Иман нуры иңсен күңелләргә

Иман нуры иңсен күңелләргә

Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына

алып чыга торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык

белән яхшы тәрбиядер.

Р. ФӘХРЕДДИН

Соңгы берничә елда телебезгә, динебезгә булган игътибарның артуы, тарихка йөз белән борылу ата-бабаларыбыздан калган күркәм традицияләрне торгызырга, тәрбия алымнарын киредән кулланышка кертергә яңа мөмкинлекләр ача. Районда һәм авылларда оештырылган күп төрле чаралар да әлеге күтәрелешнең күркәм бер чагылышы дип әйтергә тулы нигез бар. 10нчы март көнне Кукмара районы Байлангар авылы китапханәсендә мәчетнең 30 еллык юбилее уңаеннан «Иман нуры иңсен күңелләргә» дип исемләнгән кичә узды. Җирлек башлыгы һәм авыл имамы инициативасы белән оештырылган кичә татар балаларына дини бәйрәмнәребезнең әһәмиятен, тәрбияле, әхлаклы булып үсүнең иң туры юл икәнлеген аңлату, аларны кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.

Бәйрәмдә авылыбызның мөхтәрәм кешеләре – авыл имамы Габделфәт Йөзмәхәммәтов, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Габделфәт хәзрәт залда утыручы балаларга дин һәм әхлак тәрбиясе, тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде, тәртипле, балаларның бар яклап та укымышлы булуларын теләде. Район һәм авылыбызда халыкны дингә тарту, милли гореф-гадәтләребезне киредән кайтару кебек әхлак тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләрнең дәүләт югарылыгында хәл ителүен ассызыклады.

Кичәне дәвам итеп, күп еллар Байлангар урта мәктәбендә директор вазыйфасын башкарган Вәкказов Хатмулла Гәрәевич авылыбыз тарихы, мәчет ачылу еллары, аның үзенчәлекле вакыйгалары турында сөйләде. Чыгышын истәлекле фотолар, мәгълүмати слайдлар белән баетып, кичәнең әһәмиятен тагын да арттырды.

– Күп еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт итеп, шул якларда гомер итсә дә, ул үзенең туып-үскән авылын онытмады. Һәрдаим мәктәпкә укучылар белән, мәдәният йортына авылдашлары белән очрашуларга ашкынып кайтты, – дип, рәхмәт сүзләре ирештерде кыз туганы Рүфия Гыйльметдинова.

Әлеге бәйрәмгә Күкшел авылыннан кунак буларак чакырылган «Агымсу» гармунчылар ансамбленең үзләре уйнап җырлаулары тамашачыларны таң калдырды, бик күпләрне сокландырды. Үзара җанлы аралашу кызыклы һәм үтемле булды. Авыл халкы, китапханәчебез Венера Хисмәтова, әти-әниләр, мәртәбәле кунаклар, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Фәритович, укытучылар катнашында узган бу кичә балаларга әдәп, әхлак дин тәрбиясе бирүдә зур таяныч булды. Киләчәк – укучылар кулында. Аларны иманлы, итагатьле итеп тәрбияләү – барыбызның да төп бурычы. Йөзләребез – иманлы, кылган гамәлләребез – изге булсын.

Йөрәк тибә: «Аллаһ! Аллаһ!»

Тел әйтә: «Сүбхәәнәллааһ!»

Имән бармагы да раслый:

«Ләә иләәһә илләллааһ!»

Фәния РӘХИМОВА,

 Кукмара районы, Байлангар авылы

Комментарии