- 12.04.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Ислам дине хакында халыкта төрле ялган фикерләр яши. Әлбәттә, болар барысы да динне белмәүдән, төрле имеш-мимешләргә таянып кына сүз йөртүдән килә. Шундый ялган фикерләрнең берсе – хиҗабны бары тик гарәпләрнең милли киеменә генә кайтарып калдыру. Имеш, татар халкы үз милли киемен кигән, ә хәзер гарәп модасын кертү бара.
Бу фикернең хаксызлыгын «Семья» Региональ Ислам мәдәни үзәгенең юридик бүлеге раслый.
1. Хиҗаб Исламда гына түгел.
Хатын-кызларның башын, тәнен каплап йөрүе башка диннәрдә дә бар. Яһүдәләр (еврей хатыннары), әгәр диннәрендә нык тора икән, чәчен-башын гына түгел, йөзләрен дә каплап, күзләрен генә ачык калдыралар. Яһүд динендә чәче капланмаган хатын-кыз янында дога кылу да тыела хәтта, чөнки ачык башлы хатын аларда ялангач санала.
«Хатынына башын каплатмаган иргә ләгънәт булсын! Чәчен бизәнү чарасы итеп күрсәтеп йөрүче хатын бәла китерә», – диелә яһүдиләрдә. Шулай ук «Бәни Исраил (Израиль) кызларына капланмаган баш белән йөрү ярамый», – дигән тыю да бар.
Христиан динендә дә хатын-кызның башын каплавы хуплана. Гаисә галәйһиссәламнең (Иисус) апостолы Павел әйтә: «…Башын капламыйча дога кылучы хатын-кыз үз башына оят китерә…»
Чиркәүгә, синагогага башларына яулык бәйләп керү буларак, христиан һәм яһүди хатыннарында хиҗаб кию традициясе чалымнары әле дә сакланган.
Шулай итеп, хиҗабның гарәп милли киеме генә булмавын, Аллаһы Тәгаләдән килгән яһүди, христиан һәм Ислам диннәренең барысында да барын аңлаттык. Без, мөселманнар, бу традицияне башка дин вәкилләреннән әйбәтрәк саклавыбыз, тәкъвалыгыбыз белән аерылып торабыз.
2. Татар беркайчан да хиҗаб кимәгән.
Әйе, татар хатыны милли кием киеп йөргән. Әмма аны хиҗаб түгел дип буламы соң? Калфак белән ул маңгай чәчен каплаган, өстеннән яулык салып куеп, чәчен япкан, озын күлмәк һәм камзул-чапан буй-сынының зифалыгын яшергән. Бу хиҗаб түгелме? Әгәр хиҗабның төп максаты хатын-кызның матурлыгын чит-ят күздән яшерү икәнен аңласак, татарның милли киемен динебезгә муафыйк хиҗаб дияргә була.
Хиҗаб ул гарәпнең яки башка халыкның милли киеме түгел, ә хатын-кызларыбызның зиннәтләрен яшерүне тәэмин итә торган, барча мөселман кавеменең Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) кияргә кушкан киеме. Һәр халыкның милли үзенчәлекләреннән чыгып, ул кыяфәтен, бизәген, стилен үзгәртергә мөмкин, ләкин бер шарты бар – тәннең артык өлеше күренмәскә тиеш.
Коръән Кәримдә бу хакта хатын-кызларга түбәндәге нәсихәт бирелә: «…Гадәттә, күренеп торган җирләреннән тыш (йөз, кул) тәннәренең башка матурлыгын күрсәтмәсеннәр; баш яулыклары белән күкрәк араларын капласыннар».
Димәк, мөселман хатын-кызының башы да, күкрәкләре вә муены да каплаулы булырга тиеш. Моны бары тик аның ире генә күрә ала. Бу каплану – хатын-кызның яман ниятле бәндәләрдән саклану чарасы да.
3. Хиҗаб – модага иярү.
«Клон» дигән Бразилия сериалы күрсәтелгәннән соң, хиҗаб Русиядә модага керде дияргә була. Күпләр сериалдагы мөселман хатын-кызларының гүзәллегенә, аларның матур киемнәренә кызыкты. Нәтиҗәдә урамда кинодагы кебек киемнәр кигән кызлар күбәйде. Ләкин бу хиҗабмы соң? Мондый киемнәр киеп тәкъва мөслимә вә мөэминәләребез урамга чыга аламы?
Әгәр игътибар иткән булсагыз, ул сериалдагы киемнәрнең тәнгә сыланып, гәүдә сызыкларын күрсәтеп торучылары да, хәтта үтәкүренмәлерәк тукымалардан тегелгәннәре дә бар иде. Әмма бу киемнәр бары тик өйдә, үз ирең каршында кию өчен генә яраклы һәм хиҗаб була алмыйлар. Хиҗаб аша тән күренергә, аның сызыклары читләргә беленергә тиеш түгел. Димәк, модага иярүнең һич кенә дә хиҗабка катнашы юк.
Джинсы чалбар, бөтен тәнне каплый торган кофта белән башларына яулык бәйләп йөрүче кызлар бар. Имеш, динебез кушканча киенәләр. Дөрес түгел, бу кием Шәригатебезгә сыймый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйтә: «Аллаһы Тәгалә ирләргә охшарга тырышкан, ир-ат киеме кигән хатын-кызларны ләгънәт итте», – ди.
Хатын-кызга нинди чалбар кияргә ярый соң? Ул бик киң булырга һәм ир-ат карап торышка аның чалбармы, итәкме икәнен аңлый алмаган очракта ярый. Элекке заманнарда атка яки дөягә атланып сәфәр чыкканда кирәк булган ул. Хәзер исә аңа да ихтыяҗ юк. Гүзәл затларыбызның үзләренә хас киемнәрен киеп, зиннәтләрен чит-ят күздән саклап йөрүләре үзләре, ирләре, аталары өчен дә Аллаһы Тәгалә алдында хәерлерәк булыр.
Җәнабел Хак барыгызга да разый булсын, йортыгызга бәрәкәт, калебләрегезгә иман иңсен. Амин.
Искәндәр СИРАҖИ.
Хиҗаб гарәп киемеме? ,
Комментарии