйк, йөрәкләрне Аллаһка бәйләп яшик, Ул безнең күңелләргә тынычлык, иминлек салыр.

АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ – АТА-АНА РИЗАЛЫГЫНДА

Динебездә ата-анага хөрмәт күрсәтү бик зур дәрәҗә санала. Өстебездәге иң зур бурычны үтәүдән – Аллаһка гыйбадәт кылудан соңгы гамәлебез – әти-әниебезне хөрмәтләү, аларга ярдәм итү. Шулай ук без балаларның бер максаты аларның ризалыгын алу булырга тиеш, чөнки Аллаһ ризалыгының нигезендә әти-әниеңнең синнән риза булуы ята.

Моңа дәлил булып, Тирмизи җыентыгында килгән сахих хәдис тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.):.: «Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы – ата-ана ризалыгында, Аллаһы Тәгаләнең ачуы – ата-ана ачуында», – дип әйткән. Шуңа күрә әти-әниебезнең ачуын чыгарудан сакланырга һәм аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итеп, кушканнарын үтәп, тавышны күтәрмичә йомшак сөйләшеп, аларның ризалыгын алырга омтылырга кирәк. Әмма бу бары тик хәерле, изге гамәлләрдә генә аларның сүзләрен тыңлауга һәм үтәүгә кагыла.

Әгәр дә әти-әниең: «Намаз укыма, бу гамәлеңнән мин бер дә риза түгел», – дип әйтеп куйса, ул вакытта аларның ачуын чыгармыйм, ризалыгын алыйм дип, намазны калдыруың һич дөрес булмый. Чөнки Аллаһ хакы ата-ана хакыннан өстенрәк. Пәйгамбәребез дә: «Аллаһка каршы эшләрдә мәхлукка буйсыну юк», – дип әйткән (имам Әхмәд җыентыгы).

Гөнаһлы гамәлләрдә һичкемгә буйсынырга ярамый, хәтта иң кадерле, иң якын булган әти-әниләребезгә дә. Әмма изгелекләрнең бар төрендә дә аларның ризалыгын алырга һәрчак омтылырга тиешбез, чөнки алар бездән риза булсалар, Раббыбыз да бездән риза булыр, иншәәАллаһ.

АВЫРЫЙ БАШЛАСАҢ…

Авырый башлауны сизүгә, иң беренче, «шифа бирсен, әйбәт кенә савыгырга язсын» дип, Аллаһка ялварырга кирәк.

Бу уңайдан, сөекле Пәйгамбәребез дә үзенең хәдисләрендә ничек итеп Аллаһтан ярдәм сорарга икәнлекне өйрәтеп калдырган. Авырып китсәк, без дә бу доганы әйтергә онытмыйк:

«Кулыңны тәнеңнең авырткан урынына куй да, өч мәртәбә:

– Бисмилләһ («Аллаһ исеме белән»), – дип әйт. Аннары җиде мәртәбә:

– Әгүзү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәзиру («Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенам»), – диген» (Мөслим риваяте, 2202).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии