Равил хәзрәт Гайнетдин: «Җәмигъ мәчетен тагын да гүзәлрәк итеп халкыбызга бүләк итәчәкбез»

Равил хәзрәт Гайнетдин: «Җәмигъ мәчетен тагын да гүзәлрәк итеп халкыбызга бүләк итәчәкбез»

Мәскәүдә яңадан корылып төзелә башлаган Җәмигъ мәчете турында сүзләр дә, бәхәсләр дә тынып тормый. Кайберәүләрдән «искесе сүтелгәч, инде яңасын төзетмәсләр, төзелсә дә, аны чеченнарга бирәләр икән, ул татар мәчете дигән исемен югалтыр микәнни?» дигән һәм башка шундый имеш-мимешләр ишетелә. мәчете төзелешендәге хәлләр турындагы сорауларга Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселманнар дини идарә рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлык радиосына җавап бирде.

– Мин бу Җәмигъ мәчете төзелеше турында халыкка ачык сүземне әйткәнем бар инде. Мәскәүдә без – үзебезнең эзебезне калдырган, тарихыбызны булдырган, урыныбызны тоткан халык. Без бу урыннан бер җиргә дә китәргә тиеш түгелбез. Безнең Җәмигъ мәчетебез 107 ел буе шушы урында торган һәм ул моннан бер җиргә күчәргә тиеш түгел дип әйткән идем инде. Әлхәмделиллаһ, үземнең сүземдә торам. Беркем дә безне бу урыннан Мәскәү читенә чыгармаячак.

​​Иске , заманында ашык-пошык кына, 5 ай эчендә, кыш көнендә тиешле фундаментсыз (нигезсез) төзелгән иде ул. Ашыгып төзүнең дә үз сәбәбе булган. Аны төзергә рөхсәтне дип түгел, бары тик гыйбадәт йорты итеп төзер өчен генә биргән булганнар. Инде бирелгән рөхсәтне патша хөкүмәте кире тартып алмасын дип, мәчетне фундаментсыз гына салып куйганнар.
2005 елда мәчет җимерелү куркынычы астында калгач, без фәнни-тикшерү институты аша мониторинг уздырдык. Бу соңгы Ураза гаете алдыннан анда тикшерү институты белгечләре безгә: «Гает намазын анда укымагыз, аз санлы гына халык керсен, мәчет җимерелү куркынычы астында», дип кисәткән иде. Без мәчеткә кергән халыкның санын бик киметеп, анда укырга карар кылдык ул вакытта. Гаеттән соң мәчетнең уты, су килү киселде, җылылык килми башлады. Әлбәттә, без намаз укытуларны туктаттык. Намаз вакытында җимерелсә, җавапны беркем дә түгел, без бирергә тиеш бит. Иске мәчетнең ябылачагын без алдан ук белдек. Бу мәчеттән читкә китмәс өчен, искесеннән дә зуррак урын биләгән вакытлы мәчет салырга мәҗбүр булдык. Аны бүгенге көндә бик тә уңайлы дип саныйлар. Хәзерге вакытта биш вакыт намазлар да шунда уздырыла, Корбан гаете дә шунда укылачак.

​​Равил хәзрәт шулай ук бу бәйрәм намазын Мәскәү мәчетләренең берсендә укырга һәм шуннан телевидение аша күрсәтергә, дип тәкъдим иткәннәрен дә әйтте. Ләкин алар ничек кенә булмасын, иске мәчет җирлегеннән читкә китмәскә карар кылганнар. Гает намазы да шунда укылырга тиеш дип, ул сүзен болай дип дәвам итте:

​​– Әлбәттә, безнең ниятебез вакытлы мәчеттә калу түгел. Без мәчетебезне тагы да гүзәлрәк, тагы да уңайлырак итеп, тагы да йөзләрчә ел хезмәт итәрлек итеп төзергә ниятлибез. Бүгенге көндә торгызу эшләре дә, төзү эшләре дә бара. Русия хөкүмәте башлыклары да, Мәскәү хөкүмәте дә ярдәмен күрсәтеп тора. Мәскәү мэры Собянин соңгы матбугат очрашуында: «Без Мәскәү мәчетен бик матур итеп төзеп бетерәчәкбез», дип әйтте.
Төзүчеләр фикеренчә, 2013 елда мәчетнең төзелеш комплексы гөмбәз астына керергә тиеш. Аннары эчке, бизәү эшләренә тотыначаклар. Минемчә, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа бинасы 2014-2015 еллар арасында халкыбыз, мөселманнар, хөкүмәт башлыклары катнашында тантаналы рәвештә шатлык белән ачылачак, иншаллаһ! Бүгенге көндә куелган планнар тормышка аша бара, төзү оешмабыз да, проект эшләрен алып баручылар да, төзелеш өчен акчаларыбыз да бар
.

Равил хәзрәт шулай ук Җәмигъ мәчете өч каттан торачак, анда берьюлы 350 кеше тәһарәтләнә алырлык урыннар булачак, аяк, өс киемнәре өчен дә уңайлы итеп җиһазландырылган чишенү бүлмәләре, һава алыштыргычлар, хәтта гарипләр өчен лифтлар да булачак, дип белдерде. Шулай ук мәчетне карар өчен генә килүчеләргә дә уңайлы шартлар тудырылачак, дип тә әйтте. Һәм сүзен болай дип дәвам итте:

​​– Мәскәүдә, менә шушы Җәмигъ мәчетендә егерме бишенче елымны хезмәт итәм. Бу иске Җәмигъ мәчете миңа караганда беркемгә дә алай ук кадерле түгел. Бу мәчет өчен беркем дә, хәтта элекке имамнар да минем кебек сәламәтлекләрен югалтып, тирләрен түкмәгән. Бәйрәм гаетләрен Русия һәм БДБ илләренә телевидение аша күрсәтүне дә мин оештырдым. Бу елларда тарихи мәчетне мөселманнарга кайтарып, аны сафка бастырдык, яңа Шаһәдәт мәчете салдырдык, мәдрәсәләр, Ислам көллияте, аннан соң Ислам университеты оештырдык. Яңа имамнар әзерлибез. Алар барысы да шушы мәчеттән торып эшләнде. Шуңа ул миңа бик кадерле. Әле без аны тагын да гүзәлрәк итеп халкыбызга бүләк итәчәкбез

Мин татар мәчете төзим дип әйтә алмыйм, чөнки Мәскәүдә төрле милләт халкы ислам динен тота. Мәчетнең эчен бизәү эшенә без Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Фердинат Халиковны чакырдык. Димәк, бу ни булса да аңлата. Әлбәттә, мәчет эчендә татар халык бизәкләре белән беррәттән, башка мөселман халыкларның бизәкләре дә булачак. Казанда бер Сөембикә манарасы булса, Мәскәүдә шул шәкелдә ике манара калкып чыгачак. Биредә халкыбызның рухы урын алачак дип уйлыйм.

​​Үзләрен татар дип санап, мәчетнең ишеге кай якка ачылганын да белмәгән, мәчеткә кереп ике рөкагать намаз укымаган, авызы иман, арты комган күрмәгән кешеләргә минем ни әйтер сүзем бар? Сез башта иманга килегез, татар икәнлегегезне онытмагыз. Татарның мәдәнияте, дине, теле, гореф-гадәтләре бар – башта сез шуны саклагыз. Башта татарның рухын уятыгыз. Татар рухы ул дискотекаларда безнең яшьләребезне аздыруда түгел, менә шул турыда уйлагыз, дип әйтер идем.

Мәскәү шәһәренең уртасында, Кремльдән өч чакрым ераклыктагы урында безгә бирелгән җиребез, урыныбыз югалмасын, халкыбыз өчен гүзәл бер мәчет төзелсен дип тырышкан көнем.

Нәзифә КӘРИМОВА.

Азатлык радиосы

РЕДАКЦИЯДӘН. Мәскәүдәге әлеге мәчет тирәсендәге шау-шу тынарга җыенмый. Кызганычка каршы, безнең журналистларыбыз Мәскәүдә вакытта, алар белән очрашып, мәсьәләгә аныклык бирмәде. Бу аның, без күргән татарча беренче аңлатмасы һәм без аны күчереп бастырырга булдык.

Әлбәттә, безнең сорауларыбыз бик күп. Әйтик, ни өчен мәчетне җимерү шулай капыл, көтмәгәндә эшләнде? Ни өчен, аның җимерек хәлдә булуы татар җәмәгатьчелегенә бәян ителмәде? Ни өчен аны төзекләндерү мөмкинлекләре җәмәгатьчелек белән тикшерелмәде. Бәлкем, бу мәчетне төзекләндереп, тагын да матуррак, зуррак яңа мәчетне башка урында корырга кирәк булгандыр. Ул чагында Аллаһ йорты берәү урынына икәү булыр иде. Ни өчендер шушы мәчетне җимерүчеләр бу сорауны ишетми. Ә гамәлләре астыртын, шпионнарча килеп чыга…

Инде мәчетне җимерү белән ризасызларны имансызлыкта гаепләү, артлары комган күрмәгән, дип мыскыллау, гафу итегез, мондый сүзләрне вазыйфасын башкаручы кеше авызыннан ишетү, миңа бик сәер тоела. Синең кавемең динсез икән, димәк , үзе әйткәнчә үк, тир түгеп эшләмәгән булып чыга. Хөрмәтле вазыйфасын биләүче Равил Гайнетдин, сез кешеләрнең иман китергәнен җылы урыныгызда гына көтеп утырырга җыенасызмы? Хәер, бу нисбәттән, авыр Совет елларында иман нурын саклаган шушы мәчет әһелләре алдында миңа өчен оят булып китте. үзен аларга караганда да катырак тир түгеп эшләгәнлеген игълан итә. Ул имамнарга бүгенгедәй мөмкинлек бирелгән булса, бәлкем, алар Равил Гайнетдинне да уздырган булырлар иде. Алар бүгенге имамнар кебек текә иномаркаларга утырып йөрмәгән, трамвайда халык арасында булганнар. Эзәрлекләнгәннәр, әмма иманнарын сатмаганнар. Тарихи мәчетне тракторлар белән иштерү нияте аларның башларына да килмәс иде. Мондый хәбәрне ишетсәләр, бу алар тарафыннан кыямәт көне җитте дип бәяләнер иде.

Аллаһының үзенә тапшырдык. Дин әһелләре бүген халык белән уртак тел таба алмый, бәхәскә керә, аның белән киңәшләшеп тә тормый, аннан шул галәмәткә ризасызларны имансызлыкта гаепли. Ә имансызлык дәрәҗәсен, мөфти дә түгел, мин дә түгел, бары Ул гына бәяли. Тәүбә итәргә кирәк һәрбарчабызга. Кылган хаталарыбыз өчен гафу сорарга соңармыйк!!!

Мәскәүдәге татарлар салдырган, татарлар саклаган 107 еллык мәчетнең ишелүенә тирән кайгыручы Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии