Дин көрәше әле тәмамланмаган

2012нче елда Чаллы мәчете кибетендә Рафик Мөхәммәтшин авторлыгында нәшер ителгән «История ислама» китабын сатып алган идем. Китапның татарча текстлысы булмагандыр, күрәсең. Менә ун ел инде әледән-әле бу китапны кулыма алып, укып чыгам. Текст бик яхшы язылган, аны укыгач, ислам диненең ничек, ни өчен барлыкка килгәнен бик яхшы аңлыйсың. Динне тормышка кертеп, ныклап җәелдереп җибәргәнче Мөхәммәт пәйгамбәр тарафдарлары тарафыннан оештырылган һөҗүмнәрдә шактый кеше каны да түгелгән.

Мөхәммәт пәйгамбәр кечкенә вакытында тиешле белем алалмаса да, зиһенле, үткер, хәйләкәр, башкаларны инандыру сәләтенә ия кеше булгандыр кебек. Тарихта аның бик тә бай кешенең туруны булуы турында да язылган. Мин инде интернеттагы аның турындагы язмаларны да шактый укыдым, хәзер дә вакыт-вакыт ачып укыйм. Шулай да аның пәйгамбәрлеге тол хатын Хәдичәгә өйләнгәнче ул кадәр сизелмәгән, чөнки пәйгамбәр һәрвакыт эш белән мәшгуль булган, вакыты бик тар булгандыр дип уйларга кирәк. Ә инде бай хатынга өйләнгәч, Мөхәммәтнең мөмкинлекләре күбәйгән. Мәккәгә һөҗүм ясау максатында гаскәр туплау да акчасыз гына булмагандыр. Ә инде аның вакыт-вакыт мәгарәгә барып, анда Җәбраил фәрештә белән очрашуын инкарь итеп булмагандыр дип тә әйтеп булмый. Беркем дә күреп тормаган бит.

Бу язмамда мин бик тирәнгә кермим, үзләрен дин юлында дип санаган милләттәшләремнең һөҗүмгә күчәсен белеп торам. Газеталарда басылган дини темадагы язмаларны җентекләп, игътибар белән укып барам. Кайчак кайбер муллалар үзләреннән чыгарып, дөрес булмаган фикерләр язып бетерәләр. Аларның фикерләре белән килешмәгәннәрне агрессив рәвештә тәнкыйтьли башлыйлар. Әмма бит динне пропагандалаучы һәр кеше тыңлаучылар биргән сорауларга җавап та бирә белергә тиеш, ә моның өчен аң-белемне арттырырга кирәк. Хәзерге заман кешесе чүлдә яшәүче бәдави түгел, ул укыган, белемле, заманча фикерли белә. Аңа аңлата белергә кирәк. Әнә кыямәт көне вакыйгаларын гына аңлатып карагыз, мең төрле фикер туа ул көн галәмәтләре турында. Барлык процессларны да фәнни яктан исбатлый аласызмы?

Без барыбыз да ниндидер вакыйгалар уңаеннан мәчетләргә киләбез, дини аш-суларда утырабыз. Гарәп телендә укылган догаларны аңлыйбызмы – юк, әлбәттә. Муллага кушылып кулыбызны күтәреп дога кылабыз, әмма догаларны белмибез. Ә нигә, өйрәнергә кирәк, диярсез. Өйрәнәлмиләр шул, чөнки гарәп теле үзенчәлекле тел, анда һәр сүз зур игътибар сорый. Әнә үзебезнең татар телендә дә әллә ничә төрле мәгънә белдергән сүзләр шактый, җөмләне ничек әйтәсең бит. Ә гарәп сүзен дөрес әйтмәү хәтта гөнаһ исәпләнә диләр. Менә гарәпчәне өйрәндем әле, гарәпчә укыйм дип мактанучыларга кайчак елмаеп та куям. Алай җиңел генә булалмый шул ул.

Мәҗлесләрдә тыңлап утырам, кайбер муллалар Коръәнне Мөхәммәт пәйгамбәр төзеп калдырган диләр. Бу һич тә дөрес түгел, Коръәндәге сүрәләрне, аятьләрне туплау Мөхәммәт пәйгамбәр вафат булганнан соң уналты ел буена алып барыла. Бары тик 651нче елда гына Коръәннең чын тексты җыелып бетә.

Хәзер һәр авылда мәчетләр төзелә. Әмма мәчет төзелү халык дингә кайту дигән сүз түгел әле ул. Дөрес, мәчетләрендә тормыш кайнап торган авыллар да бар, тик алар бик сирәк. Күпчелек авылларда җомга көнне яисә гает көннәрендә генә мәчетләр җанланып ала. Шуңа карамастан, халык дингә кайта дип шапырынырга ярамый. Хәзерге кечкенә балалар белән мәчетләрдә ниндидер чаралар үткәрәләр дә, тагын мактанышып алалар, янәсе яшь буын мәчеткә килергә әзерләнә. Балалар фикеренең үскәч кырык төрлегә әйләнүен генә искә алып бетермиләр.

Динне мәҗбүри кертергә кирәк дип санаучы фанатиклар да бар. Хыялланмагыз, дөрес фикер түгел, мондый гамәл, киресенчә, кешеләрне диннән читләштерәчәк кенә.

Динне сәясәт белән бутауның да ахыры юньле бетмәячәк. Ә болай хәзер илебездә динне тыю юк, мөселман кешесе өчен фарыз булган дини гамәлләрне иркенләп, рәхәтләнеп кылыгыз. Әмма дин көрәше әле тәмамланмаган, илебез биләмәсендәге мөселман динендә дә төрле агымнар күзәтелә. Республикабыздагы мөселман дине бернинди чит йогынтыга бирешергә тиеш түгел. Бурыч бер генә – ничек булса да тәрбияле, намуслы, итагатьле кеше тәрбияләү. Заман шуны таләп итә.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии