«Әҗәтле кеше җәннәткә керә алмас»

«Әҗәтле кеше җәннәткә керә алмас»

Сер түгел: һәр кешенең дә бурычка акча алып торганы бар. Шул бурычын вакытында түли алмаганы өчен эчтән көеп йөрүчеләр дә, «сорагач та кайтарырмын» дип, качып йөрүчеләр дә бар арабызда. Әҗәтне кайтармаган өчен Кыямәт көнендә ни көтәчәген белсәк, бурычка кермәс тә идек, бәлки. Динебез бурычка акча алуга нинди карашта? Ислам динендә процентка акча биреп тору рөхсәт ителәме? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, дөньяда бурычсыз кеше юктыр. Һәркем кредит, ипотека түли. Ничек уйлыйсыз, бу нигә шулай?

– Дөнья халкының 70-80 проценты бурычка баткан дисәк тә ялгыш булмас. Күпләр тормышларын яхшырту нияте белән бурычка керә. Кызганыч ки, мизгеллек ләззәт алу өчен акча җыеп, шуны гомер буе түләп яшәүчеләр саны күбрәк. Татар халкының мәкале дә бар бит: «Бурычлы – үлмәс, бурычсыз көн күрмәс». Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә дә бурычлы үлмәс, дигән. Бурычлы кеше беркайчан да көненең сөенечен, шатлыгын күрмәс, һәрчак кайгырып, төрле борчулы уйлар белән төнен уздырыр. Хәдисләрнең берсендә дә болай диелгән: «Бурычтан сакланыгыз! Дөрестән дә, бурыч ул – төннәрен кайгыру, көндезен исә кимсенү сәбәбедер». Бу нигә шулай соң? Хәзер юк-барга акча җыю модага кереп китте. Кемнеңдер машинасы бар икән, яхшырагын алыр өчен кредит ала, кемдер бурычка акча җыеп чит илгә барып ял итеп кайту юлын карый. Аннары еллар буе шуны каплау өчен җәфа чигә. Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер кылып яшәсәк, булганыннан канәгать булсак – болай булмас иде.

– Бурычка акча бирүнең ислам динендә берәр кагыйдәсе бармы?

– Шәригатебездә һәр нәрсәнең үз кагыйдәсе. Бурыч алуның да, бурыч бирүнең дә үз тәртибе бар. Беренчедән, акча биргән вакытта ике шаһитнең булуы шарт. Болар – ике ир-ат яки бер ир-ат һәм ике хатын-кыз. Алар барысын ишетеп, аңлап барырга тиеш. Бурычка бирүче кеше үз кулы белән шушы шаһитләргә расписка язарга тиеш. Кәгазьдә бурычның төгәл күләме күрсәтелә. Бу турыда Аллаһ Раббыбыз безгә Әл-Бәкара сүрәсенең 282нче аятендә аңлаткан: «И, иман китерүчеләр! Билгеләнгән бер вакытка кадәр бер-берегезгә бурыч бирсәгез, аны языгыз. Язучы арагызда гаделлек белән язсын. Яза белгән беркем дә Аллаһ өйрәткәнчә язудан баш тартмасын, язсын. Өстендә хак булган кеше исә яздырсын, Раббысы Аллаһтан курыксын һәм аннан бернәрсәне дә киметмәсен».

– Сер түгел: әҗәткә бирелә торган акчаны кайберәүләр процент белән бирә. Бу дөрес гамәлме?

– Кемгәдер ярдәм кулы сузсак, кемнеңдер әҗеренә дә ирешәчәкбез. Әгәр дә бер бәндә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бурычка акча биреп тора икән, бу гамәленнән әҗер-савап алачак. Бурычка бирә торган акчаны фәкать акча эшләү нияте белән бирергә теләге бар икән, зур гөнаһтан саналыр. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримендә «Әл-Бәкара» сүрәсенең 275-276нчы аятьләрендә безгә җиткергән: «Риба ашаучылар каберләреннән шайтан сугып еккан тиле кеше газапланган кебек кубарылырлар. Бу җәза аларга: «Сату-алу да риба кебек бит», – дигәннәре өчен. Хәлбуки, Аллаһ сату-алуны хәләл итте, рибаны исә хәрам кылды. Кем дә кем рибаны хәләл дип кабул итү фикеренә кайта, алар – ут әһелләре». Риба, ягъни процентны хәләл дип кабул итү зур гөнаһтан санала. Чын күңелдән һәм бары Аллаһ ризалыгы өчен кешегә ярдәм кулы сузып, бурычка акча бирәбез икән, савабына да ирешәчәкбез. Бурычка акча биргәннән соң, шул акча кайтарылганчыга кадәр Аллаһ Тәгалә аның әҗер-савабын язып барачак. Мондый адәмнәрне Аллаһ Тәгалә Кыямәт эсселегеннән саклар, бу кешене үзенең рәхмәт күләгәсенә алыр.

– Шулай да, динебездә бурычка акча алырга рөхсәт ителгән очраклар бармы?

– Имам Газали хәзрәтләре: «Үзеңнең асыл хаҗәтләреңнән тыш бурычка акча алу – ахмаклык», – дигән. Асыл хаҗәтләр исемлегенә ашау, эчү, киенү керә. Берәүләр ачтан үлмәс өчен бурычка акча ала, торыр җирен булдыру өчен бурычка керә. Икенчеләр акча табып, ял итеп кайта. Ял итмичә дә яшәп була бит! Синең дүрт бүлмәле фатирың бар иде, ә син ике катлы йорт сатып алдың. Машинаң бар иде, яхшы чит ил машинасын алу өчен кредит алдың. Бу – ахмак гамәлләр. Кемнеңдер гомере кыл өстендә ди, аңа зур суммада акча кирәк ди. Бу очракта бурычка керүчеләрне аңларга була, әмма булганы өстенә яңаны алу ахмаклык. Бер дә юкка, кызык өчен, күңел күтәренкелеге һәм кыска ләззәт өчен бурычка акча алу башка сыя торган гамәл түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Аллаһ бурычын гөнаһ өчен алмаганнарга гына ярдәм итәр», – дигән.

– Бурычлы кеше бик нык авырып китте һәм акча эшли алмый ди. Бурыч түләргә мөмкинлегең бетсә, нишләргә?

– Бу очракта иң яхшы гамәл – бурычка акча биргән адәмнән бурыч кайтару вакытын озынайтуны сорау. Ул бераз вакыт бирә икән, аңа әҗер-саваплар язылыр. Динебез бурычка акча биргән кешедән – сабырлык, әҗәткә алучыдан килешенгән вакытында кайтаруны сорый.

Ләкин күпләр мөмкинлеге була торып та, әҗәтен кайтармый…

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләренең берсендә бу хакта болай диелә: «Әгәр әҗәтен кайтарырга мөмкинлеге була торып та, әҗәтле кеше моны эшләмәсә, ул башкаларны кыерсытучы залим кебек булыр һәм аңа бу гөнаһка тиң җәза бирелер». Башкаларны шулай борчып, әҗәтен кайтармыйча йөргән кешегә Аллаһ Тәгалә ачу күзе белән карар һәм ул тормышындагы бәрәкәтен югалтыр.

– Бурычлы үлмәс, диләр. Әмма кайберәүләр шул бурычлары аркасында үз теләге белән дөньядан китә. Ә мәрхүмнең бурычлары кемгә йөкләнә?

– Иң якын кешесенә. Әти-әнисе, баласы, хатынына йөкләнә. Имам кеше җеназа намазы укыр алдыннан сорау бирә. Бу сорау мәрхүмнең бурычы, әҗәте турында була. Җыелган халык арасыннан бер генә кеше булса да: «Миңа шуның кадәр акча тиеш иде ул», – дисә, имам бу әҗәтне мәрхүмнең якын кешесенә йөкләр. Бу кеше, үз чиратында, аның бурычын кайтарырга тиеш. Мәрхүмнең үзеннән соң калган мал-мөлкәте, байлыгы хисабыннан бурычын каплау өчен өлеш чыгарыла.

– Ә мәрхүмнең якын кешесе булмаса нишләргә? Бурычлы кешене ахирәттә ни көтә?

– Бу дөньядан бурычлы булып китәргә язмасын, чөнки андыйны бик авыр хәсрәтле һәм борчулы вакыт көтә. Әҗәт кешене җәннәткә керүдән дә тыеп тора. Әгәр мәрхүмнең бурычларын капламасалар, Кыямәт көнендә шул бурычларны сорап киләчәкләр. Белгәнебезчә, без ахирәткә күчкәндә бернинди мал-мөлкәтебезне дә ала алмыйбыз, шуңа без бу бурычларны кайтара алмаячакбыз. Бу бәндәдән үз бурычларын сорап килерләр. Бурычлы кеше:

– Минем бит акчам да, байлыгым да юк, ничек түлим? – дип сорар.

– Ә син изге гамәлләреңне, кылган гыйбадәтләреңне безгә бир, – диярләр. Бурычлы кеше үзенең бөтен изге гамәлләрен башкаларга бирергә мәҗбүр булыр. Ә ул гамәлләр дә бурычларын капларга җитмәсә, ул башкаларның гөнаһларын үзенә алырга тиеш булачак. Бурычлы кеше бу дөньяда газап чигә дибез, ахирәттә аны тагын да яманрак газап көтә. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә барыбызга да бурычларны түләп бетерергә мөмкинлек бирсен иде.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

 

Комментарии