Шамаил ясау остасы

Шамаил ясау остасы

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шамаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп торган. Безнең халык еш кына шамаилләрне төсле фольгалар кулланып, милли бизәкләр төшереп пыялага да ясаган. Бүген әлеге күркәм эшне дәвам итүчеләр бар. Әйтик, тумышлары белән Зәй районының Бохарай авылыннан булган апалы-энеле Ләйсән һәм Илшат Ильясовлар шамаил-сәгатьләр ясый.

– Без туган апа белән кечкенәдән дини кануннарны үтәп үстек. Апам кечкенәдән рәсем ясарга яратты һәм дизайнер һөнәрен үзләштереп, Чаллы институтын тәмамлады. Үзем Казан милли тикшеренү университетына укырга кереп, агач материаллар эшкәртү кафедрасының магистратурасын тәмамладым, – дип сөйләде Илшат. Параллель рәвештә һөнәрем буенча эшләдем, йомшак һәм корпус мебельләр ясадым. Агач эшләнмәләре ясап остардым.

Беренче тапкыр ясаган шамаилләрне дә хәтерли Илшат. Аны әнисе һәм туганнарына бүләк иткән алар. Шул вакыттан соң, стенада эленеп торган сәнгать әсәре белән кызыксынучылар, «безгә дә ясап бирегез әле», диючеләр арткан.

– Башта сәгатьләрне гади генә итеп эшләдек. Тәҗрибә туплагач, шәмаилләргә катлаулырак бизәкләр төшерергә булдык. Эшебезне бик ошаттылар. Заказлар да килә башлагач, дөрес юнәлештә баруыбызны аңладык, – ди шамаил остасы.

Шамаилне алар фәкать агачтан ясый. Ләйсән компьютерда сәгатьнең дизайнын төзесә, Илшат шуны агачка төшереп, станокта эшкәртә. Татар рәсем сәнгатендә ХХ гасыр башларына кадәр кешеләрне һәм хайваннар дөньясын сынландыру тыелган булуы мәгълүм. Ислам динендә кемнеңдер сурәтен ясау әле дә гөнаһ булып санала. Шуңа да каләм осталары Коръән сүрәләрен мөмкин кадәр гүзәлрәк һәм тәэсирлерәк итеп язуга төп игътибарларын юнәлткәннәр.

– Шамаил – картиналарда һәм сәгатьләрдә сурәтләнгән Коръән сүрәләре һәм аятьләр. Алар өйне бизәр өчен кулланыла. Ләкин безнең шамаилләр халыкка Ислам диненең матурлыгы турында гына түгел, ә асылы турында да сөйләр, дип уйлыйбыз, – ди Илшат. – Каллиграфия буенча көчле түгелбез. Догаларны һәм сүрәләрне интернет киңлекләреннән табып, хәзрәтләр белән киңәшеп, картиналарга яздырабыз. Апам илһамланырга ярата. Ул безнең эшләнмәләргә милли колорит өстәп, сәгать дизайнына татар орнаменты да кертеп җибәрә. Төркиягә ял итәргә баргач, эшләнмәләрнең эскизын төнлә торып ясап куйган ул.

Илшат әлеге шамаил-сәгатьләрне бик популяр дип саный. Сатып алучылары да бихисап икән. Дини әсбаплар, дини китаплар бүләк итү электән үк саваплы эш саналган. Шамаил дә хәзер шул исемлеккә керә. Аны күбрәк никах мәҗлесендә, дини бәйрәмнәрдә, юбилей һәм туган көннәрдә бүләк итәләр. «Берсен-берсе кабатламый торган әлеге шамаил-сәгатьләр кешенең йортына иман нуры иңдерер», – дип ышана осталар.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии