Гыйбадәткә вакытыңны калдыр

Гыйбадәткә вакытыңны калдыр

Аллаһы Тәгалә безгә олы бүләк итеп биргән Коръәндә генә түгел, Үзенең Изге хәдисләре аша да җәннәтләргә чакыра. Тик нигәдер без «ялындырырга» яратабыз, ягъни Аллаһының безне җәннәткә чакыруына бик әһәмият бирмибез. Бер Изге хәдискә тукталып, шуны аңлап китәргә тырышыйк әле.

«Әй кешеләр! Уйлый белү белән бернәрсә дә чагыша алмый. Һәм юлларны комачау ясаган әйберләрдән арындырудан да яхшырак үзтәрбия, югары әхлактан да өстенрәк дәрәҗә юк. Тәүбә итүдән дә көчлерәк яклаучы юк. Гыйлем эстәүдән дә яхшырак гыйбадәт юк. Һәм куркудан да олырак дога юк. Һәм уңышка ирешүдән дә олырак бәхет юк. Һәм акылдан да зиннәтлерәк берни дә юк. Һәм наданлыктан да олырак кайгы юк.

Әй Адәм улы! Миңа гыйбадәт итәр өчен вакытыңны калдыр. Һәм Мин сине төрле хәсрәтләрдән азат итәм, йортыңны байлык белән тутырам, ә гәүдәңне җиңел һәм җайлы кылам. Һәм Мине зекер итүдә илтифатсыз булма, әгәр син гамьсезлек һәм белемсезлеккә төшсәң, Мин синең ярлылыгыңны арттырам, тәнең синең ару һәм талчыгудан башканы белмәс, ә күкрәгеңдә синең бушлык һәм өметсезлек булыр.

Әй Адәм улы! Мин бүләк иткән сәламәтлек һәм уңышлылык Мин сиңа әмер иткәнне үтәргә, Миңа буйсынырга булышлык итә. Ни өчен син Минем ризык белән тукланып, Миңа каршы барасың? Ә бит син һәрвакыт Минем байлык белән яшәдең, һәм Минем байлыкта коендың. Үзеңне бизәдең һәм байлык белән уңышлы яшәдең, ә хәзер Мине исеңнән чыгарасың – башканы зекер итәсең, һәм Миңа рәхмәтле булмыйсың».

Менә шушы Изге хәдистә Аллаһы Тәгалә дөньядагы барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Әй кешеләр! Уйлый белү белән бернәрсә дә чагыша алмый». Без шушы дөньяга кеше итеп яралтылганбыз икән, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә биргән акылны эшләтеп, һәрбер кылган гамәлебез хакында уйланырга тиешбез. Уйланмыйча гына эшләнгән эш, кылган гамәл кешене төрле бәлаләргә юлыктырырга мөмкин. Иң зур бәла – ул Аллаһының безгә фарыз итеп йөкләгән гамәлләре, Коръәндә китерелгән төрле кыйссалары, төрле гыйбрәтләре, Аның пәйгамбәрләре хакында уйлый белмәвебез, дөресрәге уйларга тырышмавыбыз. Шулай уйларга тырышмавыбыз сәбәпле Раббыбызның безгә вәгъдә иткән җәннәтләрен кулыбыздан ычкындырып, һәлак булучылар сафында булу куркынычы бар. Моннан да зур бәла булуы мөмкин түгел.

Хак Тәгалә безне үз-үзебезне тәрбияләргә чакырып, тәрбияләү юлларын күрсәтә. Һәм Ул: «Һәм юлларны комачау ясаган әйберләрдән арындырудан да яхшырак үзтәрбия юк», – дип, безгә хәбәр бирә. Чыннан да, кешеләргә комачау ясаган әйберләрне алып ташлар өчен кешенең башкаларга карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы кирәк. Ә бит юлдан комачаулаган әйберне алып ыргытыр өчен сине беркем дә мәҗбүр итми, ә кешенең намусы яхшылык эшләргә этәреп торганда гына ул башкаларга карата ярдәмчел була ала. Кеше һәрвакыт үзенең холкын яхшы якка тәрбияләргә тиеш, үзен Аллаһының ихлас колы булырлык дәрәҗәдә үзтәрбия белән шөгыльләнүе зарури бер гамәл. Чөнки Раббыбыз әйтә: «…югары әхлактан да өстенрәк дәрәҗә юк». Әйе, без берәр әхлаклы, яхшы холыклы кешене күрсәк, ул кеше хакында һәрвакыт яхшы фикердә булабыз. Югары әхлаклы кеше ул кешеләргә карата да, табигатькә карата да гел яхшы мөнәсәбәттә була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Яхшы холык иманның яртысы». Менә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең менә шундый югары әхлаклы булуларын тели. Әгәр дә барлык кешелек дөньясы бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булсалар, бернинди кан коеш та, сугышлар да булмас иде. Шуның өчен Аллаһы каршында югары әхлаклы кешедән дә өстенрәк кеше булмый. Иң югары әхлаклы кеше – ул безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) иде.

Изге хәдисне: «Тәүбә итүдән дә көчлерәк яклаучы юк», – дигән җөмлә дәвам итә. Без кешеләр һәрвакыт кемнеңдер яклавына мохтаҗбыз. Шушы фани дөньяда яшәгәндә үзебезне кыерсытучылар булса, шул кыерсытучылардан яклар өчен әллә кемнәргә, полицияләргә, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәбез. Ә менә безне үзебезнең уйламыйча кылган гөнаһларыбыздан кем яклар икән? Аллаһы Тәгалә шул хакта әйтә, безне шул гөнаһларыбыздан иң көчле яклаучы – ихлас күңелдән кылган тәүбәләребез икәнен ачык аңлата. Коръәндә Аллаһ безне тәүбә кылырга чакырып әйтә: «Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләргә омтылыгыз! Ул җәннәтләр тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде. (3. 133)

Тәүбә итеп иманга килгән кеше, әлбәттә, Аллаһыга гыйбадәт кыла башлый. Фарыз булган гамәлләрне калдырмаска тырыша. Ә менә гыйбадәтләрнең иң яхшысы хакында дәвам итеп болай әйтелә Изге хәдистә: «Гыйлем эстәүдән дә яхшырак гыйбадәт юк». Раббыбыз гыйлем эстәүне барлык гамәлләрдән дә өстен куйган, чөнки гыйлемсез кеше фарыз һәм сөннәт гамәлләрне дә ничек дөрес үтәргә икәнен белә алмый. Гыйлемсез кешенең һәр гамәле гөнаһка илтергә мөмкин. Икенче бер Изге хәдистә Раббыбыз: «Гыйлемсез гамәл – җимешсез агач төсле», – диде. Әлбәттә, гыйлемне бирүче дә Аллаһы Үзе, әмма Аллаһы безгә гыйлем бирсен өчен без армый-талмый тырышлык куярга, укырга, белем алырга тиешбез. Менә шундый тырышлык куюыбыз – гыйлем эстәү була.

Без Аллаһыга дога кылып, үзебезгә төрле кирәкләрне; исәнлек, иминлек бәхетле озын гомерләр теләргә кирәклеген беләбез. Менә Аллаһы Раббыбыз безгә догаларның иң яхшысы хакында: «Һәм куркудан да олырак дога юк», – ди. Куркуны олы дога дип, Аллаһы безгә нинди курку турында хәбәр бирә соң? Әлбәттә, ихлас күңел белән Аллаһының вәгъдә иткән җәзасыннан, тәмуг әһеле булудан курку кирәк. Әгәр мөселман кешесе ихлас күңелдән ахирәт көненә ышанып, анда җәннәт бакчаларындагы ләззәт һәм тәмуг утының газаплары буласына ышанса, ул инде тәмуг утына кермәс өчен Аллаһының барлык кушканнарын үтәргә тырышачак. Берәүнең дә белә торып тәмуг утына керәсе килми. Ә инде үзен мөселман дип уйлап йөреп, «Аллаһының җәзасына ышанмыйм, әле аннан беркемнең дә кайтканы юк», дип, Раббыбыз безнең өскә бурыч итеп йөкләгән гамәлләрдән баш тарта икән, ул инде иң олы догадан баш тарта дигән сүз. Аллаһы билгеләгән «Иң олы догадан» баш тарткан кешенең калган догалары да кабул булмаячак, чөнки ул ахирәт көненең буласына ышанмый.

«Һәм уңышка ирешүдән дә олырак бәхет юк», – ди Раббыбыз безне шатландырып. Без барчабыз да уңышка ирешүне яратабыз. Монда нинди уңышка ирешү турында сүз бара соң? Олимпиадада җиңеп чыгумы, яхшы түләүле җиңел эшкә урнашумы, бай хатынга өйләнүме, яисә бай иргә кияүгә чыгумы? Юк, әлбәттә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә уңышка ирешүнең ничек булганын болай аңлата: «Мөэминнәр Раббылары тарафыннан иңдерелгән дөрес юлдан баручылар һәм алар ахирәттә уңышка ирешүчеләр». (2. 5) Әлбәттә, ахирәттә уңышка ирешүдән дә олы бәхет була алмый, әгәр кеше шуны аңлый алса, шундый уңышка ирешү өстендә тырышлык куяр иде.

«Һәм акылдан да зиннәтлерәк берни дә юк», – дип, Раббыбыз безне хайваннардан аермалы буларак акыл нигъмәте белән бүләкләвен әйтә. Әйе, акыл берничә миллиард төрле тереклек дөньясыннан бары тик кешегә генә бирелде. Менә шул акылны эшләтеп без йортлар төзеп керәбез, тиз йөрешле машиналар, очкычлар уйлап табабыз Аллаһының рәхмәте белән. Әмма менә шушы зиннәтле акылыбызны ике дөньяның Патшасы булган Яралтучыбызны танып, Аның колы булырга тиешле икәнебезне аңлый алмыйбыз. Шул акылыбызны эшләтергә иренеп, дөньядагы барча нәрсәне дә, шул исәптән безне дә юктан бар итүче Аллаһыны таный алмыйча, наданлыкта яшәвебезне дәвам итәбез. Менә шуның өчен Изге хәдисне дәвам итеп Раббыбыз безне кисәтә: «Һәм наданлыктан да олырак кайгы юк», – ди. Әлбәттә, наданлыктан да олы кайгы булу мөмкин дә түгел, чөнки шул Аллаһы биргән акыл була торып, наданлык сөременә батып, фарыз, вәҗиб һәм сөннәт гамәлләрне үтәүдән баш тартып тәмугка төшкән кеше өчен олы кайгы булмый, ни булсын?

Аллаһы Тәгалә менә шушы Изге хәдиснең башында безгә Үзе биргән сыйфатларның кеше өчен нинди яхшы сыйфатлар икәнен бәйнә-бәйнә аңлатып бирде дә, инде шушы сыйфатларны кулланып, үзенә гыйбадәт кылуны боера. Ул бит безне бары тик Аңа гыйбадәт кылыр өчен генә яралтты. Безнең һәрберебезгә атабыз Адәмнең исеме белән мөрәҗәгать итеп әйтә: «Әй Адәм улы! Миңа гыйбадәт итәр өчен вакытыңны калдыр. Һәм Мин сине төрле хәсрәтләрдән азат итәм, йортыңны байлык белән тутырам, ә гәүдәңне җиңел һәм җайлы кылам», – ди. Әйе, без бит намаз укыр өчен вакыт юк, дип зарланырга яратабыз, ә Раббыбыз безгә дөньяга алданып байлык артыннан куган арада «…гыйбадәт кылырга вакыт калдыр», дип вакыт табарга куша. Чөнки тәүлегенә 24 сәгать вакытны да Ул бирде. Гыйбадәткә вакыт тапсак, Аллаһы Үзе безнең өебезне байлык белән тутырырга вәгъдә итә. Әгәр инде вакыт тапмыйбыз икән, Аллаһы Тәгаләгә бернинди авырлык килми, тик үзебезгә авырлык киләчәк. «Һәм Мине зекер итүдә илтифатсыз булма, әгәр син гамьсезлек һәм белемсезлеккә төшсәң, Мин синең ярлылыгыңны арттырам, тәнең синең ару һәм талчыгудан башканы белмәс, ә күкрәгеңдә синең бушлык һәм өметсезлек булыр». Бүген менә шушы җөмләдәге кебек сизәбез түгелме үзебезне? Күңелебездә бушлык, бик тиз талчыгабыз, гыйбадәткә карата гамьсезлек һәм белемсезлек хөкем сөрә. Иртәгәге көн өчен күңелләребездә өметсезлек. Ни өчен? Яралтучыбызга, Тәрбиячебезгә безне ризыкландырып торганы, эш эшләр өчен кул-аяклар, күрер өчен күз, ишетер өчен колак биргәне өчен рәхмәт әйтеп зикер итүдән баш тартканыбыз өчен. Шаккатарлык, имеш вакыт таба алмыйбыз.

Янә атабыз Адәм исеме белән безгә мөрәҗәгать итеп сорый: «Әй Адәм улы! Мин бүләк иткән сәламәтлек һәм уңышлылык Мин сиңа әмер иткәнне үтәргә, Миңа буйсынырга булышлык итәләр. Ни өчен син Минем ризык белән тукланып, Миңа каршы барасың?» Әйе, Аллаһының безгә биргән сәламәт тән, сәламәт әгъзаларыбыз Аның кушкан гамәлләрен үтәргә булышлык итә бит. Ни өчен соң без сәламәт вакытта, гыйбадәт кылырга җиңел булган вакытта Раббыбыз вәгъдә иткән җәннәтләрне кәсеп итә торган гамәлләр кылырга иренәбез? Хак Тәгалә безнең тискәрелегебезгә шаккатып сорый. Кем биргән байлык белән яшәгәнебезне исебезгә төшереп тагы бер кат кисәтә. «Ә бит син һәрвакыт Минем байлык белән яшәдең, һәм Минем байлыкта коендың. Үзеңне бизәдең һәм байлык белән уңышлы яшәдең, ә хәзер Мине исеңнән чыгарасың – башканы зекер итәсең, һәм Миңа рәхмәтле булмыйсың».

«Мине исеңнән чыгарасың – башканы зекер итәсең», дигән сүзләрне ничек аңларга соң? Аллаһыны зекер итмичә, кемне зекер итү турында әйтә Раббыбыз? Кеше дөньяда бары ике затка гына буйсына. Берсе – безне юктан бар кылып шушы дөньяда ризыкландырып, тәрбияләп торучы Аллаһы Раббыбыз булса, икенчесе – безнең туры юлыбызда утырып, безне төрле әшәкелекләр кылырга, Аллаһыга буйсынмаска, Аның кушканнарын үтәмәскә боерып торучы Иблис мәлгунь. Әгәр без Аллаһының кушканнарын үтәүдән баш тартабыз икән, димәк без Иблискә буйсынабыз, Иблисне зекер итәбез дигән сүз. Әйе, Аллаһы биргән байлыклар белән рәхәтләнеп яшәп тә, Иблисне зекер иткән өчен Аллаһы безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәтле булмас.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, әйдәгез менә шушы Изге хәдистә әйтелгәннәрне үзебезнең йөрәкләребез аша уздырып, иманнарыбызны нурландырып, Аллаһ Раббыбыз кушканча гамәл – гыйбадәт кылып яшәп, Иблисне зекер итүдән туктап, Аллаһы вәгъдә иткән җәннәтләрне кәсеп итик.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,

Казан шәһәре

Комментарии