Кыямәт көнен якынайтабыз

Кыямәт көнен якынайтабыз

Ахырзаман билгеләре күренә башлады инде, дибез. Вакыт тиз үтә, үтерешләр арта, ялганчылар һәм ялган күбәя... Бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин, әмма иң борчу салганы шул: Кыямәт көненең якынаюын хәбәр итә торган билгеләрнең күбесе инде чыннан да күренә. Вәгазь остасы, дини китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев та шундый фикердә.

– Кыямәт көне якында гына. Дәдҗал – ялганчы чыгуы, Гайсә галәйһи вәсаламның яңадан килүе, дуһан дигән төтен дөньяны басуы, кешеләр белән сөйләшүче дәббә дигән хайванның чыгуы – Кыямәт көнне шушы билгеләр күзәтелер. Шул билгеләрен генә күрми калдык та инде.

Кыямәт көненең тагын бер билгесе – чәч һәм сакалны кара төскә буяу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт алдыннан кешеләр күгәрчен кошының бүксәсе төсенә охшаш сакал үстерер һәм аңа кара буяу сөртер», – дигән. Хәзер ир-атларның чәч һәм сакалларын карага буяп йөргәнен күрүче бер мин генә түгел. Сәхнә кешеләре бигрәк тә сакалларына кара буяу тидерергә ияләнде. Бу ахырзаман галәмәте түгелме? Динебездә ир-атларга кара төс куллану бөтенләй рөхсәт ителми.

Мәккәне яулаган көнне Әбу Бәкер Ситдыйкның сакалы ап-ак төскә керә. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Аның сакалын буягыз, ләкин кара төстән сакланыгыз», – дип боера.

Тагын бер билге – саранлыкның таралуы. Шөкер, бүген яхшы яшибез. Әмма азып, артык яхшы яшәүчеләр бар. Өсте-өстенә машина, фатир алучылар күп. Ә менә шулар янына килеп, мәчет төзелешенә акча сорап кара, моның өчен бер тиен акчаларын да жәлләрләр. Бу дөньяда бай кеше күп, әмма хәерчеләр аларга караганда күпкә баерак. «Фәкыйрьләр җәннәткә байларга караганда 500 ел алданрак керерләр», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Кешеләрнең: «Бу – минеке», – дип сөйләрлек бер нәрсәләре дә юк. Бер кечкенә нәҗес кисәгеннән яралган бәндә син. Бу дөньяга шәрә килеш килдең, шулай китәчәксең. Сәдакә биргәндә үк Иблис яныбызга килеп баса, фәкыйрьлек чире белән куркыта. «Моны бирсәң, үзеңә калмас. Шуның кадәр акча бирәсең икән, фәкыйрь калачаксың», – дип шом кертә.

«Зират кырыеннан, кабер кырыеннан үтеп барган кеше, шул кабергә карап: «Мин шушында булсам иде», – дип әйтмичә, Кыямәт көне җитмәс», – дигән хәдис тә бар. Ягъни дөнья мәшәкатьләре күбәеп, авыраеп, кешеләр үзләренә үлем теләр. Шулай ук Кыямәт көне җитәрәк үлемнәр һәм аеруча кеше үтерүләр артыр дип тә әйтелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт көне алдыннан үтерүче кемне үтергәнен һәм ни өчен үтергәнен дә белмәс», – дигән.

Шәраб, исерткеч эчемлекләр һәм наркотикларның таралуы – ахырзаман билгесе. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Өммәтемдәге кайбер бәндәләр исерткеч эчемлекләрне рөхсәт ителде дип санарлар һәм аларга төрле исемнәр уйлап табарлар», – дигән. Кибет киштәләрендә алкогольсез сыра ише эчемлекләрне күреп торабыз. Болар – билге түгелме? Сыра булсынмы, нәрсә булсын – мөселман кешесенә тыелган эчемлекләр ул.

Кыямәт көне бик тиз киләчәк, шуңа да яхшы гамәлләр кылып калырга ашыгырга кирәк. Коръәни Кәримдә дә: «Ашыгыгыз Аллаһның кичерүенә!» – диелгән. Кызганыч, бу хакта онытып җибәрдек. Дөнья мәшәкатенә, байлыгына, авырлыгына баш идек. Ләкин бер факт бар: кайчан да булса һәр кешегә Кече Кыямәт киләчәк. Нәрсәме бу? Бу – үлем. Берәү дә, миллионер да, президент та, патша да үлемнән кала алмаячак. Бу дөнья имтихан гына. Ә аның билгесен мәңгелек дөньяда алырбыз.

Комментарии