ҖӘҺӘННӘМ БИЮЕ – 4

ҖӘҺӘННӘМ БИЮЕ – 4

Һәр мәкаләм саен бу тема ябылыр, барысы да мөселманнар файдасына хәл ителер, югарыдагы агайлар һәм Казан Башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Альберт Илдус улы Салиховка үз сүзләрен әйтерләр дип өметләнә килдем. Язган саен яхшы якка үзгәреш булса да, инде « зираты»ндагы гауга чыгуга, әрвахларны борчуга сәбәпче булган портретлы кабер ташы алып кителсә дә, низагны тулаем туктатып бетереп булмый. Югыйсә, инде Казан Ратушасында, Казан Шәһәр Думасы депутатларының комиссиясендә дә бу эшне тикшердек. Ләкин бу комиссиянең файдага караганда зыяны күбрәк булды бугай. Анда безне «ишетмәделәр», дөресрәге ишетергә теләмәделәр. Карга күзен карга чукымый диләр бит…

Белүемчә, бу утырыш нәтиҗәләрен Казан мэры Илсур Метшинга да җиткермәгәннәр. Җиткерсәләр дә, бары тик «Мөселман зираты» җитәкчелеген пычратып, ә гауганың сәбәпчесе булган түрә Альберт Салиховны «начар кешеләр корбаны» итеп күрсәтеп кенә хәбәр иткәннәр кебек. Чөнки, Илсур Метшин әле дә Альберт Илдус улы яклы фикердә икән. Югыйсә, без инде газетабыз битләрендә аның тавышланып йөрүе урынсыз булуын, Казан имам-мөхтәсибе Җәләлетдингә, «Мөселман зираты» җитәкчелегенә юкка гына кара ягуын раслаган идек. Ләкин безне ишетергә теләмиләр. Төрле сәбәпләр табып зиратның эчке кагыйдәләрен, җирләү тәртибен расламый йөртә түрә халкы. Мәрҗани мәчете биргән документлар бер даирәдән икенчесенә күчә-күчә йөри, юлда «югала», аларны тагын соратып алалар… Кыскасы, шәһәр түрәләре бу эшне булдыра алганча сузды. Мөгаен, зиратны Мәрҗани мәчетеннән алып, хакимияткә якын оешмага бирергә телиләрдер дип фаразлый идем, юраганым юш килде бугай.

Шушы көннәрдә генә Мәрҗани мәчетенә Казанның Вахитов районы судыннан чакыру килде. 15нче майда, 14 сәгатьтә биредә «Мөселман зираты»ның эшчәнлеген туктатып торуга багышланган суд утырышы булачак. Судка Казанның Совет районы прокуратурасы мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, «мөселман җөмһүрияте» саналган Татарстанда бердәнбер мөселман дини зиратын ябып куюлары бар. Казан каласында хәзер үлгән мөселман кешесенә Коръән Кәрим вә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с) сөннәте кушканча җирләнү мөмкинлеге дә калмыймы?

Миңа калса, белән шәһәр түрәсе арасындагы гади генә аңлашылмаучанлык инде күптән мөселманнар белән хакимият арасындагы конфликтка әйләнә башлады. Чөнки бүген түрәләр үз түрәләрен яклап, мөселманнарны ишетмәмешкә салышып, «Мөселман зираты»н эшмәкәрләр кулына тапшыру өчен тырыша кебек. Имеш, Мәрҗани мәчетенең мәет җирләргә хакы юк. Хәтта иң имансыз чорларда да мәчет мәрхүм булган мөселманнарны җеназа укып соңгы юлга озаткан, җәсәден ләхеткә иңдергән. Ә хәзер андый вәкаләте юк икән.

Исерек күмүче «дядя Ваня»ның мәетне, тәхарәтсез куллары белән тотып, җир куенына иңдерү хокукы имамнарныкыннан күбрәкме? Дәүләти дигән зиратларны да, анда кемнәр эшләгәнен дә беләм мин…

Иң куркытканы шул, бүген безнең иң өлкән, коммунистлар да ябарга җөръәт итмәгән мәчетебездән мәет җирләү хокукын тартып алмакчылар. Чөнки дәүләти оешма бар, ди прокуратура. Иртәгә никаһ уку вәкәләтен дә алмаслармы соң? Әнә бит, ЗАГСлар бар. Шулай ук исемне дә муллага куштыру ярамас – ЗАГС бар… Хәләл кибетләрне ябарга – дуңгыз сата торганнары эшләп тора бит. Мәдрәсләр кирәкми – урыс мәктәбендә укысыннар… хәер, Альберт Салихов белән конфликтка кергәч, инде Мәрҗани мәчетенең мәдрәсәсен килеп тикшереп йөрделәр, кибетен ябу өчен судка бирделәр, Казанның Һади Такташ урамындагы мөселман балалар бакчасы төзергә дип алынган җирен тартып алу процедурасы башланып китте. Әгәр дәшми торсак, мөелманнарга өйләрендә намазлык җәюне дә тыюлары бар. Ярар, янә мөселман зиартына әйләнеп кайтыйк әле: чөнки хәзергә безгә Ислам кушканча үләргә һәм җирләнергә дә ярамый икән.

Әйе, законда әйтелгән: күмү тәртибе җирле хакимияттә расланган булырга тиеш. Ләкин бит хакимият расламый, ә прокуратура шуның аркасында ябарга ук тәкъдим итә, судка бирә. Әйтерсең, хакимият һәм хокук саклау органнары үзара килешеп эшлиләр! Әгәр суд «ябарга» дигән карар чыгарса, һич аптырамаячакмын – Русиядә һәм Русия законнары белән яшибез. Ә бу законнарны ничек телисең, шулай борып була. Әнә, Совет районы прокуратурасы да судка җибәргән дәгъвасында бик күп законнар китергән, ләкин берсендәге бер җөмләне төшереп калдырган. Ул җөмләдә исә, җирле халыкның дини оешмалар белән үзара килешеп үзе җирләү хокукы барлыгы язылган. Ник аны төшереп калдырганнар? Ә бит бу закон нигезендә Мәрҗани мәхәлләсе халкы, мәчет белән килешеп, үзенчә җирли дип бәяләргә була. Төшереп калдырганнар икән, димәк, законның бу җөмләсе кемгәдер комачаулый. Мондый закон сагында торучыга ышана аламмы мин? Ул минем мәнфәгатьләремне яклый аламы? Юк, ул миңа мөселманча үләргә дә ирек бирми. Прокуратура төшереп калдырган җөмләне суд күрерме икән соң? Әгәр хакимият белән хокук сакчылары бер сүздә булсалар, анысы да «караңгы күзлек кияргә» мөмкин…

Әле күптән түгел генә матбугат битләрендә Казанның Русия Федерациясенең иң яхшы шәһәрләренең берсе булып танылуы хакында хәбәр күренде. Мин моңа ышанмыйм! Җимерек юлларында иң нык машиналар да ватыла торган, пычракка батып яткан кала яхшы була аламы? Бәлки, төзелешләре күп булу сәбәпле яхшы буладыр да. Ләкин мин беркайчан да түрәләре халыкны «ишетмәүче» шәһәрне яхшы дия алмыйм! Зиратка килеп, хезмәткәрләргә төрмәгә утырту белән янап йөреп тә җәза алмый калган түрәле шәһәрне шәп димәс идем! Ә инде әгәр аны бу шәһәрнең башка түрәләре дә яклый икән, этика бозган өчен җәзага тартмый икән – бу бик начар шәһәр!

Бар кешенең дә мәнфәгате кайгыртылган калада яшисем килә минем. Ләкин китәр җирем юк. Димәк, Казанны шундый итәргә, «чукрак» түрәләрнең колакларын ачарга кирәк. Киләсе җомгада, 11 май көнне, 15 сәгатьтә «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Мөселман зираты»н, мөселманнар мәнфәгатен яклап ТР Министрлар кабинеты каршында пикет уздыра. Максатлары – безнең моң-зарыбызны хакимияткә җиткерү һәм яклау эзләү. Миңа калса, бу пикетка һәр иманлы бәндә килергә, шунда бер-ике сәгать басып торып, бүгенге вәзгыятьтән ризасызлык белдерергә тиеш. Бары күп булсак, күмәк булсак кына безне хакимият ишетер дә, күрер дә, мәнфәгатебезне дә яклар. Шәхсән үзем барам һәм сезне дә шунда көтәм. Әгәр дәшми калсак, Аллаһы Тәгалә безне кичермәс.

Барыбызның гамәлләреннән дә Аллаһы разый булуын теләп, ИСКӘНДӘР СИРАҖИ.

ҖӘҺӘННӘМ БИЮЕ – 4, 3.3 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии