«Адәм баласының ихтыяҗы кибеттә генә түгел, аңа рухи азык кирәк»

«Адәм баласының ихтыяҗы кибеттә генә түгел, аңа рухи азык кирәк»

Аллаһ Тәгалә юмарт затларны ярата. Коръәндә дә җәннәткә беренче булып юмартлар керәчәге турында әйтелгән. Игътибар иткәнегез бардыр: кесәсендәге соңгы ун сумын да мохтаҗларга бирүчеләр бар. Букчасында миллионнар булып та, бер сум акчасын кызганганнар да очрый. Юмартлык һәм изгелек кылу хакында Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.
– Беркөнне бер кеше сәдака бирү турында хәдис ишетә. Өенә кайтырга чыкканда, урамда инде шактый караңгы була. Каршысына бер кеше килгәнен күреп: «Моңа сәдака бирим әле», – дип, аңа акча биреп китә. Иртән торгач: «Син төнлә безнең шәһәрнең иң бай кешесенә сәдака биргәнсең бит», – дип, моңардан көләләр. Ә сәдаканы алган теге бай кеше исә ул төнне йоклый алмый. «Ничек инде миңа гап-гади хезмәтче сәдака бирде? Ә минем, базар, кибетем була торып, шушы яшемә җитеп, бер тапкыр да сәдака биргәнем юк», – дип, бик хафалана һәм шул көннән башлап сәдака бирә башлый. Менә шулай ялгышып кына да, бер кеше байны саваплы эшкә этәргән.
– Хәзрәт, күпләр сәдаканы фәкать акча белән генә биреп була дип ялгышамы?
– Әлбәттә. Мохтаҗ кешегә берәр кием яки ризык бирсәң дә, ул да сәдака санала. Юмартлыкны сәдака, акча бирү белән генә чикләп карарга кирәкми. Мәсәлән, бер кешенең кайсы да булса бер өлкәдә гыйлеме, тәҗрибәсе бар ди. Ул үз вакытын кызганмыйча, ихлас рәвештә калганнар белән әлеге гыйлемен бүлешә икән, бу да юмартлыкка керә. Яки кайчан һәм нинди генә ярдәм сорасаң да, берәү килеп, сиңа булышып китә икән, ул да юмарт кешеләрдән була, чөнки үзенең көчен, вакытын кызганмыйча ярдәмләшә. Берәрсе синнән киңәш сорады икән, сүзеңне, вакытыңны кызганмыйча яхшылап аңлатып бирүең дә юмартлыкка керә. «Бер кеше сәдака бирү яисә кардәшенең хәлен сорашу өчен ишеген ачса, Аллаһ Тәгалә аның малының бәрәкәтен арттырыр». «Үзеңнең якыннарыңнан фәкыйрь булганнарына бирелгән ярдәм сәдакадан китәр, кардәшлек хакларын үтәүдән дә саналыр», – диелгән хәдистә. 
Күңелләре гел изгелектә булган бертуган ике ир-ат яшәгән. Аның берсе өйләнеп, гаилә кора, балалары туа. Икенчесе буйдак кала. Әти-әниләре үлгәч, алар аерым яшәргә карар итәләр. Булган бар нәрсәләрен урталай бүлешәләр. Энесенә күршедә генә йорт та җиткерәләр. Бу ике туганның йортларын бары тик икесе өчен дә ашлык саклар өчен казылган ике чокыр гына аера. Һәр кич төнге намаздан соң, абыйсы яшерен рәвештә килеп, үзенең орлык саклау чокырыннан бер-ике капчыкны алып энекәшенекенә сала торган була. «Йә, Раббым, миңа хатын, балалар бирдең. Алар миңа ярдәм итәләр хуҗалыкта. Картайгач та ярдәмнәреннән ташламаслар. Ә менә энекәшемнең беркеме дә юк. Миңа караганда аңа орлык күбрәк калсын. Аллаһ күршеләргә ярдәм итәргә кушкан, ә минем күршем өстәвенә туганым да. Мин үземә бирелгәннән канәгать», – ди абыйсы. Энекәше дә һәр иртә яшерен рәвештә генә үз чокырыннан абыйсының чокырына ашлык сала торган була. «Ялгыз кешегә күп кирәкми. Абыйның балалары кечкенә. Миңа караганда алар күбрәк ашлыкка мохтаҗ. Аллаһ күршеләргә ярдәм итәргә кушкан, ә минем күршем өстәвенә туганым да. Мин үземә бирелгәннән канәгать», – ди энекәше дә. Алар икесе дә яшерен рәвештә изгелек эшли һәм икесе дә үзе генә туганына ярдәм итә дип уйлый. Аллаһ Тәгалә әлеге туганнарга үзенең фатихасын биреп, аларның байлыгын тагын да арттыра. Дөреслектә, Раббыбыз изгелек эшләүчеләрне сөя.
– Изгелекне яшерен рәвештә кылырга кирәкме?
– Әйе, сәдаканы, изгелекне күрсәтеп бирергә, күрсәтеп кылырга ярамый. Ләкин шулай да фарыз сәдакаларны күрсәтеп бирү гөнаһ булмас. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр», – дигән. Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда белән әйләнеп кайтачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өстәге кул астагы кулдан хәерлерәк», – дигән. Сәдака – гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә була һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәлаләрдән дә имин кылачак.
– Кайсы айда кылынган изгелек саваплырак? 
– Рамазан аенда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы күбрәк. Әнәс ибн Мәлик әйткән: «Бер вакытны Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «...Кайсы сәдака саваплырак?» – дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип әйтте. Әлеге мөбарәк айда фитыр сәдакасын бирү өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора һәм ул һәр мөэмин-мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. «Фитыр сәдакасы түләнгәнче, Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр», – диелгән хәдистә.
– Хәзрәт, сер түгел: теге яки бу социаль челтәрне ачсак та, мәчет төзелеше турында яңалыкларны күрербез. Яңа мәчет төзелеше турында хәбәрне төрлечә кабул итәләр. Кемдер шатланып һәм куәтләп, ә кемдер ризасызлыгын белдерә. Янәсе, мәчетләр саны болай да күп. Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
– Мин мәчетләр күп дип әйтә алмыйм. Көн саен диярлек ачылган сәүдә үзәкләре белән чагыштырганда, бу бик аз. Адәм баласының ихтыяҗы кибеттә генә түгел бит, аңа рухи азык та кирәк. Ә аны мәчетләр, шулар каршында эшләп килүче мәдрәсәләр бирә. Күз алдында шәһәр үсә, яңа йортлар гына түгел, яңа урамнар барлыкка килә. Яшьләр генә яши торган микрорайоннар да бар. Шундый микрорайонда мәчет төзү – бик мөһим эш. Яшьләр дә мәчеткә йөрергә тиеш. Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс, ди татар халкы. Беренчедән, бу дөньяда мәчет ул – котылу утравы кебек булган бер урын. Статистикага карасак, ел саен күпме халык эчкечелектән, наркоманиядән үлә, ятимнәр кала. Дин исә эчкечелектән, угрылыктан, начар иптәшләрдән ерак торырга өйрәтә. Икенче яктан караганда, Исламга килгән яшьләргә дөрес юнәлеш биреп, фетнәле юлдан саклап калырга кирәк. Динне ялгыш аңлый торган төрле радикаль агымнар бар, алар интернетта үз фикерләрен тараталар. 
– Чын күңелдән бирелгән сәдака киләчәккә таш юл сала, диләр... 
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ашаганың юкка чыга, киемең туза, ә биргәнең кала», – дигән. Дөрестән дә, әгәр ихластан изге гамәл кылгансың икән, изгелек юлында биргән сәдакаларың кала, аның әҗер-савабы да кимеми, Аллаһ Тәгалә аны Кыямәт көнендә иң яхшы рәвештә кайтарып бирәчәк.
ХӘДИС
Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә безгә болай дип хәбәр итә: «Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар мисалы – җиргә орлык чәчүчеләр мисалы кебек. Орлыктан җиде башак үсеп чыга, һәр башакта йөзәр данә орлык була. Аллаһ Үзе теләгәннәрнең изгелекләрен тапкырлап арттырып тора. Аллаһ – Киңлек һәм Гыйлем Иясе. Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар, чыгарган маллары артыннан ук битәрләүләр белән рәнҗетүләр кулланмасалар, Раббылары каршында әҗерләргә ирешерләр. Алар бернәрсәдән дә курыкмаслар, һичнәрсәгә кайгырмаслар».

Файдалы кеше булырга тырыш
 

Бу дөньяда кешеләр үзара аралашып, ярдәмләшеп яши. Бу – табигый канун. Әлбәттә, бик күпләр башкаларга файда китерим, кешелек дөньясында үземнең якты эземне, яхшы эшләремне калдырыйм, дип тырыша. Шулай ук тирә-ягындагылар белән үзенә кирәк булган өчен генә аралашып, алардан файда күрми башагач, араны өзеп, ярдәме тиярдәй башка кешеләр янына елышучылар да бихисап. Андыйлардан кешеләргә дә, җәмгыятькә дә бер файда юк. Юкса, динебез безне кешеләргә дә, җәмгыятькә дә файда китерүчеләрдән булырга чакыра. 
Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең иң хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез», – дип әйткән
Әлеге хәдистә безне җәмгыятькә файда китерүче кешеләрдән булырга өнди. Иманы нык бәндәләр бу хәдисне һәрчак истә тотар, тормышта шуңа нигезләнеп яшәр. Уйлап карасаң, кешеләргә файда китерүнең юллары бихисап. Мөмкинлегең булса, әҗәтле кардәшләребезнең бурычын капла; фәкыйрь-мескеннәргә сәдака бир; мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә үз өлешеңне керт; кайгыга баткан кешенең хәленә кер – болар барысы да мөселманнарга файда китерүдер. 
Мондый изгелекләрне саный башласаң, санап бетергесез. Яраткан пәйгамбәребез (с.г.в.) кешеләргә файда китерү юлларын үз сәхәбәләренә төрле мисаллар ярдәмендә күрсәтеп калдырган һәм файда китерүне сәдака әҗеренә тиңләгән. Биредә Әбү Һөрәйрәдән килгән бер хәдисне искә төшерү урынлы булыр. 
Аллаһның илчесе: «Кеше үзенең тәнендәге һәр буын өчен кояш чыккан һәр көнне сәдака бирергә тиеш. Ике бәхәсләшкән кешене дуслаштырса, ул да – сәдака (ягъни сәдака биргән кебек әҗер-савап булыр), кешегә хайван өстенә утырырга булышуы яки аның кирәк-ярагын куярга ярдәм итүе – сәдака, яхшы сүз – сәдака, намазга юнәлгән һәр адым – сәдака, юлдан кешеләргә комачаулый торган нәрсәне алып кую да сәдакадандыр», – дигән.
Карагыз, һәркем үти алырдай җиңел генә гамәлләр! Өстәвенә, бу гамәлләрнең әҗере сәдака биргәнгә тиң бит! Кардәшеңә хәерле сүз әйтүең, аңа яхшы киңәш бирүең дә сәдака була. Беренчедән, кардәшеңә файда да китерәсең, икенчедән, хәерле кешеләр төркеменнән дә буласың һәм шулай ук сәдака биргәнгә тиң әҗер-савап та аласың. Әмма, ни кызганыч, кеше табигатенә ялкаулык сыйфаты да хас шул: әлеге изгелекләрне эшләргә, барыбер, ирендерә...
Һәрберебез уйлансын иде: бу өммәткә нинди файда китергәнем бар? Милләтебез, динебез алга китсен, дип, нинди гамәл кылдың? Өммәтебезгә файда китерүче кеше булып яшисеңме яки калганнарның изгелеген өмет итеп кенә ятасыңмы? Һәр мөселман өммәтебезне алга җибәрү бурычын үз өстенә алып, кечкенә генә булса да файда китереп яшәсә, динебез дә, милләтебез дә күпкә алга китәр иде. 
Көн саен йокларга ятар алдыннан үзебезгә сорау бирергә гадәтләник: «Мин бүген җәмгыятькә нинди файда китердем, берәр кардәшемә ярдәмем тидеме? Динемне, милләтемне алга җибәрер өчен үземнән өлеш керттемме?». Чөнки Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең берәрегез кардәшенә файда китерә алса, эшләсен», – дип әйткән.
Әйтик, бер җирлектә мөселманнар мәчет-мәдрәсәгә мохтаҗ. Бу хакта ишеткәч, кайбер кардәшләребез: «Мәчет-мәдрәсә төзү өчен бер генә дә мөмкинлегем юк, әнә, байлар төзесен», – дип уйлап куяр. Ә инде әле яңа гына сөйләп узган хәдисләргә таянып, «аз гына булса да файдам тисен әле», дип уйлаучы кардәшебез бу хәерле эшкә үз өлешен кертсә (хәтта бик кечкенә генә суммада булса да), Аллаһ теләсә, безнең мәчет-мәдрәсәләребез бик тиз арада төзелер иде. Кызганыч, «байлар бар, шулар төзер әле», дип уйлыйбыз. Әлбәттә, алар төзер, ә менә син, мәчет төзелеше өчен иң кирәк вакытта үзеңнән нинди файда китерерсең? Тамчыдан күл җыела, ди халык. Әгәр дә үземнең өлешемне кертим, миннән дә файда булсын, дип, динебезне алга җибәрә торган төрле проектларга үз өлешебезне кертсәк, нинди бәрәкәт булыр иде, кардәшләрем.
Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да тәүфыйкъ-һидәят биреп, өммәткә файда китерүче мөселманнардан итсә иде. Һәр көнебезне кечкенә генә булса да файдалы эшләр эшләп, хәерле гамәлләр кылып яшәргә насыйп әйләсен. Әлеге язмамны Аллаһның сүзләре белән тәмамлыйм. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Ән-Нисә» сүрәсендәге 114нче аятендә әйтә: «Нәфесләре теләгәнчә, кешеләрнең үзара күп сөйләшүләрендә хәер-файда юктыр, мәгәр берәү кешеләрне мохтаҗларга, Аллаһ юлына сәдака бирергә өндәсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәсә, әнә шул кешенең сүзләрендә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне берәр мөэмин Аллаһ ризалыгын өмет итеп эшләсә, Без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез».
Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ вәгазе
Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА әзерләде

Комментарии