Ифтар үтте, юшкыны калды, яки Республика ифтарына кемнәр килә?

Ифтар үтте, юшкыны калды, яки Республика ифтарына кемнәр килә?

 

Инде менә икенче ел рәттән Республикакүләм ифтар Казан аэропорты янында урнашкан «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә уза. Узган ел ифтарга биш мең мөселман килсә, быел бу сан 10 меңгә җитте. Инде менә икенче ел рәттән үземә дә әлеге ифтарда волонтер буларак катнашырга туры килә. Ашаган белми, тураган белә, диләрме әле? Тураучыларның берсе булып кайттым.

БЕРЕНЧЕ КОЙМАК ТҮГЕЛ

Быелгы 10нчы Республикакүләм ифтар Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы исеме астында үтте. Мондый масштабтагы республика ифтарын үткәрү тарихы 11 ел элек языла башлады. «Рамазан-2011» дип аталган беренче авыз ачу мәҗлесе Казанның Меңьеллык мәйданында узды. Анда чатырлар куелды, ә ахшам намазы «Кол Шәриф» мәчетендә укылды. Ул чакта мәҗлескә 1,5 мең кеше җыелган иде. 2014нче елда «Ак Барс Арена» стадионының генераль директоры Радик Миннәхмәтов мәҗлесне яңа, тагын да киңрәк форматта үткәренү кирәк дип тапты. Ярдәм итәргә теләүчеләр дә артты, Татарстан Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли комплексы да оештыру эшләренә кушылды. Шул рәвешле, икенче республикакүләм ифтар стадионда узды һәм инде 2,5 мең мөселманны сыйлау мөмкинлегенә иреште. Ул чакта 2,5 мең катнашучы – ифтар уздыру өчен максималь сан кебек тоелгандыр... ә бүген – 10 мең. Хәер, бу республикада үткәрелгән иң масштаблы ифтар түгел, чөнки «Ак Барс Арена»да 15 мең кешегә исәпләнгән чара узды.

ТАТАРСТАННАН ГЫНА ТҮГЕЛЛӘР

Узган ел республика ифтарында волонтер буларак катнашу бәхете татыган иде инде. Әмма былтыргы мәҗлес матәм көненә тиң булды. Хәтерлисездер, ифтар 11нче майга билгеләнде, нәкъ шул көнне Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырылды дигән хәбәр бәйрәм рухын ахыргы планга күчерде.

Ифтарга волонтерлар җыю март уртасында ук башланды. Апрель башында мин 175нче волонтер буларак теркәлдем. Узган ел биш мең кешегә генә табын корасы булса да, 500дән артык волонтер теркәлгән иде инде. Шөкер, 30нчы апрельгә бу сан 600гә тулды.

Иртәнге 6да торып, Казанның тимер юл вокзалына юл тоттым. Волонтерлар өчен махсус электричка ялланган, «Экспо»га кадәр шуның белән барасы. Җыелып бетү, көн тәртибе белән танышу, билгеләнгән урынга барып җитү, бер-берең белән танышуга дүрт сәгать вакыт сарыф ителде. Бары тик 11 тулганда гына төркемнәргә бүленеп, эшкә керештек.

Эш дигәнем утын яруга тиң түгел. Алдан әзерләнгән продуктларны тезеп чыгу – волонтерларның бүгенге бурычы. Аңа кадәр ике көн дәвамында өстәлләр тезәргә, эскәтерләр җәяргә, җиләк-җимешләрне юып киптерергә өлгергәннәр иде. Продукцияне Казан үзәгеннән – «Ак Барс Арена» стадионыннан алып киләләр. Җиләк-җимеш, чәк-чәк, печенье ише ризыклар башта килсә, кәбестә бөккәне белән өчпочмакны кунаклар җылы килеш ашый алсын өчен иң ахырдан пылау белән бергә генә китерәләр.

Эш авырлыгы – һәр нәрсәнең дә тигез куелуында. Халык башта табынның матурлыгына күз төшерә, аннары гына ризыкның тәмен татый бит. Шуңа да су һәм сокларның тигез торуын җеп сузып тезү гадәте барлыкка килде.

10 мең кешегә дип корылган табын – зур залда урнашкан. Көндезге 11дән кичке 10га кадәр бу залны ничәмә-ничә айкап чыкканбыздыр – билгесез. Әмма адым санын исәпләп баручы сәгатьләр 50 меңнән артык адым ясалганын күрсәтә иде. Узган елдан аермалы буларак, волонтерлар өчен быел кызыклы бәйге әзерләгәннәр. Әйтик, шигырь конкурсы, Коръән уку бәйгесе үткәрелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

600гә якын волонтерның барысы да бирегә бер ният белән килгән – Аллаһ рәхмәтенә ирешү. Аларның күбесе үзләре дә уразалы килеш көне буе аяк өстендә булды, тик берсенең дә йөзендә арыганлык билгесе күренмәде. Казанда яшәүче 58 яшьлек Тәскирә апа Исламова ифтарда бишенче ел рәттән волонтер буларак катнаша икән.

 

Ураза тотучылар өчен 600гә якын волонтер табын корды

 

– Үзем ураза тота алмыйм, сәламәтлегем рөхсәт итми, гел дарулар эчеп торырга кирәк. Ә уразадагы кешегә табын кору – саваплы гамәл, шуңа да булдыра алганча ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә тырышам, – дип уртаклашты ул. – Быел кунаклар күбрәк була, шуңа эше дә күп. Әмма бәйрәм рухы көчлерәк. Яшьләр дә үзләреннән өлкәнрәкләргә бик булыша.

Волонтерлар арасында башка чит төбәкләрдән килүче егет-кызлар да байтак. Әйтик, Үзбәкстан, Казахстан, Индонезия якларыннан махсус шушы ифтарга дип килгәннәре дә бар. Минем белән бер төркемдә эшләгән Әкбар – Үзбәкстан егет. Үзенә 26 яшь. Татарстанга 29нчы апрельдә генә килгән. Аңарчы да республикага килгәне, троллейбуста эшләп алганы булган.

– Татарстанны яратам. Безнең якта мондый масштаблы мәҗлесләр үткәрелми. Ә Татарстанда ул традициягә әверелде. Иптәш егетләрем ифтарда волонтер буларак берничә ел рәттән катнаша инде. Бу турыда хәбәр иткәч, мин дә катнашып карарга булдым, – ди ул.

ХАТАЛАРЫ ҺАМАН ТӨЗӘТЕЛМИ

Кичке сәгать җидегә өстәлләр әзерләү тәмамланды. Халык та күптән җыелып беткән иде инде. Вакыт җитү белән меңләгән мөселманнар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уртак ахшам намазы укыды, аннары ашау өчен залларга юнәлде. Аларны сыйлау өчен 1 тонна дөге, 2 тонна сыер ите, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 600 килограмм чәк-чәк, 600 килограмм печенье сатып алынган иде.

 – Ат финишны күреп, тагын да катырак чаба башлый. Кеше акыллырак булырга тиеш: ифтарга шуның кадәр вакыт калды дип, сәгать угына карап утырырга түгел, ә гөнаһларын ярлыкауны сорап, Аллаһ ризалыгына ирешергә тырышырга тиеш, – дип сәламләде дин кардәшләрен Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Рамазан аенда ураза тоткан кешенең барча гөнаһлары гафу ителер. Гади генә көндә бер изгелек кылсак, ун савап бирелер. Ә изге Рамазанда – бер мең, Кадер кичәсендә 30 мең савап язылыр.

Камил хәзрәт сүзләренчә, әллә ничәшәр мең кеше җыеп ифтар үткәрүне сан артыннан куу дип уйларга кирәкми. «Монда теләсә кем үзенең ишен, фикердәшен табырга тырыша. Футбол яратучы үзе кебекләрне күрү өчен стадионга бара, музыка тыңлаучы концертка килә. Дингә ышанучының үзе кебек кешене күрергә теләве гаҗәп түгел. Кызганычка, бездә башка зур мәйданчыклар юк. Шуңа күрә зур мәчет кирәк тә. Бу бит бер Казан өчен генә түгел, ә бөтен Русия өчен. Махачкалада 50 мең кешегә мәчет төзиләр. Дагыстанны куып җитеп булмый... әлегә», – ди ул.

Бүген кунаклар арасында мохтаҗлар күп иде. Президент та, гади кеше дә бер үк ризыкны ашады. Бу берләшүнең билгеле бер күрсәткече дисәләр дә, һәркем дә бирегә фикердәш эзләп кенә килми икән шул. Кызганыч, тик моңа икенче ел рәттән инанырга туры килә.

Ифтарга килгән кунакларның күбесе – хатын-кызлар. Кунаклар өстәл тезелгән залга үткәндә, волонтерлар ишек төбендәге өстәлләрне саклап, аларны түргәрәк үткәреп торырга тиеш булды. Кызганыч, тик волонтерларның сүзләренә колак салучылар аз иде. «Син үзеңне кем дип беләсең? Билет белән кердем, телим икән монда, теләсәм әнә тегендә утырам», – дип кырт кистеләр волонтерларга. Бары тик ак яулык бөркәнгән, таякка таянган карт апа-әбиләр генә: «Аллаһның рәхмәте яусын, түргәрәк узаргамы?» – дип сорарга батырчылык итте.

Ә мәхшәр безне алда көткән икән. Өстәл артына утырган берәү өстәлгә куелган өчпочмак һәм бөккәннәрне үзе белән алып килгән пакетка салырга ашыкты. Юкса һәр кунак өчен бер өчпочмак һәм бер бөккән куелган иде. Юкса үз өлешеңне алып кайтып китү өчен махсус пакетлар да бирелде, ләкин үз пакетың белән килүне күпкә кулайрак күрүчеләр күбрәк икән. Ачлык заманында яшәмибез, югыйсә. Пылау, бер кисәк печенье өчен тарткалашуларны санамаганда, ифтар тыныч узды. Өстәл артына утырмыйча, үз өлешләрен сумкаларына салып китүчеләр дә, өстәлгә борын җыерып кына караучылар да очрады. Бу оештыручы, волонтерларның хезмәтеннән генә түгел, Аллаһ биргән нигъмәтләрдән дә көлү була түгелме? Шундый тамашаны күреп, безгә үзебезне чын мәгънәсендә динле халык дип атарга иртәрәк икән әле дип оялдым.

Кунаклар ашый да, догасын укып кайтып китә. Кайберләре шул арада зур рәхмәтләр әйтергә дә өлгерә. Ә менә волонтерлар эше моның белән генә тәмамланмый. Өстәлләрне җыю, чүпләрне ташлау да – алар өстендә. Хәер, быел өстәлләрне җыю бик җиңелдән башкарылды. 11дән кичке 7гә кадәр әзерләгән табынны 1 сәгатьтә җыеп алдык, чөнки җыярлык әйбер калмаган – бары тик буш тәлинкә һәм су шешәләре генә. Ризыкның исраф калмавы шатландыра, билгеле. Әмма талашып, кычкырышып ризык бүлү – чын мөселманнарга хас сыйфат түгел. Ачлык заманы булса, кеше нинди адымнарга барыр иде икән? Уйларга да куркыныч...

Кичке унга исән-сау гына өйгә кайтып җиттем. Узган ел күңелдә ниндидер рәхәт хисләр булса, быел баш тулы уй, йөземдә оялудан калган кызыллык сакланды. Шул уйлар арасында бер теләк тә бар иде. Иң мөһим вә кирәклеседер мөгаен: Аллаһы Тәгалә күрүче һәм белүче, эшсез һәм ашсыз калдыра күрмәсен.

 

Мәрҗанине искә алдылар

Ел саен изге Рамазан аенда Казанның «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчете 200дән артык кеше өчен хәйрия ифтарлары уздыра. Ә 26нчы апрельдә мәчет күренекле татар галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланган ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәчетнең беренче катында шәһәр халкы авыз ачса, икенче катында 100ләп зыялы Мәрҗанине искә төшерде.

Мәрҗанинең татар халкы өчен башкарылган хезмәте бәяләп бетергесез. Ул үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Боларның күп өлеше – гарәпчә язылган дини-фәлсәфи хезмәтләр.

Мәрҗанине таныткан хезмәт – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар». Ул татар халкы тарихы буенча язылган иң беренче хезмәт булып санала.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллин да Шиһабетдин хәзрәтнең безнең халык тормышында зур роль уйнаганын ассызыклый:

– Аның кебек бөек кешеләр турында зур хөрмәт белән сөйлиләр. Аларның эшчәнлеген бәялиләр, өйрәнәләр, китаплар бастыралар һәм аларга һәйкәл куялар. Шиһабетдин үз максатына ирешкән хезмәт сөючән хәзрәтләрнең берсе. Ул гомере буе укый, өйрәнә һәм башкаларны да укыта. Мондый күренекле шәхесләр 1000 елга бер генә туадыр. Без алар турында истәлекне сакларга һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәте турында сөйләгәндә, музыка мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәк. Әле XX йөзнең 1нче яртысында музыка төрки телле халыклар, аеруча татарлар арасында нык тыелган була. Мәсәлән, 1905нче елда чыккан «Өлфәт» газетасы «музыка эштән калдыра, юлдан туктата», – дип яза. «Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак», – дигән заманда Мәрҗанинең: «Музыка ул хәләл!», – дип кистереп әйтүе бик прогрессив адым була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыймый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә. Шуңа да ифтар мәҗлесе мөнәҗәт һәм нәшидләр белән үрелеп барды.

Изге Рамазан аенда Казан мәчетләренең күбесендә шәһәр халкы өчен ифтарлар уздырылды. Аларның һәркайсы милләт һәм Ислам дине үсешенә өлеш керткән татар зыялыларын искә төшерми калмадылар. Хәтер яшәгәндә, киләчәкнең дә якты булачагына ышаныч бар бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

 

 

Комментарии