Күк капусы ачылганда...

Күк капусы ачылганда...

«Күк капусы ачылу» дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Бу күренешнең нәрсәдән барлыкка килүен әлегәчә аңлата алмыйлар. Әмма халыкта күк капусы ачылганын күргән кеше бәхетле була, дигән ышаныч яши. Узган атнада редакциягә әнә шундый «бәхетле»нең берсе шалтыратты. Үзен Фәния апагыз дип таныштырды ул. «Күк капусы ачылганын күрү бәхетенә ирештем. 6-7 ел элек булган хәл иде ул. Кап-караңгы төндә күк йөзе яктырып китте дә, бер-ике секунд эчендә янә караңгыланды. Ул яшенгә дә, йолдыз атылуга да, башка нәрсәгә дә охшамаган иде. Төн шул кадәр яктырды ки, хәтта шул ике секунд эчендә җирдәге вак ташларны да санарга була иде. Мин хәзрәтләрдән бу хакта сораштырып карадым, тик җавап һәм аңлатма таба алмадым», – диде ул. Күк капусы ачылу уйдырмамы? Аңа диндә аңлатма бармы? Сорауларга җавапны Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән бергә эзләдек.

– Рөстәм хәзрәт, күк капусы ачылу дигәннәре уйдырмамы, әллә чын күренешме?

– «Күкнең капкасы» дигән гыйбарә Коръәндә дә, хәдисләрдә дә еш очрый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә «күкнең капкалары ачыла» дигән сүзләрне очратырга мөмкин, әмма болар – Аллаһның рәхмәте иңүен, изге гамәлләрнең һәм догаларның кабул булуын аңлата торган сүзләр. «Күкнең капкалары төн уртасында ачыла һәм аваз салучы бер зат: «Догасына җавап бирелсен өчен дога кылучы бармы? Кирәк нәрсәсе бирелсен өчен сораучы бармы? Кайгысы җиңеләйтелсен өчен җиңеллек, шифа сораучы бармы?» – дип эндәшә. Әгәр дә шушы вакытта берәр мөселман дога кылса, Аллаһ аның догасына һичшиксез җавап бирәчәк», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Халыкта чыннан да мондый ышаныч бар. Дини риваятьләрдә дә күкнең капкасы бар, ул елга бер тапкыр изге Кадер кичәсендә ачыла, изге күңелле кешегә генә күренә, күргән кеше бәхетле була, шул вакытта ул ни теләсә дә – кабул була, дигән аңлатмалар бар. Әмма Коръән һәм хәдисләрдә күк капкасы дигән гыйбарә ешрак күчерелмә мәгънәдә кулланыла, һәм ул укылган дога һәм намазларның кабул кылынуы дигән мәгънәне аңлата.

– Күк капусы бары тик Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә ачыла дип әйтсәләр дә, бу күренешнең шаһиты булганнар аны бәйрәм көнне күрмәдек, дип ышандыра...

– Рамазан ае – изге ай. Бу айда җәннәт ишекләре ачыла. «Рамазан ае башлангач, күкнең капкалары ачыла һәм җәһәннәм капкалары ябыла, ә шайтаннар богауларга бәйләнеп куела», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.).

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бу күренеш хакында сөйләшүчеләр булганмы?

– Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күк капкасы ачылып, бер фәрештәнең җиргә иңүен күргәне булган. Ул Җабраил фәрештә белән бергә булганда күктә бер тавыш ишетә. Җабраил фәрештә: «Бу – күктә ачылган ишек тавышы. Ул моңарчы бер тапкыр да ачылмаган иде», – дип кабатлаган. Шуннан соң күктән бер фәрештә төшеп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: «Сиңа бирелгән һәм сиңа кадәр бер пәйгамбәргә дә бирелмәгән ике нурга: «Фатиха» белән «Бәкара» сүрәсенең ахыргы ике аяте иңүгә шатлан. Шул ике сүрәдәге һәр хәрефне укыган саен сиңа сораган нәрсәң бирелер!» – дигән.

– Күк капусы ачылуга кагылышлы фәнни аңлатмалар юк. Күпләр моны уйдырма дип атый. Ә Коръәндә моңа аңлатма юкмы?

– Күкнең капкасы бар – монысы хак. Шул капка аркылы гына галәмгә сәяхәт кылырга мөмкин. Бу хакта Коръәндә «Хиҗер» сүрәсенең 14-15нче аятьләрендә дә әйтелә. Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә без аларга күкнең капкасын ачып, алар аның аркылы авыш юл белән караңгылыкка күтәрелгәч: «Безнең күзләр күрүдән мәхрүм ителгән. Без сихерләнгән халык», – дип әйтерләр» – дигән. 

– Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була, диләр...

– Кызганыч, тик Коръәндә һәм хәдисләрдә дәлилләр юк. Әгәр дә кеше күк капусы ачылганын күрә икән, димәк, Аллаһ Тәгалә аңа үзенең бер кодрәтен күрсәткән.

– Күк капусы ачылганда теләгән теләк кабул буламы?

– Теләкне һәрчак теләргә кирәк. Аның өчен күк капусы ачылганны көтеп утырасы юк. Хәдисләрдә яңгыр яуганда, көчле җил вакытында, яшен куркытканда дога укырга кирәклеге хакында әйтелгән.

– Кыямәт көнендә күк капусы ачылачакмы?

– Әйе, әлбәттә. Күк капусы чынлыкта Кыямәт көнендә ачылачак һәм аннан фәрештәләр мәхшәр мәйданына җиргә төшәчәк. Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәндә болай дигән: «Кыямәт көнендә сур быргысына өреләчәк һәм сез төркем-төркем булып хисап мәйданына киләчәксез. Ул көнне күк ачылып, капкалар хасил булачак».

СОРАГЫЗ!

– Тиздән мөселманнар матур һәм изге бәйрәмнәрен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан берничә соравым бар иде, аларга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирмәсме? Кемнәргә корбан чалу мәҗбүри? Корбанлыкны әҗәткә яки кредитка алырга мөмкинме? Корбанны намаз укымый торган кеше чалса дөресме?

Асия МИҢНЕГАЛИЕВА,

Теләче районы

Соравыгызны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык.

– Диния нәзарәтенең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 30 мең сум дип билгеләнде. Әгәр сезнең 30 мең сум күләмендә тотылмый торган акчагыз бар икән, корбан чалу мәҗбүри була. Әҗәткә кереп, корбан чалу дөрес булмый. Әгәр дә корбан чалырга акча җитми икән, гөнаһы юк.

Әйе, намазын укымый, ләкин Аллаһны таный торган кеше дә корбан чала ала, – дип җавап бирде хәзрәт.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии