«Беренче азанымны дүрт яшемдә әйттем»

«Беренче азанымны дүрт яшемдә әйттем»

Дингә тартылган кеше 200 метр мәйданга да сыя, салкынга да түзә... Казанның Королев урамы 2нче йортының подвал өлешендә урнашкан «Ай нуры» мәчете имам-хатыйбы Мәгъзанур хәзрәт Яруллин әнә шулай ди. Инде 90 яшенә аяк атласа да, халыкка дини белем таратуын дәвам иткән әлеге шәхес белән без дә әңгәмә кордык. Өстәвенә, «подвал-шәрифне» дә күрдек.

МӘЧЕТ РӘСЕМЕ ӨЧЕН – ШТРАФ

– Ай-һай табу кыен икән сезне. Әллә ничә кабат әйләндем. Манара да, ай да булмагач, мәчет юк кебек...

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытындагыча инде. Ул чакта мәчетләр бөтенләй булмаган. Ачык һавада намаз укыганнар, дога кылганнар. Тик һава торышы үзгәрә бит, кояшы да чыга, суыгы да килә, яңгыры да ява. Шулай итеп, бина корып куя башлаганнар. Аннары түбә кирәк булган, аннары кешене намазга ничек дәшәргә дигән сорау туган. Манара ясалган, азан әйтеп чакыра башлаганнар.

– Ә биредә ничек? Азан әйтеләме?

– Үзебез өчен әйтәбез. Хәзер мәчетләрдә манарага менеп тору кирәкми бит, микрофон аша гына әйтәбез. Динне урамга чыгарырга ярамый, кешене борчыйбыз. Башка диндәгеләр бар, аларга комачауламыйк, дибез. «Болгар» мәчетендә эшләгән вакыт искә төште. Аның каршында – тугыз катлы торак йорт. Иртәнге намазга чакырып азан әйтәбез. «Төне буе йоклый алмадык, иртән йокыга киткәч кенә мәчеттән акырасыз», – дип татары да, урысы да керә башлады. Нишләтәсең, урамга ишетелми торган иттердек.

– «Ай нуры»нда мондый проблемалар булмадымы?

– Аның барысын сөйләп бетереп булмас. 2013нче елда Казанда Универсиада үтте. Килгән-киткәннәр монда мәчет икәнен белсен дип, мәчет сурәте төшерелгән рәсем элеп куйдым. Бу йортта яшәүчеләр: «Әллә нинди сакаллы кешеләр подвалда яталар. Нәрсә эшлиләрдер, бик куркыныч», – дип шәһәр прокурорына шикаять яздылар. Шул елда суд юлын да таптарга туры килде, чөнки мәчет рәсмиләштерелмәгән иде. Бер мең сум күләмендә штраф салдылар. Шуннан соң без юридик рәвештә рәсмиләштердек.

 – Ә хәзер шауламыйлармы?

– Ияләнделәр инде. Йөрүчеләр дә шактый. Җомга көнне 30лап кеше җыела. Яшьләр бар, шөкер.

– «Мондый мәчет булмый инде», – дип әйтмиләрме соң?

– Ишетелгәли. Бигрәк тә яңа килгән кешеләр шулай ди. Кайчагында таксистлар таба алмый интегә. Бервакыт машина чакырттым. Килде бу, тик һаман йорт янында әйләнеп йөри. Миннән: «Монда мәчет кайда?» – дип сорый бу. «Менә бит», – дим. Русларның «итексез итекче» дигән әйтеме бар, татарның Казанда мәчет төзү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә подвалда утырабыз да.

«Ай нуры» мәчете – торак йорт подвалында

«УҢ КУЛ БЕЛӘН КАШЫК ТОТАРГА ӨЙРӘНДЕМ»

– Мәгъзанур хәзрәт кем ул?

– Мин үзем Саба районы Тенеки авылыннан. Анда 17 ел яшәдем. 18нче елга киткәч, налог кәгазе килеп төште. 40 килограмм ит, биш центнер ярым бәрәңге сорадылар, ә сарайда – бер кәҗә һәм өч тавык. Гаиләдә алты бала үстек. 1941нче елны беренче тапкыр Казанга бардым. Барып бер атна торган идем, сугыш башланды. Бөтен Казан елады. Кире авылга кайттым. Көз җиткәч, абыйларны да сугышка озаттык. Авыр вакыт иде ул, эш күп булды. Кыш җиткәч, безнең авылга эвакуацияләнгән гаиләләр кайтты. Һәр йортка 4-5әр кеше керттеләр. Безнең йорт кечкенә иде, кысан димәдек, өч кешене кунак иттек. Ике кешегә дигән ризыкны бишкә бүлеп ашадык. 42нче елның җәендә аларны кире җибәрделәр. Әмма күңелемә тигәне шул: рәхмәт тә әйтмичә киттеләр.

– Димәк, сугыш ачысын сезгә дә татырга туры килде?

– Әйе. 1943нче елдан эшли башлаганым истә. Авылдан киткән кешеләрнең җирләренә тәмәке, кыр, суган утырту гадәте бар иде. Бервакыт бригадир килде дә: «Энем, каравылчы булып бакча сакларга кушабыз сиңа», – ди. Төн дә, көн дә бакча саклауда идем. Малайлар кич мәктәптән кайтканда минем янга кыярга сугыла иделәр. Мин «ярамый» дип, бирми идем. Барыбер эләктерәләр иде. Соңыннан үзем үк әйттем: «Икегә бүленегез: берегез минем белән сөйләшкәндә, икенчегез алыр», – дидем. Трактор саклаганны да хәтерлим. Сабада Шайтан Елга дигән авыл бар. Шул авылга барганда бик тирән елга кала. Суга керми генә тракторны елганың бер ярында калдыралар, бөтен кирәк-ярак та шунда кала. Көне-төне шуны сакларга кирәк. Көндез килүче юк үзе, төнлә дә күренми, әмма саклыйм. Көз көне салкын, төне буе анда утырасы килми, кайтып йоклап алам да, таң беленгәнче кире барып утырам. Шулай бер көнне йокыдан торып килеп утырдым. Тракторчы Фәттах абый килде дә: «Копотта магнето юк бит. Нәрсә белән түлисез хәзер?» – ди. Куркуга калдым, билгеле. МТСта запас булып, шуның белән эшкәртеп, башкарып чыктык.

46нчы елда урман чыгардык. Без 17-20 яшьлек егетләр бер кат ыштан белән тездән карга батып, урманда туры агач кисәкләре эзләп йөри идек. Ничек авырмаганбыз, Аллаһның рәхмәте. Шул эшләвем, тырышлыгым бушка китмәгәндер инде, 47нче елда күкрәккә «Фидакарь хезмәте өчен» медален тактылар. Аннары Казанга киттем. Сугыш башланып, шәһәрдән кайткач: «Казанга бүтән бармыйм», – дигән идем, сүземдә тормадым.

– Әллә үкенәсез?

– Юк, авылда калсам, имамлык вазыйфасын үти алмаган булыр идем. Казанга эшкә урнашырга килдем, бер җиргә дә алмыйлар – яшем җитми. Ярулла кода бар иде, фамилиям Яруллин булгач, тикшереп тормаслар, малаем дип әйтермен дип, 14нче трестка эшкә урнаштырды. Килдем, ә монда татарча белүче юк икән. «Татарстан бит бу, белергә тиешсез», – дим, бөтенесе аптырап миңа карый, ә мин – 4 класс бетергән егет, урысча бер сүз белмим. Силикат заводына слесарь булып урнаштым, баракта яшәдем. 50нче елдан 51нең көзенә кадәр шунда булдым. Шуннан хәрби хезмәткә чакыру килде, военкоматка бардык. «Алмыйбыз», – диделәр. Шатлыктан бәйрәм иттек. Ә иртә белән янә чакыру кәгазе килгән – алдылар... Ярославльдә хезмәт иттем. Урыс егетләре белән идем, ә рус телен белмим. Бер хәл истә калган: ашханәгә ашарга кайттык. Зур өстәл артында утырабыз. «Начинайте кушать», – дигәч, бөтенесе ашый башлады. Ә мин аптырап утырам, чөнки сулагай. Ник уң кулың белән ашамыйсың дип сорасалар, урысча ничек аңлатыйм дим. Уң кул белән беренче тапкыр кашык тотып ашадым шунда. Куркудан әллә ниләр эшлисең икән.

Ротадан хуҗалык взводына күчерделәр мине. Старшина: «Я на работу тебя не пошлю. Иди в библиотеку, читай книгу», – диде. Киттем. Вячеслав Шишковның «Угрюм-река» дигән калын китабын алдым да, бер атна дигәндә укып бетердем. Аңлашылды кебек. Иптәшләр кайткач, русча бер җөмлә әйткән идем – тәгәри-тәгәри көлделәр. Старшина: «Тагын укы», – диде. Укыдым. Әз-мәз русча сөйләшергә өйрәндем шулай. Өч ел хезмәт итү дәверендә чистый урыска әверелдем.

– Ә дингә килү тарихы нәрсәдән башлана соң?

– Армиядән кайттым. 22нче заводка эшкә кердем, шунда укыдым да. 20 ел «заточкада» эшләдем. Кара күдрә чәч белән килеп кереп, пеләшләнеп чыктым. Анда шашка уйнауны үз иттем, Казан беренчелегенә дә уйнадык, язышып та. Шашка буенча спорт мастеры да алыр идем, Горбачев Советны таратып өлгерде.

Мин шәхси секторда яшәдем, анда Зиннәтулла дигән бабай бар иде. Шулай бер вакыт мине мәчеткә чакырды бу, намаз укыйк, диде. Мин шаяртып кына: «Минем баштан шайтан китмәгән әле», – дидем – Зиннәтулла кулын гына селтәде. Каравайда мәчет төзелә дигәннәр иде, шунда намазга барырга булдым. Зиннәтулла бабай да шунда булган икән, мине күреп шатланды. Шунда әз-мәз укырга, Коръән аятьләрен дөрес әйтергә өйрәндем. Шунда ук Вафа хәзрәт Гыйләҗиев белән таныштым.

1985нче елны операция ясадылар, зобка. «Крутушка» шифаханәсенә җибәрделәр. Беркөн фойега чыксам – бабайлар утыра. «Син укый торган кеше түгелме? Җомга көнне азан әйтерсең әле», – диләр. Ризалаштым. Вәгазь укып, күмәк намаз башкардык.

– Нәселегездә дин әһелләре бармы?

– Бар. Әтием Миассар мулла иде. Совет хакимияте авылдан барлык руханиларны куды. Авылга мулла кирәк булгач, халык минем әтине сайлаган. Ул җомга намазын үткәрә, азан әйтә, мәет юа. Ә 1921нче елда аның артыннан милиция килә. Тик авылдашлар аны яклап кала ала һәм ул халыкка дини белем бирүен дәвам итә.

Әле дә хәтерлим: Рамазан аенда, әти белән әни сәхәргә тордылар. Миңа 4-5 яшь булгандыр, мин дә тордым, ашадык. Әти мәчеткә җыена – мин дә телим. Иярдем. Мәчеткә керергә дип ишекне ачкан иде, ә анда бер көтү кош оча. Куркудан әтинең аягын кочакладым. Әти азан әйткәндә дә җибәрмәдем. Менә шулай гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең беренче азанымны әйттем.

– Имам булу өчен кат-кат укып йөрмәдегезме?

– Мин «Болгар» мәчетенә йөрдем. Анда кассир булып эшләдем, мәчет курсларында укыттым. 1997нче елда мәчет каршында мәдрәсә бинасы төзелде, тик анда укытучы итеп алмадылар. Дини белемем турында дипломым юк, янәсе. Мин әрләшмәдем – Казан-су янында яңа «Кол Шәриф шаһид» Җәмигъ мәчете һәм Ислам университеты төзелеп килә иде. Анда гает намазы укыдым, мөфти шаһәдәтнамә – дини эшчәнлек алып бару хокукы турында таныклык бирде. Менә шулай имам-хатыйб булдым. Анда агач мәчет төзедек, аны «Казан нуры» дип атадык.

МӨСЕЛМАННАР ГЫНА ЙӨРМИ...

– «Ай нуры» мәчетенең барлыкка килүе хакында да сөйләгез әле.

– 1995нче елда мөселман җәмгыятенә Воровский урамында «Сөембикә» мәчете төзелеше өчен җир бүлеп бирелде. Тик без бу җир бүлеп бирелгәнен раслый алмадык. Барысы да сүздә генә калды. Соңрак архивка мөрәҗәгать иттек. Чыннан да, анда Казан мэры Камил Исхаков имзалаган җир участогы бүлеп бирү турындагы документлар бар, тик бу җир метро төзелешенә тапшырылган. Аннары активистлар Миргазиян, Якуп һәм Исмәгыйль Мәскәү районы башлыгыннан намаз укыр өчен бер бүлмә сорадылар. Бирделәр, әмма бина җылытылмый иде. Мин бу вакытта «Казан нуры» мәхәлләсеннән киткән идем. Мансур хәзрәт Җәләлетдин мине шунда җибәрде. Беренче җомга намазын уздырдым, мәхәллә органы – мөтәвәлият формалаштырдым, рәис итеп Миргазиянны билгеләдем, үзем имам булдым. Миргазиян һаман мәчет төзү өчен акча эзләде, аннары авырып китте. Тик билгеле булганча, ул башка мәчетне рәсмиләштереп йөргән икән. Аның йорты каршында гына ташландык котельный була, менә аны Миргазиянга бирәләр. Хәзер анда «Миргазиян» мәчете урнашкан.

– Ә сез анда калмадыгызмы?

– Монда мәчеткә ихтыяҗ зуррак иде.

– Монда элек берәр оешма бар идеме?

– Әйе, әйтик, антисептик җитештерүчеләр булган. Аларның бүлмәсе безгә калды.

– Бу мәчеткә безнең милләт вәкилләре генә кермидер?

– Юк. Без төрле диндә булсак та, бер Аллаһка кайтачакбыз. Күрше йортта Алевтина һәм Люба исемле урыс хатыннары яши. Алар кергәли, сәдака салып чыгып китәләр. Берчак Ростов шәһәреннән кунаклар кайткан боларга. Челюскин урамында чиркәү төзегәннәр, шуны карарга кайттык, диләр икән. «Что там, в церкви смотреть. У нас здесь бабай есть», – дип монда алып төштеләр. Шуңа риза булып киткәннәр. Кергән кешене куып чыгарып булмый инде. Бөтен Пәйгамбәрләргә дә ваһи Аллаһы Тәгаләдән килгән. Халык кына бозган. Әйтик, аракы эчкәч, сөйләшә башлыйсың. Менә кунакка кайткач, кеше белән сөйләшергә сүз юк. Берәрне салып җибәргәннән соң, сүзне бетереп булмый. Урыста шулай, ә мөселманда алай түгел.

– Шулай да, мәчет эшчәнлеген тикшереп торучы кешеләр табыладыр?

– Гел. Әле күптән түгел бер вакыйга булды. Җомга намазына 30лап кеше җыелды. Намаз укыдык, кеше таралышты. Бер бабай өс киемен таба алмый. Бер калын кием кигән дә: «Бу минеке түгел, кысан. Ялгыш алганнар, ахры», – ди. Телефон номерын калдырып китте бу. Озак та үтмәде бер яшьрәк ир-ат керде. «Киемне бутаганмын», – ди. Бабайга шалтыратты. Күрешик, диләр. «Райисполкомга кил», – дип чакыра картны. Район идарәсендә эшләгәч, монда нәрсәгә килгәне аңлашыла бит инде.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии