Үлеп терелгәннән соң, ни буласын алдан белеп торам

Дөньяда яшәгәндә Аллаһ безнең алдыбызга ике юл куя. Беренчесе – тормыш кору, балалар үстерү, мал туплау һәм яшәүнең башка мәшәкатьләренә бирелү. Икенчесе – ахирәт йортына әзерләнү, намаз укып сәҗдә кылу, ураза тоту, корбан чалу, хаҗ кылу, зәкят биреп, игелекле гамәлләр кылу. Шушы ике юлны тигез алып бару таләп ителә бездән. Ләкин без бер генә юлга калмадык микән? Аллаһы Тәгалә безне бик озак күзәтте, кисәтте һәм бик каты хөкем итте. Шуны белик: бу вирус кына түгел, бу – Аллаһның хөкеме. Әле тиз генә бу хәлдән чыга алуыбыз ди икеле. «Тәнзилә абыстай, мин беләм, сезгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер өлеш бирелгән. Әйтегез әле, әллә ахырзаман җитәме?» – дип шалтыратты бер хәзрәт. «Килеп җитмәде әле, тукталып тора», – дидем. Чөнки җимереләм дип торган текә тауның ике кырыенда ике төркем тора. Берсе – мөэмин-мөселманнар, намаз укып, сәҗдә кылучылар. Икенчесе – кеше үтерүче, зина кылучылар, әти-әниләрен үтерүчеләр, азгыннар төркеме.

Беренче төркем арта. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанучы яшьләрнең күбесе мәчеткә, намазга тартыла. Ә инде усаллар төркеме күбәйсә, җир күккә менә, күк җиргә төшә, мәхшәр көне җитә, ахырзаман да шунда гына җитә. Әнә шулай дип җавап бирдем хәзрәткә.

Газета укучыларга үземнең гыйбрәтле язмышымны бәян итәсем килә. Язмышыма язылган ачы хәсрәтләргә Аллаһыдан сабырлыклар сорап, тыныч кичерергә тырыштым мин. Шуның өчен бәхетле картлык бүләк итте Раббым.

Һәркемнең күзендә гомер көзгесе бар. Шул көзге күрсәтә. Минем гомеремдә дә гашыйк булганым булмады. 1 ай гына очрашкан егеткә вәгъдә биреп, аларның гаиләсенә тугызынчы кеше булып килеп кергәнемне сизми дә калдым. Чөнки мин бу егеттә өч мөһим нәрсәне күрдем: иман, намус, сабырлык. Аллаһы Тәгаләмә чиксез шөкер, мин ялгышмадым, без бәхетле картлыкка ирештек. Сөбханаллаһ, Нәҗип абыегызга – 90, миңа 85 яшь, бергә яши башлавыбызга 61 ел.

Ни өчен боларны яза дисезме? Гыйбрәт өчен. Чөнки Аллаһы Тәгалә мине дә хөкем итте. 1991нче елда халык контроле рәисе булып эшләдем. Үземнең бурычымны, вазифамны үтим дип, бер хатын-кызны рәнҗеттем. Акт язып, аны штрафка тарттырдым. Аңа да, миңа да авыр булды. Ләкин мин аның хәлен җиңеләйтә алмадым. Ике көннән соң, эштән кайтканда, трамвайдан төшеп юл аркылы чыгып барган чагымда мине машина бәрдерде. Мин ул вакытта 4-5 сәгатькә теге дөньяга китеп торганмын. Мин рәнҗеткән ханым да шул трамвайда булган. Ул мине күреп, ярдәмгә ашыккан, носилкага салышып, киемнәремне гаиләмә алып кайтып биргән. Ул миңа булышкан. Менә ул Аллаһның хөкеме.

Табиблар башымны теккәндә генә аңыма килдем. Шул вакыт: «Аякларыма басып, гомерле булсам, туган авылым болынында үскән үләннәрне танып, дарулар ясап, кешеләрне дәвалармын», – дигәнмен.

Икенче тапкыр яши башлаганнан бирле, нәрсәләр буласын, ел ничек киләсен, үзем белән ниләр буласын алдан сизә торганга әйләндем. Бу бик авыр. Баламны югалтасымны да көтеп тордым. 35 яшьлек улымны гүргә куеп кайткач, җир тырнап еласам да, «Раббым, әле ярый мин ялгыз түгел, янәшәмдә сабыр канатым, терәгем бар. Мин мөселман, сабырлык бир», – дип, Җир анадан гафу сорадым.

Истәлегең генә булып калды

Бармагыма кигән йөзегең.

Күз алдыма китерә дә алмыйм,

Арабызда юлның өзеген.

Ай имансыз бәндә, нигә аттың,

Балаларны ятим калдырып?

Яман уйларыңа бирелеп,

Кулларыңа богау салдырып...

Баламны югалткач, бер атна йокламадым. Шуннан соң мөнәҗәтләр яза башладым. Китап булып та басылып чыкты алар. Ләкин кызганычка, үземә калмаган да, өләшеп бетергәнмен. Бер өлешен сатып, акчасын мәчеткә, шәкертләр ашатырга тапшырдым, Аллаһы Тәгаләм кабул кылсын.

Элегрәк бер генә Коръән мәҗлесеннән дә мөнәҗәт әйтмичә җибәрмиләр иде. Мөнәҗәтләр аркылы хәлемне җиңеләйткән Раббым. Хәзер олыгайдык инде.

Менә 31 ел инде мин икенче гомер белән яшим. 5 ел укып, дини белем алып, абыстай вазифасын үтәдем. Бабаем да биш вакыт намазын калдырмый, Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен. Бүген дә Татарстанның төрле почмакларыннан рәхмәт сүзләре килә.

2019нчы елда, Рамазан аенда, туган авылымда хәләл көч белән Таң чишмәсен ачар өчен көч бирде Раббым. Аны да төшемдә күрсәтте, шул эшне эшләргә тиешлегемне аңлатты. Манаралар куеп, шифа-сихәт бирсен дип төзедек. Һәм, чынлап та, бик күпләр сихәтләнә.

Яңа елны да без ашап-эчеп түгел, ике рәкәгать намаз укып, теләкләр теләп каршылыйбыз. Халык аңласын иде: бүгенге көндәге бу афәт тә Аллаһы Тәгаләнең хөкеме. Димәк, ялгышлар күп булган.

Язмыш була фәкать Аллаһыдан,

Маңгайларыбызга язылган.

Язылганны үтәп яшә, диеп,

Барыбызга бурыч тагылган.

Аллаһының язмышында әйткән,

Кушканымны үтәп яшә, дип.

Мал-мөлкәтне, исәнлекне бирәм,

Намаз укып, түләп яшә, дип.

Әкрен генә язмыш юлын үтәм,

Язганыңа тыныч буйсынам.

Үткән көннәремнең хатирәсен

Искә алып, аны юксынам.

Язмыш юлын тыныч үтәек,

Бер-беребезне хөрмәт итәек.

Рәнҗетелгән бәндәләребез булса,

Берүк инде гафу итәек.

Изге хисләремне мөнәҗәткә салдым,

Сез дә аны укып карагыз.

Вафат икәнемне ишетсәгез,

Дога белән искә алыгыз.

Тәнзилә ШӘРАПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии