Хөрлек иңә

Хөрлек иңә

Былтыргы Ураза Гаетен әле онытып бетермәгәнсездер? Ниндидер яшерен шартларда диярлек, тавыш-тынсыз гына узып китте ул. Хәтта күпләр полициядән, ваһһабчылыкта гаепләүләрдән куркып мәчетләргә дә бармады. Рамазаннан соң да, мөселманнар кулга алуларын, тентү белән өйләренә бәреп керүләрен көтеп яшәде.

Аллага шөкер, бу көннәр артта калды, аларның төп сәбәпчесе чит илгә чыгып сызарга мәҗбүр булды, инде кайтып болгатып кына йөри күрмәсен. Чөнки ике еллык ялган гаепләүләр, гаепсезгә эзәрлекләүләрдән соң мөселманнар хөрриятнең тәмен татыды. Узган елны мәчетне урап узарга тырышкан, дин турында сүз әйтергә дә курыккан түрәләр дә быел ифтар мәҗлесләренең түрендә булдылар.

Ә бит әллә ни зур үзгәреш тә булмады, бары тик дин башында торган мөфтине генә алыштырдылар. Уйлап карасаң, бер кеше үзгәрде, ә никадәр яхшы үзгәрешләр булды! Мөгаен, мондый биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне әйтеп сәҗдә кылырга тиешбездер. Ниһаять, Госман хәзрәтнең мөфтилеге чорындагы тынычлык кайтты республикабыз мөселманнарына. Беркем беркемне ваһһабчылыкта, сәләфитлектә гаепләми, эшеннән кумый… Әле киресенчә, кайбер куылган имамнарны кире кайтару буенча эш тә алып барыла дип беләм.

Изображение удалено.

Хәтерегездәдер, Лаеш районының Сокур авылы мәчетен узган ел «ваһһһабчылар оясы» итеп игълан иткәннәр, аны төзегән кешеләрне эзәрлекли башлаганнар иде. Шул дәрәҗәгә җитте ки, алар белән иске танышлары аралашырга курка башлады. Ә быел шушы мәчеткә мөфти Камил хәзрәт үзе ифтарга килде, район хакиме Михаил Афанасьев ифтарны уздыруга үзенең 250 кешелек чатырын калдырды, мәчетне төзүчеләргә, мондый затлы ифтар уздыручыларга рәхмәтләрен әйтте… Әле кичә генә бер-беренә дошмани мөнәсәбәттә булган кешеләр бүген инде бер табын артында, бер-беренә бары тик яхшы сүзләр генә әйтеп утырдылар. Бу Аллаһының безгә иңдергән нигъмәте түгелме?

Быелгы Гает бәйрәмен күз алдына китерәм дә, Аллаһыга мактауларымны юллыйм – әлхәмдулиллаһи раббил галәмин! Ничәмә-ничә мәчеттә меңәрләгән кеше катнашында мәҗлесләр узды. Мөселманнар пылаулардан, татлы ризыклардан авыз итеп бәйрәм иттеләр, гаиләләре белән мөнәҗәтләр тыңлап күңел ачтылар. 9 августта исә Г. Камал театры каршындагы мәйданга дистәләгән мең мөселман җыелып Сами Йосыф дигән гарәп җырчысының Аллаһыны данлаучы нәшид вә мөнәҗәтләрен тыңлады. Менә шунда килгәч күрдем мин үзебезнең ни дәрәҗәдә күп һәм көчле булуыбызны! Бу кичне инде без элеккечә кача-поса авыз ачучы мескен өммәт түгел, бәйрәмнең, башкаланың чын хуҗалары идек! Иң мөһиме без бердәм вә тату икәнебезне аңладык.

Гади генә бәйрәм концерты, ләкин никадәр үз-үзебезгә ышаныч арттыру көченә ия иде ул. Ә бит башта мин бит бу концертны «бераз кыланып алу» дип кабул иткән идем, ул исә вәзгыятькә күзләремне ачты, башкаларга безнең алай ук мескен дә бетешкән дә кавем түгеллегебезне күрсәтте. Кыскасы, бик файдалы кичә булып чыкты…

Ә инде изге Рамазан аенда башкалабызда ике зур мәчет ачылуы тагын уразаларыбызны ямьләндереп җибәрде. Казанның Киров районындагы сукырлар өчен «Ярдәм» мөселман укыту үзәге һәм мәчет, Глушко урамындагы «» мәчете икесе дә 2008нче елда нигезләнгәннәр иде. Ләкин төзелеш бик сүлпән барды. Әлбәттә, ике проектның да зурлыгы да роль уйнагандыр. Әмма быел бу мәчетләргә игътибарын шәһәр мэры Илсур Метшин юнәлткән. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез – 4-5 ай эчендә ачылып та куйдылар.

Хәтерегездә булса, Казанның Универсиаданы төзелеп бетмәгән «Гаилә» мәчете белән каршы алуы аның «бокс үзәге» янында булуын язган, хакимиятне тәнкыйтьләгән идем. Әле сүз чиркәү хакында барса, акчасын да табарлар, төзеп тә куярлар дип тә җибәргән идем, ялгышымны таныйм. Баксаң, безнең хакимиият мәчетләр төзешергә дә сәләтле икән, Аллаһ разый булсын.

Ләкин монысы да дөрес алып барылган дини сәясәттән башка мөмкин булмас, хакимнәр дәүләттән аерым саналган дингә ярдәм итәргә атлыгып тормас иде. Моны да мөфтинең эшчәнлеге белән бәйләп карыйм. Әгәр дин һәм власть уртак тел тапмаса, дин оттыра гына. Бүген исә үзара аңлашу барлыгы күренә.

Әйтик, мәктәпләрдә кызларыбызның яулык ябулары мәсьәләсе шул аңлашуның нәтиҗәсе. Бер генә мәктәптә дә яулыкны тыю булмаячак. Югыйсә, РФ Югары Суды үзенең карарын чыгарган, Ставрополь өлкәсендәге мәктәпләрдә яулык тыелган иде. Татарстан бу юлы Мәскәү агайның күзенә карап койрык болгап тормады, үзенең карарын кабул итте. Монысын да бик яхшы үзгәреш дип саныйм.

Әле киләчәктә безне тагын да шатлыклырак вакыйгалар көтәр дигән теләктә калам. Әлхәмдулилләһи раббил галәмин!

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии