Хәләл көч белән яшәү кыйссасы

Хәләл көч белән яшәү кыйссасы

Элегрәк заманда олы яшькә ирешкән ир белән хатын, инде кайдадыр җиң сызганып эшләрлек көчләре булмаса да, ислам шәригате кушканча, калган гомерләрен үз көннәрен үзләре күреп, хәер сорашмыйча гына уздырырга тырышалар. Боларның аз гына акчалары була, ире базарга барып шул акчаның яртысына – мамык, яртысына ризык ала. Алган ризыгы бер көн ризыкланырга җитә. Ә хатын алган мамыкны эшкәртеп, язып, җеп эрли. Икенче көнне иртә белән ир әзер җепне базарга барып сата да, булган акчасының беразына янә ризык ала, калганына – мамык. Янә җеп эрләнә, янә базарда сатыла. Олы яшьтәге ир белән хатын шулай тормышларын бер җайга салып, хәләл көч белән гомер итәләр. Беркөнне шулай ир хатыны эрләгән җепне сата да, ризык та, мамык та алып өлгерми, ике ирнең үзара оршышканнарын, бер-берсенә сугып алганнарын күреп, алар янына килә дә, ни өчен оршышканнары белән кызыксына. Болар ике бертуган икән, шулай ук базарда нәрсәдер сатканнар да, акчаларын югалтканнар. Шул акча югалтуда алар бер-берсен гаеплиләр, хәтта сугышырга әзер булалар. Җебен саткан ир бу ике туганны тынычландырырга тырыша, туганнарга алай акча югалтканнан дошманлашу килешмәс, дип үгет-нәсыйхәт бирә, һәм үзенең җеп сатып алган акчасын аларга бирә дә өенә буш кул белән кайтып керә.

– Әй сөекле хатыным, мине орышсаң – орыш, гафу итә алсаң – гафу итәрсең, мин бит ризык та, мамык та алып кайтмадым, – дип, базарда булган хәлләрне аңлатып бирә.

– Әй тормыш иткән сөекле ирем, ничек инде мин сине орышыйм, син бит бик изге гамәл кылгансың, дошманлаша язган ике бертуганны татулаштырып кайткансың. Бүген инде кичәгедән калган ризыкларны җыйгалап ашарбыз, иртәгә Аллаһы үзенең ярдәмен бирми калмас әле, – ди. Алар булган каты-котыларны җыеп ашыйлар да, өй күтәргәндә калган сүсләрне җыештырып, хатын шул калдык-постык сүстән җеп эрли.

Ир янә китә базарга җепне сатарга. Көн буе базарда басып торуына карамастан җепне беркем дә алмый. Килеп тотып карыйлар да, җепнең черек сүстән эрләнгәнен күреп, алмыйча китәләр. Шунда бу ир күрә – кырыенда басып торган кеше балык сата, бер балыгы калган, шуны берсе дә алмый. Җеп хуҗасы балык сатучыга товарларын алмашырга тәкъдим ясый. Балык сатучы ризалаша, чөнки икенче көнгә чаклы балыкның бозылуы бар.

– Әй сөекле хатыным, җепне беркем дә алмады, менә балык сатучыга җепне бирдем, ул миңа шушы балыкны бирде.

– Бик яхшы иткәнсең сөекле ирем, мин аны хәзер чистартып пешерермен дә, Аллаһының рәхмәте белән ризыкланырбыз.

Хатын балыкны ярып җибәрсә, эченнән зур гына энҗе-мәрҗән килеп чыга. Икесе дә бик шатланалар. Балыкны пешереп ашыйлар. Икенче көнне ир мәрҗәнне алып зәркәнчегә бара. Зәркәнче әйтә иргә:

– Мин сиңа күп хак бирә алмыйм, алты мең алтынга риза булсаң, мәрҗәнеңне алам, – ди.

– Мин риза, тик син аны миңа бүген үк бирсәң иде, – ди теге ир.

– Яхшылап санап ал, мин сине һич алдарга җыенмыйм, – ди зәркәнче.

Ир шундый зур акчага ия булу бәхетеннән күп кенә ризык, хатынына бүләк алып кайта. Мул ризыклы табын артына ашарга утыргач, ишекне шакыйлар. Хуҗа ишекне ачса, бер хәерче басып тора:

– Әй Аллаһының колы, минем өч көн ашаганым юк, миңа бераз ризык бирә алмассызмы икән, өегездә тәмле ризык исе дә чыккан, – дип ялвара хәерче.

– Әй Аллаһының колы, син безне мактап йөрисең икән, без менә ашарга утырдык кына, әлбәттә, сине ашатабыз. Әле алай гына түгел, Аллаһы безне олылап байлык та бирде кичә. Шул байлыкның яртысын сиңа бирәм, без инде олылар, безнең гомергә яртысы да җитә, син яшь күренәсең, син ул акча белән берәр эш ачып җибәрерсең, – ди хуҗа, хәерче кешегә ярдәм итә алуына шатланып.

Хуҗаның шул сүзләрен ишеткән хәерче:

– Мине сезгә илче итеп, сынар өчен Аллаһы җибәрде, мин фәрештәмен, без ризыкланмыйбыз. Синең ике бертуганны татулаштырганың өчен Аллаһы Тәгалә синең кулыңа мәрҗән йоткан балык тоттырды. Инде мин хәерче кеше рәвешендә кергәч тә юмартлык күрсәттең, Аллаһы синнән һәм хатыныңнан бик разый, картлыгыгызны мохтаҗлыктан азат булган хәлдә уздыруыгызны тели, – диде дә фәрештә, юк та була.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, карагыз, Аллаһы Тәгалә ничек итеп үзләренә ашарга акчасы калмаса да, ике бертуганны татулаштырып изгелек кылган ир кешегә шушы дөньяда ук рәхмәтен биреп, картлык көннәрен мохтаҗлыкта, ачлы-туклы итеп уздырмас өчен байлык бирә.

Әйе, кайберәүләр, бу бит бер кыйсса гына, дип әйтерләр, ә бит уйлый белгән кеше өчен, без барыбыз да Аллаһының ярдәмен еш күреп торабыз, тик шул ярдәме өчен шөкер итә беләбезме?

Бер дус сөйли: «Машинам тимер юл кичүенә (переезд) җиткәндә ватылды. Туктадым, капотны ачып карадым, гаебен ачыкладым, төзәтер өчен 10лы ачкыч кирәк, үземнең ачкычлар арасында нәкь шул ачкыч юк. Нәрсә эшләргә аптырап машина тирәли йөри башладым, шунда ниндидер тимергә китереп бастым, иелеп карасам, 10га 12ле ачкыч ята», – ди. Карагыз, җәмәгать, әлбәттә, ул ачкычны кемдер югалткан, әмма шул ачкычны менә шушы кешегә ярдәм итәр өчен Аллаһы югалттырган. Бу Раббыбызның ярдәме түгелме?

Дустымнан шөкер итүе хакында сорадым. «Нык шатландым инде», – ди. «Рәхмәт әйттеңме соң?» – дип сорыйм. «Кемгә, ачкычын югалткан кешегәме?» – ди…

Ярдәмне күргәндә шатланабыз, сүз дә юк, әмма шөкер итәргә, әкренләп булса да намазга басарга, башкаларга ярдәм күрсәтү турында бик уйламыйбыз шул.

Аллаһы Тәгалә безне Үзенең аятьләре белән нәсыйхәт кыла, әмма без аңларга тырышмыйбыз шул.

«Әгәр сез диңгезләрдә йөргәндә бер куркыныч ирешсә, бер Аллаһыга ялвара башлыйсыз, әгәр сезне ул куркынычтан коткарып корыга чыгарса, янә Аллаһыдан башкага табына башлыйсыз, яки башка бозык эшләрне эшли башлыйсыз! Кеше Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә көфран нигъмәт кыла торган булды .Коры җиргә чыккач җирнең сезне йотуыннан имин булырсызмы? Әгәр җир сезне йота калса, сезгә кем ярдәмче булыр?

Яки сезне тагын диңгезгә кайтаруыннан имин буласызмы? Икенче мәртәбә диңгездә булганыгызда өстегезгә каты җил җибәреп, үзегезне суга батырыр кәфер булганыгыз өчен, батырганыбыздан соң Безне шелтә итүчене тапмассыз(17. 67-69).

«Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, Безнең аятьләребезгә мәкер кыла башлыйлар. Әйт: «Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы. Чынлыкта фәрештәләребез сезнең мәкерләрегезне язып баралар» (10. 21).

Хәсрәт һәм зарар күргәндә сабыр булырга, Аллаһының күрсәткән ярдәменә шөкер итәргә өйрәнсәк иде, хөрмәтле милләттәшләребез!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Хәләл көч белән яшәү кыйссасы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии